Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Чын тәүбә итү нәрсәдән күренә?

Чын тәүбә итү нәрсәдән күренә?

«Мин... гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (ЛҮК 5:32).

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ахаб белән Манашше патша арасында нинди аерма булган һәм без нинди сорауларны карап китәрбез?

БОРЫНГЫ заманнарда ике патша яшәгән. Берсе — ун кабиләле Исраил патшалыгында, ә икенчесе ике кабиләле Яһүд патшалыгында идарә иткән. Алар төрле заманнарда яшәсә дә, аларның бер уртак ягы бар: алар икесе дә Йәһвәне тыңламаган һәм халыкка начар йогынты ясаган. Алар потларга табынган һәм кеше үтергән. Шул ук вакыт алар арасында аерма да бар: берсе үлеменә кадәр начар юлда калган, ә икенчесе тәүбә иткән, һәм Йәһвә аны кичергән. Нинди патшалар турында сүз бара?

2 Сүз Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүд патшасы Манашше турында бара. Бу патшаларның тормышларын карап китеп, без чын тәүбә итүнең нәрсә икәнен яхшырак аңларбыз (Рәс. 17:30; Рим. 3:23). Чын тәүбә итү нәрсә соң ул һәм ул нәрсәдән күренә? Бу бик мөһим сорау. Без бит, гөнаһ кылсак, Йәһвәнең үзебезне кичерүен телибез. Шуңа күрә безгә бу ике патшаның мисалларын карап китәргә һәм алардан сабаклар алырга кирәк. Өстәвенә, без Гайсәнең гыйбрәтле хикәясеннән тәүбә итү турында нәрсәгә өйрәнә алганыбызны карап китәрбез.

АХАБНЫҢ ГЫЙБРӘТ АЛЫРЛЫК ТОРМЫШЫ

3. Ахаб нинди патша булган?

3 Ахаб Исраил патшалыгының җиденче патшасы булган. Ул Сидон патшасының кызына — Изәбелгә өйләнгән. Сидон Исраилдән төньяктарак урнашкан бик бай ил булган. Шуңа күрә Изәбел белән никах Исраилгә икътисади яктан зур файда китергәндер. Әмма рухи яктан Исраил халкы зур зыян күргән — алар Йәһвәдән тагы да ныграк ераклашкан. Изәбел Багалга табынган һәм Ахаб аша Исраилдә бу ялган гыйбадәт кылуны тараткан. Багалга табынучылар гыйбадәтханәдә фәхешлек кылган һәм балаларны корбанга китергән. Изәбел көннәрендә Йәһвәнең бер пәйгамбәре дә үзен имин хис итә алмаган, чөнки ул күп кенә пәйгамбәрләрне үтергән (1 Пат. 18:13). «Ахаб Йәһвә күзендә үзенә кадәр булганнарның һәммәсеннән дә яманрак иде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Пат. 16:30). Әлбәттә, Йәһвә Ахаб белән Изәбелнең бар яман эшләрен ап-ачык күргән. Шулай да ул үз халкына карата шәфкатьле булган һәм, исраиллеләргә тәүбә итәргә булышыр өчен, күп кенә пәйгамбәрләрне, шул исәптән Ильясны, җибәргән. Әмма Ахаб белән Изәбел шул пәйгамбәрләрнең сүзләренә колак салмаган.

4. Йәһвә Ахабка нинди хөкем карары чыгарган һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?

4 Ахыр чиктә Йәһвәнең сабырлыгы беткән. Ул Ахаб белән Изәбелгә Ильяс пәйгамбәрне җибәргән. Ильяс Ахабның нәсел җебе өзеләчәк дип игълан иткән. Бу хөкем карары Ахабка бик нык тәэсир иткән. Ул «үзен Йәһвә алдында басынкыландырган» (1 Пат. 21:19—29).

Ахаб Йәһвәнең пәйгамбәрен нәфрәт иткән һәм шулай итеп чынлыкта тәүбә итмәгәнен күрсәткән (5, 6 нчы абзацларны кара.) *

5, 6. Ни өчен Ахаб чынбарлыкта тәүбә итмәгән дип әйтеп була?

