Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Аны тыңлагыз»

«Аны тыңлагыз»

«Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз» (МАТ. 17:5).

54 ҖЫР Менә юл!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Йәһвә Гайсәнең өч рәсүленә нәрсә эшләргә кушкан һәм алар аның сүзләрен ничек үтәгән? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

 Б. Э. 32 елында Пасах бәйрәменнән соң Гайсә Петер, Ягъкуб һәм Яхъя белән тауга менгән. Бу, күрәсең, Хәрмун тавының сырт ягы булган. «Анда алар алдында аның [Гайсәнең] кыяфәте үзгәргән. Аның йөзе кояштай балкып киткән, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булган» (Мат. 17:1—4). Ахырда Йәһвә аларга: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дип әйткән (Мат. 17:5). Рәсүлләрнең тормышларыннан аларның Гайсәне чыннан да тыңлаганнары ап-ачык күренә. Без дә алардан үрнәк алырга телибез.

2 Үткән мәкаләдә Гайсәнең безне нәрсәдән кисәткәне турында сүз барды. Бу мәкаләдә исә без Гайсә безгә эшләргә кушкан ике якка игътибар итәрбез.

«ТАР КАПКАДАН КЕРЕГЕЗ»

3. Маттай 7:13, 14 буенча, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

3 Маттай 7:13, 14 укы. Игътибар итегез: Гайсә ике юл гына бар дип әйткән. Киң капка «иркен» юлга алып бара, ә кысан капка «тар» юлга алып бара. Бүтән вариантлар юк. Нинди юлдан барасын без үзебез сайлыйбыз. Бу иң мөһим карар, чөнки бу карарга безнең мәңгелек тормышыбыз бәйле.

4. Иркен юлны сурәтләп бирегез.

4 Безгә бу ике юл бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торганын аңларга кирәк. «Иркен» юл буенча бару җиңел булганга, ул бик популяр. Кешеләр, күпчелеккә ияреп, шул юл буенча бара. Бу юлны Шайтан салганы һәм аның үлемгә алып барганы кешеләрнең уйларына да килми (1 Көр. 6:9, 10; 1 Яхъя 5:19).

5. Кайберәүләргә, тар юлны табар өчен һәм аның буенча барыр өчен, нәрсә эшләргә туры килде?

5 Башка юл исә «тар», һәм аны азлар таба ала. Ни өчен? Ялган пәйгамбәрләр аркасында. Гайсә алар турында киләсе шигырьдә әйткән булган (Мат. 7:15). Кайбер исәпләүләр буенча, бүген меңләгән дин бар, һәм аларның күпчелеге без хакыйкатькә өйрәтәбез дип әйтә. Тәгълиматлар шулкадәр күп булганга, кешеләр аптырашта кала һәм хакыйкатьне бөтенләй эзләми. Әмма дөрес юлны табу мөмкин. Гайсә болай дигән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Сез, күпчелеккә иярмәгәнгә, мактауга лаек. Сез хакыйкатьне эзләдегез, Изге Язмаларны тирәнтен тикшереп, Йәһвәнең таләпләрен белдегез һәм Гайсәнең өйрәтүләре белән таныштыгыз. Шулай ук сез, Йәһвәнең мәҗүси йолалар белән бәйле бәйрәмнәрне һәм ялган динне нәфрәт иткәнен белеп, аларны калдырдыгыз. Билгеле, бу сезгә җиңел бирелмәгәндер (Мат. 10:34—36). Әмма сез, күктәге Атагызны яратканга һәм аны сөендерергә теләгәнгә, бирешмәдегез. Йәһвә сезнең белән бик горурлана (Гыйб. сүз. 27:11).

БЕЗГӘ ТАР ЮЛДА КАЛЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

Аллаһының кануннары безгә тар юлда калырга ярдәм итә (6—8 нче абзацларны кара.) *

6. Зәбур 119:9, 10, 45, 133 буенча, безгә тар юлда калырга нәрсә булыша?

