Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Изге булыгыз»

«Изге булыгыз»

«Бар эшләрегездә изге булыгыз» (1 ПЕТ. 1:15).

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Рәсүл Петер мәсихчеләрне нәрсәгә дәртләндергән һәм ни өчен без бу кулыбыздан килми дип уйларга мөмкин?

 РӘСҮЛ Петер беренче гасырдагы майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Үзегезне чакырган Изге Аллаһының үрнәге буенча, бар эшләрегездә изге булыгыз. „Изге булыгыз, чөнки мин изге“,— дип язылган бит» (1 Пет. 1:15, 16). Бу сүзләр майланган мәсихчеләргә юлланган булса да, алар җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр өчен дә файдалы. Йәһвә Аллаһы изге булуда иң яхшы үрнәк. Без дә изге булырга тиеш. Ләкин кемдер болай дип сорар: «Ничек инде камилсез кеше изге була алсын? Без бит еш кына хаталар кылабыз». Рәсүл Петер дә хаталар кылган, ләкин моңа карамастан Аллаһы аны изге дип санаган. Димәк, изге булу чыннан да мөмкин.

2. Без бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап алырбыз?

2 Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: 1) Изге булу нәрсә ул? 2) Изге Язмаларда Аллаһының изге булуы турында нәрсә әйтелә? 3) Без бар эшләрдә дә ничек изге була алабыз? 4) Аллаһының дусты булыр өчен, ни өчен безгә изге булырга кирәк?

ИЗГЕ БУЛУ НӘРСӘ УЛ?

3. Күп кенә кеше изгеләрне ничек күз алдына китерә?

3 «Изге кеше» дигән сүзләрне ишеткәндә, нинди образ туа? Еш кына «изгеләрне» дини кием кигән моңсу, мескен кеше итеп сурәтлиләр. Әмма андый караш дөресме? Юк. Йәһвә Аллаһы изге, ләкин ул «бәхетле Аллаһы» дип атала (1 Тим. 1:11). Аның хезмәтчеләре дә «бәхетле» (Зәб. 144:15). Шуны да әйтергә кирәк: дини киемнәр киеп, үз тәкъвалыгын башкалар алдында күрсәткән кешеләрне Гайсә хөкем иткән (Мат. 6:1; Марк 12:38). Йәһвә Аллаһы безне ярата, шуңа күрә ул бездән без булдыра алмаганны таләп итмәс. Димәк, әгәр дә Йәһвә: «Сез изге булырга тиеш»,— дип әйтә икән, бу чыннан да кулыбыздан килә. Билгеле, изге булыр өчен, безгә моның чынлыкта нәрсә икәнен аңларга кирәк, һәм Изге Язмалар безгә бу яктан булыша.

4. «Изге» һәм «изге булу» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

4 Изге булу үз эченә нәрсә ала? Изге Язмаларда «изге» һәм «изге булу» дигән сүзләр әхлакый һәм дини яктан нәҗесләнмәгән булуны аңлата. Бу сүзләр шулай ук Аллаһыга хезмәт итү өчен аерып куелган кешеләргә я әйберләргә карата кулланыла. Әхлакый яктан саф булсак, Аллаһыга ул хуплаганча гыйбадәт кылсак һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерсәк, без изге була алырбыз. Уйлап кына карагыз: без изге Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алабыз! Изге Язмаларда Аллаһының изге булуы турында нәрсә әйтелгәнен исәпкә алсак, бу аеруча гаҗәпләндерә.

«ЙӘҺВӘ ИЗГЕ, ИЗГЕ, ИЗГЕ»

5. Изге Язмалар безгә Йәһвә һәм рухи затлар турында нәрсә ачыклый?

5 Йәһвәнең бар эшләре саф һәм пакь. Аллаһының тәхете янында хезмәт итүче серафимнар болай дип игълан иткән: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә изге, изге, изге!» (Ишаг. 6:3) Билгеле, изге Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен, бу рухи затлар үзләре дә изге булырга тиеш. Изге Язмалар буенча, алар чыннан да изге. Җирдә басып торган фәрештә хәтта торган урынын изге итә ала. Муса очрагында шулай булган да (Чыг. 3:2—5; Йош. 5:15).

Баш руханиның чалмасындагы алтын тасмада: «Йәһвә изге ул»,— дип язылган булган (6, 7 нче абзацларны кара.)

