Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сине яхшы хезмәттәш дип атап буламы?

Сине яхшы хезмәттәш дип атап буламы?

«МИН аның янында оста һөнәрче идем... аның каршында һәрвакыт шатланып тордым» (Гыйб. сүз. 8:30). Бу сүзләр Гайсәгә кагыла. Җиргә килгәнче, ул үз Атасы белән меңләгән еллар буе хезмәттәшлек иткән, һәм бу аңа зур шатлык китергән.

Гайсә, күктә яшәгәндә, үз Атасыннан күп күркәм сыйфатларга өйрәнгән. Бу сыйфатлар аңа, җирдә яшәгәндә, яхшы хезмәттәш булырга ярдәм иткән. Әйдәгез, Гайсәнең үрнәгенә һәм яхшы хезмәттәш булырга булышучы өч принципка игътибар итик.

Йәһвә һәм Гайсәдән үрнәк алып, хезмәттәшләрегез белән тәҗрибәгез һәм белемегез белән уртаклашыгыз

1 НЧЕ ПРИНЦИП: «БЕР-БЕРЕГЕЗГӘ ИХТИРАМ КҮРСӘТЕГЕЗ»

Яхшы хезмәттәшне басынкылык аерып тора. Ул үз хезмәттәшләрен кадерли һәм үзен алардан өстен куймый. Гайсә үз Атасыннан нәкъ шулай эшләргә өйрәнгән дә. Йәһвәне генә Барлыкка Китерүче дип атап булса да, ул үз Улының да барлыкка китерүдә катнашуын теләгән һәм Гайсәнең ролен яшермәгән. Бу Йәһвәнең «әйдә, үз сурәтебездә, үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик» дигән сүзләрендә чагыла (Ярат. 1:26). Йәһвәнең басынкылыгын күрү Гайсәгә күңел шатлыгы китергән (Зәб. 18:35).

Гайсә дә басынкылык күрсәткән. Кешеләр аны мактаганда, ул Аллаһыны данлаган, чөнки бар данга Аллаһы гына лаек (Марк 10:17, 18; Яхъя 7:15, 16). Үз шәкертләре белән хезмәттәшлек иткәндә дә, Гайсә бердәмлек сакларга тырышкан һәм аларны коллар дип түгел, ә дуслары дип санаган (Яхъя 15:15). Ул, шәкертләрен басынкылыкка өйрәтер өчен, хәтта аларның аякларын юган (Яхъя 13:5, 12—14). Без дә хезмәттәшләребезне кадерләргә һәм үзебезне эгоистларча тотмаска тиеш. Бер-беребезгә ихтирам күрсәтсәк һәм үзебезне түгел, ә хезмәттәшләребезне мактарлар дип борчылмасак, без күпкә күбрәк уңышларга ирешербез (Рим. 12:10).

Басынкы кеше «киңәшчеләр күп булганда [ниятләр] чынга аша» дигән принципны истә тота (Гыйб. сүз. 15:22). Без, тәҗрибәле һәм сәләтле булсак та, бөтен нәрсәне белеп булмаганын онытмаска тиеш. Хәтта Гайсә кайбер нәрсәләрне белмәгән (Мат. 24:36). Ул камилсез шәкертләренең уй-фикере белән кызыксынган, аларның нәрсә уйлаганнарын белергә теләгән (Мат. 16:13—16). Шуңа күрә шәкертләр аңа тартылган, аларга Гайсә белән хезмәттәшлек итү бик ошаган. Без дә мөмкинлекләребез чикле икәнен истә тотсак һәм хезмәттәшләребезнең тәкъдимнәрен шатлык белән кабул итсәк, тыныч атмосфера булдырырбыз һәм уңышлар безгә юлдаш булыр.

Аеруча өлкәннәргә, бер-берсе белән хезмәттәшлек иткәндә, Гайсәнең үрнәген истә тотарга кирәк. Алар изге рух һәрбер өлкән аша җитәкчелек бирә алганын онытмаска тиеш. Өлкәннәр очрашуында тыныч атмосфера хөкем сөрсә, һәрбер өлкән үзен иркен хис итәр һәм үз фикерен әйтергә кыенсынмас. Нәтиҗәдә, алар акыллы карарлар кабул итәр һәм бу бөтен җыелышка файда китерер.

2 НЧЕ ПРИНЦИП: «АКЫЛЛЫ БУЛУЫГЫЗ ҺӘРКЕМГӘ БИЛГЕЛЕ БУЛСЫН»

Башкалар белән хезмәттәшлек итә белгән кеше үз хезмәттәшләренә юл бирергә әзер һәм яңа шартларга җайлаша белә. Гайсәнең үз Атасының бу сыйфатны ничек күрсәткәнен күрергә күп мөмкинлекләре булган. Мәсәлән, кешеләр үлемгә лаек булса да, Аллаһы, аларны коткарыр өчен, җиргә үз Улын җибәргән (Яхъя 3:16).

