Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Йәһвәнең игелеген ничек «татып» була?

Йәһвәнең игелеген ничек «татып» була?

«Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез, аңа сыенучы кеше бәхетле» (ЗӘБ. 34:8).

117 ҖЫР Игелек сыйфаты

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Зәбур 34:8 буенча, Йәһвәнең игелеген күрер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

КҮЗ алдына китерегез: сезгә моңарчы ашап карамаган ризык татып карарга тәкъдим итәләр, ди. Әйе, андый ризык турында аңа карап, аның исен сизеп, аның рецептын белеп я башкаларның фикерен белешеп күпмедер мәгълүмат җыеп була. Әмма бу ризык сезгә чыннан да ошыймы, юкмы икәнен аны ашап карагач кына белеп була.

2 Изге Язмаларны һәм басмаларны укып, шулай ук кардәшләребезнең Йәһвәнең алар турында ничек кайгыртканы турында ишетеп, без Йәһвәнең игелеген азмы-күпме күз алдына китерә алабыз. Ләкин, аның никадәр игелекле булуын күрер өчен, безгә моны үз тәҗрибәбездә «татырга» кирәк. (Зәбур 34:8 укы.) Әйтик, сез тулы вакытлы хезмәттә катнашырга телисез, ди, әмма сезгә моның өчен тормышыгызны гадиләштерергә туры килер. Гайсә Патшалыкны беренче урынга куйган хезмәтчеләрне Йәһвә кайгыртачак дип әйткән. Сез бу сүзләрне күп тапкыр ишеткәнсездер, әмма тормышыгызда татып караганыгыз булмагандыр (Мат. 6:33). Шулай да сез, Гайсәнең вәгъдәсенә ышанып, чыгымнарыгызны киметәсез, эш графигыгызны үзгәртәсез һәм күбрәк хезмәт итә башлыйсыз. Нәтиҗәдә, сез Йәһвәнең үзегез турында кайгыртканын үз күзләрегез белән күрәсез. Башка сүзләр белән әйткәндә, сез Йәһвәнең игелеген татыйсыз.

3. Зәбур 16:1, 2 буенча, кем Йәһвәнең игелеген татый?

3 Йәһвә «һәркемгә карата игелекле» — хәтта үзен белмәгән кешеләргә карата да (Зәб. 145:9; Мат. 5:45). Әмма Йәһвә үзен яраткан һәм үзенә хезмәт иткән кешеләрне аеруча фатихалый. (Зәбур 16:1, 2 укы.) Әйдәгез, Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек фатихалаганын карап китик.

4. Үзенә якынлашкан кешеләргә Йәһвә ничек игелек күрсәтә?

4 Йәһвәнең киңәшләрен куллана барган саен, без тормышыбызның яхшы якка үзгәргәнен күрәбез. Йәһвә белән танышкач, безнең аңа карата яратуыбыз үсте. Моның нәтиҗәсендә без начар уйлардан һәм гадәтләрдән арындык (Көл. 1:21). Без, багышлангач һәм суга чумдырылгач, Йәһвәнең игелеген тагы да күбрәк күрдек: ул безгә саф вөҗдан бирде, һәм без аның якын дуслары булып киттек (1 Пет. 3:21).

5. Хезмәттә без Йәһвәнең игелеген ничек татыйбыз?

5 Без Йәһвәнең игелеген шулай ук вәгазьдә катнашканда татыйбыз. Сез оялчан кешеме? Сез генә оялчан дип уйламагыз. Йәһвә Шаһитләре арасында андыйлар күп. Бәлки, суга чумдырылганчы, сез таныш булмаган кешенең ишегенә шакырсыз һәм аңа күпләр ошатмаган хәбәрне вәгазьләрсез дип бер дә уйламагансыздыр. Ә бүген бу сезнең тормышыгызның аерылгысыз өлеше булып тора. Йәһвә сезгә хезмәтне яратырга булышты, әмма аның ярдәме моның белән генә чикләнми. Мәсәлән, безгә хезмәттә кемдер каты сүз әйтсә, ул безгә тыныч булып калырга ярдәм итә. Ә берәр кеше кызыксыну күрсәтсә, Йәһвә безгә туры килгән шигырьне искә төшерергә булыша. Йәһвәнең ярдәме белән без, кешеләрнең ваемсызлыгына карамастан, вәгазебезне дәвам итәбез (Ирм. 20:7—9).

