Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Левилеләр китабы безне башкалар белән дөрес мөгамәлә итәргә өйрәтә

Левилеләр китабы безне башкалар белән дөрес мөгамәлә итәргә өйрәтә

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (ЛЕВ. 19:18).

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Үткән мәкаләдә без нәрсә карап чыктык һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

 ҮТКӘН мәкаләдә без Левилеләр китабының 19 нчы бүлегенә игътибар иттек. Өченче шигырь безне ата-анабызны хөрмәт итәргә дәртләндерде. Бу канун буенча без ата-анабызны рухи, эмоциональ һәм физик яктан кайгыртырга тиеш. Шул ук шигырьдә Шимбә көнен тоту турында әйтелә. Бу канунны тотарга мәҗбүр булмасак та, без Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куярга кирәк икәненә өйрәндек. Шулай эшләсәк, без изге булырга тырышканыбызны раслыйбыз. Левилеләр 19:2 һәм 1 Петер 1:15 моны эшләргә дәртләндерә дә.

2 Бу мәкаләдә без Левилеләр китабының 19 нчы бүлеген өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Без физик кимчелеге булган кешеләргә игелек күрсәтү, эш белән бәйле сорауларда намуслы булу һәм якыннарыбызга ярату күрсәтү турында сөйләшербез. Бу безгә, Аллаһыдан үрнәк алып, изге булырга булышыр.

ГАРИП КЕШЕЛӘРГӘ ШӘФКАТЬ КҮРСӘТЕГЕЗ

Левилеләр 19:14 буенча, мәсихчеләр саңгырау һәм сукыр кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? (3—5 нче абзацларны кара.) *

3, 4. Левилеләр 19:14 буенча, саңгырау һәм сукыр кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә кирәк булган?

3 Левилеләр 19:14 укы. Йәһвә аның хезмәтчеләре гарип кешеләргә шәфкатьле булыр дип көткән. Мәсәлән, исраиллеләр саңгырау кешеләрне каһәрләргә тиеш булмаган. Саңгырау кешене түбәнсетү я аңа кычкыру бер дә дөрес булмас иде. Саңгырау кеше бит бер нәрсә ишетми, димәк, үз-үзен яклый да алмый.

4 Ундүртенче шигырьдә: «Сукыр алдына абыну әйбере куйма»,— дип әйтелгән. Бер чыганакта бу шигырьгә мондый комментарий китерелә: «Борынгы вакытларда Якын Көнчыгышта андый кешеләрне кимсеткәннәр һәм алар белән гаделсез мөгамәлә иткәннәр». Кайбер кансыз кешеләр, сукыр кеше абынып егылсын өчен, аның юлында киртә куйган. Алар моны кызык өчен эшләгән. Нинди мәрхәмәтсезлек! Йәһвә, гарипләрне яклаучы кануннар биреп, үз халкын шәфкатьле булырга өйрәткән.

5. Без гарип кешеләргә ничек шәфкать күрсәтә алабыз?

5 Гайсә авырган кешеләргә шәфкатьле булган. Бер очракта Гайсә Чумдыручы Яхъяга болай дип әйткән булган: «Сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора». Моны күреп, бар кешеләр «Аллаһыны мактаганнар» (Лүк 7:20—22; 18:43). Бүген мәсихчеләр дә гарип кешеләргә шәфкатьлелек, игелек һәм сабырлык күрсәтә. Йәһвә безгә могҗизалар кылырга кодрәт бирмәсә дә, без рухи һәм букваль мәгънәдә сукыр кешеләргә оҗмах турында сөйли алабыз, анда бар кеше дә физик һәм рухи яктан сәламәт булачак дип вәгазьли алабыз (Лүк 4:18). Бу яхшы хәбәр күп кешеләрне Йәһвәне данларга дәртләндерә.

ЭШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ СОРАУЛАРДА НАМУСЛЫ БУЛЫГЫЗ

6. Левилеләр китабының 19 нчы бүлеге Ун әмерне яхшырак аңларга ничек булыша?

