Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Суга чумдырылганнан соң да, «яңа шәхес» булып киенүегезне дәвам итегез

Суга чумдырылганнан соң да, «яңа шәхес» булып киенүегезне дәвам итегез

«Яңа шәхес булып киенегез» (КӨЛ. 3:10).

49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Шәхесебезне нәрсә формалаштыра?

 БЕЗ күптән түгел генә суга чумдырылдыкмы яисә инде күп еллар хезмәт итәбезме, безнең максатыбыз — Аллаһыбызны сөендереп яшәү. Моның өчен безгә үз фикер йөртүебезне контрольдә тотарга кирәк. Ни өчен бу мөһим? Чөнки фикер йөртүебез шәхесебезне формалаштыра. Начар нәрсәләр турында уйлансак — сүзләребез белән эшләребез начар булыр (Эфес. 4:17—19). Яхшы нәрсәләр турында уйлансак — тәртибебез белән сүзләребез яхшы булыр һәм без Йәһвәне сөендерербез (Гәл. 5:16).

2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

2 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, телибезме, юкмы, безнең начар фикерләр туып торачак. Әмма бу уйларның колы булыргамы, юкмы — без үзебез сайлыйбыз. Суга чумдырылыр алдыннан кеше «элекке шәхесне» салып ташларга, ягъни Йәһвә нәфрәт иткән сөйләмне һәм эшләрне калдырырга тиеш. Әмма бу гына җитми. Аллаһының хуплавын алыр өчен, кешегә «яңа шәхес булып киенергә» кирәк (Көл. 3:10). Бу мәкаләдә без мондый сораулар карап чыгарбыз: «яңа шәхес» нәрсә ул? яңа шәхес булып киенергә һәм бу киемне салып ташламаска безгә нәрсә булышыр?

«ЯҢА ШӘХЕС» НӘРСӘ УЛ?

3. Яңа шәхес нәрсә ул һәм кеше яңа шәхес булып киенүен ничек күрсәтә? (Гәләтиялеләргә 5:22, 23)

3 Яңа шәхес булып киенгән кеше Йәһвәнең сыйфатларын күрсәтергә тырыша. Аның фикер йөртү һәм эш итү рәвешендә изге рух җимеше чагыла. (Гәләтиялеләргә 5:22, 23 укы.) Мәсәлән, андый кеше Йәһвәне һәм аның халкын ярата (Мат. 22:36—39). Ул хәтта сынаулар вакытында да шатлыгын югалтмый (Ягък. 1:2—4). Ул тынычлык булдыручы (Мат. 5:9). Ул, башкалар белән мөгамәлә иткәндә, сабыр һәм игелекле булып кала (Көл. 3:13). Андый кеше яхшылыкны ярата һәм башкаларга яхшы эшләр кыла (Лүк 6:35). Аның эшләрендә күктәге Атасына иман иткәне ап-ачык күренә (Ягък. 2:18). Берәрсе аны ярсытса, ул юаш булып кала (Тит. 3:2). Хәтта вәсвәсәләргә очраганда да, ул тотнаклылык саклый (1 Көр. 9:25, 27).

4. Яңа шәхес булып киенер өчен, Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә искә алынган сыйфатларны аерым-аерым үстереп буламы? Аңлатыгыз.

4 Яңа шәхес булып киенер өчен, безгә Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә һәм башка шигырьләрдә искә алынган бар сыйфатларны да үстерергә кирәк *. Кеше, букваль мәгънәдә киенгәндә, башта бер киемне кия, аннан соң — икенчене. Әмма изге рух җимешенә кергән сыйфатларны аерым-аерым үстереп булмый, алар бит бер-берсе белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, әгәр дә син якыныңны яратасың икән, син аңа карата сабыр һәм игелекле дә булырсың; яхшылык сыйфатын күрсәтәсең икән, син юаш һәм тотнаклы да булырсың.

«ЯҢА ШӘХЕС БУЛЫП КИЕНЕРГӘ» БЕЗГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

Гайсәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерсәк, аның кебек эш итә дә алырбыз (5, 8, 10, 12, 14 нче абзацларны кара.)