5 Ахаб үзен басынкыландырса да, аның кайбер эшләреннән чынлыкта тәүбә итмәгәне күренә. Мәсәлән, ул үз патшалыгында Багалга табынуны юк итмәгән һәм халыкны Йәһвәгә гыйбадәт кылырга дәртләндермәгән. Ахабның тәүбә итмәгәне башка билгеләрдән дә күренгән.

6 Күпмедер вакыттан соң Ахаб Яһүд патшасы Йәһшәфәтне Сурия патшасына каршы чыгарга чакырган. Йәһшәфәт Йәһвәгә тугры патша булган һәм, сугышка барыр алдыннан, башта Йәһвәнең пәйгамбәре белән киңәшләшергә тәкъдим иткән. Ахабка бу тәкъдим бер дә ошамаган, һәм ул болай дигән: «Әйе, бар тагын бер пәйгамбәр. Йәһвәдән аның аша сорап була. Әмма җаным сөйми аны. Минем турында пәйгамбәрлек иткәндә, ул беркайчан да яхшыны сөйләми, начарны гына сөйли». Шулай итеп, бу патшалар Микай исемле пәйгамбәрне чакырганнар. Билгеле, бу пәйгамбәр ялагайланмаган һәм Ахабка киләчәге турында яхшыны сөйләмәгән. Әмма, тәүбә итәр һәм Йәһвәдән кичерү сорар урынына, явыз Ахаб патша шул пәйгамбәрне төрмәгә ташлаган (1 Пат. 22:7—9, 23, 27). Әйе, Ахаб Йәһвәнең пәйгамбәрен төрмәгә утырта алган, әмма пәйгамбәрлекнең үтәлешенә тәэсир итә алмаган. Шул сугышта Ахаб һәлак булган (1 Пат. 22:34—38).

7. Йәһвә Ахабның үлеменнән соң аның турында нәрсә әйткән?

7 Ахабның үлеменнән соң Йәһвә аның турында нәрсә уйлаганын әйткән. Йәһвә сугыштан кайткан Йәһшәфәтне Ахаб белән килешү төзегәне өчен шелтәләгән. Ул Яхый пәйгамбәр аша болай дигән: «Син яманнарга булышырга һәм Йәһвәне нәфрәт итүчеләрне яратырга тиеш идеңме соң?» (2 Елъ. 19:1, 2) Уйланыгыз: Ахаб чыннан да тәүбә иткән булса, Яхый пәйгамбәр аны Йәһвәне нәфрәт иткән явыз кеше итеп сурәтләп бирер идеме? Билгеле, Ахаб күпмедер дәрәҗәдә кылган эшләренә үкенгән, әмма ул тулы йөрәге белән тәүбә итмәгән.

8. Ахаб очрагыннан нинди сабак алып була?

8 Ахаб мисалыннан нинди сабак алып була? Үз гаиләсенә чыгарылган хөкем карарын ишеткәч, ул үзен басынкыландырган, һәм бу яхшы билге булган. Әмма Ахабның эшләреннән аның чынлыкта тәүбә итмәгәне күренгән. Димәк, тәүбә итү үз эченә кылган эшләргә үкенүдән күбрәкне ала. Ә хәзер, әйдәгез, башка мисал ярдәмендә чын тәүбә итү нинди икәнен карап чыгыйк.

МАНАШШЕ ПАТША КАЛДЫРГАН САБАКЛАР

9. Манашше никадәр явыз патша булган?

9 Якынча ике гасырдан соң Яһүд патшасы Манашше идарә итә башлаган. Күрәсең, аның эшләре Ахабныкыннан да яманрак булган. Изге Язмаларда болай диелгән: «Ул, Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарган» (2 Елъ. 33:1—9). Ул төрле ялган илаһларга мәзбәхләр төзегән һәм хәтта Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә азгынлык белән бәйле гыйбадәт кылу символы куйган. Өстәвенә, ул сихерчелек, күрәзәчелек һәм башка шундый җирәнгеч эшләр кылган, шулай ук «гаять күп гаепсез кешеләрнең канын түккән». Манашше шулкадәр түбән төшкән ки, хәтта «үз улын корбан итеп утта яндырган» (2 Пат. 21:6, 7, 10, 11, 16).

