Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Өлкәннәр, алга таба да Паулдан үрнәк алыгыз

Өлкәннәр, алга таба да Паулдан үрнәк алыгыз

«Миннән үрнәк алыгыз» (1 КӨР. 11:1).

99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ни өчен рәсүл Паулның мисалы өлкәннәргә файдалы?

 РӘСҮЛ ПАУЛ кайгыртучан өлкән буларак билгеле булган. Ул кардәшләрен яраткан һәм, үзен аямыйча, алар хакына хезмәт иткән (Рәс. 20:31). Имандашлары да аны бик яраткан. Мәсәлән, Эфестәге кардәшләр, Паулны соңгы тапкыр күрүләрен аңлагач, күз яшьләрен тыя алмаган (Рәс. 20:37). Бүген дә өлкәннәр яхшы көтүчеләр булырга тырыша. Алар кардәшләрен ярата һәм алар өчен көчләрен дә, вакытларын да жәлләми (Флп. 2:16, 17). Әмма кайвакыт өлкәннәргә үз вазифаларын башкару җиңел түгел. Аларга нәрсә ярдәм итә ала?

2 Рәсүл Паулның мисалы (1 Көр. 11:1). Паул, күп эшләр башкарса да, супермен булмаган. Камилсез кеше булганга, аңа да дөрес булганны эшләү авыр бирелгән (Рим. 7:18—20). Тормыш авырлыклары аны да читләтеп үтмәгән. Әмма Паул бирешмәгән һәм шатлыгын югалтмаган. Паулның мисалы өлкәннәргә, авырлыкларына карамастан, шатлыкларын саклап калырга булыша ала.

3. Бу мәкаләне өйрәнеп, без нәрсә белербез?

3 Кайвакыт өлкәннәргә, 1) үз вазифаларын үтәгәндә, вәгазь турында онытмаска; 2) кардәшләрне дәртләндерер өчен вакыт табарга; 3) үз камилсезлекләренә дөрес караш сакларга һәм 4) башкаларның кимчелекләренә чиктән тыш зур игътибар бирмәскә авыр. Бу мәкаләдә без Паулның бу авырлыкларны ничек җиңгәнен һәм өлкәннәр аңардан нәрсәгә өйрәнә алганнарын карап китәрбез.

ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ТИЕШЛЕ ИГЪТИБАР БИРЕГЕЗ

4. Ни өчен кайбер өлкәннәргә вәгазьләр өчен вакыт табу авыр?

4 Авырлык нәрсәдә? Вәгазьдә катнашудан тыш, өлкәннәрнең башка эшләре дә бар. Мәсәлән, аларның күпләре атна уртасындагы очрашуда рәис булып хезмәт итә, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүне үткәрә һәм башка пунктлар белән чыгыш ясый. Шулай ук алар хезмәттәш ярдәмчеләрне өйрәтә һәм кардәшләргә рухи көтүчеләр буларак килеп китә (1 Пет. 5:2). Кайбер өлкәннәр Патшалык Залларын һәм башка теократик биналарны төзүдә катнаша һәм аларны ремонтлый. Шулай да вәгазь алар өчен иң мөһим эш булып кала (Мат. 28:19, 20).

5. Паул вәгазь ягыннан нинди үрнәк күрсәткән?

5 Паулның үрнәге. Филипиялеләргә 1:10 да рәсүл Паул: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип киңәш иткән һәм үзе дә шулай эш иткән. Ул дистәләгән еллар буе үз хезмәтен иң мөһим нәрсә дип санаган һәм «халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп» вәгазьләгән (Рәс. 20:20). Ул көннең билгеле бер вакытында гына я атнаның билгеле бер көнендә генә вәгазьләмәгән. Киресенчә, ул хезмәт итәр өчен һәрбер мөмкинлекне кулланган. Мәсәлән, үз хезмәттәшләрен Афинада көткәндә, ул яхшы хәбәрне хакимлеккә ия булган кешеләргә сөйләгән, һәм аларның кайберләре мәсихчеләр булып киткән (Рәс. 17:16, 17, 34). Хәтта «төрмәдә богауланып утырганда» да, Паул сакчыларга һәм башкаларга вәгазьләвен дәвам иткән (Флп. 1:13, 14; Рәс. 28:16—24).

