Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы эшен башкарганда, бирешмәгез!

Аллаһы эшен башкарганда, бирешмәгез!

«Игелек эшләп, бирешмик» (ГӘЛ. 6:9).

68 ҖЫР Патшалык орлыкларын чәчәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без нинди шатлыкка һәм хөрмәткә ия?

БЕЗНЕҢ өчен Йәһвә Шаһите булу — зур хөрмәт һәм шатлык. Без бит Аллаһы исемен йөртәбез һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашабыз. Берәр кеше «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул иткәндә», бу безне бик сөендерә (Рәс. 13:48). Гайсәнең шәкертләре дә уңышлы вәгазьләгәннән соң бик шатланган. Гайсә аларның хисләрен уртаклашкан. Без дә шундый ук хисләр кичерәбез (Лүк 10:1, 17, 21).

2. Без хезмәткә җитди караганыбызны ничек күрсәтәбез?

2 Без хезмәтебезгә җитди карыйбыз. Рәсүл Паул Тимутигә: «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул»,— дип киңәш иткән. Ул шулай ук болай дип өстәгән: «Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки, шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:16). Без «үз-үзебезне күзәтеп торабыз», ягъни вәгазьләгәннәребез буенча яшибез һәм Аллаһыны данлыйбыз (Флп. 1:27). Ә «өйрәткәннәреңә игътибарлы бул» дигән киңәшне без ничек тотабыз? Без хезмәткә яхшы әзерләнәбез һәм Йәһвәдән хезмәтебезне фатихала дип сорыйбыз.

3. Кешеләр хәбәребезне ничек кабул итәргә мөмкин? Мисал китерегез.

3 Әмма, вәгазьдә куйган бар тырышлыкларыбызга карамастан, территориябездәге кешеләр хәбәребезгә ваемсыз калырга мөмкин. Бер мисал карап китик. Георг Линдал исемле кардәш Исландия утравында 1929 елдан алып 1947 елга кадәр хезмәт иткән. Ул дистәләгән мең басма таратса да, бер кеше дә хакыйкатькә килмәгән: кайберәүләр хакыйкатькә каршы торган, ә бүтәннәре ваемсыз булган. Хәтта Гилад мәктәбен тәмамлаган миссионерлар килгәч тә, тугыз елдан соң гына беренче кешеләр суга чумдырылу үткән *.

4. Кешеләр яхшы хәбәрне кабул итмәгәндә, бу бездә нинди хисләр уята?

4 Кешеләр хакыйкатьне кабул итмәгәндә, без күңелсезләнәбез. Яһүдләр, халык буларак, Гайсәне Мәсих итеп кабул итмәгәнгә, Паул: «Күңелем зур кайгы һәм өзлексез газап кичерә»,— дип әйткән (Рим. 9:1—3). Без дә, Паул кебек, шундый ук хисләр кичерә алабыз. Без тырышлыклар куйсак һәм күп дога кылсак, ә өйрәнүчебез рухи уңышлар ясамаса я бер өйрәнүчебез дә суга чумдырылмаса, без үзебезне гаепләргә һәм Йәһвә безне фатихаламый дип уйларга тиешме? Бу мәкаләдә без ике сорауга җавап табарбыз: 1) Нинди хезмәтне уңышлы хезмәт дип атап була? 2) Хезмәткә акыллы караш сакларга нәрсә булышыр?

НИНДИ ХЕЗМӘТНЕ УҢЫШЛЫ ДИП АТАП БУЛА?

5. Ни өчен кайвакыт без хезмәттә теләгән уңышларга ирешмибез?

5 Аллаһы ихтыярын үтәгән кеше турында Изге Язмаларда: «Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер»,— дип әйтелә (Зәб. 1:3). Әмма бу хезмәттә барысы да без теләгәнчә барыр дигәнне аңлатмый. Без һәм башкалар камилсез. Өстәвенә, тормышыбыз да «кайгы-хәсрәт белән тулы» (Әюп 14:1). Эзәрлекләүләр аркасында да, без хезмәттә ачык итеп катнаша алмыйбыз. Әмма боларның барысы без хезмәттә уңышлы түгел дигәнне аңлатмый (1 Көр. 16:9; 1 Тис. 2:18). Йәһвә күзлегеннән уңышлы хезмәтче нинди ул? Берничә принципка игътибар итик.