10. Йәһвә Манашшега нинди җәза биргән һәм бу Манашшега ничек тәэсир иткән?

10 Йәһвә, Манашшены кисәтер өчен, аның янына күп тапкыр пәйгамбәрләрне җибәргән. Әмма ул, Ахаб кебек, аларны тыңламаган. Нәтиҗәдә, «Йәһвә аларга Ассирия патшасының гаскәр башлыкларын җибәргән. Алар, Манашшены табып, аңа ыргаклар кидергәннәр һәм ике бакыр богау белән богаулап Бабылга алып киткәннәр». Башка илдә, төрмәдә утырып, Манашше, күрәсең, үз тормышы турында тирәнтен уйланган. Ул «ата-бабалары Аллаһысы алдында үзен бик басынкыландырган». Моннан тыш, Манашше «Аллаһысы Йәһвәгә мәрхәмәт күрсәтүен сорап ялварган». Нәтиҗәдә, шул явыз кеше үзгәрә башлаган һәм, Йәһвәне үз Аллаһысы итеп күреп, аның белән якын мөнәсәбәтләр үстергән (2 Елъ. 33:10—13).

Манашше ялган гыйбадәт кылуны юк иткән. Шулай итеп ул чыннан да тәүбә иткәнен күрсәткән (11 нче абзацны кара.) *

11. 2 Елъязма 33:15, 16 дан Манашшеның тәүбә иткәне ничек күренә?

11 Йәһвә Манашшеның догаларына җавап биргән. Аның догаларыннан тамырдан үзгәргәне ап-ачык күренгән. Манашшеның догалары Йәһвәне ваемсыз калдырмаган, һәм Йәһвә аны тәхетенә кайтарган. Манашше үз тормышы белән эчкерсез тәүбә иткәнен раслаган. Ахабтан аермалы буларак, Манашше үзен гел башкача тота башлаган. Манашше Яһүд җирендә ялган гыйбадәт белән көрәшкән һәм халыкны Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга өндәгән. (2 Елъязма 33:15, 16 укы.) Билгеле, Манашшега кыюлык һәм иман кирәк булган, чөнки ул үзе бит дистәләгән еллар дәвамында үз туганнары һәм халык арасында ялган гыйбадәт кылуны тараткан. Хәзер, инде картлык көннәрендә, Манашше китергән зыянын юк итәргә тырышкан. Күрәсең, Манашше үзенең оныгы Йошиягә яхшы үрнәк күрсәткән. Нәтиҗәдә, Йошия яхшы патша булган (2 Пат. 22:1, 2).

12. Манашше очрагыннан нәрсә күренә?

12 Манашше мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? Манашше үзен басынкыландырган, әмма моның белән генә чикләнмәгән. Ул дога кылган, Йәһвәнең үзенә карата шәфкатьле булуын үтенгән, тормышын үзгәрткән, үзе китергән зыянны төзәтергә тырышкан, Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган һәм башкаларны да моңа дәртләндергән. Манашше очрагыннан күренгәнчә, хәтта гөнаһка баткан кешеләрнең дә өметләре бар. Әйе, Йәһвә «игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәб. 86:5). Кеше эчкерсез тәүбә итсә, Йәһвә аны, һичшиксез, кичерәчәк.

13. Үкенү белән тәүбә итү арасында нинди аерма бар? Мисал китерегез.

