Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин тормыш мәгънәсен эзләдем

Мин тормыш мәгънәсен эзләдем

БЕРМӘЛНЕ, Урта диңгездә йөзгәндә, мин көймәмә су керә башлаганын күреп алдым. Өстәвенә, кинәт көчле давыл башланды. Шул вакытта мин, күп еллар дога кылганым булмаса да, Аллаһыга ярдәм сорап ялвара башладым. Ничек мин андый хәлгә эләктем? Әйдәгез, сезгә моның турында сөйләп китим.

Монда миңа 7 яшь. Без шул вакытта гаиләбез белән Бразилиядә яшәдек

Мин 1948 елда Нидерланд илендә тудым. Киләсе елны без гаиләбез белән Бразилиядәге Сан-Паулу шәһәренә күчендек. Әти-әниләрем бик диндар кешеләр иде. Без регуляр рәвештә төшке аштан соң бергәләп Изге Язмаларны укый идек. 1959 елда без кабат күчендек — бу юлы Кушма Штатларның Массачусетс штатына.

Хатынын һәм алты баласын ашатыр өчен, әтиебезгә күп эшләргә туры килде. Ул кем булып кына эшләмәде! Сатучы да, юл төзүчесе дә һәм бер халыкара авиакомпаниянең вәкиле булып та эшләде. Әтиебезнең соңгы эше безгә аеруча ошый иде, чөнки, ул анда эшләгәнгә, без күп кенә илләргә сәяхәт итә алдык.

Мәктәпне тәмамлаган елны: «Мин киләчәктә кем булырмын икән?» — дип уйлана идем. Кайбер дусларым югары белем алырга булды, кайберләре армиягә китте. Әмма минем армиягә барасым килми иде. Мин бит кешеләргә хәтта каты сүз әйтергә дә яратмый идем, ә сугышта катнашу турында әйтәсе дә юк. Шуңа күрә, армиягә бармас өчен, мин университетка керергә булдым. Күңел түрендә мин кешеләргә ярдәм итәргә тели идем. Моны мин чын тормыш мәгънәсе дип саный идем.

СТУДЕНТ ВАКЫТЫ

Еллар буе мин тормыш мәгънәсен эзләдем

Университетта мин антропология белән мавыктым, мине кешеләрнең җирдә ничек барлыкка килүе кызыксындырды. Укытучылар безне эволюция теориясе — ул расланган факт дип өйрәтте, әмма миңа бу теория сәер булып күренә иде. Мин бу теориягә сукырларча ышанырга кирәклеген аңладым. Чын фән исә фактларга гына нигезләнергә тиеш.

Билгеле, университетта безне югары әхлакый нормаларга өйрәтмәделәр, ә киресенчә, максатларыңа ирешер өчен, бар нәрсәгә барырга әзер булырга кирәк дип өндәделәр. Мин, дусларым белән еш күңел ачып, наркотиклар куллана башладым. Әмма моның барысы да миңа кыска вакытлы гына шатлык китерде. Мин: «Тормышым мәгънәлеме?» — дип уйлана идем.

Вакыт узу белән мин Бостон шәһәренә күчендем һәм укуымны шунда дәвам иттем. Университетта укырга акча булсын өчен, мин җәйге вакытка эшкә урнаштым. Анда мин бер Йәһвә Шаһите белән таныштым. Ул миңа, Даниял китабының 4 нче бүлеген күрсәтеп, «җиде вакыт» турындагы пәйгамбәрлекне аңлатты һәм без соңгы көннәрдә яшибез дип әйтте (Дан. 4:13—17). Мин, бу кеше белән аралашуымны дәвам итсәм, тормышымны тамырдан үзгәртергә кирәк булачагын аңладым, шуңа күрә аның белән бүтән очрашмаска тырыштым.

Көньяк Америкада волонтёр булып эшләргә теләгәнгә, мин университетта махсус курсларга кердем. Бу тормышымны мәгънәле итәр дип уйлый идем. Әмма берникадәр вакыттан соң минем шикләрем туа башлады: андый эш мине бәхетле итәр микән? Нәтиҗәдә, мин университетны ташларга булдым.