Өйдән өйгә йөреп вәгазьлибезме, хат аша я телефон ашамы, Йәһвә тырышлыкларыбызны бик кадерли (6 нчы абзацны кара.)

6. Йәһвә нинди хезмәтчене уңышлы дип саный?

6 Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны һәм чыдамлыгыбызны кадерли. Кешеләр безне хезмәттә тыңламаса да, Йәһвә безнең мәхәббәтебезне һәм куйган тырышлыкларыбызны күрми калмый. Паул болай дип язган: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә, изгеләргә хезмәт итеп һәм шул хезмәтегезне дәвам итеп, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Без өйрәткән кешеләрнең хәтта берсе дә хакыйкатькә килмәсә, Йәһвә безнең тырыш хезмәтебезне уңышлы хезмәт дип саный. Паул көринтлеләргә язган сүзләрне безгә дә кулланып була. Ул болай дип язган: «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез... юкка гына түгел» (1 Көр. 15:58).

7. Паулның үз хезмәтенә карашыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Рәсүл Паул бик ашкынучан миссионер булган. Аның ярдәме белән күп шәһәрләрдә җыелышлар барлыкка килгән. Шулай да кайберәүләр аны тәнкыйтьләгән һәм өйрәтү сәләтләрен шик астына алган. Паулның үзләрен югары куйган мәсихчеләргә әйткән сүзләре игътибарга лаек. Ул: «Мин... күбрәк эшләдем»,— дип әйткән (2 Көр. 11:23). Паул күп кешегә хакыйкатькә килергә булышкан һәм нәкъ шуны телгә ала алыр иде. Әмма Паул тырышлыкларын һәм чыдамлылыгын искә алган. Әйе, менә нәкъ моны Йәһвә Аллаһы кадерли дә. Моны беркайчан да онытмыйк!

8. Безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

8 Хезмәтебез Йәһвәне сөендерә. Бермәлне Гайсә 70 шәкертен вәгазьгә җибәргән, һәм алар хезмәттән шатланып кайтканнар. Алар: «Хуҗабыз, без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»,— дигән. Әмма Гайсә аларга: «Рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз»,— дигән (Лүк 10:17—20). Йәһвә бу шәкертләрне хуплаган, һәм бу иң мөһиме булган. Без Гайсәнең шәкертләре күпме кешегә вәгазьләгәнен һәм күпме кешенең хакыйкатьне кабул иткәнен белмибез. Һәрхәлдә, аларның шатлыклары хезмәттәге уңышларына бәйле булырга тиеш булмаган, һәм Гайсә моны аларга аңлатырга тырышкан.

9. Гәләтиялеләргә 6:7—9 дан күренгәнчә, хезмәттә чыдам булып калсак, без нинди әҗер алырбыз?

9 Хезмәттә чыдам калсак, мәңгелек тормыш алачакбыз. Патшалык орлыкларын бар көчебезне куеп чәчсәк, без «рух хакына чәчәбез» дип әйтеп була, ягъни изге рухка тормышыбызга тәэсир итәргә мөмкинлек бирәбез. «Бирешмәсәк» һәм «хәлсезләнмәсәк» Йәһвә безгә мәңгелек тормыш бирергә вәгъдә итә. Ә бу күпме кешегә хакыйкатькә килергә булышуыбызга бәйле түгел. (Гәләтиялеләргә 6:7—9 укы.)

ХЕЗМӘТКӘ АКЫЛЛЫ КАРАШ САКЛАГЫЗ

10. Кешенең хакыйкатькә карашы нәрсәгә бәйле?

10 Кешенең хакыйкатькә карашы аның йөрәк торышыннан тора. Гайсә, моны аңлатыр өчен, чәчүче һәм җир турында мисал китергән (Лүк 8:5—8). Бу мисалда чәчүче төрле җиргә орлык чәчкән, һәм орлык, ягъни Аллаһы Сүзе, яхшы җирдә генә үскән. Ә җир кешенең йөрәген символлаштыра (Лүк 8:11—15). Чәчүче үсемлекнең үсү процессына тәэсир итә алмаган кебек, без дә кешенең йөрәгенә тәэсир итә алмыйбыз. Без Патшалык хәбәрен чәчәбез генә. Рәсүл Паулның сүзләре игътибарга лаек. Ул кеше әҗерен җимешенә карап алыр димәгән, ә «һәркем әҗерен эшенә карап алачак» дигән (1 Көр. 3:8).

