Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Игелекле Көтүченең тавышын тыңлагыз

Игелекле Көтүченең тавышын тыңлагыз

«Алар минем тавышымны ишетәчәк» (ЯХЪЯ 10:16).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Гайсә үз шәкертләрен сарыклар белән чагыштырган?

 ГАЙСӘ үз шәкертләре белән мөнәсәбәтләрен көтүче һәм сарыклар арасында булган мөнәсәбәтләр белән чагыштырган (Яхъя 10:14). Бу чагыштыру бик тә урынлы, чөнки сарыклар үз көтүчесен белә һәм, аның тавышын ишетеп, аңа иярә. Бер сәяхәтче моңа үзе инанган. Ул болай дип сөйли: «Без, сарыкларны видеога төшерергә теләп, аларны яныбызга чакырдык. Әмма алар селкенеп тә карамады. Ә бер көтүче малай, килеп, аларны чакыргач, алар шунда ук аңа ияреп китте».

2, 3. a) Гайсәнең шәкертләре аңа тыңлаучан булуларын ничек күрсәтә ала? ә) Бу һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Бу сәяхәтченең очрагы безгә Гайсәнең сүзләрен исебезгә төшерә. Ул үз шәкертләре турында болай дигән: «Алар минем тавышымны ишетәчәк» (Яхъя 10:16). Әмма Гайсә күктә бит. Без аның тавышын ничек ишетә һәм аңа тыңлаучан булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Аның өйрәтүләре буенча яшәп (Мат. 7:24, 25).

3 Бу һәм киләсе мәкаләдә без Гайсәнең нәрсәгә өйрәткәненә игътибар итәрбез. Гайсә кайбер нәрсәләрне эшләмәскә, ә кайбер нәрсәләрне, киресенчә, эшләргә кушкан. Әйдәгез, бу мәкаләдә нәрсә эшләргә кирәкми икәнен карап китик.

«БҮТӘН КАЙГЫРЫП ЙӨРМӘГЕЗ»

4. Лүк 12:29 буенча, нәрсә аркасында кеше «кайгырып йөрергә» мөмкин?

4 Лүк 12:29 укы. Гайсә үз шәкертләрен материаль нәрсәләр турында чиктән тыш борчылмаска өйрәткән. Гайсәнең киңәшләре һәрвакыт акыллы һәм дөрес, шуңа күрә без аларны кулланырга телибез. Әмма кайвакыт бу авыр. Ни өчен?

5. Ни өчен кайберәүләр матди нәрсәләр турында бик борчыла?

 5 Кайбер кардәшләр ризык, кием һәм яшәү урыны булырмы дип борчыла. Бәлки, алар ярлы илдә яшидер һәм, гаиләсен тәэмин итәр өчен, кирәкле акча эшләп ала алмыйдыр. Ә башка очракларда гаиләне тәэмин итүче үлгәнгә гаиләдәгеләр мохтаҗлыкта кала. Ә кайберәүләр коронавирус пандемиясе вакытында эшен югалткан, шуңа күрә материаль кыенлыклар кичерә (Вәг. 9:11). Әгәр дә сезгә моны үз башыгыздан кичерергә туры килгән икән, сезгә бүтән борчылып йөрмәскә нәрсә булышыр?

Материаль нәрсәләр турында артык күп борчылмас өчен, Йәһвәгә күбрәк таяныгыз (6—8 нче абзацларны кара.) *

6. Петер белән булган очракны сурәтләп бирегез.

6 Бер очракта, рәсүл Петер һәм башка рәсүлләр Гәлиләя диңгезендә көймәдә йөзгәндә, көчле давыл башланган. Давыл вакытында алар су өстеннән баручы Гайсәне күргән. Шунда Петер: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— дип әйткән. Гайсә аңа: «Кил!» — дигән. «Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба киткән. Әмма, давылны күреп, ул куркуга төшкән һәм, бата башлагач: „Хуҗам, коткар мине!“ — дип кычкырган». Гайсә шунда ук кулын сузган да аны тотып алган. Әйе, игътибарын Гайсәгә туплаганда, Петер су өстеннән бара алган. Ә инде игътибарын давылга туплагач, ул шикләргә бирелгән, куркуга төшкән һәм, нәтиҗәдә, бата башлаган (Мат. 14:24—31).

