Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин, медицинага караганда, яхшырак нәрсә таптым

Мин, медицинага караганда, яхшырак нәрсә таптым

1971 елны мин үз клиникамны ачтым. Бер көнне минем яныма ике пациентым килде. Алар белән сөйләшүдән соң: «Мин моның турында бала чактан ук хыяллана идем!» — дип әйтеп куйдым. Ни өчен мин алай дип әйттем? Кем иде соң бу кешеләр? Бу сөйләшү ничек тормышымны үзгәртте? Әйдәгез, моның турында сөйләп китим.

Мин 1941 елны Парижда тудым. Безнең гаиләбез әллә ни бай булмады. Мин укырга ярата идем, шуңа күрә, 10 яшемдә туберкулез белән чирләп киткәч, бу минем өчен чын сынау булды: табиблар миңа, үпкәләремә нагрузка булмасын өчен, мәктәпкә йөрмәскә, ә ятып торырга гына кушты. Ләкин бу вакыт дәвамында мин йотлыгып бер сүзлекне өйрәндем һәм Сорбонна университетының радиотапшыруларын тыңладым. Вакыт узу белән табиблар миңа мәктәпкә йөрергә рөхсәт иткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Ул вакытта мин табибларның профессиясе шундый шәп дип уйлап куйдым. Шул вакыттан алып мин дә кешеләрне савыктырырга тели башладым. Әтием миннән: «Син киләчәктә кем булырга телисең?» — дип сораганда, мин: «Табиб»,— дип җавап бирә идем. Шулай итеп, мин медицинага гашыйк булдым.

ФӘН МИНЕ АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШТЫРА

Без үзебезне католиклар дип саный идек. Әмма мин Аллаһы турында аз белә идем, шуңа күрә минем сорауларым бик күп иде. Университетка кереп, медицинаны өйрәнә башлагач кына, мин тормышның барлыкка китерелүенә ышана башладым.

Микроскоп аша беренче тапкыр лалә чәчәгенең күзәнәген караганымны хәтерлим. Бу күзәнәк эсседә һәм салкында ничек итеп үзгәргәне мине таң калдырды. Мин шулай ук цитоплазманың, ягъни күзәнәк эчендәге сыекчаның, тозлы суда тараюын, ә чиста суда киңәюен күзәттем. Күзәнәкләрнең андый сәләте аларга төрле шартларга җайлашырга мөмкинлек бирә. Боларның барысы мине Аллаһының барлыгына тагын бер кат ышандырды.

Икенче курста укыганда, мин Аллаһының барлыгына күбрәк дәлилләр таптым. Анатомия дәресендә без кеше кулының терсәктән алып беләзегенә кадәрге өлешен өйрәндек. Бу өлештә мускулларның һәм сеңерләрнең ничек итеп урнашуы таң калдыра. Мәсәлән, терсәктәге бер мускулдан бармакларга таба сузылган сеңер, бармак очына җиткәнче, икегә аерыла. Моның ярдәмендә без бармакларның аерым өлешләрен я бөгә, я турайта алабыз. Өстәвенә, сеңерләр бармак сөякләре буйлап беркетелгән. Моның ярдәмендә шул сеңерләр бармакларны җәяне тарткандай тартмый. Моның барысы мине ниндидер Акыл иясе кешене барлыкка китергәненә ышандырды.

Бала табу процессы турында белем алу да минем Барлыкка Китерүчегә иманымны ныгытты. Бала, ана карынында булганда, кислородны кендек бавы аша ала. Ул вакытта үпкә альвеолаларында (сулау куыкчыкларында) әле һава юк. Баланың тууына берничә атна калганда, альвеолаларның эчке ягы сурфактант дигән матдә белән каплана. Бала беренче сулыш алганда, гаҗәеп процесслар башланып китә: яңа туган баланың йөрәгендәге бер махсус тишек ябыла һәм кан үпкәгә юнәлә. Сурфактант ярдәмендә альвеолалар ябышмый, ә тиз арада һава белән тула һәм бала үзе сулый башлый. Бу гаҗәеп процессларны барлыкка китергән Шәхес белән танышыр өчен, мин Изге Язмаларны укый башладым.

