Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Йәһвәнең гадел булуында шикләнмисезме?

Сез Йәһвәнең гадел булуында шикләнмисезме?

«Ул — Кыя, аның эшләре камил, аның бар юллары гадел. Ул — тугрылык Аллаһысы, һич тә гаделсезлек кылмый. Ул тәкъва һәм намуслы» (КАН. 32:4).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. a) Ни өчен кайберәүләргә хакимлеккә ия булган кешеләргә ышану авыр? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

 БҮГЕН күпләргә хакимлеккә ия булган кешеләргә ышану авыр. Алар сәясәтчеләр белән судьяларның бай һәм атаклы кешеләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүләрен, ә ярлы кешеләр белән гаделсез мөгамәлә итүләрен күрә. Изге Язмаларда дөрес язылган: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәг. 8:9). Өстәвенә, кайбер дин җитәкчеләренең дә тәртипләрен бер дә изге дип атап булмый. Моның аркасында күп кенә кеше Аллаһыга иманнарын югалта. Шуңа күрә без андый кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, аларга Йәһвәгә һәм аның вәкилләренә карата ышаныч үстерү җиңел түгел.

2 Әмма өйрәнүчеләргә генә түгел, хәтта хакыйкатьтә күп еллар булган кардәшләргә дә Йәһвәгә һәм аның вәкилләренә ышаныч белән карау кайвакыт авыр була. Бу мәкаләдә без мондый өч якка игътибар итәрбез: 1) Изге Язмаларны укыганда, безгә ниндидер очрак аңлашылмаса, безгә нәрсә булышыр? 2) Оешма биргән җитәкчелек сәер булып күренсә, тыңлаучан булып калырга нәрсә булышыр? 3) Бөек афәт вакытында Йәһвәгә һәм кардәшләргә ышанганыбыз нәрсәдән күренер? Әйдәгез, бу сорауларны карап китик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКЫГАНДА

3. Изге Язмалардагы кайбер өзекләр Йәһвәгә карата ышанычыбызны ничек сынарга мөмкин?

 3 Изге Язмаларны укыганда, без Йәһвәнең кайбер карарларын аңламаска мөмкин. Мәсәлән, Саннар китабында Йәһвә Шимбә көнне утын җыйган бер кешене үлем җәзасына хөкем иткән дип әйтелә. Ә 2 Ишмуил китабында, Давыт патша башка кешенең хатыны белән зина кылса да һәм кеше үтерүдә гаепле булса да, Аллаһы аны кичергән дип әйтелә (Сан. 15:32, 35; 2 Иш. 12:9, 13). Кемдер мондый сорау бирер: «Ни өчен Йәһвә җитди гөнаһлар кылган Давытны кичергән, ә теге исраиллене кичермәгән?» Моны аңлар өчен, безгә өч якны исәпкә алырга кирәк.

4. Яратылыш 18:20, 21 һәм Канун 10:17 дәге сүзләр Йәһвәнең хөкем карарларына ышанычыбызны ничек ныгыта?

4 Кайвакыт Изге Язмаларда тулы картинаны күрергә булышучы бар нечкәлекләр китерелми. Мәсәлән, Давытның үз гөнаһында эчкерсез тәүбә иткәнен без төгәл беләбез (Зәб. 51:2—4). Ә Шимбә көнне утын җыйган кеше турында нәрсә әйтеп була? Ул үз хатасына үкенгәнме? Аның элек андый хата кылганы булганмы? Ул кисәтүләргә колак салганмы? Ә бәлки, ул аларны кире каккандыр? Бу сорауларга Изге Язмаларда төгәл җавап бирелми. Һәрхәлдә, безгә шул билгеле: Аллаһы «һич тә гаделсезлек кылмый» (Кан. 32:4). Аның «бөтен юллары гадел» (Зәб. 145:17). Моны белү безгә, Изге Язмаларда нәрсәдер аңлашылмаганда, Аллаһыга карата ышанычыбызны югалтмаска ярдәм итә. Кешеләрдән аермалы буларак, Аллаһы үз карарларын ниндидер имеш-мимешләргә я тикшерелмәгән мәгълүматка нигезләнеп түгел, ә төгәл фактларга нигезләнеп кабул итә. (Яратылыш 18:20, 21; Канун 10:17 укы.)

