Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Рухи гаиләгезгә якынлашыгыз

Рухи гаиләгезгә якынлашыгыз

«Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына... күтәреләм» (ЯХЪЯ 20:17).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Тугры кешеләр Йәһвә белән нинди мөнәсәбәтләргә ия була ала?

ЙӘҺВӘНЕҢ гаиләсе «яратылганнарның беренчесе» Гайсәдән һәм исәпсез-хисапсыз фәрештәләрдән тора (Көл. 1:15; Зәб. 103:20). Гайсә, җирдә яшәгәндә, үз тугры шәкертләрен Йәһвәгә «Ата» дип дәшәргә өйрәткән. Шәкертләре белән аралашканда, Гайсә Йәһвә турында «үземнең Атам һәм сезнең Атагыз» дип әйткән (Яхъя 20:17). Без, багышланганда һәм суга чумдырылганда, кардәшләрдән торган рухи гаиләгә кушылабыз (Марк 10:29, 30).

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Кайберәүләргә Йәһвәгә яратучы Атага караган кебек карау авыр. Ә кемгәдер кардәшләренә карата ярату күрсәтү авыр бирелә. Бу мәкалә безне Йәһвәгә Атага карагандай карарга өйрәтер. Бу яктан безгә Гайсәнең мисалы ярдәм итәчәк. Шулай ук без, Йәһвәдән үрнәк алып, кардәшләребезне тагын да ныграк яратырга өйрәнербез.

ЙӘҺВӘ СИНЕ ҮЗЕНӘ ЯКЫНЛАШЫРГА ЧАКЫРА

3. Үрнәк дога безгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булыша?

3 Йәһвә — яратучы Ата. Гайсә үз шәкертләренең Йәһвәне яратучы, игелекле Ата буларак күрүләрен теләгән. Йәһвә бит үзенә буйсынуны таләп итүче начальник түгел. Гайсә безнең дә Йәһвә белән якын, җылы мөнәсәбәтләр үстерүебезне тели. Ул үзенең үрнәк догасында юкка гына Йәһвәгә «Атабыз» дип дәшмәгән (Мат. 6:9). Изге Язмаларда Йәһвәгә карата «Чиксез Кодрәт Иясе», «Барлыкка Китерүче», «Мәңгелек Патша» дигән титуллар кулланыла. Гайсә безне Йәһвәгә шул титуллар белән дәшәргә өйрәтә алыр иде, ләкин ул җылы һәм ярату тулы «Ата» дигән сүзне кулланган (Ярат. 49:25; Ишаг. 40:28; 1 Тим. 1:17).

4. Йәһвә безнең үзе белән якын мөнәсәбәтләр үстерүен телиме? Аңлатыгыз.

4 Сезгә Йәһвәне яратучы Ата итеп кабул итү җиңелме? Кайбер кардәшләргә авыр балачаклары аркасында яратучы атаны хәтта күз алдына да китерү авыр. Әмма Йәһвә безнең хисләребезне бик яхшы аңлый. Моны белү безне бик юата! Йәһвә безнең үзе белән якын мөнәсәбәтләр үстерүебезне тели. Аның Сүзендә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелгән (Ягък. 4:8). Иң яхшы Ата буларак, Йәһвә безне бик ярата.

5. Лүк 10:22 дән күренгәнчә, Гайсә безгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булыша?

5 Гайсә безгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә. Ул үз Атасын бик яхшы белгән һәм аның үрнәгенә шулкадәр яхшы ияргән ки, хәтта болай дип әйтә алган: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:9). Гайсәне абыебыз белән чагыштырып була. Ул безне Атабызны тыңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә. Гайсә шулай ук, Йәһвәне сөендерер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәклеген һәм, аны күңелсезләндермәс өчен, нәрсәдән качарга икәнлеген күрсәтә. Аеруча Гайсә Йәһвәнең игелекле һәм яратучы Ата булуын күрсәткән. (Лүк 10:22 укы.) Әйдәгез, моның турында күбрәк белик.

Яратучы Ата буларак, Йәһвә үз Улын фәрештә аша ныгыткан (6 нчы абзацны кара.) *

6. Йәһвә Гайсәнең догаларын тыңлаганмы? Мисаллар китерегез.

