Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Зәкәрия күргәннәрне күрәсезме?

Сез Зәкәрия күргәннәрне күрәсезме?

«„Боларның барысы... минем рухым ярдәмендә булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (ЗӘК. 4:6).

73 ҖЫР Безгә кыюлык бир

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Әсирлектәге яһүдләр нинди гаҗәеп хәбәр алган?

 БАБЫЛ әсирлегендә дистәләгән еллар үткәргән яһүдләр гаҗәеп яңалык ишетә. Фарсы патшасы Кир яһүдләргә туган якларына кайтырга һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәнең «йортын яңадан торгызырга» куша (Езра 1:1, 3). Патшаның бу боерыгы яһүдләргә зур сөенеч китерә.

2. Иерусалимга кайткан яһүдләр нинди уңышларга ирешкән?

2 Б. э. к. 537 елда яһүдләрнең беренче төркеме Иерусалимга кайта. Алар шунда ук диярлек гыйбадәтханәне торгызу эшенә керешә һәм б. э. к. 536 елда аның нигезен сала.

3. Яһүдләр нинди каршылыкка очраган?

3 Шулай да төзүчеләр җитди каршылыкка очраган. «Тирә-яктагы халык яһүдләрнең рухын төшерә башлаган һәм, төзү эшләрен туктатыр өчен, аларның рухын сындырырга тырышкан» (Езра 4:4). Җитмәсә, дошманнар «закон исеменнән бәла китерергә ниятләгән» (Зәб. 94:20). Б. э. к. 522 елда Фарсы империясе белән Артаксеркс идарә итә башлаган *. Каршы килүчеләр Артаксеркска яһүдләр фетнә күтәрергә җыена дип хат язган (Езра 4:11—16). Патша аларның сүзләренә ышанган һәм төзүне туктатырга боерган (Езра 4:17—23). Моның нәтиҗәсендә яһүдләр кулларын салындырган һәм төзү эшләрен калдырган (Езра 4:24).

4. Дошманнар комачауларга тырышса да, Йәһвә яһүдләрне ничек ныгыткан? (Ишагыя 55:11)

4 Бу җирдә яшәүче мәҗүсиләр һәм кайбер Фарсы түрәләре гыйбадәтханәнең төзелүенә комачауларга теләсә дә, Йәһвәнең нияте башка булган, ә аның ниятләре һәрвакыт чынга аша. (Ишагыя 55:11 укы.) Ул Зәкәрия исемле кыю кешене пәйгамбәр итеп билгеләгән һәм аңа сигез күренеш күрсәткән. Бишенче күренешендә Зәкәрия шәмдәл һәм ике зәйтүн агачын күргән. Бу күренешне халыкка сөйләп, Зәкәрия аларны дошманнардан курыкмаска һәм төзү эшен дәвам итәргә дәртләндерергә тиеш булган.

5. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

5 Без барыбыз да кайвакыт боегабыз, шуңа күрә Йәһвәнең исраиллеләргә Зәкәрия аша әйткән дәртләндергеч сүзләрен карап чыгу безгә дә файдалы булыр. Әйдәгез, бу мәкаләдә Зәкәриянең бишенче күренешен карап китик. Бу безгә 1) каршылыкка очраганда, 2) тормышыбызда ниндидер үзгәрешләр булганда һәм 3) оешма биргән күрсәтмәләр аңлашылмаганда Йәһвәгә тугры булып калырга булыша ала.

КАРШЫЛЫКЛАР

Зәкәрия пәйгамбәр күренеш күрә: ике зәйтүн агачыннан аккан май шәмдәлгә килеп тора; шәмдәлнең җиде яктырткычы бар (6 нчы абзацны кара.)

6. Зәкәрия 4:1—3 тәге күренеш яһүдләргә ничек кыюлык өстәгән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