7. Петер белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Петер белән булган очрактан үзебез өчен нинди сабаклар алабыз? Петер, көймәдән чыгып, Гайсәгә таба бара башлаганда, давылдан куркыр я бата башлар дип бер дә уйламагандыр. Әмма нәкъ шулай килеп чыккан да. Чөнки ул үз игътибарын Гайсәдән читкә борган. Безгә, билгеле, Петер кебек су өстеннән йөрергә кирәк булмаячак, әмма тормыш давыллары аркасында безнең иманыбыз какшарга мөмкин. Андый чакларда безгә игътибарыбызны Йәһвәдән читкә бормаска һәм аның безне коткара алачагына иман итәргә кирәк.

8. Материаль нәрсәләр турында чиктән тыш борчылмаска безгә нәрсә ярдәм итәр?

8 Йәһвәгә таяну безгә чиктән тыш борчылмаска ярдәм итәчәк. Яратучы күктәге Атабыз, рухи эшләрне беренче урынга куйсак, материаль яктан безнең турында кайгыртырга вәгъдә итә (Мат. 6:32, 33). Ә Аллаһының бер вәгъдәсе дә үтәлми калмый (Кан. 8:4, 15, 16; Зәб. 37:25). Әгәр дә Йәһвә кошлар һәм чәчәкләр турында кайгырта икән, димәк, безнең дә җитәрлек ризык һәм киемебез булсын өчен, ул бигрәк тә кайгыртачак! (Мат. 6:26—30; Флп. 4:6, 7) Мәхәббәт ата-ананы үз балаларын тәэмин итәргә дәртләндергән кебек, күктәге Атабызны да мәхәббәт үз халкы турында кайгыртырга дәртләндерә. Әйе, Йәһвә һәрвакыт безнең турында кайгырта.

9. Бер ирле-хатынлы пар белән булган очраклардан нәрсә күренә?

9 Йәһвәнең безнең материаль ихтыяҗларыбызны кайгыртуын бер очрак раслый. Бу хәл тулы вакытлы хезмәттә катнашкан бер ирле-хатынлы пар белән булган. Бер көнне алар качаклар лагеренда яшәгән апа-кардәшләрне Патшалык Залына очрашуга алып барырга булган. Очрашуга барып җитәр өчен, бер сәгатьлек юл үтәргә кирәк булган. Абый-кардәш болай дип сөйли: «Очрашудан соң без апа-кардәшләрне кунакка чакырдык, әмма юлда без өйдә ризык булмаганын исебезгә төшердек. Өйгә кайткач, без ишек төбендә ризык тулы ике пакет таптык. Без бу ризыкларны кем алып килгәнен белмәсәк тә, моны Йәһвә бүләге итеп кабул иттек». Башка бер очрак аларның машиналары ватылгач булган. Алар бу машинаны хезмәттә кулланганга, ул алар өчен мөһим булган. Ремонт күпмегә төшәсен белергә дип, алар аны автосервиска илткән. Шул сервиста бер ир кеше: «Бу кемнең машинасы?» — дип сораган. Абый-кардәшебез: «Бу безнең машина, аны ремонтларга кирәк»,— дип җавап биргән. Теге ир кеше: «Бу проблема түгел. Минем хатыным нәкъ шул төстәге модельны тели. Күпмегә бирәсең?» — дип сораган. Әлбәттә, кардәшебез бу тәкъдимгә теләп ризалашкан. Саткан акчага алар башка машина сатып ала алган. Абый-кардәш болай дип дәвам итә: «Шул кичне безнең нинди хисләр кичергәнебезне аңлыйсыздыр. Без бу очракта Йәһвәнең кулын күрдек».

10. Зәбур 37:5 безгә материаль нәрсәләр турында борчылмаска ничек ярдәм итә ала?

