Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Барлыкка Китерүчегә иманыгызны ныгытыгыз

Барлыкка Китерүчегә иманыгызны ныгытыгыз

«Иман ул... күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил» (ЕВР. 11:1).

11 ҖЫР Аллаһыны иҗади эшләре данлый

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Сез Барлыкка Китерүче турында нинди белем алдыгыз?

ӘТИ-ӘНИЛӘРЕГЕЗ Йәһвә Шаһитләре булса, сез Аллаһы турында бала чактан ук белем алгансыздыр. Әти-әниләрегез сезгә Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булганы, аның күркәм сыйфатлары һәм киләчәккә нияте турында сөйләгәндер (Ярат. 1:1; Рәс. 17:24—27).

2. Кайберәүләр Барлыкка Китерүчегә ышанган кешеләргә ничек карый?

2 Шулай да күп кенә кешеләр Аллаһыга я аның бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанмый. Аларның фикеренчә, тормыш очраклы рәвештә барлыкка килгән һәм гади организмнар катлаулырак организмнарга эволюция ярдәмендә әверелгән. Моңа ышанган кешеләр арасында гыйлемле кешеләр дә бар. Аларның кайберләре Изге Язмалар фәнгә каршы килә я Аллаһыга беркатлы, белемсез кешеләр генә ышана дип саный.

3. Ни өчен иманны ныгыту мөһим?

3 Абруйлы кешеләрнең карашлары барлыкка китерүгә иманыбызны какшата аламы? Күп нәрсә иманыбызның нәрсәгә нигезләнгәненнән тора. Ни өчен без Йәһвәнең Барлыкка Китерүче икәненә ышанабыз? Берәрсе безгә моның турында әйткәнгә генәме? Яисә, тикшерү үткәреп, үзебез дәлилләр тапкангамы? (1 Көр. 3:12—15) Без Йәһвәгә хәтта күп еллар хезмәт итсәк тә, безгә иманыбызны алга таба да ныгытып торырга кирәк. Алай эшләсәк, Изге Язмаларга каршы килгән «фәлсәфә, буш алдау» безне юлдан яздыра алмас (Көл. 2:8; Евр. 11:6). Бу мәкаләдә без мондый сорауларга игътибар итәрбез: 1) Ни өчен күпләр Барлыкка Китерүчегә ышанмый? 2) Без Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булганына иманыбызны ничек ныгыта алабыз? 3) Безгә иманыбызны алга таба да ничек ныгытырга?

НИ ӨЧЕН КҮПЛӘР БАРЛЫККА КИТЕРҮЧЕГӘ ЫШАНМЫЙ?

4. Еврейләргә 11:1 буенча, чын иман нәрсә ул?

4 Кайбер кешеләр иман ул — дәлилләр булмый торып нәрсәгәдер ышану дип саный. Әмма Изге Язмалар иманны башкача сурәтли. (Еврейләргә 11:1 укы, иск.) Безнең Йәһвә, Гайсә һәм күктәге Патшалык кебек күренмәгән нәрсәләргә ышануыбыз нык дәлилләргә нигезләнгән (Евр. 11:3). Биохимик булган бер Йәһвә Шаһите болай дигән: «Безнең иманыбыз сукыр түгел, ул фәнни фактларны кире какмый».

5. Ни өчен күп кенә кеше тормыш очраклы рәвештә барлыкка килгән дип уйлый?

5 Әмма мондый сорау туарга мөмкин: «Әгәр Барлыкка Китерүченең булуына ышандырырлык дәлилләр бар икән, ни өчен соң күп кенә кешеләр Аллаһыга ышанмый?» Җавап гади: алар бу сорауны тикшермәгәннәр. Роберт исемле Йәһвә Шаһите болай ди: «Безне мәктәптә барлыкка китерү турында өйрәтмәделәр, шуңа күрә мин Аллаһыга ышанмый идем. 22 яшемдә мин Йәһвә Шаһитләрен очраттым, һәм алар, Изге Язмаларга нигезләнеп, Барлыкка Китерүченең барлыгына дәлилләр китерде» *. (« Ата-аналарга мөрәҗәгать» дигән рамканы кара.)

6. Ни өчен күпләр Барлыкка Китерүчегә ышанмый?