5. «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булу нәрсәне аңлата һәм ни өчен безгә Гайсәнең тормышы турында күбрәк белергә кирәк? (1 Көринтлеләргә 2:16)

5 1 Көринтлеләргә 2:16 укы. Яңа шәхес булып киенер өчен, безгә «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булырга кирәк. Башкача әйткәндә, без аның фикер йөртүен аңларга һәм аңардан үрнәк алырга тиеш. Гайсә Йәһвәнең сыйфатларын көзгедәй чагылдырган. Аның тормышында рух җимеше ап-ачык күренгән (Евр. 1:3). Без дә, Гайсә Мәсих кебек фикер йөртсәк, аның кебек эш итәрбез һәм яңа шәхес булып киенә алырбыз (Флп. 2:5).

6. Яңа шәхес булып киенү кулыбыздан килми кебек тоелганда, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

6 Гайсәнең үрнәгенә иярү чыннан да мөмкинме? Кемдер болай дип әйтер: «Гайсә камил булган, ә мин камил түгел! Шуңа күрә беркайчан да аның кебек фикер йөртә һәм эш итә алмам». Әгәр сезнең дә шундый уйлар туа икән, менә нәрсә турында уйланыгыз. 1) Без Йәһвә һәм Гайсә сурәтендә барлыкка китерелгәнбез, шуңа күрә алардан үрнәк алу кулыбыздан килә (Ярат. 1:26). 2) Изге рух — галәмдәге иң куәтле көч. Аның ярдәме белән без хәтта мөмкин булмаганны да башкара алабыз. 3) Йәһвә без рух җимешен камил рәвештә чагылдырырбыз дип көтми дә. Чынлыкта, назлы күктәге Атабыз безгә, камиллеккә ирешер өчен, 1 000 ел бирәчәк (Ачыл. 20:1—3). Йәһвә бездән күп нәрсә таләп итми. Әгәр дә без тырышлыклар куйсак һәм аның ярдәмен кабул итсәк, бу аны сөендерер.

7. Хәзер без нәрсә карап китәрбез?

7 Ә хәзер, әйдәгез, рух җимешенә кергән дүрт сыйфатка һәм Гайсәнең бу сыйфатларны ничек күрсәткәненә игътибар итик. Өйрәнү дәвамында үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин яңа шәхес булып киенәмме?»

8. Гайсә үз яратуын ничек күрсәткән?

8 Гайсә үз Атасын һәм безне бик ярата (Яхъя 14:31; 15:13). Бу нәрсәдән күренә? Мәсәлән, җирдә яшәгәндә, Гайсә һәр көн кешеләргә карата ярату һәм шәфкать күрсәткән. Ул хәтта үз дошманнарына карата андый мөнәсәбәттә булган. Өстәвенә, Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән (Лүк 4:43, 44). Моннан тыш, Гайсә хурлыклы үлем белән үлгән. Моның нәтиҗәсендә безнең мәңгелек тормышка өметебез бар. Боларның барысы Гайсәнең тирән яратуын раслый.

9. Без ярату күрсәтүдә ничек Мәсихтән үрнәк ала алабыз?

9 Ни өчен без Йәһвәгә багышландык һәм суга чумдырылдык? Безне моңа ярату дәртләндерде. Ә ничек без үз яратуыбызны алга таба да күрсәтә алабыз? Гайсә Мәсих үрнәге буенча кешеләрне яратып. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин кешеләрне яратаммы? Алар үзләрен минем белән тупас тотса да, мин аларның хисләрен аңларга тырышаммы? Мәхәббәт мине вакытымны һәм көчемне вәгазь эшенә багышларга дәртләндерәме? Күпчелек кеше тырышлыкларыбызны кадерләмәсә дә һәм каршылык күрсәтсә дә, мин хезмәт итүдән туктамаска тәвәккәлме? Мин шәкертләр булдыру эшенә күбрәк вакыт багышлый аламмы?» (Эфес. 5:15, 16)

10. Тынычлык булдырыр өчен, Гайсә нәрсә эшләгән?