5. Камилсез булуыбыз аркасында гаделлеккә карашыбыз нинди? (Шулай ук  «Камилсез карашыбыз» дигән рамканы кара.)

5 Камилсез булуыбыз гаделлеккә карашыбызны боза. Без Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгәнбез, шуңа күрә без дә гаделсезлекне нәфрәт итәбез (Ярат. 1:26). Ләкин, камилсезлек аркасында, без, бар фактларны белсәк тә, дөрес булмаган нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Юныс пәйгамбәр белән булган очракны исебезгә төшерик. Йәһвә нинәвәлеләргә шәфкать күрсәтергә карар иткәч, Юныска бу бер дә ошамаган (Юныс 3:10—4:1). Әмма Йәһвәнең шәфкате ярдәмендә 120 меңнән артык нинәвәлеләр исән калган. Әйе, Йәһвәнеке түгел, ә Юнысның карашы дөрес булмаган.

6. Ни өчен Йәһвәгә үз карарларын аңлатып торасы юк?

6 Йәһвә кешеләргә үз карарларын аңлатып торырга бурычлы түгел. Әйе, кайвакыт Йәһвә үз хезмәтчеләренә нәрсә эшләргә җыенганын алдан әйткән һәм аларга үзләренең хисләре белән бүлешергә мөмкинлек биргән (Ярат. 18:25; Юныс 4:2, 3). Кайвакыт ул үз карарларын хәтта аңлаткан да (Юныс 4:10, 11). Шулай да Йәһвә кешеләргә хисап бирергә тиеш түгел. Аңа, Барлыкка Китерүчегә буларак, карарлар кабул иткәндә, кешеләрнең хуплавы кирәкми (Ишаг. 40:13, 14; 55:9).

ҖИТӘКЧЕЛЕК АЛГАНДА

7. Безгә нәрсә эшләү авыр булырга мөмкин һәм ни өчен?

7 Әлбәттә, без Йәһвәнең гадел булуын таныйбыз. Ә аның җирдәге вәкилләренә без ничек карыйбыз? Җыелышта хакимлеккә ия булган кешеләрнең үз ихтыяры буенча түгел, ә Йәһвә җитәкчелеге буенча эш иткәненә шикләнмибезме? Борынгы заманнарда андый шикләр туа алган. Мәсәлән,  3 нче абзацта китерелгән очракны исебезгә төшерик. Шимбә турындагы законны бозган кешенең туганнары, Муса хөкем карарын чыгарганда Йәһвәдән җитәкчелек сораганмы икән, дип шикләнә алган. Ә хитле Уриның дуслары Давыт патша, җәзадан качар өчен, үз хакимлеген кулланган дип уйлый алган. Кайберәүләрнең шикләре булса да, безгә шуны истә тотарга кирәк: без, Йәһвәнең вәкилләренә — ул үзе ышанган кешеләргә ышанмасак, Йәһвәгә дә ышанмыйбыз булып чыга.

8. Рәсүлләр 16:4, 5 буенча, беренче гасырдагы мәсихчеләр ничек эш иткән һәм без алардан ничек үрнәк алабыз?

8 Бүген Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша җитәкли (Мат. 24:45). Беренче гасырдагы җитәкче совет кебек, ышанычлы хезмәтче бөтендөнья кардәшлегебезгә, шул исәптән өлкәннәргә, күрсәтмәләр бирә. (Рәсүлләр 16:4, 5 укы.) Ә өлкәннәр, үз чиратында, имандашларын җитәкчелекне кулланырга өйрәтә. Оешма һәм өлкәннәр биргән җитәкчелек буенча эш итеп, без Йәһвәгә карата ышанычыбызны күрсәтәбез.

9. Кайчан өлкәннәрнең күрсәтмәсе буенча эш итү авыр булырга мөмкин һәм ни өчен?