10 Игелекле Көтүчене тыңласак һәм материаль нәрсәләр турында борчылмасак, Йәһвә безне кайгыртачак (Зәбур 37:5 укы; 1 Пет. 5:7).  Бишенче абзацта искә алынган авырлыкларны исебезгә төшерик. Бәлки, Йәһвә сезне гаилә башы я эш бирүче аша кайгырткандыр. Ә хәзер сез тәэмин итүчесез калгансыздыр я эшсез калгансыздыр. Алай булса, Йәһвә сезнең хакта кайгыртыр өчен, мөмкинлекләр табачак. Хәзер, әйдәгез, Гайсәнең башка киңәшенә игътибар итик.

«БАШКА ХӨКЕМ ИТМӘГЕЗ»

Кешеләрне хөкем итмәс өчен, башкаларда яхшыны күрергә тырышыгыз (11, 14—16 нчы абзацларны кара.) *

11. Маттай 7:1, 2 буенча, безгә нәрсәне эшләүдән качарга кирәк һәм ни өчен бу җиңел булмаска мөмкин?

11 Маттай 7:1, 2 укы. Гайсә кешеләрнең камилсез һәм башкаларны хөкем итәргә һәвәс икәннәрен белгән. Шуңа күрә ул: «Башка хөкем итмәгез»,— дип әйткән. Әлбәттә, без имандашларыбызны хөкем итмәскә тырышабыз, әмма кайвакыт бу җиңел бирелми. Тәнкыйтьчел булуыбызны абайласак, нәрсә эшләргә? Гайсәнең киңәшенә колак салып, үзегездә бу кимчелекне бетерергә тырышыгыз.

12, 13. Йәһвәнең Давытка нинди мөнәсәбәт саклаганыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Йәһвәнең мисалы безне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Без, Йәһвә кебек, беренче чиратта, кешенең яхшы сыйфатларына игътибар итәргә тиеш. Давыт патша мисалына игътибар итик. Ул берничә җитди гөнаһ кылган. Мәсәлән, ул Битсәбия белән зина кылган һәм хәтта аның ирен үтерттергән (2 Иш. 11:2—4, 14, 15, 24). Бу аның үзенә генә түгел, ә гаиләсенә, шул исәптән хатыннарына, зур зыян китергән (2 Иш. 12:10, 11). Башка очракта Давыт, Йәһвәнең ихтыярына каршы чыгып, исраиллеләрнең санын исәпләп чыккан. Күрәсең, аны моны эшләргә горурлык һәм хәрби көчкә таяну дәртләндергән. Моның аркасында 70 000 исраилле кизүдән һәлак булган (2 Иш. 24:1—4, 10—15).

13 Сез Исраилдә яшәгән булсагыз, Давыт Йәһвәнең мәрхәмәтенә лаек түгел дип уйлар идегезме? Әмма Йәһвә Давытны кичереп була дип санаган. Ни өчен? Чөнки Йәһвә Давытның тугры хезмәтен һәм эчкерсез тәүбә итүен күргән. Давыт бит аны яраткан һәм дөресен эшләргә теләгән. Әйе, Йәһвә бездә яхшыны күрә. Әллә бу безне сөендермиме? (1 Пат. 9:4; 1 Елъ. 29:10, 17)

14. Ни өчен мәсихчеләргә башкаларны хөкем итәргә кирәкми?

14 Йәһвә кешеләрдән камиллекне көтми. Димәк, без дә таләпчән булырга тиеш түгел. Башкаларның кимчелекләрен күрү һәм аларны тәнкыйтьләү җиңел. Әмма рухи кеше башкаларда яхшыны күрергә тырыша һәм алар белән хезмәттәшлек итә белә. Шомартылмаган алмаз әллә ни матур булып күренми, әмма ювелир аның никадәр кыйммәтле булганын ерактан күреп ала. Безгә дә, Йәһвә белән Гайсә кебек, кешеләрне хөкем итмәскә һәм аларда яхшыны күрергә кирәк.

15. Ни өчен, таләпчән булмас өчен, башкаларның хәл-шартлары турында уйланырга кирәк?