10 Гайсә Мәсих тынычлык булдыручы булган. Кешеләр аның белән начар мөгамәлә итсә дә, ул ташка таш белән кайтармаган. Алай гына да түгел, ул, башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләрне кайтарыр өчен, беренче булып адымнар ясаган һәм башкаларны да шулай эшләргә өйрәткән. Мәсәлән, ул кеше, үз кардәше белән татулашмыйча, Йәһвәнең хуплавын ала алмый дип өйрәткән (Мат. 5:9, 23, 24). Моннан тыш, берничә тапкыр Гайсә кем иң бөеге дип бәхәсләшкән рәсүлләренә киңәшләр биргән (Лүк 9:46—48; 22:24—27).

11. Тынычлык булдыручы булыр өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

11 Тынычлык булдыручы булыр өчен, конфликтлардан качу гына җитми. Безгә, кардәшебез белән дуслыкны торгызыр өчен, беренче булып адымнар ясарга һәм башкаларны да моңа дәртләндерергә кирәк (Флп. 4:2, 3; Ягък. 3:17, 18). Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин, кардәшем белән мөнәсәбәтләремне торгызыр өчен, нәрсә эшләргә әзер? Кардәш мине рәнҗетсә, мин үпкә тотмыйммы? Мин кардәшнең гафу үтенүен көтәмме яисә үзем гафу үтенер өчен инициатива күрсәтәмме? Ә әгәр барысында да кардәш гаепле дип уйласам, мөнәсәбәтләребезне торгызыр өчен, мин беренче булып адымнар ясарга әзерме? Урынлы булганда, мин башкаларны үзара туган аңлашылмаучанлыкларны чишәргә дәртләндерәмме?»

12. Гайсәнең игелеге нәрсәдә чагылган?

12 Гайсә игелекле булган (Мат. 11:28—30). Бу җиңел булмаганда да, Гайсә итагатьле һәм юл куючан булган. Бер очракта финикияле хатын Гайсәдән үз баласын савыктырырга үтенгән. Башта Гайсә баш тарткан, әмма, бу хатынның иманын күргәч, баласын савыктырырга булган (Мат. 15:22—28). Ә кайвакыт Гайсә игелекле булуын туры киңәш биреп күрсәткән. Бер очракта Петер Гайсәгә Йәһвә ихтыярын үтәргә комачауларга тырышкан һәм Гайсә башка рәсүлләр алдында аңа туры киңәш биргән (Марк 8:32, 33). Гайсә моны Петерне кимсетер өчен түгел, ә аны һәм башка рәсүлләрне өйрәтер өчен эшләгән. Петер үзен уңайсыз хис итсә дә, бу шелтә аңа, һичшиксез, файдага барган.

13. Безнең игелекле булуыбыз нәрсәдән күренер?

13 Безгә дә кайвакыт киңәш бирергә туры килә. Шулай итеп без игелекле булуыбызны күрсәтә алабыз. Безгә мондый сораулар турында уйлану файдалы булыр: «Дустым ялгышса, минем аңа киңәш бирер өчен кыюлыгым җитәме? Мин киңәшләрне күзгә бәреп я игелек белән бирәмме? Минем мотивларым нинди: ярсу я ярдәм итәргә теләкме?» Киңәш биргәндә, Гайсәдән үрнәк алыгыз: киңәшегез Изге Язмаларга нигезләнгән булсын, ягымлы булыгыз. Дустыгыз турында начарны уйларга ашыкмагыз һәм шуны истә тотыгыз: дустыгыз Йәһвәне һәм сезне яратса, ул киңәшегезне, һичшиксез, дөрес аңлар.

14. Гайсәнең яхшылык сыйфаты нәрсәдән күренгән?

14 Гайсә яхшылык сыйфатын да чагылдырган. Ул яхшылыкның нәрсә икәнен белеп кенә калмаган, ул аны эшләре белән дә күрсәткән. Гайсә, үз Атасын яратканга, аның йөрәгенә хуш килгәнне эшли. Гайсәнең мотивлары һәрвакыт дөрес. Безгә дә яхшылыкның нәрсә икәнен белү генә җитми. Без бу сыйфатны эшләребез белән күрсәтергә тиеш. Әмма моны дөрес мотивлардан эшләргә кирәк. Кемдер мондый сорау бирер: «Яхшылыкны начар мотивлардан кылып буламыни?» Әйе, була. Мәсәлән, Гайсә башкалар күрсен дип ярлыларга ярдәм иткән кешеләр турында сөйләгән. Аларның яхшы эшләре Йәһвә күзендә берни дә тормаган (Мат. 6:1—4).