9 Кайвакыт өлкәннәрнең күрсәтмәләре буенча эш итү авыр була. Мәсәлән, соңгы елларда күп кенә җыелышлар һәм теократик районнар берләштерелгән я, киресенчә, бүленгән булган. Шул сәбәпле өлкәннәр вәгазьчеләрне, Патшалык Залы яхшырак кулланылсын өчен, теге я бу җыелышка билгеләгән. Әгәр дә безне башка җыелышка күчәргә сорасалар, ә дусларыбыз һәм гаилә әгъзаларыбыз элеккеге җыелышта калса, безгә өлкәннәрнең күрсәтмәләрен кабул итү аеруча авыр булырга мөмкин. Өлкәннәр нинди кардәшне нинди җыелышка билгеләргә икәнен ничек хәл итә? Аларга күктән Аллаһы үзе моны әйтәме? Әлбәттә, юк. Алайса, ни өчен безгә өлкәннәргә буйсынырга кирәк? Чөнки карарлар кабул итү вазифасын аларга Йәһвә биргән. Ул аларга ышана икән, димәк, без дә аларга ышанырга тиеш. *

10. Еврейләргә 13:17 дә әйтелгәнне исәпкә алып, ни өчен без өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш?

10 Әгәр дә безгә өлкәннәрнең берәр карары ошап бетмәсә, ни өчен без барыбер тыңлаучанлык күрсәтергә тиеш? Чөнки, шулай эшләп, без Аллаһы халкының бердәмлегенә өлеш кертәбез (Эфес. 4:2, 3). Бар кардәшләр дә өлкәннәр советы чыгарган карар буенча басынкылык белән эш иткәндә, бу җыелышларга күп файда китерә. (Еврейләргә 13:17 укы.) Ә иң мөһиме, безнең турында кайгыртырга дип куелган кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, без Йәһвәгә ышанычыбызны күрсәтәбез (Рәс. 20:28).

11. Өлкәннәрнең җитәкчелеген кабул итәргә җиңелрәк булсын өчен, нәрсәне истә тоту мөһим?

11 Өлкәннәр карарлар кабул иткәндә, Йәһвәдән изге рухын сорый. Шулай ук алар Изге Язмалардагы принципларны һәм Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелекне исәпкә ала. Моны истә тотсак, безгә өлкәннәрнең карарларына ышаныч белән карарга җиңелрәк булыр. Өлкәннәр Йәһвәне сөендерергә һәм безнең турында мөмкин кадәр яхшырак кайгыртырга тырыша. Бу тугры кешеләр Аллаһы алдында җаваплы булганнарын онытмый (1 Пет. 5:2, 3). Менә нәрсә турында уйланыйк: бу дөньяда кешеләр, сәяси карашлары, диннәре, милләтләре аркасында, бердәмлек саклый алмый. Алар арасында һәрвакыт ниндидер бүленешләр туып тора. Йәһвә халкы исә бердәмлектә хезмәт итә. Бу Йәһвәнең фатихасы белән генә мөмкин!

12. Өлкәннәр мәсихче чыннан да тәүбә итәме, юкмы икәнен билгеләгәндә, нинди факторларны исәпкә ала?

12 Йәһвә җыелышларның саф булуын тели, шуңа күрә ул өлкәннәрне билгеләгән. Алар җитди гөнаһ кылу очракларын карап чыгу өчен җаваплы. Әгәр берәр мәсихче җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр ул җыелышта кала аламы, юкмы икәнен хәл итә. Алар бу кеше үз гөнаһына үкенәме икәнен аңларга тырыша. Кеше мин тәүбә итәм дисә дә, ул кылган гөнаһына җирәнеп карыймы? Бүтән бу гөнаһны кабатламаска тәвәккәлме? Гөнаһка аны начар аралашу китергән булса, ул начар дуслары белән мөнәсәбәтләрен өзәргә әзерме? Бу фактларны карап чыкканда, өлкәннәр дога кыла, Изге Язмалардагы җитәкчелекне һәм гөнаһ кылучының карашын исәпкә ала. Кеше чыннан да тәүбә итә икән, өлкәннәр аны җыелышта калдыра. Әгәр дә тәүбә итми икән, алар аны җыелыштан чыгара (1 Көр. 5:11—13).