6 Безгә тар юлда калырга нәрсә ярдәм итәчәк? Бер мисал карап китик. Бормалы юллар буйлап киртәләр тотыла. Алар ярдәмендә машина йөртүчеләр юл кырыена якын килми, һәм бу аларны юл һәлакәтеннән яклый. Бу чаралар машина йөртүчеләрне чикләсә дә, беркемнең дә зарланырга башына да килмәс. Изге Язмаларда китерелгән Йәһвәнең нормалары да шундый образлы киртәләр булып тора. Алар безгә тар юлда калырга ярдәм итә. (Зәбур 119:9, 10, 45, 133 укы.)

7. Тар юлдан бару яшьләрне күңелле тормыштан мәхрүм итәме?

7 Яшьләр, сезгә кайвакыт Йәһвәнең нормалары сезне чикли кебек тоеламы? Шайтан сезнең нәкъ шулай уйлавыгызны тели дә. Шайтан, сыйныфташларыгызны һәм интернетны кулланып, иркен юл буенча барган кешеләрне бәхетле итеп күрсәтергә тырыша. Өстәвенә, ул сезне күңелле тормышны күрми каласыз дип ышандырырга тырыша *. Әмма шуны онытмыйк: Шайтан иркен юлдан барган кешеләргә юлның ахырында аларны нәрсә көткәнен күрсәтми. Йәһвә исә үз хезмәтчеләренә тар юлның ахырында аларны нәрсә көткәнен ап-ачык әйтә (Зәб. 37:29; Ишаг. 35:5, 6; 65:21—23).

8. Яшь кардәшләр Олафтан ничек үрнәк ала ала?

8 Олаф * исемле бер абый-кардәшнең мисалын карап китик. Сыйныфташ кызлары аны җенси мөнәсәбәтләргә керергә күндерергә тырышкан. Олаф, мин Изге Язмалардагы принциплар буенча яшим диеп, аларның тәкъдимнәрен кире каккан, әмма бу кызларны туктатмаган. Алар тагы да күбрәк бәйләнә башлаган, ләкин Олаф бирешмәгән. Олаф башка бер сынауга да очраган. Ул болай дип сөйли: «Укытучыларым мине институтка керергә өндәде. Алар бу престижлы бит, югыйсә юньле эш таба алмассың дип басым ясады». Олафка нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Мин җыелышта яхшы дуслар таптым. Алар минем гаиләм булып китте. Өстәвенә, мин Изге Язмаларны тирәнрәк өйрәнә башладым. Төплерәк өйрәнгән саен, мин укыганнарымның хакыйкать булганына ныграк инандым. Нәтиҗәдә, мин суга чумдырылырга булдым».

9. Тар юлда калыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

9 Шайтан безнең тормышка алып баручы юлдан читкә тайпылуыбызны тели, ул без күпләр атлаган «һәлакәткә илтүче» иркен юл буйлап барырбыз дип өметләнә (Мат. 7:13). Без Хуҗабызның киңәшләренә колак салсак һәм тар юл күп кенә зыяннан саклаганын аңласак, беркем һәм бернәрсә дә безне бу юлдан тайпылдырмас. Гайсә безгә тагын нәрсә эшләргә кушкан? Әйдәгез, моңа игътибар итик.

«КАРДӘШЕҢ БЕЛӘН ТАТУЛАШ»

10. Маттай 5:23, 24 буенча, без нәрсә эшләргә тиеш?

10 Маттай 5:23, 24 укы. Гайсә күп кенә яһүдләргә таныш була алган бер ситуацияне китергән. Күз алдына китерегез: бер яһүд гыйбадәтханәгә корбан китерергә килә һәм үз корбанын руханига инде тапшырырга әзер — һәм кинәт ул үз якынының үзенә үпкәләгәнен исенә төшерә. Ул корбанын калдыра да кардәше янына китә. Алай була аламыни? Әллә Йәһвәгә корбан китерүдән мөһимрәк нәрсә була аламы соң? Әйе. Гайсә моның турында турыдан-туры болай дигән: «Башта, барып, кардәшең белән татулаш».

Берәрсе сезгә үпкәләсә, сез Ягъкуб кебек басынкылык белән беренче адым ясый алырсызмы? (11, 12 нче абзацларны кара.) *

11. Үз абыйсы белән татулашыр өчен, Ягъкуб нәрсә эшләгән?