6, 7. a) Чыгыш 15:1, 11 буенча, Муса исраиллеләрнең игътибарын Аллаһының изге булуына ничек туплаган? ә) Исраиллеләр нәрсәне күреп Аллаһының изге булуын исләренә төшергән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

6 Мисыр илаһларына табынган кешеләрнең тәртипләрен берничек тә изге дип атап булмаган. Кәнган халыклары турында да шуны ук әйтеп була. Кәнганлылар, гыйбадәт кылганда, үз балаларын корбанга китергән һәм җирәнгеч әхлаксыз эшләрдә катнашкан (Лев. 18:3, 4, 21—24; Кан. 18:9, 10). Йәһвә үз хезмәтчеләрен андый түбән эшләрдән кисәткән. Исраиллеләрне Кызыл диңгез аша үткәргәннән соң, Муса Аллаһының изге булуын телгә алган. (Чыгыш 15:1, 11 укы.) Әйе, Йәһвә ул иң изге, һәм баш руханиның чалмасындагы алтын тасма моны исраиллеләрнең хәтерләренә төшергән. Анда болай дип язылган: «Йәһвә изге ул» (Чыг. 28:36—38).

7 Баш руханиның чалмасындагы тасма кешеләргә Аллаһының изге булуын онытмаска булышкан. Ә тасманы күрмәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар да Аллаһының изге булуы турында белгән, чөнки ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар Муса канунының укылуын регуляр рәвештә тыңлаган (Кан. 31:9—12). Күз алдына китерегез: сез башкалар белән бергә басып торасыз һәм мондый сүзләр ишетәсез: «Мин Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз. [...] Сез изге булырга тиеш, чөнки мин изге»; «Сез минем өчен изге булырга тиеш, чөнки мин, Йәһвә, изге» (Лев. 11:44, 45; 20:7, 26).

8. Левилеләр 19:2 һәм 1 Петер 1:14—16 бер-берсе белән ничек бәйле?

8 Әйдәгез, Левилеләр 19:2 гә игътибар итик. Йәһвә Мусага болай дигән: «Исраиллеләрнең бөтен җәмгыятенә әйт: „Изге булыгыз, чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — изге“». Рәсүл Петер мәсихчеләргә хат язганда, күрәсең, нәкъ бу сүзләрне өземтә итеп китергән. (1 Петер 1:14—16 укы.) Әлбәттә, без Муса кануны буенча яшәмибез, шулай да Петер Канунның бу өлешенә игътибар итә икән, димәк, бу сүзләр безгә дә кагыла. Һичшиксез, Йәһвә изге һәм аны яраткан кешеләр дә изге булырга омтылырга тиеш. Моны майланган мәсихчеләр турында да, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр турында да әйтеп була (1 Пет. 1:4; 2 Пет. 3:13).

«БАР ЭШЛӘРЕГЕЗДӘ ИЗГЕ БУЛЫГЫЗ»

9. Ни өчен Левилеләр китабының 19 нчы бүлеген карап чыгу файдалы булыр?

9 Аллаһыны сөендерергә теләгәнгә, без изге булырга тырышабыз, һәм Йәһвә безне моңа өйрәтә. Мәсәлән, Левилеләр китабының 19 нчы бүлеге турында уйланыйк. Аның турында яһүди галим Маркус Калиш болай дип язган: «Бу бүлек — Левилеләр китабының, ә бәлки хәтта бөтен Тәүратның, иң эчтәлекле һәм иң мөһим бүлегедер». Әйдәгез, бу бүлекнең кайбер шигырьләренә игътибар итик һәм нәрсәгә өйрәнеп булганын белик. Шуны да онытмыйк: бар бу күрсәтмәләр «изге булыгыз» дигән сүзләр буенча эш итәргә булыша.

Левилеләр 19:3 тәге сүзләр мәсихчеләрне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш? (10—12 нче абзацларны кара.) *

10, 11. Левилеләр 19:3 тә изге булырга булышучы нинди күрсәтмә бар һәм ни өчен ул мөһим?

10 Исраиллеләр изге булырга тиеш дип әйткәннән соң, Йәһвә болай дип өстәгән: «Һәрберегез үз әнисен һәм әтисен хөрмәт итсен. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә» (Лев. 19:2, 3).

11 Әйе, мәсихчеләр буларак, без ата-ананы эчкерсез хөрмәт итәргә тиеш. Хәтерлисездер, бер очракта бер яшь егет Гайсәдән: «Остаз, миңа мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен нинди игелек эшләргә?» — дип сораган. Гайсә үз җавабында ата-аналарны хөрмәт итүне искә алган (Мат. 19:16—19). Башка бер очракта Гайсә фарисейлар белән канунчыларны алар ата-аналары турында кайгыртмас өчен сәбәпләр эзләгәнгә хөкем иткән. Ул аларга: «[Сез] Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез»,— дип әйткән (Мат. 15:3—6). Бу шигырьләрдә искә алынган «Аллаһы сүзе» үз эченә Ун әмернең бишенчесен һәм Левилеләр 19:3 тә язылган сүзләрне дә ала (Чыг. 20:12). Шунысы игътибарга лаек: ата-аналарны хөрмәт итү турындагы күрсәтмә «Изге булыгыз, чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — изге» дигән сүзләрдән соң беренче булып бара.