Гайсә, урынлы булганда, юл куючан булырга тырышкан. Мәсәлән, «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булса да, ул финикияле хатын-кызга ярдәм итәргә ризалашкан (Мат. 15:22—28). Ул шулай ук үз шәкертләреннән чиктән тыш күпне көтмәгән. Гайсә хәтта үзеннән ваз кичкән Петерне кичергән һәм аңа җаваплы вазифалар ышанып тапшырган (Лүк 22:32; Яхъя 21:17; Рәс. 2:14; 8:14—17; 10:44, 45). Әйе, Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, акыллы булуыбыз «һәркемгә билгеле булырга» тиеш (Флп. 4:5).

Юл куючан булсак, бу безгә төрле кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәр. Гайсә чыгышлары төрле булган кешеләр белән шулкадәр җиңел уртак тел тапкан ки, аның дошманнары хәтта аны «салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты» дип атаган (Мат. 11:19). Ә сезгә үзегездән аерылып торган кешеләр белән хезмәттәшлек итү җиңел биреләме? Күчеп йөрүче күзәтче булган һәм Бәйтелдә кеше арасында эшләгән Луис исемле абый-кардәш болай ди: «Төркемдә хезмәттәшлек итүне стена салу белән чагыштырып була. Ташлар бер-берсеннән аерылып торган кебек, без дә бер-беребездән аерылып торабыз. Безнең максатыбыз башка ташларны шомарту түгел, ә, дөрес тәртиптә салып, бер-берсенә туры китерү. Беренче чиратта, безгә үз-үзебезне шомартырга кирәк. Шул вакытта эшебез дә шома барачак». Нинди яхшы караш!

Әлбәттә, яхшы хезмәттәш, алмаштыргысыз кеше булырга теләмәгәнгә, башкалардан кирәкле мәгълүматны яшерми

Тагын нинди очракларда башкалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булырга кирәк? Мөгаен, вәгазь төркемегездә төрле яшьтәге кардәшләр бардыр. Аларның кайберләре никахта, ә кайберләре ялгыз. Хезмәт аларга шатлык китерсен өчен, сез аларның ихтыяҗларын исәпкә алырга әзерме?

3 НЧЕ ПРИНЦИП: «УРТАКЛАШЫРГА ӘЗЕР» БУЛЫГЫЗ

Яхшы хезмәттәш «уртаклашырга әзер» (1 Тим. 6:18). Гайсә күктә яшәгәндә һәм Атасы белән барысын барлыкка китергәндә, Йәһвә аңардан бернәрсә дә яшермәгән. Йәһвә «күкләрне барлыкка китергәндә», Гайсә аның янында булган һәм аңардан өйрәнгән (Гыйб. сүз. 8:27). Соңрак Гайсә дә үз шәкертләренә Атасыннан «ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иткән» (Яхъя 15:15). Йәһвә белән Гайсәнең үрнәкләрен истә тотып, без дә хезмәттәшләребез белән белемебез һәм тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер булырга тиеш. Әлбәттә, яхшы хезмәттәш, алмаштыргысыз кеше булырга теләмәгәнгә, башкалардан кирәкле мәгълүматны яшерми. Киресенчә, ул белгәннәре белән теләп бүлешә.

Шулай ук без хезмәттәшләребезне мактый алабыз. Берәрсе безнең тырышлыкларыбызга игътибар итсә һәм эчкерсез рәхмәтләрен белдерсә, әллә бу йөрәгебезгә җылылык өстәмиме? Гайсә үз шәкертләрен эчкерсез мактаган. (Маттай 25:19—23; Лүк 10:17—23 белән чагыштыр.) Ул хәтта алар, үзенә караганда, «тагын да бөегрәк эшләр башкарачак» дип әйткән (Яхъя 14:12). Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә тугры рәсүлләрен болай дип мактаган: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз» (Лүк 22:28). Бу сүзләр аларны никадәр рухландыргандыр һәм тагы да ашкыныбрак хезмәт итәргә бик дәртләндергәндер! Без дә мактауга саран булмасак, безнең хезмәттәшләр шатлык кичерәчәк һәм тагы да тырышыбрак хезмәт итәчәк.

СЕЗ ЯХШЫ ХЕЗМӘТТӘШ БУЛА АЛАСЫЗ

Кайоде исемле абый-кардәш болай ди: «Яхшы хезмәттәш булыр өчен, камил буласы юк. Яхшы хезмәттәш башкаларны шатландырырга тырыша, һәм аның белән хәтта авыр эш җиңелрәк үтә». Сезнең турында шуны ук әйтеп буламы? Моның турында хезмәттәшләрегездән сорап карагыз. Әгәр дә аларга сезнең белән хезмәттәшлек итәргә ошый икән һәм алар үзләрен сезнең белән шәкертләр Гайсә белән үзләрен хис иткәндәй хис итә икән, димәк, сез дә рәсүл Паул кебек әйтә аласыз: «Без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез» (2 Көр. 1:24).