Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәгә гыйбадәт кылу безне бәхетле итә

Йәһвәгә гыйбадәт кылу безне бәхетле итә

«Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» (АЧЫЛ. 4:11).

31 ҖЫР Аллаһы белән йөр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Аллаһы нинди гыйбадәт кылуны кабул итә?

 «ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ» дигән сүзләрне ишеткәндә, сез нәрсәне күз алдына китерәсез? Бәлки, тезләнеп кайнар дога кылган абый-кардәш я шатланып Изге Язмаларны өйрәнгән гаилә күз алдына киләдер.

2 Әйе, дога кылу да, өйрәнү дә гыйбадәт кылуга керә. Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итәрме? Әгәр без аның ихтыярын үтәсәк, аны яратсак һәм хөрмәт итсәк, ул аны, һичшиксез, кабул итәчәк. Без Йәһвәне бик нык яратабыз һәм аның гыйбадәт кылуга лаек икәнен таныйбыз. Шуңа күрә без аңа иң яхшы корбаннар китерергә телибез.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Борынгы вакытта Йәһвәнең хезмәтчеләре аңа ничек гыйбадәт кылган? Бүген безнең гыйбадәт кылуыбызга нәрсә керә? Гыйбадәт кылу безне ничек бәхетле итә? Әйдәгез, бу мәкаләдә шул сорауларга җавап табыйк һәм гыйбадәт кылуыбызны ничек яхшыртып булганын күрик.

БОРЫНГЫ ВАКЫТЛАРДА ЙӘҺВӘ НИНДИ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУНЫ ХУПЛАГАН?

4. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре аңа карата ничек ярату һәм хөрмәт күрсәткән?

4 Тугры Һабил, Нух, Ибраһим һәм Әюп Йәһвәне хөрмәт иткән һәм яраткан. Бу нәрсәдән күренгән? Алар Йәһвәгә тыңлаучан булган, аңа иман иткән һәм корбаннар китергән. Изге Язмаларда бу кешеләрнең гыйбадәт кылулары нечкәлекләренә кадәр сурәтләп бирелми. Шулай да шуны төгәл әйтеп була: алар Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тырышкан һәм ул хуплаганча гыйбадәт кылган. Соңрак Йәһвә Ибраһим токымнарына Муса канунын биргән. Бу Канунда гыйбадәт кылуга кагылышлы күрсәтмәләр бирелгән булган.

5. Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, хак гыйбадәт кылу ничек үзгәргән?

5 Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, Йәһвә үз хезмәтчеләреннән Муса канунын үтәүләрен бүтән таләп итмәгән (Рим. 10:4). Мәсихчеләр яңа канун, «Мәсих кануны», буенча яшәргә тиеш булган (Гәл. 6:2). Алар бу канунны Мәсихнең үрнәгенә ияреп һәм аның өйрәтүләре буенча яшәп үтәгән. Бу канунда, Муса кануныннан аермалы буларак, бихисап күп кагыйдәләр китерелмәгән. Бүген дә мәсихчеләр Гайсәдән үрнәк ала, һәм бу аларның җаннарын яңарта, ә иң мөһиме, Йәһвәнең йөрәген сөендерә (Мат. 11:29).

6. Бу мәкалә безгә ничек ярдәм итәчәк?

6 Ә хәзер, әйдәгез, гыйбадәт кылуыбызга кагылышлы сигез өлкәне карап китик. Һәр өлкәне карап киткәндә, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин нинди уңышларга ирештем? Ә кайсы яктан яхшырасым бар?» Алга китешне күрү һәрвакыт сөендерә, әмма безгә шулай ук Йәһвәдән үзгәртәсе якларны күрсәтсен дип сорарга кирәк.

ГЫЙБАДӘТ КЫЛУЫБЫЗГА НӘРСӘ КЕРӘ?

7. Йәһвә эчкерсез догаларыбызга ничек карый?