6. Ни өчен Йәһвә биргән өйрәтү аның игелеген раслый дип әйтеп була?

6 Безне вәгазьләргә өйрәткәндә дә, Йәһвә үзенең игелеген күрсәтә (Яхъя 6:45). Атна уртасындагы очрашуларда без видео рәвешендә әзерләнгән кереш сүзләрне һәм кабат килүләрне карыйбыз. Аннары анда яңгыраган фикерләрне хезмәттә кулланырга тырышабыз. Башта без бу ысуллар безнең территориягә әллә ни туры килми дип уйларга мөмкин. Ләкин, аларны куллана башлагач, еш кына кешеләрнең безне яхшырак тыңлаганнарын күрәбез. Җыелышларда һәм конгрессларда безне яңа ысулларны кулланып карарга дәртләндерәләр. Аларны кулланырга өйрәнер өчен, безгә күнекмәгән нәрсәләрне эшләргә әзер булырга кирәк. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә үзебезне фатихаларга мөмкинлек бирербез. Ә хәзер, әйдәгез, Йәһвәнең хезмәттә иң яхшысын бирергә тырышкан хезмәтчеләрен ничек фатихалаганын карап китик. Аннан соң без хезмәтне ничек киңәйтеп булганына игътибар итәрбез.

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУЧЫЛАР НИНДИ ФАТИХАЛАР АЛА?

7. Хезмәтебезне киңәйтү нинди фатихалар китерә?

7Йәһвә белән дуслыгыбыз ныгый. Колумбиядән булган Самуэль * исемле бер өлкәннең мисалына игътибар итик. Ул хатыны белән үз җыелышында пионер хезмәтен башкарган, әмма ихтыяҗ зуррак булган территориягә күченү турында уйлаган. Аларга күп нәрсәдән баш тартырга туры килгән. Самуэль болай ди: «Без, Маттай 6:33 тә язылган киңәш буенча эш итеп, әллә ни кирәкмәгән әйберләрне сатып алмаска булдык. Әмма иң авыры фатирыбызны калдыру булды. Безгә фатирыбыз ошый иде бит, ул бик уңайлы иде. Аның буенча бернинди бурычларыбыз да юк иде». Бу гаилә яңа җиргә күченгәч, аларның чыгымнары алтылата кимегән. Самуэль болай дип дәвам итә: «Без Йәһвәнең безнең адымнарыбызны ничек юнәлткәнен һәм догаларыбызга җавап биргәнен күрдек, Йәһвәнең яратуын һәм хуплавын яңача сиздек». Ә сез күбрәк хезмәт итәр өчен тормышыгызны үзгәртә алыр идегезме? Шикләнмәгез: хезмәтне киңәйтү, Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр һәм аның кайгыртуын тагы ачыграк күрергә булышыр (Зәб. 18:25).

8. Иван белән Виктория мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

8Хезмәт безгә күбрәк шатлык китерә. Кыргызстаннан булган Иван белән Виктория мисалына игътибар итик. Алар, пионерлар булып хезмәт итәр һәм теократик проектларда күбрәк катнашыр өчен, тормышларын гадиләштергән. Нәтиҗәдә, алар төзү проектларында катнаша алган. Иван болай дип сөйли: «Без һәр йөкләмәне тырышып башкардык. Көн азагында бик арыган булсак та, без җан тынычлыгы һәм канәгатьлек кичердек, чөнки без бар көчебезне Патшалык эшенә туплаганыбызны белә идек. Шулай ук без күп дуслар таптык һәм хезмәтебез белән бәйле күп хатирәләргә ия булдык» (Марк 10:29, 30).

9. Бер апа-кардәш, авыр хәл-шартларына карамастан, ничек итеп вәгазьли һәм ул нинди уңышларга ирешкән?