13 Манашше үз гөнаһларына үкенеп кенә калмаган. Ул күбрәкне эшләгән. Моны аңлар өчен, бер мисалга игътибар итик. Күз алдына китерегез: сез, кибеткә барып, пирог сатып алырга телисез, ди. Әмма сатучы сезгә пирог урынына бер стакан он тәкъдим итә. Сезгә бу ошармы? Ә сатучы сезгә: «Он — ул бит пирогның төп ингредиенты»,— дип әйтсә, бу сезне канәгатьләндерерме? Әлбәттә, юк. Тәүбә итү белән дә шулай. Әйе, үкенү — ул тәүбә итүнең мөһим «ингредиенты» дип әйтеп була, әмма бу гына җитми. Моны яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, Гайсә сөйләгән хикәяне карап китик.

ЧЫН ТӘҮБӘ ИТҮ НИНДИ БУЛА УЛ?

Акылына килгәч, читкә киткән угыл, өенә кайтыр өчен, зур ара үткән (14, 15 нче абзацларны кара.) *

14. Гайсә сөйләгән хикәядәге егет чыннан да тәүбә иткәнен ничек күрсәткән?

14 Лүк 15:11—32 дә Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы хикәясе язылган. Бу хикәядәге угыл, үзсүзләнеп, ата йортын калдырып, «ерак илгә чыгып киткән». Анда ул әхлаксыз тормыш алып барган һәм бар булган акчасын туздырып бетергән. Әмма, тормышы авырайгач, ул ата йортында ничек яхшы гомер иткәнен исенә төшергән. Никадәр түбән төшкәнен аңлап, ул «акылына килгән» һәм әтисе йортына кайтырга карар иткән. Әйе, хатабызны тану мөһим, әмма бездән адымнар ясау да көтелә.

15. Читкә киткән угыл чыннан да тәүбә иткәнен ничек күрсәткән?

15 Угылның тәүбә итүе аның эшләреннән күренгән. Өенә кайтыр өчен, ул зур ара үткән. Атасын күргәч, ул: «Мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен»,— дип әйткән (Лүк 15:21). Әйе, бу сүзләрдән күренгәнчә, ул чыннан да Йәһвә белән булган мөнәсәбәтләрен кайтарырга теләгән. Ул шулай ук атасын да рәнҗеткәнен аңлаган. Атасының илтифатына яңадан ия булыр өчен, ул бар нәрсәгә — хәтта ялланган эшче булырга да риза булган (Лүк 15:19). Бу матур хикәя генә түгел. Ул өлкәннәргә чын тәүбә итүне күрергә булыша.

16. Ни өчен өлкәннәргә кешенең тәүбә итүе никадәр тирән икәнен билгеләү авыр булырга мөмкин?

16 Өлкәннәргә җитди гөнаһ кылган кеше тәүбә итәме, юкмы икәнен билгеләү җиңел булмаска мөмкин. Өлкәннәр бит кешенең йөрәгендә ни булганын күрә алмый. Алар кешенең гөнаһка карашы үзгәргәнме, юкмы икәнен күзгә күренгән нәрсәләр буенча белергә тырыша. Кызганычка каршы, кайвакыт кеше шулкадәр гөнаһка баткан була ки, хәтта аның тәүбә итүенә бернинди билгеләр юк.

17. a) Кылган гөнаһка үкенү генә җитмәгәнен нинди мисал күрсәтә? ә) 2 Көринтлеләргә 7:11 буенча, чыннан да тәүбә иткән кешедән нәрсә көтелә?

17 Бер мисал карап китик. Абый-кардәш берничә ел дәвамында хатынына хыянәт итә. Әмма ул моны хатыныннан, дусларыннан һәм өлкәннәрдән яшерә. Ахыр чиктә аны фаш итәләр. Ул гаебен таный һәм үкенә дә кебек. Әмма бу гына җитәрлекме? Юк. Өлкәннәр аңардан күбрәкне көтә. Ул бит бер тапкыр гына зина кылмаган. Ул еллар буе хатынына хыянәт иткән. Моннан тыш, ул гөнаһ кылуы турында өлкәннәргә үзе сөйләмәгән, аны фаш иткәннәр. Өлкәннәргә шул кешенең үз гөнаһына җирәнеп караганына, үз фикер йөртү рәвешен һәм тормыш рәвешен үзгәрткәненә дәлилләр кирәк. (2 Көринтлеләргә 7:11 укы.) Ә андый үзгәрешләр бер мизгелдә булмый шул. Мөгаен, аны җыелыштан күпмедер вакытка чыгарырлар (1 Көр. 5:11—13; 6:9, 10).