12. Левилеләр 19:3 не исәпкә алып, без нинди сораулар турында уйлана алабыз?

12 Һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Ә мин әти-әниемә хөрмәт күрсәтәмме?» Бәлки, сез бу өлкәдә яхшыртасы якларны күрәсездер һәм элек тиешле дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтмәгәнегезне таныйсыздыр. Әлбәттә, үткәннәрне кайтарып булмый, ләкин бүгенге көннән башлап сез үзгәрешләр ясый аласыз. Бәлки, сез ата-анагыз белән күбрәк вакыт үткәрергә булырсыз. Ә бәлки, сез аларга матди, рухи һәм эмоциональ яктан күбрәк булышырга карар итәрсез. Шулай эш итеп, сез Левилеләр 19:3 буенча эш итүегезне күрсәтерсез.

13. a) Левилеләр 19:3 тә тагын нинди әмер язылган? ә) Лүк 4:16—18 буенча, Гайсә нинди үрнәк калдырган һәм без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

13 Левилеләр 19:3 безгә башка яктан да «изге булырга» булыша. Бу шигырьдә Шимбәләрне тоту искә алына. Мәсихчеләрдән Муса канунын үтәү таләп ителми, шуңа күрә без Шимбә көнен тотмыйбыз. Шулай да бу закон безне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Шимбә көнне исраиллеләр ял иткән һәм рухи эшләр белән шөгыльләнгән *. Нәкъ Шимбә көнне Гайсә синагогага йөргән һәм Аллаһы сүзен укыган. (Чыг. 31:12—15; Лүк 4:16—18 укы.) Аллаһының «Шимбәләремне тотыгыз» дигән күрсәтмәсе безне көн саен рухи эшләргә вакыт бүлеп куярга дәртләндерергә тиеш. Бәлки, сезнең дә бу өлкәдә яхшыртасы якларыгыз бардыр. Регуляр рәвештә рухи эшләргә вакыт бүлеп куйсагыз, күктәге Атагыз белән җылы, якын мөнәсәбәтләрегез булыр. Ә бу изге булып калыр өчен бик мөһим.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕГЕЗНЕ НЫГЫТЫГЫЗ

14. Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендә нинди бик мөһим фикер кабатлана?

14 Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендә безгә изге булып калырга булышучы бер фикер кабатлана. 4 нче шигырьдә болай дип әйтелә: «Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә». Бу фикер шушы бүлектә 16 тапкыр очрый һәм безгә ун әмернең беренчесен исебезгә төшерә: «Мин — Йәһвә. Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын» (Чыг. 20:2, 3). Изге булып калырга теләгән һәрбер мәсихче үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин берәр әйберне я кешене Аллаһы белән мөнәсәбәтләремнән өстен куймыйммы?» Без «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемне йөртәбез, шуңа күрә эш-гамәлләребез белән Аллаһыны хурларга я исеменә тап төшерергә һич теләмибез (Лев. 19:12; Ишаг. 57:15).

15. Корбан китерүгә кагылышлы күрсәтмәләр безне нәрсәгә дәртләндерә?

15 Аллаһының кануннарын үтәп, исраиллеләр Йәһвәне үз Аллаһылары итеп санаганнарын күрсәтә алган. Левилеләр 18:4 тә болай диелә: «Минем хөкемнәремне үтәгез һәм, кагыйдәләремне тотып, алар буенча яшәгез. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә». Бу кагыйдәләрнең кайберләре Левилеләр 19 нчы бүлектә искә алына. Мәсәлән, 5—8, 21, 22 нче шигырьләрдә корбаннарга кагылышлы кагыйдәләр китерелә. Исраилле, бу кагыйдәләрне тотмаса һәм корбаннарны дөрес китермәсә, Аллаһының исемен хурлаган булыр иде. Еврейләргә 13:15 буенча, без дә Аллаһыга корбаннар — мактау корбаны китерәбез. Әмма, Аллаһы аны хупласын өчен, корбаныбыз яраклы булырга тиеш.

16. Левилеләр китабындагы нинди принцип башкалардан аерылып торырга тиешлегебезне күрсәтә?