6. Паул башкаларны нәрсәгә өйрәткән?

6 Паул вакытны акыллы кулланган. Еш кына ул башкаларны үзе белән вәгазьләргә чакырган. Мәсәлән, беренче вәгазь сәяхәтенә ул — Маркны, ә икенчесенә Тимутине алган (Рәс. 12:25; 16:1—4). Һичшиксез, Паул бу яшь кешеләрне җыелышлар оештырырга, кардәшләргә шәхси игътибар бирергә һәм яхшы укытучылар булырга өйрәткән (1 Көр. 4:17).

Паул кебек, шаһитлек бирергә әзер булыгыз (7 нче абзацны кара.) *

7. Өлкәннәр Паулның Эфеслеләргә 6:14, 15 тә язылган киңәшен ничек куллана ала?

7 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Өлкәннәр өйдән өйгә йөреп вәгазьли. Шул ук вакыт алар, Паул кебек, вәгазьләр өчен һәрбер мөмкинлекне кулланырга тырыша. (Эфеслеләргә 6:14, 15 укы.) Мәсәлән, алар кибеттә һәм эш урынында шаһитлек бирә. Ә төзү проектларында катнашканда, алар күршеләргә һәм төзү материалларын алып килүчеләргә вәгазьли. Паул кебек, өлкәннәр, хезмәт иткәндә, вәгазьчеләрне, шул исәптән хезмәттәш ярдәмчеләрне, өйрәтергә тырыша.

8. Кайвакыт өлкәннәр нәрсә эшләргә тиеш?

8 Җыелыштагы я теократик райондагы вазифалар өлкән өчен вәгазьдә катнашудан мөһимрәк булырга тиеш түгел. Кайвакыт өлкәнгә кайбер вазифалардан баш тартырга туры килер. Әйтик, өлкәнгә өстәмә вазифалар тәкъдим итәләр, ди. Әмма, дога кылып уйланганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: ризалашса, аның гаилә өйрәнүе, вәгазьләү, шул исәптән балалары белән вәгазьләү, өчен вакыты калмас. Ул чакта өстәмә вазифалардан баш тарту акыллырак булыр иде. Моны эшләү авыр булса да, гаилә башы шуны аңларга тиеш: приоритетларны дөрес куйса, ул Йәһвәне сөендерер.

КАЙГЫРТУЧАН КӨТҮЧЕЛӘР БУЛЫГЫЗ

9. Вакытлары аз булганлыктан, өлкәннәргә нәрсә эшләү авыр булырга мөмкин?

9 Авырлык нәрсәдә? Бу соңгы көннәрдә Йәһвә хезмәтчеләренең авырлыклары бик күп. Без барыбыз да юатуга, җылы сүзгә һәм дәртләндерүгә мохтаҗ. Ә кайберәүләребез кисәтүгә мохтаҗ (1 Тис. 5:14). Билгеле, беренче чиратта, моның өчен өлкәннәр җаваплы. Әлбәттә, өлкәннәр кардәшләрнең бар авырлыкларын чишә алмый, шулай да алар Аллаһы сарыкларын яклый һәм дәртләндерә ала. Моны алардан Йәһвә көтә. Әлбәттә, моның өчен вакыт табу җиңел түгел, әмма бу мөмкин.

Башкаларны мактагыз һәм ныгытыгыз (10, 12 нче абзацларны кара.) *

10. 1 Тисалуникәлеләргә 2:7 дән күренгәнчә, Паул Йәһвәнең сарыклары турында ничек кайгырткан?

