Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсәнең энесеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

Гайсәнең энесеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

«Мин, Аллаһының һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкуб» (ЯГЪК. 1:1).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ягъкубның гаиләсен сурәтләп бирегез.

 ЯГЪКУБ бик яхшы гаиләдә үскән. Аның әти-әнисе, Йосыф белән Мәрьям, Йәһвәне бик яраткан һәм аның тугры хезмәтчеләре булган. Ә Ягъкубның абыйсы Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих булган. Күпләр андый гаиләдә үсәргә теләр иде.

Ягъкуб, үз абыйсы Гайсә белән бергә үскәнгә, аны бик яхшы белгән (2 нче абзацны кара.)

2. Ягъкубның үз абыйсы белән сокланыр өчен нинди сәбәпләре булган?

2 Ягъкубның үз абыйсы Гайсә белән сокланыр өчен сәбәпләре бик күп булган (Мат. 13:55). Мәсәлән, 12 яшенә Гайсә Изге Язмаларны шулкадәр яхшы белгән ки, хәтта Иерусалимдагы Канун белгечләре аның белемнәренә гаҗәпләнгән (Лүк 2:46, 47). Мөгаен, Ягъкуб та, Гайсә кебек, балта эшләре белән шөгыльләнгән. Алай булса, ул Гайсәне бик яхшы белгән. Нейтан Норр кардәш болай дип әйтергә яраткан: «Кеше белән яхшы танышырга теләсәң, аның белән эшләп кара» *. «Гайсә үсә барган, зирәклек җыйган һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанган». Ягъкуб моны күрми калмаган (Лүк 2:52). Бәлки, сез: «Ничек инде Ягъкуб Гайсәнең беренче шәкерте булып китмәгән?!» — дип уйлап куйгансыздыр. Нәрсә эшлисең инде! Башта Ягъкуб Гайсәгә иман итмәгән.

3. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Ягъкуб аңа ничек караган?

3 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Ягъкуб аның шәкерте булмаган (Яхъя 7:3—5). Бер очракта Гайсә янына туганнары килгән һәм аның турында ул акылдан язган дип әйткән. Мөгаен, шул туганнар арасында Ягъкуб та булгандыр (Марк 3:21). Изге Язмаларда, Гайсә җәфалану баганасында үтерелгәндә, Ягъкуб та килгән дип әйтелми. Бәлки, ул Гайсә янына килмәгәндер (Яхъя 19:25—27).

4. Бу мәкаләдә без нинди сорауларга җавап табарбыз?

4 Соңрак Ягъкуб Гайсәгә иман итә башлаган һәм җыелышның хөрмәтле әгъзасы булып киткән. Әйдәгез, бу мәкаләдә Ягъкубның мисалын карап чыгып, мондый сорауларга җавап табыйк: 1) ни өчен без басынкы булып калырга тиеш һәм, 2) уңышлы өйрәтүче булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

ЯГЪКУБ КЕБЕК, БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ

Гайсә Ягъкубка күренгәч, Ягъкуб дөрес эш итмәгәнен таныган һәм Мәсихнең шәкерте булып киткән (5—7 нче абзацларны кара.)

5. Терелтелгән Гайсә Ягъкубка күренгәннән соң, Ягъкубның тормышы никадәр үзгәргән?

5 Кайчан Ягъкуб Гайсәнең тугры шәкерте булып киткән? Гайсәнең терелтелүеннән соң. Терелтелгәч, Гайсә «Ягъкубка, соңрак барлык рәсүлләргә күренгән» (1 Көр. 15:7). Бу очрашу Ягъкубның бөтен тормышын үзгәрткән. Йәһвә мәсихчеләргә Иерусалимда үзенең изге рухын койганда, Ягъкуб та анда булган (Рәс. 1:13, 14). Соңрак Ягъкуб хәтта беренче гасырдагы җитәкче советта хезмәт иткән (Рәс. 15:6, 13—22; Гәл. 2:9). Б. э. 62 елына кадәр ул майланган мәсихчеләргә хат язган. Бүген дә бу хат һәрберебез өчен, шул исәптән башка сарыклар өчен, бик файдалы (Ягък. 1:1). Тарихчы Иосиф Флавий язганча, Ягъкуб баш рухани Һаннас улы Һаннанияс кушуы буенча үтерелгән булган. Шулай итеп, Ягъкуб үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булып калган.