13. Туганыбыз я якын дустыбыз җыелыштан чыгарылса, безнең нинди шикләр туарга мөмкин?

13 Тагын нинди ситуацияләрдә өлкәннәргә ышанычыбыз сыналырга мөмкин? Әгәр туганыбыз я дустыбыз булмаган кардәш җыелыштан чыгарылса, бәлки, бу карарны кабул итү безгә авыр булмастыр. Ә әгәр җыелыштан чыгарылган кеше безнең туганыбыз я якын дустыбыз булса, ул чакта ничек? Бәлки, без: «Өлкәннәр чыннан да бар фактларны исәпкә алганмы? Аларның карары Йәһвәнең фикерен белдерәме?» — дип шикләнә башларга мөмкин. Андый очракларда безгә дөрес караш сакларга нәрсә булыша ала?

14. Өлкәннәр якыныбызны җыелыштан чыгарган булса, безне нинди фикерләр юата ала?

14 Җыелыштан чыгару чарасын Йәһвә Аллаһы үзе гамәлгә керткән. Бу чара җыелышка да, гөнаһ кылучының үзенә дә файда китерә. Гөнаһ кылган кеше җыелыштан чыгарылмаса, ул җыелышка начар йогынты ясарга мөмкин (Гәл. 5:9). Җыелыштан чыгарылу аны фикер йөртүен һәм эш итү рәвешен үзгәртергә һәм Йәһвәнең хуплавын эзләргә дәртләндерергә мөмкин. Ә җыелышта калса, ул, мөгаен, моны эшләргә теләмәс (Вәг. 8:11). Шуны да әйтергә кирәк: кешене җыелыштан чыгарырга карар кабул иткәндә, өлкәннәр бөтен фактларны төпченеп тикшерәләр. Алар, борынгы Исраилдәге өлкәннәр кебек, «кеше өчен түгел, ә Йәһвә өчен хөкем» итүләрен онытмый (2 Елъ. 19:6, 7).

КИЛӘЧӘКТӘГЕ ВАКЫЙГАЛАР

Бөек афәт вакытында бирелгән җитәкчелеккә ышанырга һәм тыңлаучан булырга безгә нәрсә булышыр? (15 нче абзацны кара.)

15. Ни өчен бүген Йәһвәнең җитәкчелегенә ышаныч белән карау аеруча мөһим?

15 Яңа дөнья якынлашып килә. Шуңа күрә безгә Йәһвә барысын дөрес эшли икәненә ышанычыбызны ныгыту аеруча мөһим. Ни өчен? Бөек афәт вакытында безгә кеше күзеннән караганда сәер, гамәли булмаган, логикага туры килмәгән күрсәтмәләр бирелергә мөмкин. Билгеле, Аллаһы шәхсән безгә җитәкчелеген тапшырып тормас. Мөгаен, ул моны үзенең билгеләнгән вәкилләре аша эшләр. Ул вакытта шикләнеп торсак һәм: «Бу җитәкчелек чыннан да Йәһвәдәнме яисә өлкәннәр үзләре нәрсәдер уйлап чыгарганмы?» — дип уйлап торсак, бу бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сез бу хәлиткеч вакытта үзегезне ничек тотарсыз. Йәһвәгә һәм аның оешмасына карата ышаныч күрсәтерсезме? Ә бүген сез җитәкчелеккә ышаныч белән карыйсызмы һәм аны теләп үтисезме? Әйе икән, мөгаен, бөек афәт вакытында да шулай ук эшләрсез (Лүк 16:10).

16. Якын киләчәктә Йәһвәгә ышанычыбыз тагын ничек сыналырга мөмкин?

