Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә безгә тугры мәхәббәтен ничек күрсәтә?

Йәһвә безгә тугры мәхәббәтен ничек күрсәтә?

«[Йәһвәнең] тугры мәхәббәте мәңгелек» (ЗӘБ. 136:1).

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

ЙӘҺВӘ тугры мәхәббәтне күркәм сыйфат дип саный (Һош. 6:6). Ул үзенең хезмәтчеләренең дә тугры мәхәббәткә шулай ук карауларын тели. Микай пәйгамбәр аша Йәһвә үз хезмәтчеләрен тугры мәхәббәтне яратырга дәртләндергән (Мик. 6:8, иск.). Билгеле, тугры мәхәббәтне күрсәтер өчен, башта аның нәрсә икәнен аңларга кирәк.

2. Тугры мәхәббәткә нәрсә хас?

2 Тугры мәхәббәт нәрсә ул? «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу сүзтезмә якынча 230 тапкыр очрый. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә китерелгән «Сүзлек»тә бу сүзтезмә болай дип аңлатыла: «Тугры мәхәббәт дип тәрҗемә ителгән сүз бурычтан, намуслылыктан, тугрылыктан һәм бирелгәнлектән чыгып күрсәтелгән мәхәббәтне аңлата. Бу сүзтезмә еш кына Аллаһының кешеләргә карата күрсәткән мәхәббәтен тасвирлар өчен кулланыла. Ул шулай ук кешеләр арасында да күрсәтелә». Йәһвә — тугры мәхәббәт күрсәтүдә иң яхшы үрнәк. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата тугры мәхәббәтне ничек күрсәткәнен карап китәрбез. Ә киләсе мәкаләдә без үзара бу сыйфатны ничек күрсәтә алуыбыз турында сүз барачак.

ЙӘҺВӘ «ТУГРЫ МӘХӘББӘТКӘ БАЙ»

3. Йәһвә Мусага нәрсә әйткән?

3 Исраил халкы Мисырдан чыкканнан соң күп тә үтмәстән, Аллаһы Мусага болай дигән: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти, меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә, хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә». Бу сүзтезмә безгә Йәһвәнең тугры мәхәббәтен аңларга булыша (Чыг. 34:6, 7).

4, 5. a) Йәһвә үзен ничек сурәтләп биргән? ә) Без нинди сораулар карап китәрбез?

4 Йәһвә тугры мәхәббәтне күрсәтеп кенә калмый, ул «тугры мәхәббәткә бай» дип әйтелә Изге Язмаларда. Бу сүзтезмә Изге Язмаларда алты тапкыр очрый (Сан. 14:18; Ник. 9:17; Зәб. 86:15; 103:8; Йәил 2:13; Юныс 4:2). Һәрбер очракта да бу сүзтезмә кешеләргә карата түгел, ә Йәһвәгә карата кулланыла. Игътибар итегез: Йәһвә үзенең бу сыйфатына зур игътибар бирә. Димәк, аның өчен тугры мәхәббәт — бик мөһим сыйфат *. Мәдхия язучы Давыт болай дигән: «И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең — күкләргә кадәр... И Аллаһы, синең тугры мәхәббәтең шундый кыйммәтле! Канатларыңның күләгәсе астында адәм балалары сыеныч таба» (Зәб. 36:5, 7). Ә без, Давыт кебек, Йәһвәнең тугры мәхәббәте өчен рәхмәтлеме?

5 Йәһвәнең тугры мәхәббәте нәрсә икәнен яхшырак аңлар өчен, без ике сорауга игътибар итәрбез: Йәһвә кемгә карата тугры мәхәббәтен күрсәтә һәм Йәһвәнең тугры мәхәббәте безгә нинди фатихалар китерә?

ЙӘҺВӘ КЕМГӘ КАРАТА ТУГРЫ МӘХӘББӘТЕН КҮРСӘТӘ?

6. Йәһвә кемгә карата тугры мәхәббәтен күрсәтә?

6 Күп нәрсәне яратып була. Мәсәлән, Изге Язмаларда кеше «игенчелекне», «тәрбияне», «шәраб белән майны», «белемне» һәм «зирәклекне» ярата ала дип әйтелә (2 Елъ. 26:10; Гыйб. сүз. 12:1; 21:17; 29:3). Әмма тугры мәхәббәтне әйберләргә я сыйфатларга карата күрсәтеп булмый. Ул кешеләргә карата гына күрсәтелә. Йәһвә кемгә карата бу сыйфатны күрсәтә? Якын дусларына гына. Йәһвә аларга яхшы киләчәкне вәгъдә итә һәм аларны беркайчан да ташламас.

