Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсә кебек, күбрәк башкалар турында уйлагыз

Гайсә кебек, күбрәк башкалар турында уйлагыз

«Алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» (РӘС. 20:35).

17 ҖЫР «Телим!»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә халкы арасында нинди рух хөкем сөрә?

 КҮП гасырлар элек Изге Язмаларда Аллаһының «халкы әзер торыр» һәм Гайсә җитәкчелеге астында Йәһвәгә хезмәт итәр дип пәйгамбәрлек ителгән булган (Зәб. 110:3). Бу пәйгамбәрлек бүгенге көннәрдә үтәлә. Ел саен Йәһвәнең ашкынучан хезмәтчеләре вәгазь эшенә йөзләгән миллион сәгать багышлый. Алар бу эштә фидакарьлек күрсәтеп, бушлай катнаша. Кардәшләр шулай ук үз имандашларын материаль, эмоциональ һәм рухи яктан ныгыта. Билгеләнгән абый-кардәшләр, җыелыш очрашуларына һәм көтүчеләр буларак килеп китүләргә әзерләнер өчен, күп вакыт сарыф итә. Кардәшләрне бу эштә катнашырга нәрсә дәртләндерә? Йәһвәгә һәм якыннарына карата мәхәббәт (Мат. 22:37—39).

2. Римлыларга 15:1—3 тән күренгәнчә, Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?

2 Башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен кую турында әйткәндә, Гайсә искиткеч үрнәк калдырган, һәм без Гайсәнең үрнәгенә иярергә тырышабыз. (Римлыларга 15:1—3 укы.) Аның үрнәгенә ияргән кешеләр, һичшиксез, әҗерсез калмас. Гайсә болай дигән: «Алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Бу мәкаләдә без Гайсәнең башкаларга ничек фидакарьлек белән хезмәт иткәнен һәм без аңардан ничек үрнәк ала алганыбызны карап китәрбез. Шулай ук башкаларга хезмәт итү теләген ничек үстереп булганын белербез.

ГАЙСӘНЕҢ ҮРНӘГЕНӘ ИЯРЕГЕЗ

Арыган булса да, Гайсә, халык төркемен күргәч, үзен ничек тоткан? (4 нче абзацны кара.)

4. Нинди очракта Гайсә башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен куйган?

4 Гайсә, арыган булса да, үзен аямаган. Бер көнне, Гайсә Кәпернаум янындагы тау битендә булганда, аның янына зур халык төркеме килгән. Моңарчы төне буе дога кылып чыкканга, ул бик арыган булган. Моңа да карамастан, ярлы, авырган, рухи яктан хәлсезләнгән кешеләрне күргәч, ул аларны бик жәлләгән һәм, аларны савыктырудан тыш, үзенең иң танылган вәгазен — Таудагы вәгазен сөйләгән (Лүк 6:12—20).

Без, Гайсәдән үрнәк алып, ничек эш итә алабыз? (5 нче абзацны кара.)

5. Гаилә башы, арыган булса да, Гайсәдән ничек үрнәк ала ала?

5 Гаилә башлары Гайсәдән ничек үрнәк ала ала? Мондый хәлне күз алдына китерик: гаилә башы, авыр эш көненнән соң арып-талып, өенә кайта. Аның гаилә өйрәнүен башка көнгә күчерәсе киләдер. Әмма ул, дога кылып, Йәһвәдән көч сорый. Йәһвә аның догасына җавап бирә, һәм гаилә өйрәнүе планлаштырылганча үтә. Шул кичне балалар мөһим сабак ала: рухи нәрсәләр бар нәрсәдән дә мөһимрәк.

6. Гайсәнең башкаларга үз вакытын жәлләмәгәнен күрсәтүче мисал китерегез.

6 Гайсә башкаларга үз вакытын жәлләмәгән. Гайсәнең, якын дусты Яхъя Чумдыручының үлеме турында ишеткәч, нәрсә хис иткәнен күз алдына гына китерегез. Гайсә бик нык кайгырган. Изге Язмаларда: «Гайсә, бу хакта ишеткәч, ялгызы гына калыр өчен, көймәгә утырып, аулак урынга китте»,— дип әйтелә (Мат. 14:10—13). Без Гайсәнең хисләрен бик яхшы аңлыйбыз, үзебез дә шулай эшләр идек. Әмма Гайсә аулак урында тәки берүзе кала алмаган: «зур халык төркеме» аны эзләп тапкан. Моны күреп Гайсә нәрсә эшләгән? Ул «аларны кызганган», чөнки бу кешеләр рухи яктан сусаган булган. Шуңа күрә «ул аларны күп (!) нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:31—34; Лүк 9:10, 11).

7, 8. Өлкәннәр, Гайсәдән үрнәк алып, ярдәм кирәк булганнарга ничек булыша?