6 Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендәге кайбер шигырьләр Ун әмерне яхшырак аңларга булыша. Мәсәлән, сигезенче әмердә «урлама» дип әйтелгән (Чыг. 20:15). Кемдер: «Әйе, мин бу әмерне үтим, мин кешенекен алмыйм бит»,— дип әйтер. Әмма урлау кешенекен алу белән генә чикләнми.

7. Сатучы Ун әмернең сигезенчесен ничек боза алган?

7 Берәр сатучы минем беркайчан да урлаганым юк дип әйтә алган. Әмма аның үз эшен ничек алып баруы турында нәрсә әйтеп була? Әгәр сатучы төгәл булмаган герләр кулланса, ул, асылда, урлаган була. Левилеләр 19:35, 36 да Йәһвә болай дигән: «Нәрсәнең дә булса озынлыгын, авырлыгын я күләмен үлчәгәндә, ялган үлчәгечләр кулланма. Төгәл үлчәү, төгәл герләр, сибелмә әйберләр һәм сыекчалар өчен төгәл үлчәү савытлары куллан». Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендәге башка шигырьләр дә бу фикерне раслый.

Левилеләр 19:11—13 тә язылганны исәпкә алып, кардәш, эшмәкәр булса, үзенә нинди сораулар бирергә тиеш? (8—10 нчы абзацларны кара.) *

8. Левилеләр 19:11—13 тә язылган сүзләр яһүдләргә сигезенче әмерне аңларга ничек ярдәм иткән һәм безне бу нәрсәгә өйрәтә?

8 Левилеләр 19:11—13 укы. Ун әмернең сигезенчесе урлауны тыйган. Ә Левилеләр китабы бу әмерне яхшырак аңларга булышкан һәм яһүдләргә намуслы булырга ярдәм иткән. 11 нче шигырь «урламагыз» дигән сүзләр белән башлана. Ә 13 нче шигырьдә «якыныңны алдама» дип язылган. Бу шигырьләрдән күренгәнчә, эш белән бәйле сорауларда үзеңне намуссыз тоту урлауга тиң. Безгә Йәһвәнең алдауга һәм урлауга карашын аңларга кирәк. Без үз-үзебездән болай дип сорый алабыз: «Левилеләр 19:11—13 тә язылганны исәпкә алып, эш белән бәйле сорауларда үзгәртәсе якларым бармы?»

9. Левилеләр 19:11—13 тә язылган канун эшчеләрне ничек яклаган?

9 Мәсихченең ялланган эшчеләре булса, аңа тагын бер принципны исәпкә алырга кирәк. Левилеләр 19:13 тә болай диелә: «Ялланган эшчегә эш хакын иртәнгә кадәр түләмичә калдырма». Күпчелек исраиллеләр игенчелек белән шөгыльләнгән. Ялланган эшчеләргә хезмәт хакы көннең ахырында түләнгән. Югыйсә эшченең гаиләсе ач калыр иде. Йәһвә, андый эшчеләр турында кайгыртып, болай дигән: «Аңа эш хакын шул ук көнне кояш баеганчы түлә, чөнки ул мохтаҗлыкта көн күрә һәм аның тормышы аның эш хакына бәйле» (Кан. 24:14, 15; Мат. 20:8).

10. Левилеләр 19:13 тә нинди сабак язылган?

10 Бүген кешеләр хезмәт хакын, гадәттә, һәр көн түгел, ә айга бер тапкыр ала. Шулай да Левилеләр 19:13 тә язылган киңәш бүгенге көннәрдә дә кулланырлык. Кайбер эшмәкәрләр үз хезмәтчеләренә түбән хезмәт хакы түли, чөнки тегеләрнең башка эш таба алмаячакларын белә. Ниндидер мәгънәдә шул эшмәкәрләр «Ялланган эшчегә эш хакын иртәнгә кадәр түләмичә калдырма» дигән принципны боза. Мәсихче исә үз эшчеләренә хезмәт хакын намуслы түләячәк. Ә хәзер Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендә язылган башка фикерләргә игътибар итик.

«ЯКЫНЫҢНЫ ҮЗЕҢНЕ ЯРАТКАНДАЙ ЯРАТ»

11, 12. Гайсә, Левилеләр 19:17, 18 дәге сүзләрне китереп, нинди фикерне ассызыклаган?