6 Йәһвә үз балаларының догаларын тыңлый. Гайсәнең тормышындагы очракларны карап китик. Гайсә, җирдә хезмәт иткәндә, бик еш үз Атасына дога кылган (Лүк 5:16). Ул мөһим карарлар кабул итәр алдыннан — мәсәлән, 12 рәсүлне сайлар алдыннан дога кылган (Лүк 6:12, 13). Көчле стресс кичергәндә дә, Гайсә дога кылган. Яһүд Искариот хыянәт итәчәк төнне дә Гайсә, бар бу сынауларны кичереп чыгар өчен, Атасыннан көч сораган. Йәһвә үз кадерле Улының догасын ишетеп кенә калмаган — ул, аны ныгытыр өчен, бер фәрештәне җибәргән (Лүк 22:41—44). Әйе, бар бу очракларда Йәһвә кадерле Улының догаларын тыңлаган.

7. Йәһвәнең догаларыгызны тыңлаганын белү сездә нинди хисләр уята?

7 Бүген дә Йәһвә үз хезмәтчеләренең догаларын тыңлый һәм аларга иң яхшы вакытта һәм иң яхшы ысул белән җавап бирә (Зәб. 116:1, 2). Һиндстаннан булган бер апа-кардәшебез моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Аның җитди эмоциональ проблемалары булган. Ул Йәһвәгә моның турында кайнар дога кылган. Ул болай дип язган: «2019 елның май аенда чыккан айлык тапшыруда борчылуларны һәм боегу хисен ничек җиңеп булганы турында әйтелгән иде. Бу чыгарылыш нәкъ минем өчен булды. Ул минем догама җавап булды».

8. Йәһвә үз Улына карата яратуын ничек күрсәткән?

8 Үз Улын яраткан һәм кайгырткан кебек, Йәһвә безне дә назлы ярата һәм кайгырта (Яхъя 5:20). Йәһвә Гайсәнең рухи, эмоциональ һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндергән. Шулай ук Йәһвә үз Улын мактаган һәм яратуында ышандырган (Мат. 3:16, 17). Гайсә теләсә кайсы вакытта үз Атасына таяна алганын белгән, шуңа күрә үзен беркайчан да ялгыз хис итмәгән (Яхъя 8:16).

9. Йәһвәнең яратуын нәрсә раслый?

9 Без дә, Гайсә кебек, Йәһвәнең яратуын бик күп тапкыр татыдык! Йәһвәнең безгә нәрсәләр биргәне турында уйланыгыз. Ул безне үзенә җәлеп итте һәм безгә кардәшлегебезне бүләк итте. Кардәшләр шатлыклы һәм кайгылы вакытларда һәрвакыт яныбызда (Яхъя 6:44). Моннан тыш, иманыбыз какшамасын өчен, Йәһвә безгә мул итеп рухи ризык биреп тора. Ул хәтта безнең көндәлек ихтыяҗларыбыз турында да кайгырта (Мат. 6:31, 32). Моның турында күбрәк уйланган саен, безнең Йәһвәгә карата яратуыбыз үсә.

КАРДӘШЛӘРГӘ ЙӘҺВӘ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАГЫЗ

10. Йәһвә кардәшләребезгә ничек карый һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

10 Йәһвә үз хезмәтчеләрен ярата. Ә менә безгә кардәшләрне яратырга һәм аларга үз хисләребезне белдерергә җиңел булмаска мөмкин, чөнки культурабыз һәм тәрбиябез төрле. Моннан тыш, вакыт-вакыт без хаталар кылабыз һәм бер-беребезне рәнҗетәбез. Шулай да без, рухи гаиләбездә мәхәббәт хөкем сөрсен өчен, моңа үз өлешебезне кертә алабыз. Моның өчен безгә кардәшләребезгә күктәге Атабыз күзлегеннән карарга кирәк (Эфес. 5:1, 2; 1 Яхъя 4:19). Әйдәгез, Йәһвәдән нәрсәгә өйрәнеп булганына игътибар итик.

11. Гайсә Йәһвәнең «тирән кызгануын» ничек чагылдырган?

11 Йәһвә «тирән кызгану» күрсәтә (Лүк 1:78). Кызганучан кеше, башкаларның газапларын күргәндә, ваемсыз калмый. Ул ярдәм итәргә ашыга. Гайсә дә кешеләргә шундый мөнәсәбәт күрсәткән. Гайсәнең кешеләр белән ничек итеп мөгамәлә итүендә Йәһвәнең яратуы чагылган (Яхъя 5:19). «Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр» (Мат. 9:36). Гайсә, кызгану күрсәтүдән тыш, гамәли ярдәм дә күрсәткән. Ул авырган кешеләрне савыктырган, «эштән йончыганнарның» һәм «авыр йөк күтәреп йөрүчеләрнең» җаннарын сафландырырга тырышкан (Мат. 11:28—30; 14:14).