Мине Аллаһының үз халкына өч мең ел элек биргән кануннары гаҗәпләндерде. Мәсәлән, исраиллеләр, тышка чыкканда, үз тизәкләрен күмәргә, регуляр рәвештә юынырга һәм йогышлы чир белән авырган кешеләрне карантинда тотарга тиеш булганнар (Лев. 13:50; 15:11; Кан. 23:13). Галимнәр чирләрнең ничек таралганын соңгы гасырларда гына аңласалар да, Изге Язмаларда моңа кагылышлы кануннар инде күптән язылган булган. Шулай ук Левилеләр китабында җенси гигиенага кагылышлы кануннар да бар (Лев. 12:1—6; 15:16—24). Бар бу кануннардан Барлыкка Китерүченең үз халкын яратканы күренә. Аларны тоту халыкка файда гына китергән. Мин Изге Язмаларның чыннан да Аллаһыдан бирелгән китап булуына инандым, әмма әлегә Аллаһының исемен белми идем.

ТОРМЫШ ИПТӘШЕМНЕ ҺӘМ ЙӘҺВӘНЕ ТАБАМ

Туй көнебез (1965 ел, 3 апрель)

Университетта укыганда, мин Лиди исемле бер кыз белән таныштым. Без бер-беребезгә гашыйк булдык һәм, әле укыганда, 1965 елда өйләнештек. 1971 елга безнең инде өч балабыз бар иде. Соңрак тагын өч балабыз туды. Лиди гаиләдә дә, эштә дә минем ярдәмчем иде.

Хастаханәдә өч ел эшләгәннән соң, мин үз клиникамны ачтым. Тәрҗемәи хәлемнең башында бер ирле-хатынлы пар турында сөйләгәнемне хәтерлисезме? Алар приемга килгәч, шул сөйләшү булды да. Иренә рецепт язып биргәндә, аның хатыны: «Зинһар өчен, составында кан булмаган дару язып бирегез»,— дип әйтте. Мин гаҗәпләнеп аңардан: «Ә ни өчен?» — дип сорадым. Ул: «Без Йәһвә Шаһитләре»,— дип җавап бирде. Моңарчы минем Йәһвә Шаһитләре һәм аларның канга кагылышлы позицияләре турында ишеткәнем юк иде әле. Теге хатын миңа ни өчен каннан баш тартканнарын аңлатты (Рәс. 15:28, 29). Аннары алар киләчәктә Аллаһы Патшалыгының газапларны, авыруларны һәм үлемне юк итәчәге турында сөйләде (Ачыл. 21:3, 4). «Мин моның турында бала чактан ук хыяллана идем! Мин, кешеләрнең газапларын киметер өчен, табиб булырга теләгән идем дә бит!» — дип әйтеп куйдым. Бу аралашу мине шулкадәр рухландырды ки, мин хәтта сәгать ярым үткәнен сизми дә калдым. Бу сөйләшүнең ахырында мин инде үземне католик дип санамый идем. Шулай ук ул көнне мин Барлыкка Китерүченең исеме Йәһвә икәнен беренче тапкыр ишеттем.

Без бу ирле-хатынлы пар белән клиникада өч тапкыр очраштык, һәм һәр сөйләшүебез ким дигәндә бер сәгатькә сузыла иде. Аннары мин аларны өебезгә чакырырга булдым. Хатыным Лиди дә өйрәнүебезгә кушылды, шулай да католик карашларын калдырырга ашыкмады. Бер көнне без өебезгә руханины чакырырга булдык, сөйләшүебезне Изге Язмаларга гына нигезләнеп корырга сөйләштек. Сүз көрәштерүебез төнгә хәтле сузылды. Бу сөйләшүдән соң Лиди Йәһвә Шаһитләренең өйрәтүләре хакыйкать икәненә инанды. Тора-бара Йәһвәгә карата яратуыбыз үсә барды, һәм 1974 елда без суга чумдырылдык.