6 Зәкәрия 4:1—3 укы. Шәмдәл һәм ике зәйтүн агачы турындагы күренеш яһүдләрне бернәрсәгә карамастан бирешмәскә дәртләндергән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ике зәйтүн агачыннан тазга охшаш касәгә май аккан. Бу май, үз чиратында, касәдән көпшәләр буенча шәмдәлнең җиде яктырткычына килеп торган. Шуңа күрә бу шәмдәл бертуктаусыз янган. Зәкәрия: «Болар нәрсә аңлата?» — дип сораган һәм фәрештәдән мондый җавап алган: «„Боларның барысы да хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел, ә минем рухым ярдәмендә булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (Зәк. 4:4, 6). Зәйтүн агачларыннан аккан май Йәһвәнең изге рухын символлаштыра. Ул аны мул итеп бирергә әзер. Фарсы империясенең хәрби көчләрен Йәһвәнең чиксез көче белән чагыштырып та булмый! Яһүдләр шуны аңларга тиеш булган: Йәһвә ярдәм итә икән, аларга беркем каршы тора алмас һәм алар үз эшләрен уңышлы тәмамлый алыр. Нинди дәртләндерүче хәбәр булган бу! Шулай итеп, бу күренеш яһүдләрне Йәһвәгә таянырга һәм яңадан эшкә керешергә дәртләндергән. Тыелуга карамастан, алар шулай эшләгән дә.

7. Нинди үзгәреш ярдәмендә яһүдләр гыйбадәтханәне төзеп бетерә алган?

7 Б. э. к. 520 елда Фарсы империясе белән яңа патша, Дарий I, идарә итә башлаган. Идарә итүенең икенче елында ул, Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең төзелүен тыю кайбер законнарны бозганын белеп алгач, бу төзүгә рөхсәт биргән (Езра 6:1—3). Бу гаҗәеп, көтелмәгән үзгәреш булган! Өстәвенә, патша күрше халыкларга комачауламаска, ә хәтта яһүдләргә матди яктан ярдәм итәргә кушкан (Езра 6:7—12). Нәтиҗәдә, якынча дүрт ел ярым үткәч, б. э. к. 515 елда, гыйбадәтханә төзелеп беткән (Езра 6:15).

Каршылыкка очраганда, Йәһвәнең көченә таяныгыз (8 нче абзацны кара.)

8. Каршылыкларга очраган чакта безгә нәрсәне аңлау кыюлык өсти ала?

8 Бүген дә күп кенә Йәһвәнең хезмәтчеләре каршылыкларга очрый. Мәсәлән, кайберләре эшчәнлегебез чикләнгән илләрдә яши. Анда кардәшләребезне кулга алалар һәм «идарәчеләр белән патшалар алдына китерәләр». Бу аларга шаһитлек бирергә мөмкинлек ача (Мат. 10:17, 18). Ә кайвакыт кардәшләребез каршылыкның башка төренә очрый. Бәлки, аларның илләрендә эшчәнлегебез тыелмагандыр, ләкин өйдәгеләре аларга хезмәт итәргә комачаулый (Мат. 10:32—36). Әмма еш кына хәл үзгәрә. Мәсәлән, хөкүмәтнең алмашынуы яисә берәр гадел судьяның карары нәтиҗәсендә хезмәтебезне башкару җиңеләя. Я каршы килгән туганнарыбыз безне туктатып булмаганын күрә һәм комачауларга мәгънә юк икәнлеген аңлый. Кайберләре хәтта үзләре ашкынучан Йәһвә Шаһитләре булып китә. Сез дә каршылыкка очрыйсыз икән, бирешмәгез һәм кыю булыгыз. Йәһвә үзенең изге рухы белән сезгә ярдәм итәчәк, шуңа күрә бернәрсәдән дә куркасы юк!

ТОРМЫШТА ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛГАНДА

9. Ни өчен гыйбадәтханәнең нигезе салынгач кайбер яһүдләр каты елаган?

9 Гыйбадәтханәнең нигезе салынгач, кайбер картлар үкереп елый башлаган (Езра 3:12). Алар әле Сөләйман төзегән гыйбадәтханәне күргән булган. Хәзер алар яңа төзелгән гыйбадәтханә турында «элеккесе белән чагыштырганда ул һични тормый» дип санаган (Һәг. 2:2, 3). Менә ни өчен алар андый хисләр кичергән. Әмма Зәкәриянең күренеше аларны рухландыра алган.

10. Зәкәрия 4:8—10 да язылган фәрештәнең сүзләре яһүдләргә боегу хисләрен җиңәргә ничек булыша ала?

10 Зәкәрия 4:8—10 укы. Фәрештә, халык «сөенеп Зәрубабыл кулындагы асмага карап торачак», дип әйткән. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Асма ярдәмендә авышлыгы булмаган, туры стена төзеп була. Димәк, фәрештәнең сүзләре халыкны шуңа ышандырган: алар төзегән гыйбадәтханә әллә ни мәһабәт булып күренмәсә дә, алар Йәһвә хупларлык гыйбадәтханә төзи алачак. Аллаһы өчен бит гыйбадәтханәнең мәһабәтлеге түгел, ә яһүдләрнең тәкъва нормалары буенча гыйбадәт кылулары мөһим булган. Шулай итеп, яһүдләргә боекмаска, ә күбрәк Йәһвәнең хуплавын эзләргә кирәк булган. Шул чакта алар шатлык саклый алыр иде.