Йәһвә үз хезмәтчеләренә генә түгел, ә бөтен кешеләргә бүләкләр бирә (7 нче абзацны кара) *

7. Йәһвә бөтен кешелекне яратканын ничек күрсәткән?

7 Йәһвә бөтен кешелекне ярата. Гайсә Никәдимгә болай дигән: «Аллаһы бит дөньяны [кешелекне] шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:1, 16; Мат. 5:44, 45).

Давытның һәм Даниялның сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвә үз хезмәтчеләренә тугры мәхәббәтен күрсәтә, чөнки алар аны белә, ярата, аңардан курка һәм аның әмерләрен үти (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8, 9. a) Ни өчен Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә карата тугры мәхәббәт күрсәтә? ә) Киләсе абзацларда нәрсә каралачак?

8 Өстәрәк искә алынганча, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә карата гына тугры мәхәббәтен күрсәтә. Бу Давыт патша һәм Даниял пәйгамбәр язган сүзләрдән күренә. Мәсәлән, Давыт болай дигән: «Тугры мәхәббәтеңне үзеңне белгәннәргә... күрсәтүдән туктама». «Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә тугры мәхәббәтен мәңге таныта». Ә Даниял пәйгамбәр болай дигән: «И Йәһвә Аллаһым, син... үзеңне яратканнарга һәм әмерләреңне үтәп яшәүчеләргә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтәсең» (Зәб. 36:10; 103:17; Дан. 9:4). Бу шигырьләрдән күренгәнчә, Йәһвә үз хезмәтчеләренә тугры мәхәббәтен күрсәтә, чөнки алар аны белә, ярата, аңардан курка һәм аның әмерләрен үти.

9 Хакыйкатькә килгәнче, без Йәһвәнең бөтен кешелеккә күрсәткән мәхәббәтен тоя идек (Зәб. 104:14). Әмма, хакыйкатькә килгәч, без Йәһвәнең тугры мәхәббәтен тоя башладык. Йәһвә үз хезмәтчеләренә болай дип әйтә: «Минем тугры мәхәббәтем синнән алынмас» (Ишаг. 54:10). Без дә, Давыт кебек, болай дип әйтә алабыз: «Йәһвә тугры кешесенә аерым мөнәсәбәт күрсәтер» (Зәб. 4:3). Йәһвәнең андый кайгыртуына без ничек карарга тиеш? Бер мәдхия язучы болай дигән: «Һәр зирәк кеше боларны күрер һәм Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерер» (Зәб. 107:43). Бу мәдхиядә язылганны исәпкә алып, әйдәгез, Йәһвәнең тугры мәхәббәте нинди өч яктан фатиха китергәнен белик.

ЙӘҺВӘНЕҢ ТУГРЫ МӘХӘББӘТЕ БЕЗГӘ НИНДИ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ?

Йәһвәнең хезмәтчеләре аның илтифатына ия (10—16 нчы абзацларны кара.) *

10. Йәһвәнең тугры мәхәббәте мәңгелек. Ни өчен моны истә тоту мөһим? (Зәбур 31:7)

10 Аллаһының тугры мәхәббәте мәңгелек. Бу мөһим як 136 нчы мәдхиядә 26 тапкыр искә алына. Бу мәдхия мондый сүзләр белән башлана: «Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» (Зәб. 136:1). Ә 2 нче шигырьдән алып 26 нчы шигырьгә кадәр «аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр кат-кат кабатлана. Бу мәдхияне укыганда, Йәһвәнең тугры мәхәббәте никадәр бай икәненә таң каласың. «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр безне Йәһвәнең үз халкын беркайчан да калдырмаячагына ышандыра. Безнең бар кимчелекләребезгә карамастан, Йәһвә безне булдыксыз дип санамый һәм безне калдырмый. Киресенчә, ул безгә якын, аеруча авырлыклар вакытында. Фатихалар: Йәһвәнең безгә якын булуын белү шатлык китерә һәм, тормыш авырлыкларын кичереп чыгар өчен, көч өсти. (Зәбур 31:7 укы.)

11. Зәбур 86:5 буенча, ни өчен Йәһвә безне кичерә?