7 Дога. Изге Язмаларда безнең догаларыбыз махсус әзерләнгән фимиам белән чагыштырыла; андый фимиам — изге чатырда, ә соңрак гыйбадәтханәдә китерелгән (Зәб. 141:2). Фимиамның исе Йәһвәнең «күңеленә хуш килгән». Безнең дә ярату һәм рәхмәт хисе белән тулы догаларыбыз, алар гади сүзләр белән әйтелсә дә, Йәһвәнең күңеленә хуш килә (Гыйб. сүз. 15:8; Кан. 33:10). Йәһвә без аңа үз борчылуларыбызны, хисләребезне һәм теләкләребезне сөйләрбез дип көтә. Ул безне тыңларга тели. Йәһвәгә дога кылыр алдыннан нәрсә әйтергә теләгәнегез турында уйланыгыз. Шулай эшләсәгез, сез Йәһвәгә иң яхшы «фимиам» китергән булырсыз.

8. Без ничек итеп Йәһвәне мактый алабыз?

8 Мактау (Зәб. 34:1). Йәһвәнең сыйфатлары һәм эшләре турында сокланып сөйләгәндә, без Йәһвәне мактыйбыз дип әйтеп була. Андый сүзләр рәхмәт тулы йөрәктән чыга. Йәһвәнең игелеге турында, аның кылган бар эшләре турында уйлансак, безнең аны мактар өчен һәрвакыт сәбәпләр табылып торачак. Вәгазь эше безгә «Аллаһыга мактау корбаны китерергә, ягъни аның исемен башкаларга телебез белән игълан итәргә» мөмкинлек бирә (Евр. 13:15). Дога кылыр алдыннан уйланган кебек, вәгазьгә чыгар алдыннан да без нәрсә әйтәчәгебез турында уйлана алабыз. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә иң яхшы мактау корбаннары китерербез. Без кешеләргә чын күңелдән вәгазьләргә телибез.

9. Борынгы исраиллеләр кебек, без очрашулардан нинди файда алабыз? Шәхси мисал китерегез.

9 Җыелыш очрашулары. Борынгы исраиллеләргә болай дип әйтелгән булган: «Бөтен ир-атларың елга өч тапкыр... Аллаһың Йәһвә алдына ул сайлаган урынга килсен» (Кан. 16:16). Исраиллеләргә, бу бәйрәмнәргә барыр өчен, үз йортларын һәм кырларын калдырырга туры килгән. Әмма Йәһвә аларны болай дип ышандырган: «Берәү дә синең җиреңне яулап алырга теләмәс» (Чыг. 34:24). Тугры исраиллеләр һәр ел бу бәйрәмнәргә йөргән. Анда алар мул фатихалар урган: Аллаһының канунына төшенгән, Йәһвәнең игелекле эшләре һәм сыйфатлары турында уйланган һәм имандашлары белән аралашкан (Кан. 16:15). Без дә бүген, очрашуларга барыр өчен тырышлыклар куеп, охшаш фатихалар урабыз. Кыска һәм эчтәлекле комментарийлар биргәндә, Йәһвәнең йөрәге никадәр сөенгәне турында уйлап кына карагыз.

10. Ни өчен җырлар — гыйбадәт кылуның мөһим өлеше дип әйтеп була?

10 Җырлар җырлау (Зәб. 28:7). Исраиллеләр җыр җырлауны гыйбадәт кылуның мөһим өлеше дип санаган. Давыт патша, Йәһвә йортында җырласыннар дип, 288 левилене билгеләгән булган (1 Елъ. 25:1, 6—8). Бәлки, без: «Мин матур җырлый белмим»,— дип уйлыйбыздыр. Әмма бу безгә Йәһвәне данларга комачауламасын. Шуның турында уйланыйк: сөйләшкәндә, «барыбыз да еш кына абына», әмма бу безгә җыелышта һәм вәгазьдә сөйләргә комачауламый бит (Ягък. 3:2). Җырлауга килгәндә дә, хәл шундый ук. Әллә ни оста җырчылар булмасак та, без Йәһвәне җырлар җырлап мактый алабыз. Шулай итеп без Йәһвәгә яратуыбызны күрсәтербез.

11. Зәбур 48:13 буенча, ни өчен гаилә өйрәнүен үткәрү мөһим?