15. Чын яхшылык нәрсә ул?

15 Яхшылык ул — риясыз эшләнгән яхшы эшләр. Үзебезгә мондый сорау биреп була: «Мин яхшылыкның нәрсә икәнен беләм генәме яисә бу сыйфатны эшләрем белән дә күрсәтәмме? Мине яхшылык эшләргә нәрсә дәртләндерә?»

«ЯҢА ШӘХЕСНЕ» НИЧЕК САКЛАП КАЛЫРГА?

16. Без һәр көн нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

16 Кеше суга чумдырылгач, яңа шәхес булып киенде дә шуның белән эш бетте дип әйтеп буламы? Юк, аны әле саклап калырга да кирәк. Безгә һәр көн изге рух җимешен күрсәтергә тырышырга кирәк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә һәрвакыт эш белән мәшгуль. Аның рухы да юкка гына эш итүче көч дип аталмый (Ярат. 1:2). Рух җимешенең һәрбер сыйфаты эшләребездә чагылырга тиеш. Рәсүл Ягъкуб болай дигән: «Иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле» (Ягък. 2:26). Моны рух җимешенең бар сыйфатлары турында да әйтеп була. Рух җимешенә кергән сыйфатларны чагылдырган саен, без үзебездә Аллаһы рухы эш иткәнен күрсәтәбез.

17. Мәсихче сыйфатлар күрсәтү авыр булса, нинди караш сакларга кирәк?

17 Без хәтта күп еллар элек суга чумдырылган булсак та, безгә мәсихче сыйфатлар күрсәтү авыр булырга мөмкин, әмма бирешмик. Кайвакыт безгә игелек, сабырлык һәм ярату җитеп бетми. Моның аркасында безнең кардәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләре какшарга мөмкин. Андый чакларда араларыгызны өзәргә ашыкмагыз. Әйтик, сезнең яраткан киемегез ертылды, ди. Сез аны шундук чыгарып ташлар идегезме? Әлбәттә, юк. Сез ертылган урынын тегеп куяр идегез һәм шул киемне киләчәктә саграк кияр идегез. Нәкъ шулай ук, чын күңелдән гафу үтенеп, кардәш белән мөнәсәбәтләрегезне кире кайтарыгыз һәм алга таба да яхшы сыйфатлар күрсәтергә тырышыгыз.

18. Нәрсәдә шикләнмәскә була?

18 Без Йәһвәгә Гайсәнең үрнәге өчен бик рәхмәтле! Гайсәнең фикер йөртү рәвешен яхшырак үзләштерсәк һәм аның кебек эш итсәк, аның үрнәгенә иярү һәм яңа шәхес булып киенү җиңелрәк булыр. Бу мәкаләдә без рух җимешенә кергән сыйфатларның дүртесен генә карап киттек. Без сезне шәхси өйрәнүегездә башка сыйфатларны да өйрәнергә дәртләндерәбез. Шул сыйфатларны никадәр яхшы чагылдырганыгыз турында уйланыгыз. Андый мәкаләләрне «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән басмада табып була (Мәсихче тормыш > Рух җимеше). Шуңа бердә шикләнмәгез: сез яңа шәхес булып киенер өчен кулыгыздан килгәнне эшләсәгез, Йәһвә сезне мул итеп фатихалаячак.

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

^ 5 абз. Үткән тормышыбыз нинди генә булмасын, без барыбыз да «яңа шәхес булып киенә» алабыз. Моның өчен безгә фикер йөртү рәвешебезне үзгәртә барырга һәм Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Ә Гайсә ничек фикер йөрткән һәм эш иткән? Бу мәкаләдә сүз моның турында барачак. Бу теманы карап чыгу безгә суга чумдырылганнан соң да Гайсәдән үрнәк алырга булышыр.

^ 4 абз. Изге рух җимешенә кергән сыйфатлар Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә китерелгән сыйфатлар белән генә чикләнми. «Күзәтү манарасы» 2020 елның июнь чыгарылышында, «Укучыларның сораулары»нда, моның турында күбрәк белеп була.