9 Хәтта авыр хәл-шартларыбыз булса да, без Йәһвәгә хезмәт итүдән күп шатлык кичерә алабыз. Көнбатыш Африкада яшәүче Мирей исемле бер тол апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Элек ул табиб булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, ул пионер хезмәтен башлаган. Мирей, артрит чире аркасында, күп йөри алмый. Шуңа күрә ул, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, бер сәгатьтән ары вәгазьләми. Ә менә стенд белән ул озаграк та вәгазьли ала. Апа-кардәшебезнең күп кабат килеп китүләре һәм өйрәнүләре бар, кайберләре белән ул телефон аша аралаша. Мирей апа-кардәшебезне ашкынып хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә? Ул болай ди: «Минем йөрәгем Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата яратудан ташый. Мин шулай ук Йәһвәдән миңа күбрәк хезмәт итәргә булышсын дип сорыйм» (Мат. 22:36, 37).

10. 1 Петер 5:10 буенча, күбрәк хезмәт итәргә теләүчеләргә Йәһвәдән нәрсә бирелә?

10Өстәмә өйрәтү. Маврикий утравыннан булган Кенни исемле пионер абый-кардәш өстәмә өйрәтүнең файдасын үз тәҗрибәсендә татыган. Хакыйкатьне белгәч, ул университетны калдырган, суга чумдырылган һәм тулы вакытлы хезмәтне башлаган. Ул болай дип сөйли: «Мин гомерем буе Ишагыянең „Менә мин! Җибәр мине!“ дигән сүзләре буенча яшәргә телим» (Ишаг. 6:8). Кенни берничә төзү проектында катнашкан, ул шулай ук туган теленә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тәрҗемә итәргә ярдәм иткән. Ул болай ди: «Кардәшләр өйрәтү үткәрде, һәм моның ярдәмендә мин үз йөкләмәләремне сыйфатлы үти алдым». Әмма Кенни эш белән бәйле күнекмәләрне алып кына чикләнмәгән. Ул болай дип дәвам итә: «Мин тыйнаклыкның мөһимлеген яхшырак аңладым һәм, Йәһвәне сөендерер өчен, нинди сыйфатларны яхшыртып булганын күрдем». (1 Петер 5:10 укы.) Сез дә, Йәһвәдән өстәмә өйрәтү алыр өчен, тормышыгызда берәр нинди үзгәрешләр ясый аласызмы?

Ирле-хатынлы пар ихтыяҗ зуррак булган территориядә вәгазьли; яшь апа-кардәш Патшалык Залын төзүдә катнаша; олы яшьтәге ирле-хатынлы пар телефон аша вәгазьли; аларның барысы да хезмәттән зур шатлык таба (11 нче абзацны кара.)

11. Көньяк Кореядәге өч апа-кардәш ничек хезмәтләрен киңәйткән һәм бу нинди уңышларга китергән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

11 Хәтта тәҗрибәле вәгазьчеләргә дә яңа вәгазьләү ысулларына өйрәнү файда китерә. Көньяк Кореядәге өлкәннәр үз җыелышының пандемия вакытындагы уңышлары турында болай дип язган: «Кайбер кардәшләр, сәламәтлек белән авырлыклары аркасында, хезмәттә катнаша алмаган. Әмма хәзер алар видеоэлемтәне куллана. Мәсәлән, 80 нән узган өч апа-кардәшебез компьютер кулланырга өйрәнгән һәм хәзер аның ярдәмендә һәр көн диярлек вәгазьли» (Зәб. 92:14, 15). Сез дә хезмәтегезне киңәйтергә һәм Йәһвәнең игелеген татырга теләр идегезме? Әйдәгез, бу максатларга ничек ирешеп булганын карап китик.

РУХИ МАКСАТЛАРГА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?

12. Үзенә таянган хезмәтчеләренә Йәһвә нәрсә вәгъдә итә?