6. Ягъкубның карашы яһүди дин җитәкчеләренең карашыннан ничек аерылып торган?

6 Ягъкуб басынкы булган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ягъкубның һәм фарисейларның Гайсәгә карашларын чагыштырыйк. Ягъкуб, Гайсәнең чыннан да Аллаһы Улы икәненә инангач, моны басынкылык белән кабул иткән, үз фикер йөртүен үзгәрткән. Фарисейлар исә башкача эш иткән. Алар, Гайсәнең Лазарны терелткәнен белсә дә, Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп кабул итмәгән, ә Гайсәне дә, Лазарны да үтерергә теләгән (Яхъя 11:53; 12:9—11). Соңрак, Гайсә Мәсих терелтелгәч, алар моны да халыктан яшерергә тырышкан (Мат. 28:11—15). Горурлык бу дин җитәкчеләренә Мәсихне кабул итәргә комачаулаган.

7. Ни өчен безгә горурлыктан качарга кирәк?

7 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Горур булмагыз һәм Йәһвәнең өйрәтүен кабул итегез. Кайбер чирләр аркасында, йөрәк артерияләре каты булып китә, ә бу, үз чиратында, йөрәк эшчәнлегенә зыян китерә. Символик йөрәгебез дә, горурлык аркасында, каты булып китеп, Йәһвәнең җитәкчелегенә сизгер булмаска мөмкин. Фарисейларның йөрәкләре шулкадәр катыланып киткән ки, алар, хәтта Гайсәнең могҗизаларын күрсә дә, аңа ышанмаган (Яхъя 12:37—40). Моның аркасында фарисейлар мәңгелек тормышка лаек булмаган (Мат. 23:13, 33). Безнең белән андый хәл булмасын өчен, Аллаһы Сүзе һәм изге рух шәхесебезгә, фикер йөртүебезгә һәм карарларыбызга тәэсир итсен (Ягък. 3:17). Ягъкуб, басынкы булганга, Йәһвәнең өйрәтүен кабул иткән һәм хәтта үзе дә яхшы, оста өйрәтүче булып киткән.

ЯГЪКУБ КЕБЕК, ОСТА ӨЙРӘТЕГЕЗ

8. Безгә яхшы өйрәтүчеләр булып китәргә нәрсә булышыр?

8 Ягъкуб югары белем алмаган. Дин җитәкчеләре Петер белән Яхъяны «белемсез, гап-гади кешеләр» дип санаган, һәм, һичшиксез, Ягъкубка да алар шулай караган (Рәс. 4:13). Әмма Ягъкуб оста өйрәтүче булып киткән. Бу аның хатыннан ап-ачык күренә. Бәлки, без дә, Ягъкуб кебек, әллә ни гыйлемле кешеләр түгелдер. Шулай да Йәһвәнең изге рухы һәм оешманың өйрәтүе ярдәмендә без дә оста өйрәтүчеләр була алабыз. Ягъкубка оста өйрәтүче булып китәргә нәрсә булышкан? Әйдәгез, аның кайбер алымнарын карап китик.

9. Ягъкубның өйрәтү рәвеше турында сез нәрсә әйтер идегез?

9 Ягъкуб катлаулы сүзләр кулланмаган һәм гади өйрәткән. Шуңа күрә аның хатын укыган мәсихчеләр нәрсә эшләргә һәм киңәшләрен ничек кулланырга икәнен ачык аңлаган. Мәсәлән, Ягъкуб мәсихчеләр, газап чиккәндә, чыдам булып калырга тиеш дип өйрәткән. Карагыз, нинди гади сүзләр белән ул бу мөһим фикерне ассызыклаган: «Нык калганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюпнең чыдамлыгы турында ишеттегез һәм Йәһвәнең аны ничек фатихалаганын беләсез. Сез Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын күрдегез» (Ягък. 5:11). Күргәнебезчә, Ягъкуб Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәткән. Әюп мисалын китереп, ул Йәһвәнең үзенең тугры хезмәтчеләрен юмарт фатихалаганын аңлаткан. Ягъкубның сүзләре гади һәм логикага туры килә. Шулай итеп ул игътибарны үзенә түгел, ә Йәһвәгә җәлеп иткән.