11 Үпкәләгән кардәшебез белән ничек татулашып булганын ыруг башлыгы Ягъкуб белән булган очрак күрсәтә. Ул якынча 20 ел чит җирдә яшәгәннән соң, Йәһвәнең фәрештәсе аңа кире туган җиренә кайтырга кушкан (Ярат. 31:11, 13, 38). Әмма бу Ягъкубка җиңел бирелмәгән, чөнки аның абыйсы Исау аны үтерергә теләгән (Ярат. 27:41). Абыйсы белән тиздән очрашачагын белгәч, Ягъкуб «бик курыккан һәм борчыла башлаган». Ул абыйсы аңа һаман да ачу тота дип курыккан (Ярат. 32:7). Үз абыйсы белән татулашыр өчен, Ягъкуб нәрсә эшләгән? Беренчедән, ул Йәһвәгә моның турында кайнар дога кылган. Икенчедән, ул Исауга юмарт бүләк җибәргән (Ярат. 32:9—15). Өченчедән, Ягъкуб, Исауга зур хөрмәт күрсәтеп, аның алдында бер генә түгел, ә «җиде тапкыр җиргә кадәр иелгән». Андый басынкылык һәм хөрмәт күрсәткәнгә, Ягъкуб абыйсы белән татулаша алган (Ярат. 33:3, 4).

12. Без Ягъкубтан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Ягъкубның үз абыйсы белән очрашуына ничек әзерләнгәненнән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Ягъкуб, басынкылык күрсәтеп, Йәһвәдән ярдәм сораган, аннары ул догасы буенча эш иткән һәм, абыйсының күңелен табар өчен, аңа бүләкләр җибәргән. Алар очрашкач, Ягъкуб гаеп кемдә икәнен эзләмәгән, аның максаты абыйсы белән татулашу булган. Без Ягъкубтан ничек үрнәк ала алабыз?

КАРДӘШЕГЕЗ БЕЛӘН ТЫНЫЧ МӨНӘСӘБӘТЛӘР КАЙТАРЫГЫЗ

13, 14. Кардәшебезне рәнҗетсәк, нәрсә эшләргә кирәк?

13 Тормыш юлыннан тайпылмас өчен, безгә «юлдашларыбыз» белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга кирәк (Рим. 12:18). Ә кардәшебезне инде рәнҗетсәк, нәрсә эшләргә? Беренче чиратта, Ягъкуб кебек, дога кылыгыз һәм Аллаһыдан ярдәм сорагыз.

14 Үз-үзебезне тикшерер өчен, мондый сораулар турында уйланып була: «Мин үз горурлыгымны басарга, гафу үтенергә һәм тынычлык булдырырга әзерме? Мин беренче итеп адым ясасам, Йәһвә белән Гайсә нинди хисләр кичерер?» Бу сораулар турында уйлану безгә Гайсә өйрәткәнчә эш итәргә һәм кардәшебез белән тынычлык булдырырга булышыр. Шулай эшләсәк, без Ягъкуб үрнәге буенча эш итәрбез.

15. Эфеслеләргә 4:2, 3 тә язылган принцип безгә кардәшебез белән татулашырга ничек булыша ала?

15 Ягъкуб, Исау белән сөйләшкәндә, үзен өстен куеп сөйләшсә, бу нәрсәгә китерер иде? Сөйләшү килеп чыкмас иде. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Без кардәшебез янына татулашу максаты белән барганда, безгә басынкы булырга кирәк. (Эфеслеләргә 4:2, 3 укы.) Гыйбрәтле сүзләр 18:19 да: «Рәнҗегән кардәш янына баруга караганда, ныгытылган шәһәрне басып алу җиңелрәк. Кайбер бәхәсләр ныгытма бигенә охшаш шул»,— диелгән. Без басынкылык белән гафу үтенсәк, бәлки, бу «ныгытылган шәһәр» безгә үз капкаларын ачар.

16. Безгә нәрсә турында уйланырга кирәк һәм ни өчен?