12Йәһвәгә таянырга өйрәнегез. Без Йәһвәгә таянсак һәм аңа иң яхшысын бирергә тырышсак, ул безгә фатихалар яудырырга вәгъдә итә (Мал. 3:10). Колумбиядән булган Фабиола исемле апа-кардәшебез бу сүзләрнең хаклыгында инанган. Суга чумдырылганнан соң, ул гомуми пионер булып хезмәт итәргә теләгән, әмма, авыр икътисади хәл аркасында, аңа, иренә өч баласын тәэмин итәргә булышыр өчен, эшләргә туры килгән. Моның аркасында ул пионер булып хезмәт итә алмаган. Пенсиягә чыгу вакыты җиткәндә, ул Йәһвәгә кайнар дога кылган. Ул болай дип исенә төшерә: «Гадәттә, пенсия белән бәйле документларны алыр өчен күп вакыт китә. Әмма мин нибары бер ай эчендә генә барысын эшләдем. Бу чыннан да могҗиза!» Ике айдан соң аның хыялы тормышка ашкан: ул пионер булып хезмәт итә башлаган. Хәзер Фабиола апа-кардәшебез 70 тән узган, һәм ул инде 20 елдан артык пионер булып хезмәт итә. Бу вакыт эчендә ул сигез хатын-кызга хакыйкатькә килергә булышкан. Фабиола болай дип дәвам итә: «Вакыт-вакыт мин үземне көчсез итеп хис итәм, әмма Йәһвә миңа хезмәтемне дәвам итәргә булыша».

Ибраһим белән Сара, Ягъкуб һәм Үрдүн елгасын кичкән руханилар Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәткән? (13 нче абзацны кара.)

13, 14. Кемнең мисаллары безгә рухи максатлар куярга һәм аларга ирешергә булышыр?

13Йәһвәгә таянган кешеләрдән үрнәк алыгыз. Изге Язмаларда Йәһвәгә таянган күп кенә кешеләрнең мисаллары китерелә. Еш кына алар нәрсәдер эшләгәннән соң гына Йәһвә аларны фатихалаган. Мәсәлән, «кая барасын белмәсә дә», Ибраһим йортын калдырып киткән, һәм аннан соң гына Йәһвә аны фатихалаган (Евр. 11:8). Йәһвә Ягъкубны ул төне буе фәрештә белән көрәшкәннән соң гына фатихалаган (Ярат. 32:24—30). Ә исраиллеләр, руханилар суга кергәч кенә, Үрдүнне кичә алган һәм вәгъдә ителгән җиргә кергән (Йош. 3:14—16).

14 Йәһвәгә таянган һәм рухи максатлар куйган Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә безнең өчен яхшы үрнәк була ала. Андый кардәшләр турында, мәсәлән, «Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән» * дигән мәкаләләрдән укып була. Пейтон һәм аның хатыны Дайана андый мәкаләләрне укырга бик ярата. Алар болай дип сөйли: «Кардәшләрнең хезмәтләре турында уку тәмләп ашап утырган кешегә карауга тиң. Озаграк карап утырган саен, үзеңнең дә авыз итәсең килә башлый, ягъни Йәһвәнең игелеген татырга теләк туа». Вакыт узу белән Пейтон белән Дайана ихтыяҗ зуррак булган территориягә күченгән. Ә сез бу мәкаләләр белән яхшы танышмы? jw.org сайтыбызда «Ерак урнашкан җирләрдә вәгазьләү. Австралия» һәм «Проповедь в отдаленных районах. Ирландия» дигән видеороликларны карап була. Андый материаллар сезгә, хезмәттә күбрәк катнашыр өчен, нәрсә эшләп булганын күрергә булышыр.

15. Ни өчен дусларны акыллы сайларга кирәк?

15Дусларны акыллы сайлагыз. Сез яңа ризыкны ашап карарга булсагыз, яныгызда шул ризыкны яраткан кешеләр булса, сез аны теләбрәк авыз итәрсез. Шул ук рәвешчә, Йәһвәгә хезмәт итү белән янып торган дусларыбыз булса, без дә Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләрбез. Кент белән Вероника моның белән риза. Алар болай ди: «Дусларыбыз һәм туганнарыбыз безне хезмәтнең яңа төрләрендә катнашырга дәртләндерде. Без шуны аңладык: Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куйган кешеләр белән күбрәк аралашсаң, яңа нәрсәләргә керешергә инде курыкмыйсың». Хәзер Кент белән Вероника Сербиядә махсус пионерлар булып хезмәт итәләр.

16. Лүк 12:16—21 дән күренгәнчә, ни өчен без корбаннар китерергә әзер булырга тиеш?