ТӨРЛЕ ИЛЛӘРГӘ СӘЯХӘТ ИТӘМ

1970 елның маенда мин Амстердамга күчендем һәм әтием эшләгән авиакомпаниягә эшкә урнаштым. Анда эшләп, мин күптөрле җирләргә сәяхәт итә алдым, шул исәптән Африкага, Америкага, Европага һәм Ерак Көнчыгышка. Сәяхәтләрем вакытында мин шуңа төшендем: кешеләрнең проблемалары бер үк һәм беркем дә аларны ничек чишәргә икәнлеген белми. Йөрәгемдә кешеләргә ярдәм итү теләге янә кабынып китте, шуңа күрә мин Кушма Штатларга кайтырга һәм кире Бостон университетына керергә карар иттем.

Укуымны дәвам итсәм дә, мин барыбер үз сорауларыма җавап таба алмадым. Шуңа күрә антропология профессоры белән киңәшләшергә булдым. Ул: «Алайса, монда укуыңның мәгънәсе бармы соң?» — дип сорады һәм укуымны ташларга дәртләндерде. Озак уйлап тормыйча, мин шулай эшләдем дә.

Тормыш мәгънәсен таба алмаганга, мин хиппи хәрәкәтенә кушылдым. Без попуткаларда бөтен Кушма Штатлар һәм Мексика буйлап сәяхәт иттек. Без хиппи коммуналарында туктала идек. Алар борчылуларсыз яши идек кебек. Ләкин, аларның тормышларын күзәтеп, мин аларның бәхетле булмаганнарын күрдем. Ә тугрылык һәм намуслылык турында сүз дә бармый иде.

КӨЙМӘДӘ ДИҢГЕЗГӘ ЧЫГАМ

Бер дустым белән мин оҗмахка охшаш утрау эзләдем

Ул вакытта мин бала чагымдагы хыялымны тормышка ашырырга — капитан буларак диңгезгә чыгарга булдым. Дустым Томның да шундый ук хыялы бар иде, шуңа күрә без бергәләп дөньяны гизәргә карар иттек. Мин оҗмахка охшаш берәр утрау табарга тели идем. Анда җәмгыять миңа үз кагыйдәләрен такмас иде. Әмма, моны тормышка ашырыр өчен, көймә кирәк иде.

Без Том белән Барселона янындагы Ареньс-де-Мар дигән шәһәргә бардык. Анда без тугыз метрлык «Лигра» дип аталган көймә сатып алдык һәм аны озын сәяхәткә әзерли башладык. Көймәдә чиста су өчен урын булсын дип, без моторны салдырдык. Без җилкәннәр ярдәмендә барырга планлаштыра идек, барыбер бит беркая да ашыгырга кирәкми иде. Ә кечкенә портларга керергә мөмкинлек булсын өчен, без ике биш метрлык ишкәк куйдык. Ниhаять, без диңгезгә чыктык һәм Һинд океанындагы Сейшел утрауларына юл тоттык. Без, Африканың көнбатыш яры буйлап үтеп, континентның иң көньяк ноктасына — Өмет борынына җитеп, аның тирәли үтәргә ниятли идек. Навигация өчен без йолдызлар картасын, секстантны һәм астрономик календарьны кулландык. Гаҗәеп, әмма бар бу инструментлар ярдәмендә без үз урыныбызны бик төгәл билгели алдык!

Тиздән без бу агач көймәдә океанда йөреп булмаганын аңладык: көймәбезгә су керә башлады — сәгатенә якынча 20 литр. Мәкалә башында әйтелгәнчә, давыл башлангач, мин, күп еллар дога кылмаганнан соң, беренче тапкыр Аллаһыга ялвардым. «Исән калсак, мин синең турында күбрәк белергә тырышырмын»,— дип вәгъдә иттем мин һәм үз вәгъдәмне тоттым.

Озакка сузмыйча, мин Изге Язмаларны укый башладым. Күз алдына китерегез: мин — урта диңгездә, суда очучы балыклар һәм дельфиннар сикерә, офык үз гүзәллеге белән таң калдыра, төнлә Киек Каз Юлының йолдызлары күренә. Моның барысын күзәтеп, мин Аллаһының кешеләр белән чыннан да кызыксынганына инандым.

