Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Киңәшләрегез башкаларга «шатлык китерәме»?

Киңәшләрегез башкаларга «шатлык китерәме»?

«Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек, эчкерсез киңәштән туган дуслык та сөендерә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 27:9).

102 ҖЫР Хәлсезләргә ярдәм итик

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Бер өлкән нинди сабак алган?

 КҮП еллар элек ике өлкән бер апа-кардәш янына рухи көтүчеләр буларак килеп киткән. Бу апа-кардәш җыелыш очрашуларына инде күпмедер вакыт йөрмәгән. Алар аңа күп төрле шигырьләр укыган һәм сөйләшү бик әйбәт үткән дип уйлаган, әмма, киткәндә, апа-кардәш аларга: «Сез бернәрсә дә аңламадыгыз»,— дип әйткән. Әйе, бу кардәшләр күп шигырьләр укыган, әмма бу апа-кардәшнең хәтта хәлләрен дә белешмәгән. Нәтиҗәдә, аларның киңәшләре уңышлы булмаган.

2 Теге өлкәннәрнең берсе шул апа-кардәш турында: «Карале нинди ихтирамсыз!» — дип уйлап куйган. Әмма соңрак ул үзен дөрес тотмаганын аңлаган. Аңа күп шигырьләр күрсәтер урынына шәхси сораулар бирергә кирәк булган. Мәсәлән: «Хәлләрең ничек? Без сиңа ничек тә булса ярдәм итә алабызмы?» Бу хәл өлкән өчен яхшы сабак булган. Хәзер ул ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер һәм шәфкатьле өлкән буларак билгеле.

3. Җыелышта кемнәр киңәш бирә?

 3 Билгеле, җыелышта киңәшләр бирү өчен өлкәннәр җаваплы. Әмма вакыт-вакыт без барыбыз да киңәшләр бирәбез. Мәсәлән, абый я апа-кардәш үз дустына Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирергә мөмкин (Зәб. 141:5; Гыйб. сүз. 25:12). Титуска 2:3—5 тән күренгәнчә, олы яшьтәге апа-кардәшләр яшь хатыннарны яхшылыкка өйрәтә ала. Ата-аналар да үз балаларына киңәшләр бирә һәм аларны үгетли. Бу мәкалә беренче чиратта өлкәннәр өчен язылса да, бар кардәшләр дә бу мәкаләдән файда таба ала, чөнки без барыбыз да киңәшләрнең «күңелгә шатлык китерүен» телибез (Гыйб. сүз. 27:9).

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Бу мәкаләдә без яхшы киңәш бирергә булыша алган дүрт сорауны карап китәрбез: 1) Безне киңәш бирергә нәрсә этәрә? 2) Чыннан да киңәш бирергә кирәкме? 3) Кем киңәш бирергә тиеш? 4) Йөрәккә барып ирешерлек киңәш нинди ул?

БЕЗНЕ КИҢӘШ БИРЕРГӘ НӘРСӘ ДӘРТЛӘНДЕРЕРГӘ ТИЕШ?

5. Өлкәннәрне киңәш бирергә мәхәббәт дәртләндерсә, аларның киңәшләре нинди булыр? (1 Көринтлеләргә 13:4, 7)

5 Өлкәннәр кардәшләрне ярата һәм кайвакыт үз яратуларын ялгыш адым ясаган кардәшкә киңәш биреп күрсәтә (Гәл. 6:1). Киңәш бирер алдыннан өлкәннәргә Паулның мәхәббәт турында язган сүзләренә игътибар итү файдалы булыр. Паул болай дигән: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле... барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала». (1 Көринтлеләргә 13:4, 7 укы.) Бу шигырьләр турында уйлану өлкәнгә үз мотивларын тикшерергә һәм киңәшне җылы тонда бирергә булышыр. Бу, үз чиратында, киңәш алган кардәшкә дә ярдәм итәр. Чөнки ул өлкәннәрнең үзе турында кайгыртканнарын сизсә, аңа киңәшне кабул итү җиңелрәк булыр (Рим. 12:10).