11 Йәһвә безнең башкалар белән ничек мөгамәлә итүебезгә игътибар итә. Без башкаларга зыян китермәү белән генә чикләнмибез — без башкаларга игелек кылабыз. Бу Левилеләр 19:17, 18 дән күренә. (Укы.) Йәһвә болай дигән: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат». Мәсихчеләр нәкъ шулай эшли дә.

12 Бер очракта Гайсә Левилеләр 19:18 дә язылган канунның мөһимлеген ассызыклаган. Бер фарисей Гайсәдән: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сораган. Гайсә аңа: «Иң мөһим һәм беренче әмер — Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән. Гайсә җавап итеп, Левилеләр 19:18 дәге сүзләрне әйткән: «Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Мат. 22:35—40). Безнең башкаларга ярату күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр бар. Аларның кайберләрен карап китик.

13. Йосыфның мисалы безгә Левилеләр 19:18 дә язылган сүзләрне ничек яхшырак аңларга булыша?

13 Левилеләр 19:18 дә язылган киңәшне тотып, без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз. Анда болай диелгән: «Үч алма һәм үз халкың улларына ачу тотма». Сез үз хезмәттәшенә, сыйныфташына я туганына еллар буе үч саклаган кешеләрне беләсездер. Изге Язмаларда да андый кешеләр турында әйтелә. Мәсәлән, Йосыфның абыйлары. Алар еллар буе үз энесенә ачу саклаган һәм, нәтиҗәдә, аның белән үзләрен мәрхәмәтсез тоткан (Ярат. 37:2—8, 25—28). Йосыф исә гел башкача эш иткән. Кулында хакимлек һәм үз абыйларын җәзаларга мөмкинлек булса да, ул алай эшләмәгән. Әйе, Йосыф үз абыйларына ачу сакламаган. Ул, асылда, Левилеләр 19:18 дә язылган киңәш буенча эш иткән (Ярат. 50:19—21).

14. Ни өчен Левилеләр 19:18 дә язылган принциплар бүген дә кулланырлык дип әйтеп була?

14 Йосыф үз абыйларына ачу да сакламаган, алардан үч тә алмаган. Киресенчә, ул аларны кичергән. Шулай итеп Йосыф безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Гайсә дә үзенең үрнәк догасында шәкертләрен бер-берсен кичерергә өйрәткән (Мат. 6:9, 12). Рәсүл Паул да кичерү турында язган: «Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз» (Рим. 12:19). Ә Көләсәйлеләргә 3:13 тә болай диелгән: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез». Йәһвәнең принциплары үзгәрми, шуңа күрә Левилеләр 19:18 дә язылган сүзләр безнең көннәрдә дә кулланырлык.

Яраны каезлау акыллы булмаган кебек, кардәшнең үзебезне рәнҗеткәнен искә төшереп тору да акыллы булмас. Аны кичерү дөресрәк булыр. (15 нче абзацны кара.) *

15. Үпкә тоту акылсыз икәнен нинди мисал күрсәтә?

15 Бер мисал карап китик. Күңел яралары тән яраларына охшаш. Кайбер яралар бик кечкенә булырга мөмкин. Мәсәлән, конверт ачканда, без кәгазь кырыена киселә алабыз. Андый яралар тирән булмый һәм тиз төзәлә. Еш кына андый яраларның хәтта эзе дә калмый. Күңел яралары белән дә шулай ук. Кайвакыт дустыбыз уйламыйча нәрсәдер әйтеп куярга я эшләп ташларга мөмкин, һәм без андый үпкәләүләрне җиңел кичерәбез һәм искә дә төшермибез. Әмма кайвакыт тирән яралар да була. Мәсәлән, кайбер яраларга бинт салырга я аларны тегәргә туры килә. Андый яраларга тиеп торсак я аларны каезласак, алар бик озак төзәләчәк. Күңел яралары турында да шуны ук әйтеп була. Әгәр дә без кардәшебезнең безне ничек рәнҗеткәнен кат-кат исебезгә төшереп торсак, без күңелебезне генә әрнетербез һәм бу бик озакка сузылыр. Без үзебезгә генә зыян китерербез. Андый очракларда Левилеләр 19:18 дә язылган киңәшне тоту бик акыллы булыр.