10 Паулның үрнәге. Паул кардәшләрне мактарга һәм рухландырырга тырышкан. Өлкәннәргә дә шулай эш итәргә кирәк. (1 Тисалуникәлеләргә 2:7 укы.) Паул кардәшләрне үз яратуында һәм Йәһвәнең яратуында ышандырган (2 Көр. 2:4; Эфес. 2:4, 5). Ул кардәшләрне үз дуслары дип санаган һәм алар белән вакыт үткәргән. Өстәвенә, Паул үз куркулары һәм кимчелекләре турында сөйләгән (2 Көр. 7:5; 1 Тим. 1:15). Билгеле, Паул авырлыклары турында гына сөйләп йөрмәгән — аның максаты кардәшләрне ныгыту булган.

11. Ни өчен Паул кардәшләргә киңәш биргән?

11 Кайвакыт Паулга кардәшләргә киңәшләр бирергә туры килгән. Ул моны ачуга бирелгәнгә түгел, ә алар турында кайгыртканга һәм аларны куркынычлардан кисәтергә теләгәнгә эшләгән. Шулай ук Паул кардәшләрнең хисләрен исәпкә алган. Мәсәлән, көринтлеләргә хат аша киңәш биргәннән соң, ул бу шәһәргә Титусны җибәргән. Паул көринтлеләр аның киңәшен ничек кабул иткәннәре турында белергә теләгән. Бәхеткә каршы, көринтлеләр аның киңәшенә төшенгән һәм басынкылык белән кабул иткән (2 Көр. 7:6, 7).

12. Өлкәннәр кардәшләрне ничек ныгыта ала?

12 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Паул кебек, өлкәннәр дә кардәшләр белән вакыт үткәрә, алар белән регуляр рәвештә аралаша һәм эчкерсез мактый. Моның өчен җыелыш очрашуына иртәрәк килеп була. Еш кына, кардәшләрне дәртләндерер өчен, күп вакыт кирәк түгел, кайвакыт берничә минут та җитә (Рим. 1:12; Эфес. 5:16). Паулның үрнәгенә ияргән өлкән үз кардәшләрен Аллаһы Сүзен кулланып ныгытырга һәм аларны Йәһвәнең яратуында ышандырырга омтыла. Өстәвенә, ул кардәшләргә үз яратуын да белдерергә кыенсынмый. Киңәш биргәндә, ул аны Изге Язмаларга нигезләнеп бирә. Өлкәннең киңәшләре туры, әмма йомшак, шуңа күрә алар кардәшнең йөрәгенә үтеп керә (Гәл. 6:1).

КАМИЛСЕЗЛЕГЕГЕЗГӘ ДӨРЕС КАРАШ САКЛАГЫЗ

13. Камилсезлек өлкәннәргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

13 Авырлык нәрсәдә? Өлкәннәр камилсез, шуңа күрә алар да башкалар кебек абына (Рим. 3:23). Аларга үз камилсезлекләренә дөрес караш саклау авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, кайберләре кимчелекләре аркасында шулкадәр боега, хәтта үзләрен бернигә яраксыз дип саный башлый. Башкалары исә үз кимчелекләренә бармак аша карарга һәм үзгәрергә әллә ни ашыкмаска мөмкин.

14. Филипиялеләргә 4:13 буенча, басынкылык Паулга кимчелекләрен җиңәргә ничек булышкан?

14 Паулның үрнәге. Паул үз кимчелекләрен үзе җиңә алмаганын таныган. Ул Аллаһы ярдәменә мохтаҗ булган. Элек Паул мәрхәмәтсез эзәрлекләүче булган, әмма соңрак ул тулысынча үзгәргән (1 Тим. 1:12—16). Йәһвәнең ярдәме белән Паул яратучы, шәфкатьле, басынкы өлкән булып киткән. Әлбәттә, ул кимчелекләре аркасында борчылган, әмма үзен кимермәгән, чөнки Йәһвәнең үзен кичергәненә ышанган (Рим. 7:21—25). Паул үзеннән камиллек көтмәгән, шулай да ул кимчелекләре белән көрәшүен дәвам иткән һәм Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнмәгән (1 Көр. 9:27; Филипиялеләргә 4:13 укы.)

Үз кимчелекләрегез белән көрәшегез (14, 15 нче абзацларны кара.) *

15. Өлкәннәргә үз йомшак якларына нинди караш сакларга кирәк?