Диңгездә берничә атна йөргәннән соң, без Испаниядәге Аликанте шәһәрендә тукталдык. Көймәбезне сатарга һәм яңасын сатып алырга тели идек. Әмма, үзегез дә аңлыйсыздыр, иске тишек моторсыз көймә беркемгә дә кирәк түгел иде. Икенче яктан, минем Изге Язмаларны укыр өчен вакытым булды.

Изге Язмаларны укыганда, мин бу китапның чыннан да мәгънәле тормыш алып барырга булышканын күрдем. Андагы югары әхлакый принциплар мине таң калдырды. Мин болай дип уйлана башладым: «Ни өчен кешеләр, шул исәптән мин дә, үзләрен христианнар дип атаса да, Изге Язмалар буенча яшәми?»

Мин тормышымны Изге Язмалардагы принципларга туры китерергә карар иттем, шуңа күрә наркотикларны ташладым. Мин Аллаһы принциплары буенча яшәүче кешеләр булырга тиеш дип уйладым һәм Аллаһыга андый кешеләрне табарга булыш дип икенче тапкыр дога кылдым.

АЛЛАҺЫ ХУПЛАГАН ДИННЕ ЭЗЛИМ

Хак динне табар өчен, мин исемлек төзергә булдым. Шул исемлек буенча Аликантеда булган бар чиркәүләрне йөреп чыктым. Чиркәүләрдә тәреләр я сүрәтләр күрсәм, мин аларны исемлегемнән сызып ташлый идем.

Бер ял көнне мин, порт янындагы калкулыкта Изге Язмаларны укып утырганда, Ягъкуб 2:1—5 тәге сүзләргә игътибар иттем. Анда байларны ярлылардан өстен күрмәскә киңәш ителгән иде. Кире көймәгә кайтышлый, мин «Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залы» дигән язулы бина күрдем.

Мин болай дип уйлап куйдым: «Бу динне дә сынап карарга кирәк». Мин аяк киемсез, озын сакаллы һәм ертык джинсыда идем. Әмма мине каршы алган кеше, моңа игътибар итмичә, мине бер олы яшьтәге хатын-кыз янына утыртты. Бу хатын миңа нотык дәвамында китерелгән шигырьләрне Изге Язмалардан табарга булышты. Җыелыштан соң күп кенә кеше минем яныма танышырга дип килде. Аларның үземне никадәр җылы кабул иткәннәрен күрү мине таң калдырды! Бер ир кеше мине, Изге Язмалар турында фикер алышыр өчен, хәтта кунакка чакырды. Әмма, Изге Язмаларны әле тулаем укып бетермәгәнгә, мин: «Әзер булгач, сезгә әйтермен»,— дидем. Әмма шулай да җыелыш очрашуларына йөри башладым.

Берничә атнадан соң мин теге кешенең өенә бардым һәм ул минем бар сорауларыма Изге Язмалардан җавап бирде. Тагын бер атнадан ул миңа кием тулы сумка бүләк итте. «Бу киемнәр — төрмәдә утыручы бер кардәшебезнеке,— дип аңлатты ул һәм болай дип өстәде: — Ул төрмәгә башкаларны яратканга һәм сугышырга өйрәнергә теләмәгәнгә эләкте» (Ишаг. 2:4; Яхъя 13:34, 35). Шунда мин хак динне тапканымны аңладым. Бу кешеләр чыннан да Изге Язмалардагы принциплар буенча яши иде! Шуңа күрә мин бернинди утрау эзләмәскә, ә Изге Язмаларны өйрәнергә булдым. Ахыр чиктә мин Нидерландка кайттым.

ЭШ ЭЗЛИМ

Дүрт көн эчендә мин попуткаларда Нидерландтагы Гронинген шәһәренә барып җиттем. Анда мин эш эзли башладым. Мин бер балта остасының һөнәрханәсенә урнашырга тели идем. Моның өчен анкета тутырырга кирәк иде. Андагы «Динегез нинди?» дигән сорауга «Йәһвә Шаһите» дип яздым. Моны күргәч, һөнәрханә хуҗасының йөзе үзгәрде. Ул: «Мин сезгә шалтыратырмын»,— диде, әмма тәки шалтыратмады.

