Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Иманыгыз нык булырмы?

Иманыгыз нык булырмы?

«Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез» (ЯХЪЯ 14:1).

119 ҖЫР Нык иман саклыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Безнең нәрсә турында борчылуыбыз бар?

ЯЛГАН диннең юк ителүе, Магог җиреннән Гогның һөҗүм итүе һәм Армагеддон сугышы турында уйланганда, сез борчыласызмы? Моның турында уйланганда, сез, бәлки, ул вакытта нык булып калырмынмы дип уйланасыздыр. Андый уйлар туса, бу мәкаләнең төп шигырендәге сүзләр сезгә ярдәм итәчәк. Гайсә болай дигән: «Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез» (Яхья 14:1). Нык иман безгә киләчәктәге вакыйгалардан курыкмаска булышыр. Әйдәгез, Гайсәнең бу сүзләре турында күбрәк уйланыйк.

2. Без иманыбызны ничек ныгыта алабыз һәм бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?

2 Без иман сынауларында үзебезне ничек тотабыз? Моның турында уйлансак, бу безгә киләчәккә әзерләнергә һәм йомшак якларыбызны күрергә ярдәм итәр. Һәрбер сынаудан соң иманыбыз ныгый. Гайсәнең шәкертләренә дүрт ситуациядә иман җитеп бетмәгән. Әйдәгез, бу мәкаләдә моның турында күбрәк белик. Шулай ук без охшаш сынауларга ничек әзерләнә алуыбыз турында белербез.

ЙӘҺВӘ БАР КИРӘКЛЕСЕН БИРӘЧӘГЕНӘ ИМАН ИТЕГЕЗ

Материаль хәлебез авыр булса да, иман ярдәмендә без Патшалыкны беренче урынга куярбыз (3—6 нчы абзацларны кара.)

3. Маттай 6:30, 33 тә Гайсә иман күрсәтергә ничек дәртләндергән?

3 Һәр гаилә башы үз гаиләсен ризык, кием һәм торак белән тәэмин итәргә тырыша. Әмма бүгенге көннәрдә бу әллә ни җиңел түгел. Кайбер кардәшләр эшләрен югалткан һәм, тырышса да, яңа эш таба алмый. Башкалары тәкъдим ителгән эш Изге Язмалардагы принципларга каршы килгәнгә аңа ризалашмый. Андый очракларда, Йәһвәнең үзебез турында кайгыртачагына ышаныр өчен, нык иман кирәк. Гайсә моның турында үз шәкертләренә Таудагы вәгазендә сөйләгән. (Маттай 6:30, 33 укы.) Без, Йәһвәнең үзебезне калдырмаячагына нык иман итсәк, Патшалыкны беренче урынга куярбыз. Ә Йәһвәнең үз ихтыяҗларыбызны кайгыртканын күргәндә, безнең иманыбыз тагы да ныгый һәм без аның кулы кыска түгел икәнен үз күзләребез белән күрәбез.

4, 5. Бер гаиләгә материаль авырлыклары белән бәйле борчылуларын җиңәргә нәрсә булышкан?

4 Венесуэладан булган бер гаиләнең мисалына игътибар итик. Мигель Кастро кардәшнең үзенең кечкенә фермасы булган. Бу ферма аларны бар яклардан тәэмин иткән. Бер көнне бандитлар, килеп, аларның фермаларын тартып алган һәм аларны үз җирләреннән куган. Мигель кардәш болай дип сөйли: «Без арендага кечкенә генә җир алырга мәҗбүр булдык һәм шул җирдә үстергән ризык белән генә тукланабыз. Мин Йәһвәдән бүгенге көнгә икмәк бирче дип сорыйм». Мигель кардәш үз гаиләсе белән җыелыш очрашуларын калдырмый, регуляр рәвештә вәгазьли һәм, тормыш авыр булса да, нык иман саклый.

5 Бу авыр вакытларда Мигель һәм аның хатыны Юрай Йәһвәнең кайгыртуын күрергә тырыша. Йәһвә аларга, мәсәлән, кардәшләр аша ярдәм итә. Алар материаль яктан булыша я эш табарга ярдәм итә. Шулай ук бу гаилә филиалдан гуманитар ярдәм ала. Йәһвә аларны беркайчан да калдырмый. Нәтиҗәдә, аларның иманнары ныгыган гына. Аларның олы кызлары Йоселин болай дип сөйли: «Мин Йәһвәнең кулын ап-ачык күрдем. Ул чыннан да минем якын дустым, аңа таянып була. Булган сынаулар безне киләчәктә булачак сынауларга әзерләде».

6. Материаль авырлыклар вакытында сез үз иманыгызны ничек ныгыта аласыз?