6 Кайберәүләр Барлыкка Китерүчене беркайчан күрмәгәнгә аңа ышанмый. Шул ук вакыт алар күзгә күренмәгән кайбер нәрсәләргә ышаналар — мәсәлән, гравитация көченә. Изге Язмалар буенча, «күзгә күренмәгән» нәрсәләргә ышанган кеше көчле дәлилләргә ия булырга тиеш (Евр. 11:1). Андый дәлилләрне табар өчен, вакыт һәм көч кирәк. Әмма күпләр моңа вакыт сарыф итәргә теләми. Андый тикшерүләр ясамаганга, алар җиңел генә Аллаһы юк дигән нәтиҗәгә килә.

7. Бар гыйлемле кешеләр дә Аллаһыга ышанмый дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

7 Дәлилләрне тикшергәч, кайбер галимнәр галәмне Аллаһы барлыкка китергән дигән нәтиҗәгә килгән *. Бәлки, өстәрәк искә алынган Роберт очрагындагы кебек, аларның да мәктәпләрендә Аллаһы хәтта искә алынмаган һәм шул сәбәпле алар башта Аллаһыга ышанмагандыр. Шулай да күп кенә галимнәр, Аллаһы турында белем алгач, аңа ышана башлаган. Без дә, мәктәптә я башка уку йортларында алган белемебезгә карамастан, Аллаһыга иманыбызны ныгытырга тиеш. Чөнки безнең өчен моны беркем дә эшли алмый.

ИМАННЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

8, 9. a) Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз? ә) Табигатьне күзәтү безгә нинди файда китерә?

8 Без Барлыкка Китерүчегә иманыбызны ничек ныгыта алабыз? Әйдәгез, дүрт киңәшне карап китик.

9Табигать турында күбрәк белергә тырышыгыз. Без хайваннарны, үсемлекләрне, күк гөмбәзен күзәтсәк, Барлыкка Китерүчегә иманыбыз ныгыр (Зәб. 19:1; Ишаг. 40:26). Табигать турында күбрәк белгән саен, Йәһвәнең галәмне барлыкка китергәненә ышанычыбыз ныгый. Басмаларыбызда Йәһвәнең иҗади эшләре турындагы күп кенә мәкаләләр чыкты. Сезгә андый материалны өйрәнү авыр бирелсә, барыбер аны укымыйча калмагыз. Шулай ук безнең соңгы региональ конгрессларда барлыкка китерелгән нәрсәләр турында күп төрле видеолар булды. Аларны jw.org сайтында табып була. Ник бу видеоларны кабат карап чыкмаска?

10. Барлыкка Китерүченең булуын исбатлаган мисал китерегез (Римлыларга 1:20).

10 Табигатьне күзәткәндә, аның Барлыкка Китерүче турында нәрсә ачыклаганына игътибар итәргә тырышыгыз. (Римлыларга 1:20 укы.) Мәсәлән, кояшны алыйк. Кояш, җылылык белән яктылыктан тыш, кешегә зыян китергән ультрафиолет нурланышын да барлыкка китерә. Әмма Җирнең атмосферасында бу зыянлы нурларны үткәрми торган озон катлавы бар. Ультрафиолет нурланышы арткан саен, озон катлавы да калыная бара. Җирдә андый «яклау системасы» үзеннән-үзе барлыкка килә алганмы яисә аны, кешеләрне кайгыртып, берәр Акыл Иясе барлыкка китергәнме?

11. Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәнен күрсәтүче дәлилләрне кайдан табып була? (« Барлыкка Китерүчегә иманыбызны ничек ныгытырга?» дигән рамканы кара.)

11 Бар нәрсәнең барлыкка китерелгәненә күбрәк дәлилләр табар өчен, «Күзәтү манарасы басмалары индексы»н (рус) һәм jw.org сайтындагы эзләү функциясен кулланыгыз. «Иҗади эшләр» дигән рубрикадан башлап була. Андагы мәкаләләр һәм видеороликлар кыска, һәм аларда хайваннар һәм Аллаһының башка барлыкка китерелгән нәрсәләре турында әйтелә. Шулай ук бу рубрика галимнәрнең, табигатьне күзәтеп, нәрсәләр уйлап чыгарганнарын сөйли.

12. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

12Изге Язмаларны өйрәнегез. Өстәрәк искә алынган биохимик башта Барлыкка Китерүченең булуына ышанмаган, әмма вакыт узу белән ул үз карашын үзгәрткән. «Минем иманымны, фәнни белемнәрдән тыш, Изге Язмалардагы белемнәр дә ныгытты»,— дип әйтә ул. Билгеле, сез Изге Язмаларны инде яхшы беләсез, әмма, Аллаһыга иманыгызны ныгытыр өчен, сезгә алга таба да бу китапны өйрәнергә кирәк (Йош. 1:8; Зәб. 119:97). Изге Язмалардагы китапларның бер-берсенә каршы килмәгәненә, тарихи яктан төгәл булуына һәм үтәлгән пәйгамбәрлекләргә игътибар итәргә тырышыгыз. Бу сезнең Барлыкка Китерүченең барлыгына һәм Изге Язмаларның Аллаһыдан бирелгән китап булуына иманыгызны ныгытыр * (2 Тим. 3:14; 2 Пет. 1:21).

13. Изге Язмалардагы киңәшләрнең зирәк булуын күрсәтүче мисаллар китерегез.

13 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, аның гамәли принципларына да игътибар итегез. Мәсәлән, инде берничә мең ел элек Изге Язмаларда акча ярату күп зыян һәм «күп газаплар» китерә дип әйтелгән (1 Тим. 6:9, 10; Гыйб. сүз. 28:20; Мат. 6:24). Бу сүзләр бүген дә дөрес булып кала түгелме? «Нарциссизм эпидемиясе» (The Narcissism Epidemic) дигән китапта болай дип язылган: «Күпчелек очракларда акча яраткан кешеләр үзләрен бәхетсез хис итә, һәм алар эмоциональ чирләргә бирелүчән. Күбрәк акчага ия булырга теләгән кешеләр психик һәм физик яктан зыян күрә». Изге Язмалар безне юкка гына акча яратудан кисәтми. Бәлки, сез башка гамәли принципларны да исегезгә төшерә аласыздыр. Изге Язмалардагы киңәшләрне күбрәк кадерләсәк, зирәк һәм яратучы Атабызга яратуыбыз үсәр (Ягък. 1:5). Нәтиҗәдә, безнең тормышыбыз бәхетлерәк булыр (Ишаг. 48:17, 18).

14. Изге Язмаларны өйрәнү безгә кайсы яктан булыша?

14Изге Язмаларны Аллаһыны яхшырак белү максаты белән өйрәнегез (Яхъя 17:3). Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез Аллаһының сыйфатларын күрерсез. Шул ук сыйфатларны табигатьтә дә күреп була. Алар Аллаһының кеше уйдырмасы түгел, ә реаль шәхес булуын күрсәтә (Чыг. 34:6, 7; Зәб. 145:8, 9). Аллаһыны яхшырак белгән саен, аның белән дуслыгыгыз ныгыр, аңа иманыгыз үсәр һәм яратуыгыз артыр.

15. Аллаһы турында сөйләү үзебезгә нинди файда китерә?

15Башкаларга Аллаһы турында сөйләгез. Бу да сезнең иманыгызны ныгытыр. Әмма хезмәттә берәр кеше, Аллаһы барлыгын шиккә алып, сезгә сорау бирсә, ә сез ул сорауга җавапны белмәсәгез, нәрсә эшләргә? Ул чакта, басмаларыбызны тикшереп, бу сорауга җавап табарга тырышыгыз һәм аннары теге кеше белән бүлешегез (1 Пет. 3:15). Шулай ук тәҗрибәле кардәшләрдән дә ярдәм сорап була. Теге кеше сезнең белән ризалашырмы, юкмы, һәрхәлдә, андый эзләнүләр иманыгызны ныгытыр. Нәтиҗәдә, акыллы һәм гыйлемле булып күренгән кешеләр сезнең иманыгызны какшата алмас.

ИМАНЫГЫЗ НЫК БУЛСЫН

16. Иманыбызны ныгытып тормасак, нәрсә булырга мөмкин?

16 Йәһвәгә күпме еллар хезмәт итсәк тә, безгә иманыбызны сакларга һәм ныгытып торырга кирәк. Югыйсә иманыбыз какшарга мөмкин. Без бит күренмәгән нәрсәләргә ышанабыз, ә кешеләр күренмәгән нәрсәләрне онытырга һәвәс. Рәсүл Паул да иман җитмәвен «безне җиңел генә чуалтучы гөнаһ» дип атаган (Евр. 12:1). Без үзебезне андый тозактан ничек саклый алабыз? (2 Тис. 1:3)

17. Иман нык булсын өчен, безгә нәрсә кирәк?