11 Шәхси өйрәнү һәм гаилә өйрәнүе. Исраиллеләр Шимбә көннәрендә көндәлек эшләреннән арынган һәм рухи эшләр белән шөгыльләнгән (Чыг. 31:16, 17). Тугры исраиллеләр үз балаларына Йәһвә һәм аның сыйфатлары турында сөйләгән. Без дә, алар кебек, Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә тиеш. Бу гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлеше. Моның ярдәмендә без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерәбез (Зәб. 73:28). Ә гаилә өйрәнүе ярдәмендә без яңа буынга — безнең балаларыбызга — күктәге Аталары белән җылы, якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышабыз. (Зәбур 48:13 укы.)

12. Йәһвәнең изге чатырны төзүгә карашы нинди булган һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Гыйбадәт кылу урыннарын төзү һәм кайгырту. Изге Язмаларда изге чатырны, аның җиһазларын һәм кирәк-яракларын ясау «изге эш» дип атала (Чыг. 36:1, 4). Бүген дә Йәһвә Патшалык Залларын һәм башка теократик биналар төзүне гыйбадәт кылу дип саный. Кайбер кардәшләр моңа күп вакыт багышлый. Һичшиксез, без аларга моның өчен бик рәхмәтле. Билгеле, алар вәгазь эшендә дә катнашырга тырыша, кайберләре хәтта пионер булып хезмәт итәргә тели. Әгәр андый кардәшләр пионер хезмәтенә гариза алырга булса һәм пионер булыр өчен таләпләргә туры килсә, аларны пионер итеп билгеләмәс өчен сәбәп юк. Өлкәннәр, андый кардәшләрне пионер итеп билгеләп, ниндидер мәгънәдә төзү эшләренә үз өлешләрен кертәләр дип әйтеп була. Төзү эшләрендә тәҗрибәбез булмаса да, без барыбыз да кулыбыздан килгәнчә Патшалык Залын җыештыруда һәм аны кайгыртуда катнаша алабыз.

13. Ирекле иганәләргә карашыбыз нинди булырга тиеш?

13 Ирекле иганәләрне бирү. Исраиллеләр Йәһвә алдына буш кул белән килмәгән (Кан. 16:16). Алар мөмкинлекләренә карап бүләкләр китергән. Шулай итеп алар Йәһвәнең рухи яктан кайгыртуы өчен рәхмәтләрен белдергән. Ә без рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Җыелыш ихтыяҗлары һәм бөтендөнья эшчәнлегенә ирекле иганәләр биреп. Рәсүл Паул болай дигән: «Аллаһыны аеруча чын күңелдән бирелгән бүләк сөендерә, чөнки ул кеше булмаганын түгел, ә булганын бирер дип көтә» (2 Көр. 8:4, 12). Йәһвә безнең чын күңелдән бирелгән иганәләребезне, алар әллә ни зур булмаса да, бик кадерли (Марк 12:42—44; 2 Көр. 9:7).

14. Гыйбрәтле сүзләр 19:17 буенча, без мохтаҗлыкта булган кардәшләргә ярдәм күрсәткәндә, Йәһвә моңа ничек карый?

14 Мохтаҗ кардәшләргә ярдәм итү. Йәһвә ярлы кешеләргә ярдәм иткән исраиллеләрне фатихаларга вәгъдә иткән (Кан. 15:7, 10). Без кардәшләргә ярдәм иткәндә, Йәһвә моны үзенә бирелгән бүләк итеп саный. (Гыйбрәтле сүзләр 19:17 укы.) Рәсүл Паул төрмәдә утырганда, Филипиядәге мәсихчеләр аңа бүләк җибәргән. Паул бу бүләкне «Аллаһы хуплаган һәм аны сөендергән корбан» дип атаган (Флп. 4:18). Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин берәр мохтаҗ кардәшкә ярдәм күрсәтә аламмы?» Без үз вакытыбызны, көчебезне, сәләтләребезне, акчабызны башкаларга ярдәм итәр өчен кулланганда, Йәһвә бик сөенә. Ул моны гыйбадәт кылуыбызның өлеше итеп кабул итә (Ягък. 1:27).