15 Безгә артык таләпчән булмаска нәрсә булышыр? Кешеләрнең нинди авырлыкларга очраганнары турында уйланыгыз. Бер мисалны исебезгә төшерик. Гайсә, гыйбадәтханәдә утырганда, бер тол хатынның иганә савытына ике вак акча салганына игътибар иткән. Гайсә ни өчен ул шулкадәр аз салган дип әйтмәгән. Киресенчә, ул аны юмартлыгы һәм дөрес мотивлары өчен мактаган (Лүк 21:1—4).

16. Вероника белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Башкаларның авырлыклары турында уйлануның мөһимлеген Вероника белән булган бер очрак раслый. Аның җыелышында бер апа-кардәш улын берүзе тәрбияли. Вероника болай дип сөйли: «Минемчә, алар җыелышларны еш калдыра һәм хезмәттә аз катнаша иде. Шуңа күрә мин алар рухи түгел дип уйлый идем. Ничектер без шул апа-кардәш белән хезмәткә чыктык. Ул үзе турында күбрәк сөйләде. Аның улы аутизм белән чирли икән. Моңа карамастан, ул улын хакыйкатьтә үстерергә тырыша. Шулай ук улының чире аркасында алар кайвакыт башка җыелышларга барырга мәҗбүр». Вероника мондый нәтиҗә ясаган: «Мин бу апа-кардәшкә никадәр авыр булганын хәтта күз алдыма да китерми идем. Хәзер мин аны бик кадерлим һәм хөрмәт итәм. Чөнки ул, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, күпне эшли».

17. Ягъкуб 2:8 дә нинди җитәкчелек бар һәм без аны ничек тота алабыз?

17 Без берәр кардәшне тәнкыйтьли башлаганыбызны абайлап алсак, нәрсә эшләргә? Башкаларны ярату безнең өчен таләп икәнен онытмыйк. (Ягъкуб 2:8 укы.) Йәһвәдән сезгә хөкем итмәскә көч бирсен дип сорагыз һәм, догаларыгыз буенча эш итеп, шул кардәшне хезмәткә я кунакка чакырыгыз. Шулай итеп, сез аның белән яхшырак танышырсыз һәм, Йәһвә белән Гайсә кебек, аңарда яхшыны күрерсез. Шулай эшләп, сез игелекле Көтүченең «башкаларны хөкем итмәгез» дигән киңәше буенча эш итәчәксез.

18. Без игелекле Көтүчегә ничек тыңлаучан була алабыз?

18 Сарыклар көтүчене тыңлаган кебек, мәсихчеләр Гайсәнең тавышын тыңлый. Без материаль нәрсәләр турында борчылмасак һәм башкаларны хөкем итмәсәк, Йәһвә белән Гайсә безнең тырышлыкларыбызны фатихалаячак. Без «кечкенә көтүгә» керәбезме я «башка сарыкларгамы», әйдәгез, игелекле Көтүчегә тыңлаучан булыйк (Лүк 12:32; Яхъя 10:11, 14, 16). Киләсе мәкаләдә без Гайсәнең башка ике күрсәтмәсенә игътибар итәрбез һәм мәсихчеләр нәрсә эшләргә тиеш икәнен белербез.

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

^ 5 абз. Гайсәнең сарыклары аның тавышын ишетә, ягъни өйрәтүләре буенча яшәргә тырыша. Гайсә Мәсих материаль нәрсәләр турында борчылмаска һәм башкаларны хөкем итмәскә киңәш иткән. Бу мәкаләдә без бу киңәшләр буенча ничек яши алганыбызны карап китәрбез.

^ 51 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш эшен югалткан һәм көчкә очын очка ялгый, аңа яңа йорт эзләргә кирәк. Ул, борчуларга чумып, рухи эшләрне калдырырга мөмкин.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш очрашуга соңга калган, әмма бу ул рухилыгын югалткан дигәнне аңлатмый. Ул җае чыкканда вәгазьли, олы яшьтәгеләргә булыша һәм Патшалык Залын кайгыртуда катнаша.