6. Паул нинди үрнәк калдырган?

6 Рәсүл Паул өлкәннәргә яхшы үрнәк булып тора. Мәсәлән, Тисалуникәдәге кардәшләр киңәшкә мохтаҗ булганда, Паул аларга ике хатында да киңәш бирергә кыенсынмаган. Әмма киңәшләр бирер алдыннан Паул аларны тугры хезмәтләре, мәхәббәтләре һәм чыдамлыклары өчен мактаган. Ул бит аларның авыр тормышлары һәм эзәрлекләнүләре турында белгән (1 Тис. 1:3; 2 Тис. 1:4). Шулай ук Паул алар башка кардәшләр өчен үрнәк дип язган (1 Тис. 1:8, 9). Тисалуникәдәге кардәшләр Паулның җылы мактау сүзләрен ишетергә бик шат булган! Әйе, Паул кардәшләрне бик нык яраткан. Шуңа күрә тисалуникәлеләргә аның киңәшләрен кабул итү җиңел булган (1 Тис. 4:1, 3—5, 11; 2 Тис. 3:11, 12).

7. Ни өчен кайберәүләр киңәшләрне кабул итми?

7 Кешегә киңәшне дөрес бирмәсәк, бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Бер өлкән болай дип әйтә: «Кайберәүләр киңәшне ул начар булганга түгел, ә ул ярату белән бирелмәгәнгә кабул итми». Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Киңәшне ачу хисеннән түгел, ә яратудан чыгып бирсәк, аны кабул итү күпкә җиңелрәк булыр.

ЧЫННАН ДА КИҢӘШ БИРЕРГӘ КИРӘКМЕ?

8. Өлкән киңәш бирер алдыннан нәрсә эшләргә тиеш?

8 Өлкәннәр киңәш бирергә ашыкмаска тиеш. Киңәш бирер алдыннан алар мондый сораулар турында уйланса яхшы булыр иде: «Чыннан да киңәш бирергә кирәкме? Бу проблема чыннан да җитдиме? Изге Язмалардагы берәр принцип бозыламы? Яисә бу минем карашым гынамы?» Билгеле, өлкәннәр «уйламыйча сөйләүчеләр» булырга тиеш түгел (Гыйб. сүз. 29:20). Әгәр өлкән киңәш бирергә кирәкме, юкмы дип шикләнсә, аңа башка өлкән белән киңәшләшү акыллы булыр (2 Тим. 3:16, 17).

9. Паул килеш-килбәткә кагылышлы нинди киңәш биргән һәм бу өлкәннәргә ничек ярдәм итә ала? (1 Тимутигә 2:9, 10)

9 Бер мисал карап китик. Әйтик, бер кардәшнең килеш-килбәте өлкәндә сораулар тудыра, ди. Ул үзенә мондый сорау бирә ала: «Кардәшнең киенү рәвеше Изге Язмалардагы берәр принципка каршы киләме?» Бу сорауда объектив булыр өчен, башка өлкән я җитлеккән мәсихче белән киңәшләшеп була. Алар бергәләп Паулның тышкы кыяфәткә кагылышлы киңәшенә игътибар итә ала. (1 Тимутигә 2:9, 10 укы.) Паул ниндидер катгый рамкалар куймаган, һәр мәсихче тыйнак һәм урынлы киенергә тиеш дип әйткән. Бер кардәшкә — бер стиль ошарга, башкасына икенче стиль ошарга мөмкин. Иң мөһиме — мәсихченең киенү рәвешендә тыйнаклык һәм төплелек чагылырга тиеш. Киңәш бирер алдыннан өлкәннәр моның барысын исәпкә ала.

10. Шәхси карашлар турында әйткәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

10 Ике җитлеккән мәсихче бер сорауга карата ике төрле карашта булырга мөмкин, һәм аларның икесе дә дөрес була ала. Без башкаларга үз карашыбызны тагарга теләмәс идек (Рим. 14:10).

КЕМ КИҢӘШ БИРЕРГӘ ТИЕШ?