6 Гаиләгезнең материаль хәле авыр булса, бу сезне боектырырга мөмкин. Әмма андый чакларда да сез үз иманыгызны ныгыта аласыз. Гайсәнең Маттай 6:25—34 тә язылган сүзләре турында дога кылып уйланыгыз. Йәһвәнең Патшалык эшләрендә актив катнашкан кардәшләр турында ничек кайгыртканы турында уйланыгыз (1 Көр. 15:58). Йәһвә сезнең авырлыкларыгызга охшаш авырлыклар кичергән кардәшләрне кайгырта икән, димәк, сезнең хакта да кайгыртачак. Ул сезнең нәрсәгә мохтаҗ булганыгызны белә һәм кирәкле вакытта моны сезгә бирәчәк. Йәһвәгә таянып, сез үз иманыгызны ныгытырсыз һәм булачак сынауларга әзерләнерсез (Хаб. 3:17, 18).

«КӨЧЛЕ ДАВЫЛНЫ» НИЧЕК КИЧЕРЕП ЧЫГАРГА?

Нык иман безгә тормыш давылларын да, букваль давылларны да кичереп чыгарга булышыр (7—11 нче абзацларны кара.)

7. Маттай 8:23—26 дан күренгәнчә, давыл вакытында нәрсә ачыкланган?

7 Бермәлне Гайсә үз шәкертләре белән көчле давылга эләккән. Бу хәлне кулланып, Гайсә үз шәкертләренең иман җитмәвен күрсәтергә теләгән. (Маттай 8:23—26 укы.) Давыл вакытында көймәгә дулкыннар ябырылган, ә Гайсә ул вакытта йоклап яткан. Куркуга бирелгән шәкертләр, Гайсәне уятып, коткар дип үтенә башлаган. Гайсә алардан: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?» — дип сораган. Шәкертләр шуны аңларга тиеш булган: Йәһвә Гайсәне дә, аның белән булган шәкертләрне дә коткара алган. Моннан нинди сабак алып була? Көчле иман безне букваль давылдан һәм тормыш давылларыннан яклый ала.

8, 9. Анельның иманы ничек сыналган һәм аңа нәрсә ярдәм иткән?

8 Пуэрто-Рикода яшәүче Анель исемле ялгыз апа-кардәшебез нык иман сынавы аша үткән. Ул турыдан-туры давылга эләккән: 2017 елда «Мария» дип аталган давыл аның йортын җимергән. Өстәвенә, ул эшен югалткан. Анель болай дип сөйли: «Ул авыр көннәрдә мин бик нык борчылдым. Мин, Йәһвәгә дога кылып, аңа таянырга өйрәндем. Бу миңа сынау вакытында нык калырга булышты».

9 Анельга иман сынауларын кичереп чыгарга шулай ук тыңлаучанлык та ярдәм иткән. Ул болай ди: «Оешма биргән күрсәтмәләр буенча эш итү миңа тыныч булып калырга булышты. Кардәшләр мине дәртләндереп торды һәм материаль яктан ярдәм итте. Шулай итеп мин Йәһвәнең кулын күрдем. Йәһвә хәтта сораганнан да күбрәкне бирде, һәм минем иманым тагы да ныгыды».

10. «Көчле давыл» вакытында ничек нык булып калырга?

10 Тормышыбызда төрле давыллар булырга мөмкин. Бәлки, бу табигать афәтедер. Я, бәлки, ниндидер образлы давыл, мәсәлән сәламәтлек белән бәйле авырлыклардыр. Андый давыллар аркасында, без тәмам боегырга һәм киләчәктән нәрсә көтәргә дә белмәскә мөмкин. Андый борчулы вакытларда безгә Йәһвәгә таянырга кирәк. Аңа кайнар дога кылыгыз, аның сезгә үткәндә ничек ярдәм иткәнен исегезгә төшерегез (Зәб. 77:11, 12). Бу сезнең иманыгызны ныгытыр. Һич шикләнмәгез: Йәһвә сезне беркайчан да ташламаячак — бүген дә, киләчәктә дә!

11. Ни өчен безгә тыңлаучан булу мөһим?

11 Безгә сынауларны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм итәчәк? Анель кардәшнең сүзләре буенча, тыңлаучанлык. Шуңа күрә Йәһвә һәм Гайсә ышанган кешеләргә таянырга өйрәнегез. Кайвакыт безгә җаваплы кардәшләрнең җитәкчелеге сәер булып күренергә мөмкин. Әмма Йәһвә тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый. Изге Язмалардагы һәм бүгенге мисаллардан күренгәнчә тыңлаучанлык тормышны коткара ала (Чыг. 14:1—4; 2 Елъ. 20:17). Андый мисаллар турында уйлансак, безгә оешмага тыңлаучан булырга җиңелрәк булыр (Евр. 13:17). Тыңлаучан булсак, без тагы да көчлерәк «давылны» кичереп чыга алырбыз (Гыйб. сүз. 3:25).

ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ ОЧРАГАНДА, ИМАН КҮРСӘТЕГЕЗ

Кайнар догаларыбыз иманыбызны ныгытачак (12 нче абзацны кара.)

12. Лүк 18:1—8 дә иман һәм, гаделсез мөгамәләгә карамастан, чыдам калу арасында нинди бәйләнеш бар?

12 Гайсә үз шәкертләренең гаделсез мөгамәләгә дучар булачагын белгән. Аларны ныгытыр өчен, ул тол хатын һәм гаделсез хөкемче турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Бу хикәядә тол хатын хөкемчедән кат-кат үз эше буенча гадел карар чыгаруын үтенгән. Нәтиҗәдә, хөкемче шулай эшләгән дә. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвә, теге гаделсез хөкемчедән аермалы буларак, гаделсез түгел. Гайсә болай дигән: «Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән үзен түземле тотып, гаделлек урнаштырмасмы?» (Лүк 18:1—8 укы.) Аннары Гайсә болай дип өстәгән: «Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?» Без гаделсезлеккә дучар булсак, нык иман безгә, тол хатын кебек, сабыр булырга һәм бирешмәскә булышыр. Без Йәһвәнең иртәме, соңмы җавап бирәчәгенә ышанырбыз. Доганың көче турында да онытмыйк. Кайвакыт Йәһвәнең догабызга җавабы безне таң калдыра.

13. Дога бер гаиләне ничек коткарган?

13 Конго Демократик Республикасында яшәгән Веро исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Илләрендә үткән бәрелешләр аркасында, ул иман итмәгән ире һәм 15 яшьлек кызы белән авылларыннан китәргә мәҗбүр булган. Бер блокпостта аларны хәрбиләр туктаткан һәм үтерү белән янаган. Веро елап җибәргән. Кызы, аны юатырга теләп, кычкырып дога кыла башлаган. Догасында ул берничә тапкыр Йәһвә исемен искә алган. Командир, моны ишетеп: «Кызый, кем сине дога кылырга өйрәтте?» — дип сораган. Ул: «Әнием мине, Маттай 6:9—13 кә нигезләнеп, шулай дога кылырга өйрәтте»,— дигән. Командир аларга: «Без сезне җибәрәбез. Аллаһың Йәһвә сине яклап торсын»,— дигән.

14. Безнең иманыбызны нәрсә сынарга мөмкин һәм чыдам булып калырга безгә нәрсә булышыр?

14 Андый мисаллар безгә доганың никадәр зур көчкә ия булганын онытмаска булыша. Әмма Йәһвә догаларыбызга шунда ук һәм ачык итеп җавап бирмәсә, нәрсә эшләргә? Ул вакытта, Гайсә мисалындагы тол хатын кебек, бирешмәгез һәм дога кылыгыз. Дога кылганда, Йәһвәнең үзегезгә якын икәнен һәм догагызга иң яхшы вакытта һәм иң яхшы юл белән җавап бирә алганын истә тотыгыз. Йәһвәдән изге рухын сорагыз (Флп. 4:13). Шуны онытмагыз: Йәһвә сезне киләчәктә фатихалаячак һәм бүгенге сынаулар хәтта искә дә төшмәячәк. Авыр сынауларда Йәһвәгә таянырга өйрәнсәгез, бу сезне киләчәктәге сынауларга әзерләячәк (1 Пет. 1:6, 7).

ИМАН КИРТӘЛӘРНЕ ҮТӘРГӘ БУЛЫША

15. Маттай 17:19, 20 буенча, Гайсәнең шәкертләре нәрсә эшли алмаган?

15 Гайсә үз шәкертләренә, алар иман итсәләр, җиңә алмаслык авырлыклары булмаячак дип әйткән булган. (Маттай 17:19, 20 укы.) Шәкертләре элек кешеләрдән җеннәрне чыгара алсалар да, бер очракта алар моны эшли алмаган. Гайсә моның сәбәбе иман җитмәүдә дип аңлаткан. Гайсә әйткәнчә, алар нык иман итсәләр, хәтта тауларны да күчерә алырлар иде һәм алар алдында хәл итә алмаслык бернинди дә авырлык булмас иде. Безнең алдыбызда да таудай зур авырлыклар булырга мөмкин.