7 Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала? Без фидакарь өлкәннәребезгә бик рәхмәтле. Алар башкарган күп кенә эшләр күренми кала. Мәсәлән, кайбер өлкәннәр хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт итә. Бу өлкәннәр, авыр хәлгә эләккән кардәшләргә ярдәм итәр өчен, бар эшләрен ташлап килергә әзер. Кайвакыт андый очраклар хәтта төн уртасында да була. Шәфкатьлелектән чыгып, бу өлкәннәр һәм аларның гаиләләре кардәшләрнең ихтыяҗларын беренче урынга куя.

8 Өлкәннәр шулай ук теократик төзү эшләрендә катнаша һәм табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итә. Ә җыелыштагыларны өйрәтер, дәртләндерер һәм ныгытыр өчен, өлкәннәр никадәр күп вакыт сарыф итә! Без андый өлкәннәргә һәм аларның гаиләләренә бик рәхмәтле! Йәһвә аларны фидакарьлек күрсәткәннәре өчен мул итеп фатихаласын. Әлбәттә, өлкәннәргә зирәк эш итәргә кирәк: алар, теократик эшләр белән артык мавыгып, үз гаиләләре турында онытырга тиеш түгел.

ФИДАКАРЬЛЕКНЕ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

9. Филипиялеләргә 2:4, 5 буенча, бар мәсихчеләрнең нинди фикер йөртү рәвеше булырга тиеш?

9 Филипиялеләргә 2:4, 5 укы. Билгеле, без барыбыз да өлкәннәр булып хезмәт итмибез, әмма без барыбыз да, Гайсә кебек, фидакарь була алабыз. Изге Язмаларда Гайсә «кол кыяфәтендәге кеше булды» дип әйтелә (Флп. 2:7). Әйдәгез, бу сүзләр турында уйланыйк. Акыллы кол я хезмәтче үз хуҗасына ярарга тырыша. Без дә — Йәһвәнең коллары һәм кардәшләрнең хезмәтчеләре, шуңа күрә без аларга ярарга тырышабыз. Әйдәгез, моны ничек эшләп булганын белик.

10. Нинди сораулар турында уйлану яхшы булыр иде?

10 Үз-үзегезне тикшерегез. Мондый сораулар турында уйланып була: «Мин башкалар хакына үз мәнфәгатьләремне икенче планга куярга әзерме? Мине олы яшьтәге абый-кардәшнең хәлләрен белеп чыгарга я олы яшьтәге апа-кардәшне җыелышка алып барырга сорасалар, мин булышырга әзерме? Мин конгресстан соң идәннәрне юарга я Патшалык Залын җыештырырга атлыгып тораммы?» Йәһвә без кардәшләребез өчен вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итәргә әзер булырбыз дип көтә. Без бит аның хезмәтчеләре һәм бөтен тормышыбызны аңа багышладык. Шуны онытмыйк: башкалар хакында риясыз кайгыртканда, без Йәһвәнең йөрәген сөендерәбез. Әмма, үз-үзебезне тикшергәннән соң үзгәртәсе якларны күрсәк, нәрсә эшләргә?

11. Дога безгә фидакарьлек үстерергә ничек булыша ала?

11 Йәһвәгә кайнар дога кылыгыз. Әйтик, сез үзгәртәсе ягыгызны күрдегез, ди, әмма үзгәрергә әллә ни теләгегез юк. Шул чакта Йәһвәгә кайнар дога кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә яшермичә, барысын сөйләп бирегез. Фидакарьлек үстерергә теләгегез юк дип әйтегез һәм Йәһвәдән ул «сездә теләк уятсын һәм көч бирсен» дип сорагыз (Флп. 2:13).

12. Суга чумдырылган яшь абый-кардәшләр нинди ярдәм күрсәтә ала?

12 Син яшь суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, Йәһвәдән җыелышта күбрәк хезмәт итәргә теләк тудырсын дип сорый аласың. Кайбер илләрдә хезмәттәш ярдәмчеләрнең саны өлкәннәрнең санына караганда азрак һәм бу хезмәттәш ярдәмчеләр урта яшьтә я олырак. Әмма җыелышлар саны үсә, шуңа күрә өлкәннәргә ярдәм итәргә теләгән яшь кардәшләргә ихтыяҗ да үсә. Яшь абый-кардәшләр, имандашларыгызга фидакарьлек белән хезмәт итсәгез, сез шатлыклы булырсыз, чөнки Йәһвәнең хуплавына ия булырсыз, җыелышта яхшы исем казанырсыз һәм башкаларга ярдәм итүдән канәгатьлек кичерерсез.

Яһудиядәге мәсихчеләр, Үрдүн елгасын кичеп, Пелла шәһәренә кача. Иртәрәк килгән кардәшләр соңрак килгән имандашларына ризык өләшеп бирә (13 нче абзацны кара.)