САФ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ — БӘХЕТ ЧЫГАНАГЫ

15. Ни өчен гыйбадәт кылуга сарыф ителгән вакыт һәм көч безнең өчен йөк түгел?

15 Гыйбадәт кылыр өчен вакыт һәм көч таләп ителә, әмма бу безнең өчен йөк түгел (1 Яхъя 5:3). Ни өчен? Чөнки без күктәге Әтиебезне яратабыз. Мондый мисалны күз алдына китерик. Кечкенә бала үз әтисенә бүләк ясарга тели, ди. Ул берничә сәгать дәвамында, тырыша-тырыша, аңа рәсем төшерә. Әмма ул бу сәгатьләрне жәлләми, чөнки ул үз әтисен ярата. Без дә Йәһвәне бик яратабыз. Шуңа күрә гыйбадәт кылыр өчен сарыф иткән вакытыбызны бер дә жәлләмибез.

16. Еврейләргә 6:10 буенча, Йәһвә хезмәтебезгә ничек карый?

16 Яратучы ата-аналар балалары аларга бер үк бүләк бирерләр дип көтми. Алар бит балаларның төрле сәләтләргә ия булганнарын белә. Күктәге Атабыз да безнең хәл-шартларыбызны бик яхшы аңлый. Бәлки, без, башкалар белән чагыштырганда, күбрәк бирә алабыздыр. Я, киресенчә, картлык, начар сәламәтлек я гаиләдәге вазифалар аркасында, азрак эшлибездер. Алай булса, боекмыйк (Гәл. 6:4). Йәһвә сезнең башкарган эшләрегезне онытмый. Сез Йәһвәгә дөрес мотивлардан иң яхшысын бирәсез икән, ул бик шатлана. (Еврейләргә 6:10 укы.) Йәһвә сезнең йөрәгегезне күрә. Ул сезнең бәхетле булуыгызны тели һәм тырышлыкларыгыз белән канәгать.

17. a) Гыйбадәт кылуның ниндидер өлкәсе аксый икән, нәрсә эшләп була? ә)  23 нче биттә китерелгән нинди өлкәләр сезгә бәхетлерәк булырга булышты?

17 Без карап чыккан сигез өлкәнең кайберләре, мәсәлән шәхси өйрәнү һәм вәгазьләү эше, авыррак бирелсә, нәрсә эшләргә? Шуны истә тотыйк: берәр нәрсә белән ешрак шөгыльләнсәң, ул яхшырак килеп чыга. Йәһвәгә гыйбадәт кылуны ниндидер мәгънәдә спорт белән шөгыльләнү я музыкаль инструментта уйнау белән чагыштырып була. Вакыт-вакыт кына күнегүләр ясасаң, зур уңышларга ирешеп булмас, ә менә һәр көн күнегүләр ясасаң, хәл гел башкача булыр. Башта күнегүләр кыска вакытлы булса, аннары аларга күбрәк вакыт багышлап була. Әгәр уңышларга ирешсәк, киләсе тренировкага я репетициягә без теләбрәк барырбыз. Бу принципны изге хезмәткә карата да кулланып була.

18. Тормышыбызда нәрсә иң мөһиме һәм бу безне ничек бәхетле итә?

18 Йәһвәгә хезмәт итү — тормышыбызның мәгънәсе. Шуңа күрә, Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт иткәндә, без чыннан да бәхетле һәм тормышыбыз мәгънәле. Йәһвәгә гыйбадәт кылу безгә мәңгелек тормышка өмет бирә (Гыйб. сүз. 10:22). Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын белү безгә җан тынычлыгы бирә (Ишаг. 41:9, 10). Без яратучы күктәге Атабызга гыйбадәт кылырга бик шат. Ул бит «дан, хөрмәт... кабул итәргә лаеклы»! (Ачыл. 4:11)

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

^ 5 абз. Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызга лаек. Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итсен өчен, безгә аның кануннары һәм принциплары буенча яшәргә кирәк. Бу мәкаләдә без гыйбадәт кылуыбызга кергән сигез өлкәгә игътибар итәрбез. Бу өлкәләрнең сезне ничек бәхетле иткәнен күрергә тырышыгыз.