16 Тагын менә нәрсә турында уйланыйк: без Йәһвәнең, бу дөньяны хөкем иткәндә, барысын да дөрес эшләячәгенә ышанабызмы? Бүген без иман итмәгән туганнарыбыз һәм башка кешеләр Йәһвәгә хезмәт итә башлар дип өметләнәбез һәм алар да мәңгелек тормышка ия булыр дип өмет баглыйбыз. Ләкин Армагеддонда Йәһвә үз Улы Гайсә Мәсих аша аларның киләчәгенә кагылышлы карарлар кабул итәчәк (Мат. 25:31—33; 2 Тис. 1:7—9). Алар Йәһвәнең шәфкатенә лаекмы яисә юкмы икәнен без түгел, ә Гайсә Мәсих хәл итәр (Мат. 25:34, 41, 46). Без Йәһвәнең хөкем карарларына хөрмәт белән карарбызмы? Яисә аның эш итү рәвеше безнең өчен абыну ташы булырмы? Әйе, безнең Йәһвәнең дөрес эш итүендә ниндидер шикләребез булса, бу шикләрне инде бүген бетерергә кирәк. Ул чакта киләчәктә дә безгә тугры булып калырга җиңелрәк булыр.

17. Йәһвәгә карата ышанычыбызны югалтмасак, бу нинди фатихаларга китерер?

17 Үзегезне яңа дөньяда күз алдына китерегез. Ялган дин, комсыз сәүдә системасы һәм кешеләргә исәпсез газаплар китергән сәясәт системасының эзе дә калмаячак. Начар сәламәтлек, картлык һәм якыннарыбызны югалту дигән төшенчәләр искә дә килмәс. Шайтан һәм аның җеннәре 1000 елга упкынга ыргытылачак. Аның фетнәсе китергән газаплар юкка чыгачак (Ачыл. 20:2, 3). Ул вакытта без үткәндә Йәһвәгә ышанычыбызны югалтмаганыбызга бик шат булырбыз!

18. Саннар 11:4—6 һәм 21:5 тә китерелгән очрак безне нәрсәгә өйрәтә?

18 Ә яңа дөньяда Йәһвәгә карата ышанычыбызны берәр нәрсә сынармы? Исраиллеләрнең Мисыр коллыгыннан чыккан вакытны исебезгә төшерик. Алар чүлдә йөргәндә, күпләр Мисырда ашаган ризыкны сагына башлаган һәм Йәһвә биргән маннага җирәнеп караган. (Саннар 11:4—6; 21:5 укы). Ә безнең бөек афәттән соң шундый уйлар һәм хисләр туарга мөмкинме? Без Армагеддоннан соң торгызу эшенә һәм җирне оҗмахка әйләндерүгә күпме вакыт китәчәген белмибез. Бәлки, башта безгә күп эшләргә, ниндидер уңайсызлыклар кичерергә туры килер. Без ул вакытта Йәһвәнең биргәненә канәгатьсезлек күрсәтмәбезме? Инде бүген Йәһвә биргәннәрне кадерләргә өйрәнсәк, мөгаен, киләчәктә дә рәхмәтле булырбыз.

19. Бу мәкаләнең төп фикерләре нинди?

19 Йәһвә һәрвакыт дөрес эш итә, безгә моңа инанган булырга кирәк. Безгә шулай ук җаваплы кардәшләргә дә ышанырга кирәк. Һәм беркайчан да Йәһвәнең Ишагыя пәйгамбәр аша әйткән сүзләрен онытмыйк: «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз» (Ишаг. 30:15).

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

^ 5 абз. Бу мәкалә Йәһвәгә һәм аның җирдәге вәкилләренә карата ышанычыбызны ныгытыр. Андый ышаныч безгә бүген дә булыша, киләчәккә дә әзерли.

^ 9 абз. Кайбер очракларда, җитди сәбәп аркасында, кардәш я гаилә башка җыелышка күчә алмый һәм элеккеге җыелышта калырга тиеш. «Безнең изге хезмәтебез» (рус), 2002 ел, ноябрь ае, «Сораулар рамкасы»н кара.