16 Үпкәләгән кардәш белән сөйләшер алдыннан безгә нәрсә әйтәчәгебез һәм моны ничек эшләячәгебез турында уйланырга кирәк. Безнең максатыбыз кардәшебезгә үпкә хисеннән арынырга булышу. Бәлки, ул әйткән кайбер сүзләр безгә ошамастыр, әмма ачу хисенә бирелмик һәм акланып тормыйк. Бу бит хәлне чишәргә бер дә булышмас. Тынычлык булдыру кем гаепле, ә кем юк икәнен билгеләүдән күпкә мөһимрәк (1 Көр. 6:7).

17. Жильбердан нәрсәгә өйрәнеп була?

17 Жильбер исемле абый-кардәш тынычлык булдырырга тырыша. Ул болай дип сөйли: «Минем кызым белән мөнәсәбәтләрем киеренке иде. Ике ел дәвамында мин аның белән аралашып алырга, аңлашырга һәм мөнәсәбәтләребезне ялгарга тырыштым. Һәр сөйләшүем алдыннан мин Йәһвәгә дога кылдым, кызым мине гаепләсә, сабырлык күрсәтергә омтыла идем. Миңа кичерергә өйрәнергә кирәк иде. Мин максатым дөреслегемне раслау түгел, ә гаиләмдә тынычлык булдыру икәнен аңладым». Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Жильбер болай дип дәвам итә: «Бүген мин җан тынычлыгы сизәм, чөнки бөтен туганнарым белән тыныч мөнәсәбәтләр булдыра алдым».

18, 19. Берәрсен рәнҗетсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

18 Бу мәкаләне өйрәнгәннән соң, сез, берәр кардәшне үпкәләткәнегезне абайлап алсагыз, нәрсә эшләрсез? Гайсәнең киңәше буенча эш итеп, кардәшегез белән татулашыгыз. Йәһвәгә дога кылыгыз һәм ул сезгә изге рухы белән тынычлык булдыручы булырга булышачагына шикләнмәгез. Шулай эшләсәгез, сез бәхетле булырсыз һәм Гайсәгә тыңлаучанлык күрсәтерсез (Мат. 5:9).

19 Без Йәһвәгә безне җыелыш башы Гайсә Мәсих аша җитәкләгәне өчен рәхмәтле (Эфес. 5:23). Әйдәгез, рәсүл Петер, Ягъкуб һәм Яхъя кебек, һәрвакыт Гайсәнең тавышын тыңлыйк (Мат. 17:5). Бу мәкалә безгә үпкәләгән кардәшләребез белән татулашу — безнең бурычыбыз икәнен исебезгә төшерде. Без, кардәшләребез белән тыныч мөнәсәбәтләр сакласак, мәңгелек тормышка илтүче тар юлда калырбыз һәм мәңге бәхетле булырбыз.

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Гайсә без тар капка аша керергә һәм мәңгелек тормышка илтүче тар юл буенча барырга тиеш дип әйткән. Шулай ук ул безгә кардәшләребез белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга киңәш иткән. Әмма кайвакыт бу җиңел булмый. Гайсәнең киңәшләре буенча эш иткәндә, нинди авырлыклар туарга мөмкин һәм аларны ничек хәл итәргә?

^ 7 абз. «Яшьләрнең 10 соравына җавап» дигән брошюраның «Яшьтәшләрнең басымына ничек каршы торырга?» дигән 6 нчы бүлеген һәм jw.org сайтында «Яшьтәшләреңнең басымына каршы тор!» дигән роликны кара. (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ЯШҮСМЕРЛӘР дигән сылтама буенча үтегез.)

^ 8 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Аллаһының кануннары юл буйлап урнашкан киртәләргә охшаш. Алар безгә тар юлда калырга һәм юлдан «очмаска» ярдәм итә. Бу кануннар ярдәмендә безне порнография карау вәсвәсәсеннән, әхлаксызлыктан һәм югары белемсез яшәп булмый дигән караштан саклар.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Исау белән татулашыр өчен, Ягъкуб җиде тапкыр җиргә кадәр иелгән.