Мин бүтән һөнәрханәгә урнашырга тырышып карадым. Аның хуҗасы миннән диплом я рекомендация хаты бармы дип сорады. Мин агач көймә ремонтлау тәҗрибәм бар дип әйттем. Гаҗәеп, әмма ул мине эшкә алды һәм: «Төштән соң эшли башлый аласың, әмма мин Йәһвә Шаһите һәм Изге Язмалар принциплары буенча яшим, шуңа күрә син миңа проблемалар китермәссең дип өметләнәм»,— дип әйтте. Күзләрем шар булды. «Мин дә Йәһвә Шаһите бит»,— дип әйттем мин аңа. Әлбәттә, озын чәчләремнән һәм озын сакалымнан башка нәрсә күренә иде. «Алай булгач, әйдә, бергә Изге Язмаларны өйрәник»,— дип тәкъдим итте ул. Мин шатланып ризалаштым. Хәзер миңа аңлашылды, ни өчен мине беренче һөнәрханәнең хуҗасы эшкә алмады: Йәһвә барысы белән дә җитәкчелек итте, ул күңелемнең теләген үтәде (Зәб. 37:4). Мин бу кардәштә бер ел эшләдем, һәм ул минем белән өйрәнү үткәрде. 1974 елның гыйнварында мин суга чумдырылдым.

НИҺАЯТЬ, МӘГЪНӘЛЕ ТОРМЫШ ТАБАМ!

Бер айдан соң мин пионер булып киттем. Бу эш миңа бик зур канәгатьлек китерде. Киләсе айны мин Амстердамга күчендем һәм анда испан телендәге төркемдә хезмәт итә башладым. Испан һәм португал телләрендә кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнү шундый күп шатлык китерде. 1975 елның маенда мине махсус пионер итеп билгеләделәр.

Бер тапкыр төркемебезгә Инеке исемле бер махсус пионер апа-кардәш килде. Ул Боливиядән булган өйрәнүчесен алып килгән иде. Без Инеке белән, бер-беребезне яхшырак белер өчен, хат алышырга булдык. Максатларыбыз бер икәнен аңлагач, без 1976 елны өйләнештек. 1982 елга кадәр без махсус пионерлар булып хезмәт иттек, ә аннан соң безне Гилад мәктәбенең 73 нче сыйныфына чакырдылар. Мәктәптән соң безне Кениядәге Момбаса шәһәренә билгеләделәр. Анда без 5 ел хезмәт иттек. 1987 елда Танзаниядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге рөхсәт ителде һәм безне шунда җибәрделәр. Без анда 26 ел хезмәт иттек, ә аннан соң кире Кениягә кайттык.

Көнчыгыш Африкада кешеләргә хакыйкатьне сөйләү безгә хатыным белән чын канәгатьлек китерде

Эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне сөйләү тормышыбызны мәгънәле итте. Мәсәлән, мин, Момбаса шәһәрендә җәмәгать урыннарында вәгазьләгәндә, бер кеше белән сөйләштем. Ул минем беренче өйрәнүчем булып китте. Мин аңа ике журнал бирдем, һәм ул: «Аларны укып чыккач, нәрсә эшләргә?» — дип сорады. Киләсе атнада без «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» дигән китап буенча өйрәнә башладык. (Бу китап ул вакытта суахили телендә әле генә чыккан иде.) Киләсе елны бу өйрәнүче суга чумдырылды һәм гомуми пионер булып хезмәт итә башлады. Ахыр чиктә ул хатыны белән 100 кешегә хакыйкатькә килергә булышты.

Без Инеке белән Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең тормышларын мәгънәле иткәненә төшендек

Хакыйкатьне тапкач, мин үземне кыйммәтле энҗе тапкан сәүдәгәр кебек хис иттем һәм аны бер дә югалтырга теләмәдем (Мат. 13:45, 46). Мин башкаларга да тормыш мәгънәсен табарга булышырга теләдем. Без хатыным белән Йәһвәгә бик рәхмәтле, чөнки ул үз хезмәтчеләренең тормышларын мәгънәле итә.