Тормыштагы үзгәрешләргә уңай караш саклагыз (11, 12 нче абзацларны кара.) *

11. Бүген кайбер кардәшләр нинди үзгәрешләр кичерә?

11 Тормышта төрле үзгәрешләр була. Мәсәлән, кайбер кардәшләр күп еллар махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашкан, ә хәзер аларның билгеләнүләре үзгәргән. Башкаларга картлык аркасында кайбер вазифаларны калдырырга туры килгән. Билгеле, үзгәрешләрне кабул итү авыр була. Без үзгәрешләрнең сәбәбен аңламаска, моның белән риза булмаска, элеккеге тормышыбызны сагынырга я хәзер күп нәрсә эшли алмавыбыз аркасында борчылырга мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Әлбәттә, андый күңелсез хисләрне аңлап була. Зәкәриянең күренеше безгә шул хисләргә чиктән тыш бирелмәскә ничек ярдәм итә ала?

12. Тормыштагы үзгәрешләр безне күңелсезләндерсә дә, Зәкәрия күренеше шатлык сакларга ничек булыша ала?

12 Бар нәрсәгә Йәһвәнең күзлегеннән карарга тырышсак, безгә үзгәрешләргә ияләшү җиңелрәк булыр. Билгеләнүләребез үзгәрергә мөмкин, әмма Йәһвәнең яратуы үзгәрмәс. Сезнең билгеләнүегез үзгәргән икән, ни өчен алай килеп чыкты дип, үз-үзегезне интектермәгез. «Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?» дигән сорау белән дә үзегезне йөдәтмәгез (Вәг. 7:10). Йәһвәдән үзгәрешнең уңай якларын күрергә булышсын дип сорагыз. Игътибарыгызны эшли алмаган нәрсәләргә туплар урынына эшли алган нәрсәләргә туплагыз. Аллаһы гаҗәеп эшләр башкара, аның хезмәттәше булу мөмкинлегенә сөенегез (1 Көр. 3:9). Шулай итеп, Зәкәрия күренеше күрсәткәнчә, уңай карашлы булу мөһим. Бу безгә, тормышта булган үзгәрешләргә карамастан, шатлыклы булып калырга булышыр.

ҖИТӘКЧЕЛЕК АҢЛАШЫЛЫП БЕТМӘГӘНДӘ

13. Кайбер яһүдләр төзү эшләренең дәвам ителүе турында нәрсә уйлый алган һәм ни өчен?

13 Гыйбадәтханәне төзү эше тыелган вакытка яңадан кайтыйк. Җаваплы кешеләр — баш рухани Йошуа (Йешуа) һәм идарәче Зәрубабыл — «Аллаһы йортын торгыза башлаган» (Езра 5:1, 2). Кайбер яһүдләргә бу ахмаклык булып күренгәндер, чөнки андый төзелеш дошманнарның игътибарларын җәлеп итә алган. Йошуа белән Зәрубабыл: «Йәһвә безгә ярдәм итәчәкме?» — дип уйлана алган. Шул сәбәпле Аллаһы аларны калдырмаячагында ышандырырга булган.

14. Зәкәрия 4:12, 14 буенча, Йәһвә баш рухани Йошуаны һәм идарәче Зәрубабылны нәрсәдә ышандырган?

14 Зәкәрия 4:12, 14 укы. Зәкәрия күренешенең бу өлешендә фәрештә ике зәйтүн агачының «ике майланган затны» — Йошуа белән Зәрубабылны аңлатканын әйткән. Бу кешеләр «бөтен җирнең хуҗасы янында торучы» итеп сурәтләнгән. Нинди зур хөрмәт! Йәһвә бу кешеләргә ышанган, димәк, исраиллеләр дә аларга һәм алар аша бирелгән җитәкчелеккә ышаныч белән карый алган.