11, 12. Киңәш бирергә кирәк булса, өлкәнгә үзенә нинди сорау бирергә кирәк һәм ни өчен?

11 Киңәш бирергә кирәк булса, тагын бер сорау туа: кем киңәш бирергә тиеш? Кияүдә булган апа-кардәшкә я балага киңәш бирергә кирәк булса, өлкәнгә гаилә башы белән киңәшләшеп алу акыллы булыр иде *. Бәлки, гаилә башы үзе гаилә әгъзасы белән сөйләшеп алырга булыр. Ә инде өлкән сөйләшсә, бәлки, гаилә башы шул сөйләшүдә булырга теләр.  Өченче абзацта әйтелгәнчә, кайбер очракларда яшь апа-кардәшкә олырак яшьтәге апа-кардәш киңәш бирсә, яхшырак булыр.

12 Тагын бер якка игътибар итик. Өлкән үзенә мондый сорау бирергә тиеш: бу киңәшне башка кардәш бирсә, яхшырак булмасмы? Әйтик, үзен түбән бәяләгән кардәшкә киңәш бирергә кирәк, ди. Бу киңәшне кем яхшырак бирер: беркайчан да андый хисләр кичермәгән өлкәнме я андый хисләр белән таныш булган өлкәнме? Җавап билгеле: охшаш авырлыклар кичергән өлкән теге кардәшнең хәленә керә алыр һәм аны яхшырак аңлар. Нәтиҗәдә, кардәшкә дә киңәшне кабул итү җиңелрәк булыр. Әмма шуны да әйтергә кирәк: кирәк булганда, бөтен өлкәннәр дә киңәш бирергә хокуклы.

КИҢӘШЛӘРЕГЕЗ ЙӨРӘККӘ ҮТЕП КЕРСЕН

Ни өчен өлкәннәр «тыңларга әзер» булырга тиеш? (13, 14 нче абзацларны кара.)

13, 14. Ни өчен өлкәнгә тыңлый белергә кирәк?

13 Игътибар белән тыңлагыз. Киңәш бирер алдыннан өлкән үзенә мондый сораулар бирсә яхшы булыр: «Ул ничек яшәп ята? Мин бу кардәшнең хәл-шартлары белән яхшы танышмы? Аның миңа билгеле булмаган авырлыклары бармы? Ул хәзер аеруча нәрсәгә мохтаҗ?»

14 Ягъкуб 1:19 да язылган принцип турында уйланыйк: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын». Өлкән аңа бар фактлар да билгеле дип уйларга мөмкин. Әмма бу чыннан да шулаймы? Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тә болай диелә: «Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык». Кардәш турында аның үзеннән белү күпкә яхшырак. Әмма моның өчен игътибар белән тыңларга кирәк. Мәкалә башындагы өлкәнне исебезгә төшерик. Ул килеп китү башында әзерләгән фикерләрен сөйләгән. Әмма моның урынына ул апа-кардәшне тыңлаган булса һәм аңардан: «Хәлләрең ничек? Ничек сиңа ярдәм итеп була?» — дип сораган булса, яхшырак булыр иде. Әйе, өлкән кардәше турында күбрәк белсә, бу аңа шул кардәшкә яхшырак ярдәм итәргә мөмкинлек бирер.

15. Өлкәннәр Гыйбрәтле сүзләр 27:23 тәге киңәшне ничек куллана ала?

15 Көтүне яхшы белегез. Бу мәкаләдә инде әйтелгәнчә, киңәшебез кардәшнең йөрәгенә үтеп керсен өчен, аңа шигырьләр күрсәтү һәм нәрсә эшләргә кирәклеген әйтү генә җитми. Кардәшләребез безнең яратуыбызны, хисләрен аңлавыбызны һәм ярдәм итәргә теләгәнебезне сизәргә тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 27:23 укы.) Шуңа күрә өлкәннәргә кардәшләр белән дустанә мөнәсәбәтләр үстерү үтә мөһим.

Киңәшне бирергә җиңелрәк булсын өчен, өлкәннәр нәрсә эшли ала? (16 нчы абзацны кара.))