Иманыбыз нык булса, кайгы-хәсрәт вакытында да без хезмәттә катнашырбыз (16 нчы абзацны кара.)

16. Иман Хейди кардәшкә сынауларны җиңәргә ничек ярдәм иткән?

16 Гватемалада яшәүче Хейди исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Беркөнне, алар ире белән җыелыштан кайтканда, аның ирен үтергәннәр. Аңа бу зур кайгыны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Догада мин йөгемне Йәһвәгә салдым. Моның ярдәмендә йөрәгемә тынычлык урнашты. Туганнарым һәм кардәшләр аша мин Йәһвәнең кайгыртуын сизәм. Өстәвенә, мин мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәргә тырышам. Бу минем йөрәк сызлануларымны баса һәм бүгенге көн белән генә яшәргә ярдәм итә. Бар бу сынауларны кичереп, мин шуңа инандым: Йәһвә, Гайсә һәм оешма ярдәмендә без бар сынауларны кичереп чыга алабыз».

17. Җиңә алмаслык итеп күренгән авырлыкларга очрасак, нәрсә эшләп була?

17 Туганыгызны югалтканыгыз аркасында кайгы-хәсрәт кичерәсез икән, Изге Язмалардан Йәһвәнең үлгәннәрне ничек терелткәне турында укыгыз. Бу сезгә терелтүгә иманыгызны ныгытырга булышыр. Ә берәр туганыгызны җыелыштан чыгарсалар, ул вакытта Йәһвәнең төзәтү чаралары турында шәхси өйрәнү үткәрегез. Бу сезгә Йәһвәнең андый чарасы файдага гына булганына иманыгызны ныгытыр. Йәһвәгә кайгыгызны бушатыгыз. Кардәшләр белән бергә вакыт үткәрегез, берүк кардәшләрдән читләшмәгез (Гыйб. сүз. 18:1). Кайгылы хисләр аркасында рухи эшләр белән шөгыльләнү авыр булса да аларны калдырмагыз. Җыелыш очрашуларына йөрегез, вәгазьләгез һәм Изге Язмаларны укыгыз. Боларның барысы сезгә тискәре хисләрегезне җиңәргә булышыр (Зәб. 126:5, 6). Йәһвәнең сезне киләчәктә ничек бүләкләячәге турында уйланыгыз. Аның ярдәмен күрү иманыгызны ныгытачак.

«БЕЗНЕҢ ИМАНЫБЫЗНЫ АРТТЫРЧЫ»

18. Сынау вакытында иман җитеп бетмәве ачыкланса, нәрсә эшләргә?

18 Берәр сынау аркасында сезнең иман җитмәве ачыкланса, күңелсезләнмәгез. Моның ярдәмендә бит сез яхшыртасы якларыгызны күрә аласыз. «Безнең иманыбызны арттырчы» дип сораган Гайсәнең шәкертләреннән үрнәк алыгыз (Лүк 17:5). Шулай ук бу мәкаләдә каралган кардәшләрнең мисалларын истә тотыгыз. Мигель белән Юрай кебек, Йәһвәнең сезгә үткәндә ничек ярдәм иткәнен онытмагыз. Веро апа-кардәшнең кызы һәм Анель кардәш кебек, Йәһвәгә кайнар дога кылыгыз — аеруча хәлегез чишә алмаслык булып тоелганда. Хейди кардәшебез кебек, Йәһвәнең үзегез турында туганнарыгыз һәм дусларыгыз аша кайгырта алганын истә тотыгыз. Йәһвәгә хәзер таянырга өйрәнсәгез, киләчәктә аның үзегез турында кайгырта алачагында шикләрегез калмас.

19. Гайсә нәрсәдә шикләнмәгән һәм без нәрсәгә ышана алабыз?

19 Гайсә үз шәкертләренә иманнары җитеп бетмәгән якларын күрергә булышкан, әмма шул ук вакыт Гайсә үз шәкертләренең Йәһвә ярдәме белән бар сынауларны кичерә алачакларына ышанган (Яхъя 14:1; 16:33). Гайсә шулай ук бихисап күп кешенең нык иман үстерәчәкләрен һәм бөек афәтне кичереп чыгачагын белгән (Ачыл. 7:9, 14). Без дә шул кешеләр санына керербезме? Бу Йәһвәнең юмарт игелеге һәм безнең нык иманыбыз ярдәмендә мөмкин булачак (Евр. 10:39).

118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»

^ 5 абз. Без бөек афәтнең килүен зарыгып көтәбез, әмма, бу вакыт килгәч, безнең иманыбыз нык булырмы дигән уйлар безне борчырга мөмкин. Бу мәкаләдә без иманыбызны ныгыта алган кайбер очракларны карап китәрбез.