18. Җыелыштан чыгарылган кеше тәүбә итүен ничек күрсәтә ала һәм, тәүбә итсә, бу нәрсәгә китерер?

18 Җыелыштан чыгарылган кеше тәүбә итүен ничек күрсәтә ала? Аңа, өлкәннәр киңәш иткәнчә, җыелыш очрашуларына йөрергә, шулай ук дога кылырга һәм Изге Язмаларны укырга кирәк. Шулай ук ул кабат шул ук гөнаһка китерә алган бар нәрсәләрдән качарга тиеш. Әлбәттә, кеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызырга тырышса, Йәһвә аны кичерер һәм өлкәннәр дә аны кире җыелышка кабул итәр. Өлкәннәр гөнаһ кылучының очрагын карап чыкканда, аның хәл-шартларын исәпкә алыр һәм кырыс булмаска тырышыр.

19. Чын тәүбә итү үз эченә нәрсәне ала? (Йәзәкил 33:14—16)

19 Нәтиҗә ясыйк. Тәүбә итү кылган гөнаһка үкенүдән күбрәкне ала. Кешенең акылында һәм йөрәгендә тамырдан үзгәрешләр булырга тиеш. Ул гөнаһ юлын калдырырга һәм Йәһвә кушканча яши башларга тиеш. (Йәзәкил 33:14—16 укы.) Иң мөһиме, аңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтарырга кирәк.

ГӨНАҺ КЫЛУЧЫЛАРГА ТӘҮБӘГӘ КИЛЕРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

20, 21. Җитди гөнаһ кылган кешегә ничек ярдәм итеп була?

20 Гайсә, җирдә хезмәт иткәндә, болай дигән: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (Лүк 5:32). Димәк, безгә дә моңа омтылырга кирәк. Әйтик, без якын кешебезнең җитди гөнаһ кылганын белеп алдык, ди. Ул вакытта нәрсә эшләргә?

21 Үз дустыгызның гөнаһын яшерсәгез, сез аңа зыян гына китерерсез. Бу гөнаһны барыбер яшереп булмый, Йәһвә барысын да күрә бит (Гыйб. сүз. 5:21, 22; 28:13). Дустыгызга ярдәм итәр өчен, аны өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерегез, алар булышырга шат булыр дип әйтегез. Ә инде дустыгыз үз гөнаһы турында өлкәннәргә сөйләргә теләмәсә, сезгә үзегезгә моны эшләргә туры киләчәк. Аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре куркыныч астында бит. Шулай эшләсәгез, сез чын дус булуыгызны күрсәтерсез.

22. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

22 Мәсихче, озак вакыт гөнаһ кылып, тәүбә итмәгәнгә, өлкәннәр аны җыелыштан чыгарса, бу алар мәрхәмәтсез эш итә дигәнне аңлатамы? Йәһвәнең төзәтү чараларында аның шәфкатьле булуы ничек күренә? Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз? Бу сорауларга җаваплар киләсе мәкаләдә каралачак.

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

^ 5 абз. Чын тәүбә итү үкенү хисе белән генә чикләнми. Аның нәрсә икәнен яхшырак аңлар өчен, без Ахаб, Манашше патша һәм читкә киткән угыл мисалын карап китәрбез. Без шулай ук өлкәннәр мәсихче чыннан да тәүбә итәме, юкмы икәнен ничек билгели алганнарын карап чыгарбыз.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Ахаб патша, ачуы чыгып, Микай пәйгамбәрне төрмәгә ташларга куша.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Манашше патша кайчандыр үзе ясаган потларны җимерергә боера.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: читкә киткән угыл, озын сәяхәт үтеп, туган йортын күрергә бик шат.