ЙӘҺВӘНЕ БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЯБЫЗ

Аллаһы турында белем алу тормышыбызны үзгәртте. Без Лиди белән Аллаһыга хезмәт итүне тормышыбызның максаты итеп куйдык. Балаларыбызны да Изге Язмалардагы принциплар буенча тәрбияләргә тырыштык. Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату гаиләбезне тагы да ныграк берләштерде (Мат. 22:37—39).

Балаларыбыз безнең Лиди белән һәрвакыт бер команда булуыбызны белә иде. Без гаиләбездә Гайсәнең «„әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» дигән сүзләрен һәрвакыт кулланырга тырыштык (Мат. 5:37). Бер тапкыр Лиди 17 яшьлек кызыбызны яшьтәшләре белән күңел ачарга җибәрмәгән. Иптәшләренең берсе кызыбызга: «Әниең рөхсәт итмәсә, әтиеңнән сорап кара»,— дип киңәш иткән. Кызыбыз: «Булышмаячак! Әти-әнием һәрвакыт бер фикердә»,— дип җавап кайтарган. Алты балабыз да Изге Язмалардагы принциплар гаиләбезне берләштергәнен күреп үсте. Бүген гаилә әгъзаларыбызның Йәһвәгә хезмәт итүләрен күрергә без бик шат.

Хакыйкать тормышымда беренче урында торса да, мин медицинаны ташламадым. Инде 50 ел диярлек мин Бәйтелдә — башта Парижда, ә аннары Лувьеда — табиб буларак булышам. Бу вакыт эчендә мин күп дусларга ия булдым, аларның кайберләре инде 90 нан узган. Бер көнне мин бер яңа бәйтелче белән таныштым. Күз алдына гына китерегез: 20 ел элек мин аңа дөньяга килергә ярдәм иткәнмен булып чыкты!

МИН ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗ ХАЛКЫН КАЙГЫРТКАНЫН КҮРӘМ

Мин Йәһвәнең үз халкын кайгыртканын һәм җитәкләгәнен үз күзләрем белән күрдем, һәм минем Йәһвәне яратуым тагы да ныгыды. Мәсәлән, 1980 елларның башында Җитәкче совет Кушма Штатларда, Йәһвә Шаһитләренә табиблар белән хезмәттәшлек итү җиңелрәк булсын өчен, махсус бер программа оештырды.

1988 елда Җитәкче совет Медицина мәгълүматы бирү бүлеген оештырды. Бу бүлек хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетлары белән җитәкчелек итә. Соңрак андый комитетлар башка илләрдә дә, шул исәптән Франциядә дә, оештырылды. Бу комитетлар авырган кардәшләргә кан кулланмыйча дәвалаган табибларны табарга булыша. Йәһвә оешмасының кардәшләр турында ничек итеп кайгыртуын күреп, мин таң калам.

ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ

Без әле дә яхшы хәбәрне шатланып вәгазьлибез

Медицина минем беренче мәхәббәтем булды. Әмма вакыт узу белән мин кешеләрне рухи яктан сәламәтләндерү күпкә мөһимрәк икәнен аңладым. Чөнки, Тормыш Бирүче Йәһвә Аллаһы белән танышсалар, алар мәңге яши алачаклар. Пенсиягә чыккач, без Лиди белән гомуми пионер хезмәтен алдык. Без әле дә тормышны коткаручы хезмәттә кулыбыздан килгәнчә катнашабыз.

Лиди белән (2021 ел)

Мин әле дә кешеләрне дәвалыйм. Әмма хәтта иң яхшы табиб та чирләрне, ә бигрәк тә үлемне тулысынча бетерә алмый. Мин авырту, чирләр һәм үлем булмаячак дөньяны зарыгып көтәм. Анда минем чиксез күп вакытым булачак, һәм мин Йәһвәнең иҗади эшләрен, шул исәптән кеше тәнен, өйрәнә алырмын. Минем балачак хыялым өлешчә инде үтәлде, ә яңа дөньяда тулысынча үтәләчәк. Яхшы вакытлар әле алда!