16. Левилеләр 19:33, 34 буенча, исраиллеләр килмешәкләргә ничек карарга тиеш булган һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

16 Йәһвә исраиллеләргә: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»,— дип кушкан. Исраиллеләр үз кардәшләрен генә яратырга тиеш булганмы? Юк. Алар башка халык кешеләрен дә яратырга тиеш булган, һәм бу Левилеләр 19:33, 34 тән ачык күренә. (Укы.) Мәсәлән, канун буенча ярлы кешеләр һәм килмешәкләр иген кырында калган башакларны җыя алган (Лев. 19:9, 10). Без дә бу канунда яткан принцип буенча яшибез һәм үз милләттәшләребезне генә түгел, ә бөтен кешеләрне дә яратабыз (Лүк 10:30—37). Мөгаен, сез яшәгән территориядә дә чит ил кешеләре яшидер. Андый кешеләр — хатын-кызлармы алар, ир кешеләрме, олы яшьтәгеләрме я балалармы — барысы да хөрмәткә лаек.

ИЗГЕ ХАЛЫК ӨЧЕН ИҢ МӨҺИМ ЭШ

17, 18. а) Левилеләр 19:2 һәм 1 Петер 1:15 тәге сүзләр безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? ә) Рәсүл Петернең сүзләре буенча, без нинди мөһим эштә катнашырга тиеш?

17 Левилеләр 19:2 дәге сүзләр дә, 1 Петер 1:15 тәге сүзләр дә Аллаһы халкын изге булырга дәртләндерә. Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендәге башка шигырьләр дә безне Йәһвәне ничек сөендереп булганына өйрәтә *. Мәсихче Грек Язмаларыннан күренгәнчә, Йәһвә безнең шул бүлектәге принциплар буенча эш итүебезне тели. Әмма рәсүл Петер башка якка да игътибар иткән.

18 Петер мәсихчеләр кылган игелекле эшләрнең берсенә аеруча игътибар иткән. Мәсихчеләрне бар эшләрдә дә изге булырга дәртләндерер алдыннан ул: «Акылыгызны җигеп, аны авыр эшкә әзерләгез»,— дип әйткән (1 Пет. 1:13, 15). Бу үз эченә нәрсә ала? Рәсүл Петер майланган мәсихчеләр «Йәһвәнең күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәргә» тиеш дип әйткән (1 Пет. 2:9). Бөтен мәсихчеләр бу мөһим эштә катнаша да. Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашу зур хөрмәт (Марк 13:10). Бу эштә катнашыр өчен без көчебезне аямыйбыз. Кардәшләр, Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендә чыннан да бик күп файдалы принциплар бар. Әйдәгез, аларны кулланырга тырышыйк. Шулай эшләп, без Йәһвәгә һәм якыннарыбызга карата яратуыбызны күрсәтербез һәм бар эшләребездә изге булырбыз.

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

^ 5 абз. Бүген мәсихчеләр Муса кануны буенча яшәми, шулай да бу Канундагы кайбер күрсәтмәләр безгә дә кагыла. Алар буенча эш итсәк, без якыннарыбызга ярату күрсәтербез һәм Йәһвәне сөендерербез. Әйдәгез, Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендә китерелгән кайбер андый күрсәтмәләрне карап китик.

^ 17 абз. Бу бүлекнең башка шигырьләрендә кешеләрне аеру, яла ягу, канлы ризыкны ашау, спиритизм, күрәзәчелек һәм җенси әхлаксызлык турында сүз бара (Лев. 19:15, 16, 26—29, 31). Бу журналдагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш бер саңгырау абый-кардәшкә табиб белән сөйләшергә ярдәм итә.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш үз эшчесенә конвертта акча бирә (ул илдә конвертта акча бирү законлы дип санала).

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәшне киселгән бармагы әллә ни борчымый, ә зуррак җәрәхәт аңа авырту китерә.