10. Без Ягъкубтан ничек үрнәк ала алабыз?

10 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Гади сөйләгез һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтегез. Безнең башкаларны белемнәребез белән гаҗәпләндерергә максатыбыз юк. Киресенчә, без өйрәнүчеләребезне Йәһвәнең никадәр зирәк һәм кайгыртучан булуын күрергә өйрәтәбез (Рим. 11:33). Өйрәнүчебез бездән: «Син минем урынымда булган булсаң, ничек эш итәр идең?» — дип сораса, без аңа нәрсә эшләргә әйтмәбез, ә, шәхси карар кабул итәргә булышыр өчен, аңа Изге Язмалардагы очракларны күрсәтербез һәм Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңларга булышырбыз. Нәтиҗәдә, ул, карарлар кабул иткәндә, безгә түгел, ә Йәһвәгә ярарга тырышыр.

11. Ягъкуб көннәрендә кайбер мәсихчеләрнең нинди кимчелекләре булган һәм ул аларга нинди киңәшләр биргән? (Ягъкуб 5:13—15)

11 Ягъкуб проблемаларга күз йоммаган. Ул кардәшләргә нинди кимчелекләр белән көрәшергә туры килгәнен белгән һәм аларга туры киңәшләр биргән. Мәсәлән, кайбер кардәшләр киңәшләрне кулланырга әллә ни ашыкмаган (Ягък. 1:22). Башкалар байларны ярлылардан өстен күргән (Ягък. 2:1—3). Ә кемдер телен тыя белмәгән (Ягък. 3:8—10). Бу проблемалар җитди булган, ләкин Ягъкуб үз кардәшләрен өметсез дип санамаган. Аның киңәшләре туры булса да, сүзләрендә кардәшләргә карата хөрмәт чагылган. Өстәвенә, Ягъкуб кардәшләрне өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өндәгән. (Ягъкуб 5:13—15 укы.)

12. Өйрәнүчеләребезгә ярдәм иткәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

12 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Артык таләпчән булмагыз һәм башкаларга карата уңай караш саклагыз. Күп кенә өйрәнүчеләргә тормыш рәвешләрен үзгәртү җиңел бирелми (Ягък. 4:1—4). Аларга начар гадәтләрне ташлау һәм мәсихче сыйфатлар үстерү авыр. Без дә, Ягъкуб кебек, өйрәнүчеләребезгә кул селтәмик һәм аларга туры киңәшләр бирергә кыенсынмыйк. Йәһвә басынкы кешеләргә үзгәрергә көч бирә алуын онытмыйк (Ягък. 4:10).

13. Ягъкуб 3:2 дән күренгәнчә, Ягъкуб нәрсә таныган?

13 Ягъкуб тыйнак булган. Ягъкуб, Гайсә белән бер гаиләдә үссә дә һәм җыелышта җаваплы вазифаларга ия булса да, үзен башкалардан өстен куймаган. Ул үз имандашларына «кадерле кардәшләрем» дип мөрәҗәгать иткән (Ягък. 1:16, 19; 2:5). Ягъкуб шулай ук башкаларның үзен камил дип санауларын теләмәгән. Ул, «без барыбыз да еш кына хаталар кылабыз» дип әйткәндә, үзен дә шул санга керткән. (Ягъкуб 3:2 не укы һәм искәрмә.)

14. Ни өчен безгә үз хаталарыбызны танырга кирәк?

14 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Бар кешеләрнең дә гөнаһлы булуын онытмагыз. Үзегезне өйрәнүчегездән яхшырак итеп күрсәтмәгез. Югыйсә өйрәнүчегезнең сез беркайчан да хаталар кылмыйсыз дигән уйлары туар. Нәтиҗәдә, ул мин Аллаһының таләпләренә беркайчан да туры килмәм дип уйлый башлар. Өйрәнүчегез белән Йәһвәнең сезгә үз кимчелекләрегезне җиңәргә ничек булышканы белән бүлешегез һәм үзегезгә дә кайвакыт Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә авыр булганы турында сөйләгез. Шулай эшләсәгез, өйрәнүчегезнең Аллаһы хезмәтчесе булырга теләге үсәр.