Нух күп еллар вәгазьләсә дә, аның гаиләсеннән башка беркем дә көймәгә кермәгән. Шулай да аны уңышлы вәгазьче дип атап була (11 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен Нух уңышлы вәгазьче булган дип әйтеп була? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

11 Йәһвәнең кайбер борынгы хезмәтчеләрен дә кешеләр тыңламаган. Мисал итеп Нухны алыйк. Ул дистәләгән еллар буе «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булган (2 Пет. 2:5). Нух, вәгазьләгәндә, күпмедер кеше аны тыңлар дип өметләнгәндер. Әмма чынлыкта Йәһвәнең күрсәтмәләреннән андый нәтиҗә ясар өчен нигез булмаган (Ярат. 6:15). Аллаһы аңа: «Угылларың, хатының һәм киленнәрең белән бергә көймәгә кер»,— дигән (Ярат. 6:18). Белгәнебезчә, шулай килеп чыккан да: Нухның гаиләсеннән башка, беркем дә аңа ышанмаган (Ярат. 7:7). Моның аркасында Йәһвә Нухны уңышсыз вәгазьче дип санаганмы? Әлбәттә, юк. Нух Йәһвәнең күрсәтмәләрен төп-төгәл үтәгәнгә, Йәһвә аны уңышлы дип санаган (Ярат. 6:22).

12. Кешеләр Ирмияне тыңламаса да һәм аңа хәтта каршы чыкса да, ул шатлыгын ничек саклый алган?

12 Ирмия пәйгамбәр дә дистәләгән еллар буе ваемсыз кешеләргә вәгазьләгән. Кайберләре аңа хәтта каршы чыккан. Аларның «хурлаулары һәм мыскыллаулары» аркасында, ул шундый боеккан ки, хәтта бүтән вәгазьләмәскә булган (Ирм. 20:8, 9). Ләкин ул тискәре хисләрен җиңгән һәм үз шатлыгын саклый алган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул ике мөһим нәрсәгә игътибарын туплаган. Беренчедән, Ирмиянең хәбәре кешеләргә өмет биргән (Ирм. 29:11). Икенчедән, Ирмия Йәһвә исеменнән сөйләгән (Ирм. 15:16). Без дә бәла-казалар тулы бу дөньяда кешеләргә өмет хәбәре җиткерәбез һәм, Йәһвә Шаһитләре буларак, аның исеменнән сөйлибез. Игътибарыбызны моңа тупласак, кешеләр безне тыңлыймы, юкмы, без шатлыгыбызны югалтмабыз.

13. Гайсәнең Марк 4:26—29 да язылган мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Кешенең рухи үсеше тиз булмый. Бу фикерне Гайсәнең бер мисалы ассызыклый. Бу мисалдагы игенче, орлык чәчеп, йокларга яткан. (Марк 4:26—29 укы.) Чәчүче орлыкларның үсүен берничек тә тизләтә алмаган. Алар үзеннән-үзе үскән. Өйрәнүчеләребез турында әйткәндә дә, аларның үсешләре беренче карашка күренми кебек тоеладыр. Чәчүче үсемлекнең үсүен тизләтә алмаган кебек, без дә кешене рухи яктан тизрәк үсәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Әгәр дә өйрәнүчегез сез теләгән тизлек белән үсмәсә, боекмагыз һәм борчылмагыз. Игенчегә сабырлык кирәк булган кебек, безгә дә бу сыйфат бик кирәк (Ягък. 5:7, 8).

14. Кайвакыт хезмәтнең уңышларын көтәргә туры килә. Моны нинди мисал раслый?