Кардәшләргә карата кызганучан һәм юмарт булып, Йәһвәдән үрнәк алыгыз (12—14 нче абзацларны кара.) *

12. Без кардәшләргә карата ничек кызгану күрсәтә алабыз?

12 Кардәшләргә карата кызгану күрсәтер өчен, аларның хәл-шартларын яхшырак белергә кирәк. Әйтик, апа-кардәшебезнең сәламәтлек белән бәйле проблемалары бар, ди. Ул зарланып йөрмәсә дә, берәрсе аңа ярдәм итсә, ул бу ярдәмне кабул итәргә шат булыр иде. Мөгаен, аңа үз гаиләсен кайгырту җиңел түгелдер. Бәлки, аңа ризык әзерләүдә я өен җыештыруда ярдәм кирәктер. Я, әйтик, абый-кардәшебез эшен югалткан, ди. Ул яңа эш тапканчы, без аңа бераз акчалата ярдәм күрсәтә алабызмы? Моны, бәлки, шул кешегә үз исемебезне белдертмичә эшләп була.

13, 14. Без, Йәһвә кебек, ничек юмартлык күрсәтәбез?

13 Йәһвә юмарт (Мат. 5:45). Кардәшләргә шәфкатьлелек күрсәтер өчен, аларның ярдәм сораганнарын көтәсе юк. Безгә, Йәһвә кебек, үзебезгә беренче адымны ясарга кирәк. Йәһвә дә бит, кешеләр кояш чыгуын сорамаса да, аны һәр көн бирә. Кояш исә Аллаһыга рәхмәтле кешеләргә дә, рәхмәтле булмаганнарына да файда китерә. Йәһвә, безнең көндәлек ихтыяҗларыбызны кайгыртып, безгә үз яратуын күрсәтә. Без Йәһвәне игелекле һәм юмарт булуы өчен бик яратабыз.

14 Күктәге Атабыз кебек, күп кенә кардәшләребез кирәк чакта, юмартлык күрсәтеп, кардәшләргә ярдәмгә ашыга. Мәсәлән, 2013 елда, Филиппин утрауларына «Хайян» дигән супертайфун ябырылгач, күп кенә кардәшләребез үз йортларын һәм милекләрен югалткан. Безнең бөтендөнья кардәшлегебез аларга шунда ук ярдәмгә килгән. Кемдер акчалата ярдәм иткән, ә кемдер төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Шул афәттән соң бер ел да үтмәгән, ә кардәшләребезнең якынча 750 йорты төзекләндерелгән я яңадан төзелгән булган. Коронавирус пандемиясе вакытында да кардәшләрнең ярдәмгә килергә әзер булулары ачык күренде. Әйе, кардәшләребез бәлагә очраганда, без шунда ук ярдәмгә килергә ашыгабыз һәм шулай итеп аларга яратуыбызны күрсәтәбез.

15, 16. Лүк 6:36 буенча, без ничек күктәге Атабыздан үрнәк ала алабыз?

15 Йәһвә шәфкатьле һәм кичерергә әзер. (Лүк 6:36 укы.) Без моны һәр көн үзебездә татыйбыз (Зәб. 103:10—14). Гайсә дә, шәкертләренең кимчелекләренә карамастан, аларга карата шәфкатьле булган. Ул хәтта, безнең гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, үз тормышын биргән (1 Яхъя 2:1, 2). Мәрхәмәтле һәм кичерүчән Йәһвә һәм Гайсә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу безнең өчен чын фатиха.

16 Кардәшләребезне «ихлас күңелдән кичереп», без рухи гаиләбездәге мәхәббәт бәйләнешләрен ныгытабыз (Эфес. 4:32). Әлбәттә, башкаларны кичерү авыр булырга мөмкин, шуңа күрә тырышлык куярга кирәк. Бер апа-кардәшкә бу яктан «Күзәтү манарасы»ндагы «Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» дигән мәкалә бик ярдәм иткән *. Ул болай дип язган: «Бу мәкаләне өйрәнү миңа кичерү мәсьәләсенә башкача карарга булышты. Мин шуңа төшендем: кешене кичерү — аның тәртибен хуплау яки миңа әллә ни зыян килмәде дип санау түгел; чынлыкта, кичерү ул — тискәре хисләрдән арыну һәм йөрәктә тынычлык саклау икән». Әйе, кардәшләребезгә үпкә сакламыйча, без аларны яратканыбызны раслыйбыз һәм күктәге Атабыз Йәһвәдән үрнәк алуыбызны күрсәтәбез.