15. Йәһвәнең Изге Язмалар аша биргән җитәкчелеген кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

15 Йәһвә кешелеккә җитәкчелекне үз Сүзе, Изге Язмалар, аша бирә. Бу китапта ул ничек гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлата. Без Изге Язмаларда язылган җитәкчелекне кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Аны игътибар белән укып һәм мәгънәсенә төшенергә тырышып. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Изге Язмаларны я басмаларыбызны укыганда, мин тукталып, тирән уйланаммы? Аңлавы авыр булган урыннарга төшенәмме яисә өстән-өстән генә укыйммы?» (2 Пет. 3:16) Йәһвә Сүзе турында уйлансак, без аның җитәкчелеге буенча эш итә алырбыз һәм вәгазь эшендә уңышлы булырбыз (1 Тим. 4:15, 16).

Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче биргән җитәкчелеккә ышаныч белән карагыз (16 нчы абзацны кара.) *

16. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең җитәкчелеге аңлашылып бетмәсә, тыңлаучан булырга безгә нәрсә булышыр?

16 Шулай ук Йәһвә җитәкчелекне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша да бирә (Мат. 24:45). Ләкин кайвакыт ышанычлы хезмәтченең җитәкчелеге аңлашылып бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, табигать афәтләренә әзерләнүгә кагылышлы җитәкчелек турында без болай уйларга мөмкин: «Безнең территориядә андый табигать афәтләре юк, шуңа күрә андый җитәкчелек актуаль түгел». Яисә без болай дип уйларга мөмкин: «Ни өчен Җитәкче совет пандемия вакытында саклык чараларына кагылышлы чиктән тыш катгый күрсәтмәләр бирә?» Әгәр дә сезнең шундый шикләр туса, нәрсә эшләргә? Йошуа белән Зәрубабыл очрагы турында уйланыгыз. Яһүдләр аларның җитәкчелегеннән күп файда алган. Изге Язмаларда башка охшаш очраклар да бар: башта Аллаһы биргән җитәкчелек гамәли түгел кебек тоелган, ләкин ахыр чиктә ул кешеләрнең тормышларын саклаган (Хак. 7:7; 8:10).

ЗӘКӘРИЯ КҮРЕНЕШЕ СЕЗНЕ НЫГЫТСЫН

17. Зәкәриянең бишенче күренеше яһүдләргә ничек тәэсир иткән?

17 Зәкәриянең бишенче күренеше кыска булса да, ул яһүдләргә төзү эшләренә һәм гыйбадәт кылуларына яңача карарга ярдәм иткән. Зәкәриянең сүзләрен йөрәккә салганга, алар Йәһвәнең ярдәм итүен һәм җитәкчелеген тойган. Үзенең изге рухы белән Йәһвә яһүдләргә төзү эшләрен дәвам итәргә һәм яңадан шатлыклы булырга ярдәм иткән (Езра 6:16).

18. Зәкәриянең күренеше нәрсәгә өйрәтә?

18 Зәкәриянең шәмдәл һәм ике зәйтүн агачы турындагы күренеше сезне дә ныгыта ала. Без инде карап чыкканча, бу күренеш каршылыкка очраганда сезгә көч бирергә, тормышта ниндидер үзгәрешләр булганда шатлык сакларга һәм җитәкчелек аңлашылып бетмәгәндә дә Йәһвәгә һәм аның оешмасына карата ышаныч сакларга ярдәм итә ала. Сынауларга очраган чакта нәрсә эшләү мөһим? Беренчедән, Зәкәрия кебек, Йәһвәнең үз халкы турында кайгыртуына дәлилләр күрергә тырышыгыз. Икенчедән, эш итегез: Йәһвәгә таянып, бөтен йөрәктән гыйбадәт кылуыгызны дәвам итегез (Мат. 22:37). Шулай эшләсәгез, сез Йәһвәгә мәңге шатланып хезмәт итә алырсыз (Көл. 1:10, 11).

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

^ 5 абз. Йәһвә Зәкәрия пәйгамбәргә гаҗәеп күренешләр күрсәткән, мәсәлән шәмдәл һәм ике зәйтүн агачы турындагы күренешне. Бу күренеш Зәкәриягә һәм башка исраиллеләргә, авырлыкларга карамастан, гыйбадәтханәне торгызырга көч биргән. Бу күренеш безгә дә Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәргә көч бирә ала.

^ 3 абз. Соңрак идарәче Никами вакытында Артаксеркс исемле башка бер патша яһүдләргә илтифат күрсәткән.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: картлык һәм начар сәламәтлек аркасында, абый-кардәшнең тормышында үзгәрешләр булган. Ул бу үзгәрешләргә ияләшә.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: элек Йәһвә җитәкчелекне Йошуа белән Зәрубабыл аша биргән, ә бүген ышанычлы хезмәтче аша бирә. Апа-кардәш моның турында уйлана.