Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор

Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор

ҺӘР ел Йәһвәнең күп кенә кадерле сарыклары кире җыелышка кайта. Андый чакларда күктә нинди шатлык булганын күз алдына гына китерегез! (Лүк 15:7, 10) Йәһвә, Гайсә һәм фәрештәләр бик нык куана. Әмма җыелышка кайткан кардәшләргә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызу җиңел булмаска мөмкин. Ни өчен? Аларга нәрсә булыша ала? Әйдәгез, моны карап китик.

ҖЫЕЛЫШКА КАЙТКАННАР НИНДИ АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРӘ?

Давыт патша җитди гөнаһлар кылган. Ләкин ул тәүбә иткән, һәм Йәһвә аны кичергән. Шулай да Давыт болай дип язган: «Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым» (Зәб. 40:12; 65:3). Җыелышка кайткан күп кенә кардәшләр аның хисләрен аңлый. Йәһвә аларны кабул итсә дә, алар барыбер гаеп һәм оят хисе кичерә. Мәсәлән, Изәбел 20 дән артык ел дәвамында җыелышта булмаган *. Ул болай ди: «Миңа Йәһвәнең кичерүенә ышанып бетәргә авыр иде». Тискәре хисләргә бирелсәң, бу сиңа бик зур зыян китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Ә без моны һич тә теләмибез.

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне торгызыр өчен, кабат рухи эшләр белән шөгыльләнергә кирәк булыр. Әмма кайберәүләрне бу куркыта. Мәсәлән, җыелышка кайткан Энтони болай ди: «Мин инде күптән рухи эшләрдә катнашмадым, шуңа күрә күп нәрсәне оныттым». Күп тырышлыклар куярга кирәк булачагын аңлау сезне дә куркыта ала.

Мондый мисал турында уйланыйк. Әйтик, давыл йортыңа зур зыян китергән, ди. Йортыңны төзекләндерер өчен, сиңа күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килер. Моның турында хәтта уй да куркытырга мөмкин. Рухи яктан да шулай ук. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне кайтарыр өчен, сиңа күп көч куярга кирәк булыр. Бу хәтта ирешә алмаслык максат булып күренергә мөмкин. Ләкин син ярдәмсез калмассың!

Йәһвә: «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк»,— дип чакыра (Ишаг. 1:18). Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне ачыклар өчен, син инде адымнар ясадың, һәм Йәһвә сине моның өчен бик кадерли. Уйлап кына кара: хәзер Йәһвә Шайтанның гаепләүләренә җавап кайтара ала (Гыйб. сүз. 27:11).

Тәүбә итеп һәм җыелышка кайтып, син Йәһвәгә якынрак булып киттең, һәм ул да сиңа якынлашырга вәгъдә итә (Ягък. 4:8). Әмма Йәһвәгә кайту — ул кабат җыелышның әгъзасы булу гына түгел. Сиңа Атаңа һәм Дустыңа карата мәхәббәтеңне алга таба да ныгытырга кирәк. Моны ничек эшләп була?

ИРЕШӘ АЛЫРЛЫК МАКСАТЛАР КУЙ

Мөгаен, син Йәһвә Аллаһы турында һәм аның вәгъдәләре турында әле дә онытмагансыңдыр. Ләкин хәзер сиңа кабат Аллаһы принциплары буенча яшәргә һәм рухи гадәтләр үстерергә кирәк. Бу үз эченә вәгазьләүне һәм кардәшләр белән бергә гыйбадәт кылуны ала. Моңа ирешер өчен, максатлар кую бик мөһим. Кайбер максатларга игътибар итик.

Йәһвәгә дога кыл. Әйе, кайвакыт гаеп хисе аркасында, сиңа Йәһвәгә дога кылу авырдыр, һәм күктәге Атаң моны аңлый (Рим. 8:26). Шулай да ул сине үзенә «өзлексез дога кылырга» чакыра. Аллаһыга: «Мин синең дустың булырга телим»,— дип әйтеп була (Рим. 12:12). Андрей исемле кардәш болай дип исенә төшерә: «Мине гаеп һәм оят хисе интектерде, әмма дога кылган саен, мин җиңеллек һәм җан тынычлыгы сизә идем». Әгәр дә син нәрсә турында дога кылырга икәнен белмәсәң, Давыт патшаның 51 нче һәм 65 нче мәдхияләрдә язылган догаларын укып чык. Бу сиңа хисләреңне сүзләргә салырга ярдәм итәр.

Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрән. Бу сиңа рухи яктан нык булырга һәм Йәһвәне яратырга булышыр (Зәб. 19:7—11). «Минем шәхси өйрәнү үткәрү гадәтем юк иде. Менә ни өчен мин рухи яктан хәлсезләндем һәм Йәһвәне күңелсезләндердем. Мин икенче тапкыр шул ук тырмага басарга теләми идем. Шуңа күрә регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрә башладым»,— дип әйтә Филип исемле кардәшебез. Син дә шулай ук эшли аласың. Әгәр дә өйрәнү өчен тема сайлау авыр булса, җитлеккән дустыңнан ярдәм сора.

Элеккеге дусларың белән араларыңны ялга. Җыелышка кайткан кайбер кардәшләр имандашлары аларга кырын карар дип борчыла. Мәсәлән, Лариса исемле апа-кардәш болай ди: «Миңа бик оят иде, мин үземне хыянәтче итеп хис иттем. Бу хисләрдән мин бик озак арына алмадым». Син дә шундый ук хисләр кичерәсең икән, һич тә шикләнмә: өлкәннәр һәм башка җитлеккән кардәшләр сине рухи яктан ныгытырга әзер. ( «Өлкәннәр ничек ярдәм итә ала?» дигән рамканы кара.) Алар синең җыелышка кайтуыңа бик шат һәм сиңа яхшыны гына тели (Гыйб. сүз. 17:17).

Кардәшләр белән араларыңны ничек якынайтып була? Алар белән рухи эшләрдә мөмкин кадәр ешрак катнашырга тырыш: җыелыш очрашуларына йөр һәм вәгазьлә. Бу сиңа, һичшиксез, булышыр. Феликс исемле кардәш болай ди: «Кардәшләр минем кайтуымны көткән, алар мине рухи гаиләгә җылы кабул итте. Мин кичерелгән булуымны тойдым, минем алга барырга теләгем тагы да ныгыды». ( «Син нәрсә эшли аласың?» дигән рамканы кара.)

БИРЕШМӘ!

Шайтан сиңа һөҗүм итүен дәвам итәр (Лүк 4:13). Ул алга таба да, Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне җимерер өчен, «давыллар» җибәреп торыр. Шуңа күрә бирешмә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне алга таба да ныгытып тор.

Үзенең сарыклары турында Йәһвә мондый вәгъдә биргән: «Мин югалганын эзләрмен, читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын» (Йәз. 34:16). Йәһвә читкә киткән меңләгән сарыкка үзенә яңадан якынлашырга ярдәм иткән. Шуңа күрә шикләнмә: ул сиңа да ярдәм итәчәк!

^ 4 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.