13, 14. Кардәшләргә нинди гамәли ярдәм күрсәтеп була? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

13 Башкаларның ихтыяҗларына игътибарлы булыгыз. Рәсүл Паул еврейләрдән булган мәсихчеләргә болай дигән: «Игелек кылыгыз, үзегездә булганны башкалар белән бүлешегез. Боларны эшләргә онытмагыз, чөнки андый корбаннар Аллаһыны сөендерә» (Евр. 13:16). Бу чыннан да үз вакытында бирелгән киңәш булган! Күп тә үтмәстән Яһүдиядәге мәсихчеләр, үз йортларын, эшләрен, туганнарын калдырып, «тауларга качарга» мәҗбүр булган (Мат. 24:16). Ул чакларда алар бер-берсенең ярдәменә мохтаҗ булган. Паулның киңәшен әле Яһүдиядә яшәгәндә кулланган мәсихчеләргә яңа тормыш шартларына җайлашу күпкә җиңелрәк булгандыр.

14 Безнең кардәшләребез кайвакыт ярдәмгә мохтаҗ булганнарын әйтми. Әйтик, абый-кардәшнең хатыны үлеп киткән, ди. Аңа, бәлки, ризык пешерү, транспорт я өйдәге эшләрен башкару белән ярдәм кирәктер. Бәлки, ул, йөк булырга теләмәгәнгә, бездән ярдәм сорарга кыенсынадыр. Әмма без, инициатива күрсәтеп, аңа булышсак, ул бик рәхмәтле булыр. Ул кардәшнең барысы да үзеннән-үзе җайлашыр я ул үзе ярдәм сорар дип уйламыйк. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Әгәр мин бу кардәш урынында булсам, мин нәрсәгә мохтаҗ булыр идем?»

15. Фидакарь кешегә нәрсә хас?

15 Ачык йөзле булыгыз. Сезнең җыелышыгызда ярдәмгә килергә әзер булган кардәшләр күптер. Сез алардан ярдәм сораганда, алар чырайларын сытып тормый. Һичшиксез, сез аларга сокланып карыйсыздыр. Алан исемле 40 тан узган бер өлкән киң күңелле булырга тырыша. Гайсәнең мисалы турында уйланып, Алан мондый нәтиҗәгә килгән: «Гайсәнең эшләре күп булса да, ул кешеләр турында кайгыртыр өчен вакыт тапкан. Яшьләр дә, картлар да моны сизгән, шуңа күрә аңа тартылган һәм аңардан ярдәм сорарга кыенсынып тормаган. Мин дә, Гайсәдән үрнәк алып, киң күңелле һәм кайгыртучан булырга телим».

16. Зәбур 119:59, 60 та язылган сүзләр безгә Гайсәнең үрнәгенә иярергә ничек булыша?

16 Без Гайсәнең үрнәгенә камил рәвештә иярә алмасак та, боекмыйк (Ягък. 3:2). Рәсемнәр ясарга өйрәнүче дә бер мизгелдә бөек рәссам булып китми. Әмма ул үз хаталарыннан өйрәнә, остазыннан үрнәк алуын дәвам итә һәм, нәтиҗәдә, остара бара. Без дә, Изге Язмаларны өйрәнеп, үзгәртәсе якларыбызны төзәтсәк, әкрен-әкрен Гайсәнең үрнәге буенча эш итәргә өйрәнербез. (Зәбур 119:59, 60 укы.)

ФИДАКАРЬ БУЛУ ЯХШЫ ҖИМЕШЛӘР КИТЕРӘ

Гайсә кебек, фидакарь булып, өлкәннәр яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтә (17 нче абзацны кара.) *

17, 18. Гайсәнең фидакарь үрнәгенә иярү нинди фатихалар китерә?

17 Фидакарь булсак, бу башкаларга да тәэсир итми калмас. Тим исемле бер өлкән болай ди: «Безнең җыелышыбызда берничә абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнде, аларның кайберләре бик яшь. Аларга башкаларның фидакарь үрнәкләре тәэсир итте. Хәзер алар да үзләрен аямыйча кардәшләренә хезмәт итә һәм өлкәннәргә зур ярдәм күрсәтә».

18 Бүгенге дөньяда эгоизм хөкем сөрә, әмма Йәһвә халкы башка төрле рух күрсәтә. Безне Гайсәнең фидакарь булуы битараф калдырмый, һәм без аның үрнәгенә иярергә телибез. Без моны камил рәвештә эшли алмасак та, «нәкъ аның эзләре буенча» барырга тырышабыз (1 Пет. 2:21). Шуңа күрә, әйдәгез, Гайсә кебек, фидакарь булыйк. Шул чакта без Йәһвәнең хуплавын алырбыз.

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

^ 5 абз. Гайсә һәрвакыт башкаларның иминлеген үзенекеннән өстен куйган. Бу мәкаләдә без моңа берничә мисал карап китәрбез. Шулай ук Гайсәдән ничек үрнәк алып булганын һәм бу безгә нинди файда китергәнен белербез.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Дэниел исемле абый-кардәшнең әтисе янына хастәханәгә ике өлкән килгән. Өлкәннәрнең кайгыртуы Дэниелга бик нык тәэсир итә: ул да җыелышта башкаларга ярдәм күрсәтергә тырыша. Дэниелның үрнәге, үз чиратында, Бэн исемле кардәшне фидакарь булырга һәм Патшалык Залын җыештыруда булышырга дәртләндерә.