14 Кайбер җирләрдә, кешеләр хакыйкатькә килгәнче, күп еллар көтәргә туры килә. Ике бертуган апа-кардәшнең мисалы моны раслый. 1959 елны Глэдис белән Руби Аллен исемле апа-кардәшләр Квебек * провинциясендә пионерлар булып хезмәт иткәннәр. Шул җирдәге кешеләр, күршеләреннән курыкканга, хакыйкатьне тыңламаган. Өстәвенә, католик чиркәү бик нык басым ясаган. Глэдис болай дип исенә төшерә: «Без көненә сигезәр сәгать өйдән өйгә йөреп вәгазьли идек һәм беркем дә безгә ишек ачмый иде. Шулай ике ел дәвам итте. Без ишеккә шакыганда, кешеләр, килеп, пәрдәләрен яба иде, әмма без бирешмәдек». Вакыт узу белән кешеләр Йәһвә Шаһитләренә карашларын үзгәрткән. Кайберләре хәтта өйрәнә башлаган. Бүгенге көндә бу шәһәрдә өч җыелыш бар (Ишаг. 60:22).

15. 1 Көринтлеләргә 3:6, 7 вәгазь эшенең нинди ягына басым ясый?

15 Шәкертләр булдыру эше — коллектив эшчәнлек ул. Кеше суга чумдырылсын өчен, бар җыелыш тырышлыклар куя. (1 Көринтлеләргә 3:6, 7 укы.) Әйтик, бер абый-кардәш кешегә буклет я журнал калдырган, ди. Соңрак ул, үзенең графигы аркасында, шул кешегә йөри алмаганын аңлый, шуңа күрә башка кардәшне шул кызыксынучы янына йөрергә сорый. Бу кардәш аның белән өйрәнү башлый һәм башка кардәшләрне дә өйрәнүгә чакыра. Аларның һәрберсе өйрәнүчегә төрлечә ярдәм итә һәм шулай итеп хакыйкать орлыгына су сибә дип әйтеп була. Нәтиҗәдә, кеше суга чумдырылгач, чәчүче белән уракчы бергә куаначак (Яхъя 4:35—38).

16. Сәламәтлек аркасында, вәгазь эшендә күп катнаша алмасагыз, шатлыгыгызны ничек саклап калырга?

16 Кемгәдер, сәламәтлек аркасында, вәгазь эшендә катнашу авыр булса, ул чакта нәрсә эшләргә? Әйдәгез, Давыт вакытында булган очракны исебезгә төшерик. Бермәлне, амаликлыларның һөҗүм итүе хакында ишеткәч, ул үз кешеләре белән аларны куа киткән. Давытның хезмәтчеләре арасында 200 кеше алҗыган һәм куа чыга алмаган. Шулай да Давыт, җиңгәч, ганимәтне барысы арасында бүлеп биргән (1 Иш. 30:21—25). Вәгазь эше турында әйткәндә дә, хәл шундыйрак. Бәлки, без шәкертләр булдыру эшендә күпне эшли алмыйбыздыр да, шулай да без барыбыз, яңа кеше хакыйкать юлына басканда, шатлыкны уртаклаша алабыз.

17. Без Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтле?

17 Йәһвә хезмәтебезне шәфкатьлелек белән бәяли. Ул безнең кулыбыздан күп нәрсә килмәгәнен аңлый. Шулай да ул безнең тырышлыкларыбызны һәм яхшы мотивларыбызны күрә һәм безне моның өчен бүләкли. Шулай ук Йәһвә безне хезмәттән шатлык табарга өйрәтә (Яхъя 14:12). Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Әйе, бирешмәсәк, Йәһвәнең безне хуплавына шикләнмәскә була!

67 ҖЫР «Сүзне вәгазьлә»

^ 5 абз. Кеше хакыйкатьне тыңлаганда, без шатланабыз. Ә әгәр дә безнең өйрәнүчебез рухи яктан үсмәсә яисә без беркемгә дә суга чумдырылырга булыша алмасак, бу без начар укытучы дигәнне аңлатамы? Юк. Бу мәкаләдә без чын уңышның нәрсә икәнен һәм ничек шатлыкны югалтмаска икәнен карап чыгарбыз.

^ 3 абз. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус) 2005 ел, 205—211 б. кара.

^ 14 абз. Глэдис Аллен кардәшнең тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 1 сентябрь чыгарылышындагы «Я ничего не стала бы менять!» дигән мәкаләдә укып була.