Ягъкубның мисаллары гади, ачык һәм уңышлы булган (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Ни өчен Ягъкубның мисаллары уңышлы булган? (Ягъкуб 3:2—6, 10—12)

15 Ягъкуб йөрәккә үтеп кергән мисаллар кулланган. Ягъкубка бу яктан изге рух ярдәм иткән. Мөгаен, оста өйрәтүче Гайсәнең үрнәге дә Ягъкубка булышкандыр. Ягъкубның хатында кулланылган мисаллар гади һәм аңлаешлы. (Ягъкуб 3:2—6, 10—12 укы.)

16. Ни өчен мисалларны кулланырга кирәк?

16 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Мисаллар китерегез. Мисаллар кулланганда, без кешегә ишеткәнне күз алдына китерергә булышабыз. Андый мисаллар ярдәмендә кеше Изге Язмалардагы фикерләрне яхшырак исендә калдыра. Гайсә мисалларны оста кулланган. Әйдәгез, аңардан үрнәк алган Ягъкубның кайбер мисалларына игътибар итик.

17. Ни өчен Ягъкубның Ягъкуб 1:22—25 тә язылган мисалы уңышлы булган дип әйтеп була?

17 Ягъкуб 1:22—25 укы. Ягъкуб көзге белән мисал китергән. Ул, Аллаһы Сүзе безгә файда китерсен өчен, аны уку гына җитми, ә укыганнарыбыз буенча эш итәргә дә кирәклеген аңлатырга теләгән. Бу мисал бар кешегә аңлашылган, чөнки һәрберебез көн дә көзгегә карый. Кеше, көзгедән берәр кимчелеген күреп тә, бернәрсә эшләмәсә, бу акылсыз булыр иде. Нәкъ шулай ук без дә ниндидер кимчелегебезне күреп алсак, әмма үзгәрергә тырышмасак, бу да акыллы булмас.

18. Мисаллар китергәндә, безгә нинди өч киңәшне истә тотарга кирәк?

18 Ягъкуб кебек, мисалларны уңышлы итеп китерер өчен, безгә өч киңәшне истә тотарга кирәк: 1) мисал сез карап чыккан темага туры килергә тиеш, 2) мисал кешеләргә аңлаешлы булырга тиеш, 3) мисалдагы сабакны ничек кулланып булганын ачык итеп аңлату мөһим. Әгәр дә мисалларны уйлап чыгару авыр булса, «Индекс»ка мөрәҗәгать итегез. Анда «Наглядные примеры» дигән өстәмә исем астында күп яхшы мисаллар бар. Микрофон тавышны көчәйткән кебек, мисаллар да фикерләрне «көчәйтә». Шуңа күрә иң мөһим фикерләргә генә мисаллар китерегез һәм шуны да онытмагыз: максатыгыз — үзегезгә игътибар җәлеп итү түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк кешегә Йәһвәнең бәхетле гаиләсенә кушылырга булышу.

19. Рухи гаиләбезне яратуыбыз нәрсәдән күренер?

19 Ягъкубтан аермалы буларак, беребезнең дә камил абыйсы юк. Әмма без Йәһвәгә рухи гаиләбез белән бергә хезмәт итә алабыз. Кардәшләребез белән аралашсак, алардан өйрәнсәк һәм алар белән бергә вәгазьләсәк, аларны яратуыбыз күренер. Фикер йөртүдә, эш итүдә һәм өйрәтү рәвешендә Гайсәдән үрнәк алсак, бу Аллаһыга дан китерер һәм без күп эчкерсез кешеләргә күктәге Атабызга якынлашырга ярдәм итәрбез.

114 ҖЫР «Сабыр булыгыз»

^ Гайсә Мәсих белән үскән Ягъкуб үз абыйсын бик яхшы белгән. Бик аз кеше Аллаһының камил Улын шулкадәр яхшы белгәндер. Ягъкуб җыелышның терәге булып киткән һәм мәсихчеләргә күп киңәшләр биргән. Бу мәкаләдә без Ягъкубның тормышыннан һәм киңәшләреннән нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.

^ Нейтан Норр Җитәкче советның әгъзасы булган. Ул 1977 елда җирдәге тормыш юлын тәмамлаган.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Ягъкуб телне ут белән чагыштырган. Бу мисал бөтен кешеләргә аңлаешлы булган.