16 Изге булыр өчен, бу дөнья кешеләреннән аерылып тору мөһим. Бу авыр булырга мөмкин, чөнки сыйныфташларыбыз, хезмәттәшләребез һәм хакыйкатьтә булмаган туганнарыбыз безне Аллаһының принципларын бозарга этәрергә мөмкин. Андый чакларда булыша алган бер яхшы принцип Левилеләр 19:19 да язылган: «Ике төрле җептән тукылган кием кимә». Бу канун ярдәмендә исраиллеләр башка халык кешеләреннән килеш-килбәтләре белән аерылып торган. Мәсихчеләр төрле җепләрдән тукылган киемне киюдә бернинди начарлык күрми. Әмма без Изге Язмалар буенча яшәмәгән кешеләрдән аерылып торырга телибез. Бу хәтта сыйныфташлар, хезмәттәшләр я туганнар булса да, без аларның үрнәгенә иярмибез. Әлбәттә, без якыннарыбызны һәм туганнарыбызны бик яратабыз. Шулай да, мөһим карарлар кабул иткәндә, Аллаһының күрсәтмәләре безнең өчен иң мөһиме. Изге хезмәт өчен аерылган булу — ул изге булуның асылы бит (2 Көр. 6:14—16; 1 Пет. 4:3, 4).

Левилеләр 19:23—25 тәге сүзләр исраиллеләрне нәрсәгә өйрәткән һәм шәхсән сезне нәрсәгә өйрәтә? (17, 18 нче абзацларны кара.) *

17, 18. Левилеләр 19:23—25 тәге сүзләр безне нәрсәгә өйрәтә?

17 «Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә» дигән сүзләр Аллаһыга гыйбадәт кылу исраиллеләрнең тормышларында иң мөһиме булырга тиешлеген ассызыклаган. Бу фикер Левилеләр 19:23—25 тә дә чагыла. (Укы.) Әйдәгез, бу сүзләр Вәгъдә ителгән җиргә кергән исраиллеләр өчен нәрсә аңлатканына игътибар итик. Исраилле агач утырткан булса, беренче өч елны аңа бу агачтан җимешләр ашарга рөхсәт ителмәгән. Дүртенче елны ул беренче уңышны Йәһвәнең изге чатырына китерергә тиеш булган. Бишенче елга гына ул бу агачтан җимешләр ашый алган. Бу канун исраиллеләргә Йәһвәгә гыйбадәт кылу беренче урында торырга тиешлеген һәм Йәһвә аларны ризык белән тәэмин итә алганын исләренә төшереп торган. Шулай ук Йәһвә аларны, корбаннар китергәндә, юмарт булырга өйрәткән.

18 Левилеләр 19:23—25 тә язылган канун безгә Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйткән сүзләрен хәтерләтә. Гайсә болай дигән: «Нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен... борчылмагыз, җитәр». Аннары Гайсә сәбәбен аңлатып киткән: «Күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә». Йәһвә кошлар турында кайгырта икән, безнең турында бигрәк тә кайгыртачак (Мат. 6:25, 26, 32). Без тулы йөрәк белән Йәһвәгә таянабыз. Без шулай ук мохтаҗларга ярдәм кулы сузабыз, җыелышның ихтыяҗларын да капларга тырышабыз. Без үзебезнең игелекле эшләребез турында кычкырып йөрмибез. Әмма без Йәһвәнең бу эшләрне игътибарсыз калдырмаганына ышанабыз (Мат. 6:2—4). Шулай итеп без Левилеләр 19:23—25 тә язылган принцип буенча яшәгәнебезне күрсәтәбез.

19. Левилеләр китабыннан кайбер өзекләрне карап чыгу сезгә нинди файда китерде?

19 Без Левилеләр китабының 19 нчы бүлегеннән кайбер өзекләргә игътибар иттек һәм ничек изге була алуыбызны белдек. Аллаһыдан үрнәк алсак, без бар эшләрдә дә изге була алабыз (1 Пет. 1:15). Хәтта Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр, яхшы тәртибебезгә игътибар итеп, Аллаһыны данларга мөмкин (1 Пет. 2:12). Әмма Левилеләр 19 нчы бүлектә башка гамәли фикерләр дә бар. Киләсе мәкаләдә без аларны карап чыгарбыз.

80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»

^ 5 абз. Без Йәһвәне бик яратабыз һәм аңа ярарга телибез. Йәһвә изге, һәм ул бездән изге булуыбызны көтә. Әмма камилсез кеше өчен бу мөмкинме? Әйе. Әйдәгез, рәсүл Паулның үз кардәшләренә биргән киңәшен һәм Йәһвәнең борынгы исраиллеләргә биргән күрсәтмәләрен карап чыгыйк. Бу безгә бар эшләрдә дә изге булырга ярдәм итәр.

^ 13 абз. Шимбә турындагы канун безне нәрсәгә өйрәтә? Моның турында «Күзәтү манарасы»ның 2019 ел, декабрь чыгарылышындагы «Эшнең дә, ялның да „үз вакыты бар“» дигән мәкаләдән күбрәк белеп була.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш үз ата-анасы белән вакыт үткәрә; ул хатыны һәм кызы белән ата-анасына кунакка килгән һәм регуляр рәвештә аларга шалтырата.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: исраилле үзе утырткан агачка карап тора.