17 Беренчедән, Йәһвәдән мөмкин кадәр ешрак изге рухын сорагыз. Ни өчен бу мөһим? Чөнки иман рух җимешенә керә (Гәл. 5:22, 23). Димәк, изге рух булмый торып, Барлыкка Китерүчебезгә иманны үстереп тә, ныгытып та булмый. Без Йәһвәдән изге рухын сорасак, ул безгә аны бирми калмас (Лүк 11:13). Без хәтта Йәһвәдән турыдан-туры: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип сорый алабыз (Лүк 17:5).

18. Зәбур 1:2, 3 тә Йәһвәнең нинди бүләге турында әйтелә?

18 Икенчедән, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып өйрәнегез. (Зәбур 1:2, 3 укы.) Беренче мәдхия язылган вакытта бик аз кеше Изге Язмалар төргәкләренә ия булган. Әмма патшаларда һәм руханиларда андый төргәкләр булган. Моннан тыш, һәр җиде ел «ир-атлар, хатын-кызлар, балалар» һәм килмешәкләр Аллаһы канунын тыңлар өчен бергә җыелган (Кан. 31:10—12). Гайсә көннәрендә дә бик аз кешеләрдә Аллаһы кануны булган. Күпчелек төргәкләр синагогаларда сакланган. Бүген исә хәл башкача. Изге Язмалар тулысынча я өлешчә бөтен кешеләрдә бар диярлек. Гасырлар буе кешеләр Изге Язмаларга ия була алмаган. Безнең исә Изге Язмаларны уку мөмкинлеге бар. Без Йәһвәгә моның өчен рәхмәтләребезне ничек белдерә алабыз?

19. Иманыбыз нык булсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп, без Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. Без вакыт булганда гына я форсат чыгу белән генә укырга тиеш түгел. Изге Язмалар өйрәнү графигы булмаса, иманыбыз да нык булмас.

20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Бу дөньядагы «зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән» аермалы буларак, безнең иманыбыз Аллаһы Сүзенә нигезләнгән (Мат. 11:25, 26). Изге Язмаларны өйрәнеп, без ни өчен дөнья хәле начар якка үзгәргәнен һәм киләчәктә Йәһвә Аллаһы нәрсә эшләячәген беләбез. Әйдәгез, үз иманыбызны ныгытып торыйк һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә Барлыкка Китерүчебезгә иман үстерергә булышыйк (1 Тим. 2:3, 4). Тиздән җирдә яшәгән бар кешеләр, Ачылыш 4:11 дәге сүзләрне кабатлап: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан... кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит»,— дип әйтәчәк. Без бу вакытны зарыгып көтәбез!

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

^ 5 абз. Изге Язмаларда бар нәрсәне Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән дип әйтелә. Шулай да күп кенә кеше моңа ышанмый. Алар бар нәрсә үзеннән-үзе барлыкка килгән дип саный. Без Аллаһыга һәм Изге Язмаларга ышанычыбызны ныгытып торсак, андый карашлар безнең иманыбызны какшатмас. Бу мәкаләдә без иманыбызны ничек ныгытып булганын белербез.

^ 5 абз. Күп кенә мәктәпләрдә бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән дигән карашны хәтта искә дә алмыйлар. Алар уйлавынча, Аллаһы турында сөйләү кешегә дин тагу булыр иде.

^ 7 абз. Аллаһыга ышанган 60 тан артык белгечнең, шул исәптән галимнәрнең, фикерләрен «Күзәтү манарасы басмалары индексы»нда (рус), «Наука» дигән бүлекчәдә, «Ученые, выражающие веру в сотворение» дигән өстәмә исем астында табып була. Өстәвенә, бу материалларның кайберләрен «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» (рус) дигән басмада, «Наука и техника» дигән бүлекчәдә, «Интервью» дигән өстәмә исем астында табып була.

^ 12 абз. Мәсәлән, «Уяныгыз!» 2011 ел, февраль чыгарылышындагы «Согласуется ли Библия с наукой?» дигән мәкаләне һәм «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 1 гыйнвар чыгарылышындагы «Йәһвә алдан әйткән сүзләр үтәлә» дигән мәкаләне карагыз.