11 Тугры мәхәббәт Йәһвәне безне кичерергә дәртләндерә. Кеше гөнаһ юлын калдырганда һәм тәүбә иткәндә, Йәһвә аны кичерә. Давыт Йәһвә турында болай дигән: «Ул кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми, хаталарыбызга карап кайтармый» (Зәб. 103:8—11). Давыт вөҗдан газабы нәрсә икәнен үз тормышында татыган. Ул Йәһвәнең кичерергә әзер икәнен белгән. Йәһвәне кичерергә нәрсә дәртләндерә? Җавап Зәбур 86:5 тә бар. (Укы.) Әйе, Давытның догасыннан күренгәнчә, нәкъ тугры мәхәббәт Йәһвәне безне кичерергә дәртләндерә.

12, 13. Элеккеге хаталар аркасында гаеп хисе безне әле дә интектерсә, безгә нәрсә булыша ала?

12 Кеше гөнаһ кылса, аны вөҗдан газаплый, һәм алай булырга тиеш тә. Бу аны тәүбә итәргә һәм хатасын төзәтергә дәртләндерергә мөмкин. Әмма кайбер кардәшләрне артык гаеп хисе борчый. Алар тәүбә иткән булсалар да, йөрәкләре аларга тынгы бирми һәм алар Йәһвә үзләрен беркайчан да кичермәячәк дип уйлый. Сезгә дә андый хисләр таныш булса, алардан арынырга сезгә нәрсә булышыр? Йәһвәнең тугры мәхәббәте турында уйлану.

13 Фатихалар: кимчелекләребезгә карамастан, без Йәһвәгә шатлык һәм саф вөҗдан белән хезмәт итә алабыз, Гайсәнең «каны безне бар гөнаһтан сафландыра» бит (1 Яхъя 1:7). Элеккеге хаталарыгыз аркасында үзегезне әле дә кимерәсез икән, истә тотыгыз: Йәһвә Аллаһы сезне кичерергә бик тели. Давытның тугры мәхәббәт һәм кичерү турында нәрсә язганына игътибар итегез: «Чөнки күкләр җирдән ни кадәр биек булса, үзен тирән хөрмәт итүчеләргә аның тугры мәхәббәте шул кадәр бөек. Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә» (Зәб. 103:11, 12). Әйе, Аллаһыбыз безне ихластан кичерегә әзер (Ишаг. 55:7).

14. Давытның сүзләре буенча, Аллаһының тугры мәхәббәте безне ничек яклый?

14 Аллаһының тугры мәхәббәте безне яклый. Аллаһыга дога кылганда, Давыт болай дигән: «Син минем өчен ышык урын, мине газаптан яклап калырсың. Коткарып, мине шатлыклы авазлар белән уратып алырсың. Йәһвәгә таянучыны аның тугры мәхәббәте чолгап ала» (Зәб. 32:7, 10). Борынгы вакытта стеналар шәһәрне уратып алган кебек һәм анда яшәүчеләрне яклаган кебек, Йәһвәнең тугры мәхәббәте дә безне чолгап ала, ягъни рухи зыян китерә алган бар нәрсәдән яклый. Өстәвенә, тугры мәхәббәт күрсәткәнгә, Йәһвә безне үзенә җәлеп итә (Ирм. 31:3).

15. Ни өчен Давыт Йәһвәнең тугры мәхәббәтен ныгытма һәм сыеныч белән чагыштырган?

15 Давыт Аллаһының яклавын тагын бер образ белән сурәтләп биргән. Ул болай дип язган: «Аллаһы — ныклы сыенычым минем, миңа тугры мәхәббәтен күрсәтүче Аллаһы». Ул шулай ук Йәһвә турында болай дигән: «Ул ныгытмам минем, мине тугры мәхәббәтеннән аермый, Ул минем ныклы сыенычым һәм коткаручым, калканым һәм мин ышыкланган Аллаһым» (Зәб. 59:17; 144:2). Ни өчен Давыт Йәһвәнең тугры мәхәббәтен ныгытма һәм сыеныч белән чагыштырган? Чөнки, җирнең кайсы гына почмагында булсак та, аңа хезмәт итәбез икән, ул безгә үзе белән якын мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм итәчәк. Шул ук фикер 91 нче мәдхиядә дә язылган. Анда болай диелгән: «Мин Йәһвәгә: „Син минем сыенычым һәм ныгытмам, таянган Аллаһым минем“,— диярмен» (Зәб. 91:1—3, 9, 14). Муса да Аллаһыны сыеныч дип атаган (Зәб. 90:1, иск.). Ә картлык көннәрендә Муса мондый җылы сүзләр әйткән: «Аллаһы — борынгы заманнардан сыену урыны, аның мәңгелек куллары сине тотып тора» (Кан. 33:27). «Аның мәңгелек куллары сине тотып тора» дигән сүзләр безгә Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