ЙӘҺВӘНЕҢ ГАИЛӘСЕНДӘ БУЛУ МӨМКИНЛЕГЕН КАДЕРЛӘГЕЗ

Яшь кардәшләр дә, олы яшьтәгеләр дә бөтендөнья кардәшлегенә ярату күрсәтә (17 нче абзацны кара.) *

17. Маттай 5:16 буенча, без күктәге Атабызны ничек данлый алабыз?

17 Йәһвәнең халыкара гаиләсендә булу — зур хөрмәт. Без мөмкин кадәр күбрәк кешенең Йәһвәгә хезмәт итә башлавын телибез. Шуңа күрә без күктәге Атабызга я аның халкына тап төшерерлек бернинди эш кылырга теләмибез. Без үзебезне үрнәк алырлык итеп тотарга һәм шулай итеп кешеләрне яхшы хәбәргә җәлеп итәргә тырышабыз. (Маттай 5:16 укы.)

18. Курыкмыйча шаһитлек бирергә безгә нәрсә булышыр?

18 Без күктәге Атабызга тыңлаучан булуыбыз аркасында, кайвакыт кешеләр безне тәнкыйтьли я хәтта эзәрлекли. Без башкаларга үз дини карашларыбыз турында сөйләргә курыксак, ул чакта нәрсә эшләргә? Йәһвәнең һәм аның Улының ярдәменә таяныгыз. Гайсә бит болай дип әйткән: «Ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер. Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр» (Мат. 10:19, 20).

19. Кыюлык белән шаһитлек бирә алган кешеләрнең мисалларын китерегез.

19 Көньяк Африка Республикасыннан булган Роберт исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Изге Язмаларны әле өйрәнгән чакта аңа хәрби суд алдына басарга туры килгән, һәм ул судьяга: «Мин, кардәшләрне яратканга, сәяси нейтралитет сакларга телим»,— дип кыюлык белән әйткән. Шулай итеп ул рухи гаиләсендәге урынын бик кадерләгәнен күрсәткән. «Кем соң синең кардәшләрең?» — дип сораган судья. Роберт бу сорауга әзер булмаган, әмма җавап бирә алган, чөнки көндәлек шигырьне — Маттай 12:50 не исенә төшергән. Анда: «Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә»,— дип әйтелә. Роберт өйрәнүче генә булган, ләкин Йәһвәнең рухы аңа бу һәм башка сорауларга җавап бирергә булышкан. Һичшиксез, Йәһвә Роберт белән бик горурлангандыр. Без дә, Йәһвәгә таянып, кыюлык белән шаһитлек биргәндә, ул безнең белән дә бик горурлана.

20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? (Яхъя 17:11, 15)

20 Йәһвәнең рухи гаиләсендә булу мөмкинлеген алга таба да кадерлик. Безнең иң яхшы Атабыз һәм бик күп тугры кардәшләребез бар. Беркайчан да моны тиешле нәрсә кебек кабул итмик. Шайтан һәм аның хезмәтчеләре бердәмлегебезне какшатырга омтыла һәм Йәһвәнең яратуында шикләр тудырырга тырыша. Ләкин Гайсә Йәһвәдән безгә бердәмлек сакларга булышсын дип үтенгән. (Яхъя 17:11, 15 укы.) Йәһвәнең бу үтенечкә җавап биргәне ап-ачык. Гайсә кебек, беркайчан да Аллаһының яратуында һәм ярдәмендә шикләнмик. Рухи гаиләбезгә тагын да якынрак булырга омтылыйк!

99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп

^ 5 абз. Без бик бәхетле кешеләр, чөнки безнең рухи гаиләбез бар. Без кардәшләребез белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга тырышабыз. Моның өчен без Йәһвәнең һәм Гайсәнең безнең белән ничек мөгамәлә итүеннән үрнәк алабыз. Шулай ук кардәшләрдән дә күп нәрсәгә өйрәнеп була.

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 ноябрь ае, 26—30 нчы битләрне кара.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвә, Гайсәне ныгытыр өчен, аның янына фәрештәсен җибәргән.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: коронавирус пандемиясе вакытында күп кенә Йәһвә Шаһитләре имандашларына азык-төлек алып килгән.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: әни кеше үз кызына рәсем төшерергә булыша. Алар шул рәсемне төрмәдә утыручы абый-кардәшкә җибәрергә тели.