16Корбаннар китерергә әзер булыгыз. Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, бездән тормыш рәхәтеннән баш тарту таләп ителми (Вәг. 5:19, 20). Шул ук вакыт комфортлы тормышка омтылу изге хезмәттә күбрәк катнашырга комачауларга тиеш түгел. Безнең Гайсә мисалындагы кешенең хатасын кабатлыйсыбыз килми. Ул байлык туплаган, ә Аллаһы турында бөтенләй оныткан. (Лүк 12:16—21 укы.) Франциядән булган Кристьян исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Мин Йәһвәгә һәм гаиләмә иң яхшы вакытымны һәм бөтен көчемне багышламадым». Соңрак алар хатыны белән пионер булырга максат куйган. Моның өчен алар элеккеге эшләрен калдырган һәм гадирәк эш белән — биналар җыештыру эше белән шөгыльләнә башлаган. Бу нинди фатихаларга китергән? Кристьян болай дип сөйли: «Беркайчан да хезмәт безгә шулкадәр күп шатлык китерми иде. Хәзер безнең күп кабат килеп китүләребез бар, һәм безнең өйрәнүчеләребез рухи яктан үсә».

17. Яңа хезмәт төрләрендә катнашырга безгә нәрсә комачаулый ала?

17Хезмәтнең яңа төрләрендә катнашыгыз (Рәс. 17:16, 17; 20:20, 21). Кушма Штатлардан булган Шерон исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Коронавирус пандемиясе башлангач, аңа яңа хезмәт төрләренә ияләшү җиңел булмаган. Башта ул телефон аша вәгазьләргә базмаган. Соңрак район күзәтчесе аңа моны ничек эшләп булганын күрсәткән, һәм Шерон регуляр рәвештә бу хезмәттә катнаша башлаган. Ул болай ди: «Беренче вакытларда мин телефон аша вәгазьләргә куркып тордым. Әмма хәзер бу хезмәт төре миңа шатлык китерә. Хәтта күбрәкне әйтим: өйдән өйгә йөреп вәгазьләү белән чагыштырганда, телефон аша күбрәк сөйләшүләр була!»

18. Авыр хәл-шартларыбызга карамастан, нинди киңәш безгә күбрәк вәгазьләргә ярдәм итәчәк?

18План төзегез һәм эш итегез. Авыр хәл-шартларда без Йәһвәдән ярдәм сорыйбыз һәм ничек эш итәрбез дип уйлыйбыз (Гыйб. сүз. 3:21). Европада чегән төркемендә хезмәт итүче Соня исемле пионер апа-кардәшебез болай ди: «Мин максатларымны кәгазьгә язып куям һәм аны күз алдымда тотам. Шулай ук минем өстәлемдә юл чаты сурәтләнгән рәсем бар. Карар кабул итәр алдыннан, мин ул рәсемгә карыйм да бу карар нәрсәгә китерәчәк дип уйланам». Соняның тормышында нәрсәдер шома бармаганда, ул уңай караш сакларга тырыша. Соня болай ди: «Үзгәреп торган хәл-шартларга я киртәгә, я юлны дәвам итәргә булышучы күпергә караган кебек карап була. Барысы да караштан тора».

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Йәһвә безне мул итеп фатихалый. Аңа рәхмәтләребезне белдерер өчен, аны данлар өчен кулыбыздан килгәнне эшлик (Евр. 13:15). Мәсәлән, без хезмәтебезне киңәйтә алабыз. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне тагы да күбрәк фатихалаячак. Һәр көн «Йәһвәнең игелеген татырга һәм күрергә» мөмкинлекләр эзлик. Ул чакта без дә, Гайсә Мәсих кебек, болай дип әйтә алырбыз: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү» (Яхъя 4:34).

80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»

^ 5 абз. Йәһвә — бар игелекнең чыганагы. Ул бар кешеләргә, шул исәптән явыз кешеләргә дә, игелек күрсәтә. Әмма Йәһвә аеруча үз хезмәтчеләрен бүләкли. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен ничек кайгыртканын күрербез. Шулай ук без хезмәтләрен киңәйткән кардәшләрне Йәһвә ничек фатихалаганын белербез.

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 14 абз. Бу рубрикадагы мәкаләләр элек «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган иде. Хәзер аларны jw.org сайтында табып була (О НАС > СЛУЧАИ ИЗ ЖИЗНИ > ДУХОВНЫЕ ЦЕЛИ).