16. Өлкәннәр ничек итеп яхшы киңәшләр бирә ала?

16 Өлкәннәр кардәшләр белән бергә вакыт үткәрергә шат. Алар киңәш бирергә кирәк булганда я проблемалары туганда гына кардәшләр белән аралашмый. Киресенчә, алар кардәшләре белән һәрвакыт кызыксына һәм алар белән регуляр рәвештә аралаша. Бер тәҗрибәле өлкән болай дигән: «Шулай эшләсәң, син кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерерсең. Аннары киңәш бирү дә күпкә җиңелрәк булыр. Кардәшкә дә андый өлкәннән киңәшне кабул итү авыр булмас».

Ни өчен, киңәш биргәндә, өлкәннәр сабыр һәм игелекле булырга тиеш? (17 нче абзацны кара.)

17. Нинди очракларда өлкәнгә аеруча сабыр һәм игелекле булырга кирәк?

17 Сабыр һәм игелекле булыгыз. Бу сыйфатлар аеруча кардәш киңәшне кире какканда кирәк. Андый чакларда өлкән үз хисләрен тезгендә тотарга тиеш. Гайсә турында болай дип пәйгамбәрлек ителгән булган: «Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс» (Мат. 12:20). Өлкәннәр Гайсәдән үрнәк алырга тырыша. Алар Йәһвә киңәшкә мохтаҗ кардәшне фатихаласын һәм аңа киңәш буенча эш итәргә булышсын дип сорый ала. Өлкән сабыр һәм игелекле булса, мөгаен, кардәш аны тыңлар. Ә инде ул кырыс булса, бу кардәшкә киңәш буенча эш итәргә комачаулар гына. Әлбәттә, киңәш һәрвакыт Аллаһы Сүзенә нигезләнгән булырга тиеш.

18. a) Безгә барыбызга да нәрсәне истә тотарга кирәк? ә) Рамкага китерелгән рәсемдә ата-аналар нәрсә турында фикер алыша?

18 Хаталарыгыздан өйрәнегез. Әлбәттә, камилсез булганга, без бу мәкаләдәге киңәшләрне камил рәвештә куллана алмабыз (Ягък. 3:2). Без барыбер хаталар кылачакбыз. Кардәшләр безнең яратуыбызны сизсә, аларга хаталарыбызны кичерегә җиңелрәк булыр. Тик ялгышлыкларыбыздан сабак алыйк. ( «Ата-аналар өчен искә төшерү» дигән рамканы кара.)

БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

19. Без кардәшләрне ничек сөендерә алабыз?

19 Эш итәргә дәртләндерүче киңәш бирү җиңел түгел. Без үзебез дә камилсез, киңәш алган кардәш тә камилсез. Шуңа күрә бу мәкаләдә китерелгән принципларны кулланырга тырышыйк. Безне киңәшләр бирергә ярату дәртләндерсен. Киңәшне бирергә ашыкмыйк һәм без аны бирер өчен туры киләбезме, юкмы дип уйланыйк. Кешегә киңәш бирер алдыннан аңа сораулар бирик һәм, аның нинди авырлыклар кичергәнен аңлар өчен, игътибар белән тыңлыйк. Кардәшебезнең хәленә керергә тырышыйк. Без назлы булсак һәм кардәшләр белән дустанә мөнәсәбәттә булсак, аларга безнең киңәшләрне кабул итү җиңел булыр һәм без аларның күңелләренә «шатлык китерербез» (Гыйб. сүз. 27:9).

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

^ 5 абз. Кайвакыт киңәшләр бирү җиңел түгел. Сез киңәшләр биргәндә, алар башкаларга файда китерәме һәм аларның җаннарын яңартамы? Бу мәкалә аеруча өлкәннәр өчен файдалы булыр һәм аларны башкаларның күңелләренә ятышлы киңәшләр бирергә өйрәтер.

^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» 2021 елның февраль ае санында «Җыелышта башчылык принцибы буенча эш итегез» дигән мәкаләне кара.