Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Левилеләр 19:16 да язылган «Якыныңның гомерен өзәргә омтылма» дигән әмер нәрсә аңлата һәм мәсихчеләр аны ничек куллана ала?

Йәһвә исраиллеләрдән изге булуларын таләп иткән. Алар бу таләпкә туры килсен өчен, Йәһвә мондый канун биргән: «Халкыңда гайбәт сатып йөрмә. Якыныңның гомерен өзәргә омтылма. Мин — Йәһвә» (Лев. 19:2, 16).

«Якыныңның гомерен өзәргә омтылма» дигән сүзләрне еврей теленнән сүзгә-сүз «кан өстендә торма» дип тәрҗемә итеп булыр иде. Бу идиоманың төгәл мәгънәсен аңлау җиңел түгел шул.

Кайбер галимнәр уйлаганча, бу шигырь үткәндәге шигырь белән бәйле. Анда болай диелә: «Хөкем иткәндә, гаделсез булма. Ярлыга ярлы булганга гына мәрхәмәт күрсәтмә һәм байны өстен күрмә. Якыныңны гадел хөкем ит» (Лев. 19:15). Аларның уйлавынча, «Якыныңның гомерен өзәргә омтылма» дигән сүзләр Аллаһы хезмәтчеләре судта, эштә һәм гаиләдә үзләрен намуслы тотарга тиеш дигәнне аңлата. Һичшиксез, без намуслы булырга тырышабыз, әмма, күрәсең, бу шигырь башка мәгънә йөртә.

Бу шигырьнең беренче өлешенә игътибар итик. Йәһвә болай дигән: «Халкыңда гайбәт сатып йөрмә». Бу сүзне «яла якма» дип тә тәрҗемә итеп була. Гайбәт сөйләү зыян китерә алса да, яла ягу күпкә җитдирәк гөнаһ (Гыйб. сүз. 10:19; Вәг. 10:12—14; 1 Тим. 5:11—15; Ягък. 3:6). Яла ягучы, башка кешенең исемен каралар өчен, аның турында яманлап сөйли. Ул хәтта, шул кешене җәзалап үтерсеннәр дип, судта ялган сөйләргә әзер. Набутәй очрагында шулай булган да. Юньсез кешеләр аңа яла якканга, аны җәзалап үтергәннәр (1 Пат. 21:8—13). Бу очрактан күргәнебезчә, Левилеләр 19:16 да искә алынган гайбәт сатучы, ягъни яла ягучы, чыннан да кеше гомерен өзә алган.

Еш кына кешене яла ягарга нәфрәт этәрә. 1 Яхъя 3:15 тә болай диелә: «Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була, ә бернинди кеше үтерүче дә мәңгелек тормышка ия булмый икәнен сез беләсез». Шунысы игътибарга лаек: Левилеләр 19:16 дан соң «күңелеңдә кардәшеңә карата нәфрәт саклама» дигән сүзләр язылган (Лев. 19:17).

Шулай итеп, Левилеләр 19:16 да язылган «Якыныңның гомерен өзәргә омтылма» дигән сүзләр бүген дә кулланырлык. Безгә якыннарыбыз турында начарны уйлаудан һәм бигрәк тә яла ягудан качарга кирәк. Кешене яла ягарга көнчелек һәм тискәре караш этәрә. Ә бу, асылда, кешене нәфрәт итү. Менә ни өчен ниндидер мәгънәдә яла ягучы башка кешенең гомерен өзәргә омтыла. Мәсихчеләрнең андый эшләрдә катнашуы хәтта акылга да сыймаслык! (Мат. 12:36, 37)