16. Без нинди ике фатихага ия? (Зәбур 136:23)

16 Йәһвәдә сыеныч тапканда, без үзебезне тыныч хис итәбез. Шулай да кайвакыт без эмоциональ яктан бик арыйбыз. Йәһвә безгә андый чакларда ничек ярдәм итә? (Зәбур 136:23 укы.) Образлы тел белән әйткәндә, ул безгә, кул сузып, аякка басарга ярдәм итә (Зәб. 28:9; 94:18). Фатихалар: без Йәһвәгә һәрвакыт таяна алабыз. Беренчедән, кайда гына яшәсәк тә, ул безнең сыеныч урыныбыз. Икенчедән, күктәге Атабыз безнең турында назлы кайгырта. Бу ике фатихабыз турында беркайчан да онытмыйк.

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫНЫҢ ТУГРЫ МӘХӘББӘТЕ БЕЗГӘ ЫШАНЫЧ ХИСЕ ӨСТИ?

17. Аллаһының тугры мәхәббәте безгә нәрсәдә шикләнмәскә ярдәм итә? (Зәбур 33:18—22)

17 Без инде карап чыкканча, нинди генә сынауга очрасак та, Йәһвә безгә сафлык сакларга ярдәм итәчәк (2 Көр. 4:7—9). Ирмия пәйгамбәр болай дип әйткән: «Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында без юкка чыкмадык, аның шәфкате мәңгелек бит» (Ирм. ел. 3:22). Мәдхия язучы болай дип язган: «Менә, Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне, тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә». (Зәбур 33:18—22 укы.) Әйе, Йәһвә безгә карата тугры мәхәббәтен, һичшиксез, күрсәтәчәк!

18, 19. a) Безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? Йәһвә бөтен кешелекне ярата. Аңа хезмәт итә башлаганчы, без бу яратуны тойдык. Әмма, Йәһвәнең дусты булып киткәч, ул безгә үзенең тугры мәхәббәтен күрсәтә башлады. Йәһвә безне назлы кочаклый дип әйтеп була, ул безне беркайчан да калдырмаячак, безне яклаячак һәм безгә биргән бар вәгъдәләрен үтәячәк. Ул безнең дуслыгыбызның мәңге булуын тели (Зәб. 46:1, 2, 7). Нинди генә сынаулар кичерсәк тә, Йәһвә, без аңа тугры кала алсын өчен, безгә көч бирәчәк.

19 Бу мәкаләдә без Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек тугры мәхәббәт күрсәткәнен карап киттек. Әмма Йәһвә без дә бер-беребезгә тугры мәхәббәт күрсәтербез дип көтә. Моны ничек эшләп булганын киләсе мәкаләдә белербез.

136 ҖЫР Аллаһы үзеңә әҗер бирсен

^ 5 абз. Тугры мәхәббәт нәрсә ул? Йәһвә кемгә карата тугры мәхәббәт күрсәтә һәм бу аларга нинди файда китерә? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк. Киләсе мәкалә дә бу темага багышланган.

^ 4 абз. Йәһвәнең тугры мәхәббәткә бай булуы башка шигырьләрдә дә бүтән сүзләр белән искә алына. (Никами 13:22; Зәбур 69:13; 106:7; Ирмиянең елавы 3:32 кара.)

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвә бөтен кешелекне ярата, шул исәптән үзенең хезмәтчеләрен дә. Мәсәлән, Йәһвә бөтен кешеләргә кояшын, яңгырын, агачларны, үсемлекләрне һәм чәчәкләрне бирә. Әмма иң мөһиме, һәр кешенең, йолым корбанына иман итеп, мәңге яшәү мөмкинлеге бар.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: йолым корбанына иман иткән һәм аның хезмәтчеләре булып киткән кешеләрне Йәһвә якынрак күрә. Йәһвә аларны яратып кына калмый, ул аларга тугры мәхәббәт күрсәтә. Бу мәхәббәттән чыгып, Йәһвә аларны мәңге яратачак, аларны кичерәчәк һәм яклап торачак.