15 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Өлкән вазифасы абый-кардәшне камил итми. Шулай да Йәһвә өлкән үз хаталарын таныр һәм мәсихче сыйфатлар үстерергә тырышыр дип көтә (Эфес. 4:23, 24). Өлкән, шәхси өйрәнү үткәреп, үз кимчелекләрен күрергә һәм үзгәрергә тырышса, Йәһвәнең фатихасы белән бәхетле һәм уңышлы булыр (Ягък. 1:25).

КАРДӘШЛӘРНЕҢ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕНӘ САБЫР БУЛЫГЫЗ

16. Өлкәннәр кардәшләрнең кимчелекләренә артык игътибар бирсә, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

16 Авырлык нәрсәдә? Кардәшләр белән тыгыз хезмәттәшлек иткәнгә, өлкәннәр аларның кимчелекләрен бик яхшы күрә. Сак булмасалар, өлкәннәр тәнкыйтьчел булып китәргә һәм кардәшләр белән үзләрен тупас тота башларга мөмкин. Шайтан безнең андый булуыбызны тели дә. Әмма, Паул язганча, безгә бу сыйфатлардан качарга кирәк (2 Көр. 2:10, 11).

17. Рәсүл Паул үз кардәшләренә ничек караган?

17 Паулның үрнәге. Паул кардәшләр турында уңай карашта булган. Әлбәттә, аңа аларның кимчелекләре яхшы билгеле булган. Кайбер кардәшләр хәтта Паулның үзен рәнҗеткән. Шулай да Паул беркемне дә ниндидер начар гамәле я кимчелеге аркасында начар кеше дип санамаган. Ул кардәшләрен яраткан һәм игътибарын аларның яхшы сыйфатларына туплаган. Паул шуңа инанган булган: кардәшләр дөрес булганны эшләргә тели, аларга ярдәм итәргә генә кирәк.

18. Паул Әүдия белән Синтиһиягә ничек караган һәм сез моннан нәрсәгә өйрәнәсез? (Филипиялеләргә 4:1—3)

18 Филипия шәһәрендәге җыелышны исебезгә төшерик. (Филипиялеләргә 4:1—3 укы.) Бу җыелышта Әүдия һәм Синтиһия исемле апа-кардәшләр хезмәт иткән. Аңлашылмаучанлык аркасында аларның дуслыклары бозылган. Алар арасында киеренкелек туган. Моның турында ишетеп, рәсүл Паул аларны тәнкыйтьләмәгән һәм үзен алар белән кырыс тотмаган. Ул бу апа-кардәшләрнең яхшы сыйфатларына игътибар иткән. Алар бит күп яхшы эшләр башкарган булган. Паул Йәһвәнең бу апа-кардәшләрне яратканын белгән һәм үзе дә аларга шулай караган. Шуңа күрә аларны татулашырга дәртләндергән. Уңай караш саклаганга, Паул үзе дә шатлыгын югалтмаган, башка кардәшләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә кала алган.

Башкаларны тәнкыйтьләмәгез (19 нчы абзацны кара.) *

19. a) Өлкәннең кардәшләргә уңай карашы нәрсәдән күренер? ә) Патшалык Залын җыештыручы өлкән сурәтләнгән иллюстрациядән сез нәрсәгә өйрәнәсез?

19 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Өлкәннәр, кардәшләрегезнең яхшы сыйфатларын күрергә тырышыгыз. Һәрбер кеше камилсез, әмма һәрбер кешенең яхшы сыйфатлары бар (Флп. 2:3). Әйе, кайвакыт өлкәннәргә кардәшләрне төзәтергә туры килә. Ләкин, Паул кебек, аларның дөрес булмаган сүзләренә я эшләренә генә түгел, ә яхшы сыйфатларына да игътибар итегез. Кардәшләрегездә потенциал бар. Алар Йәһвәне ярата һәм чыдамлык күрсәтә. Кардәшләргә уңай караш белән караган өлкәннәр җыелышта җылы атмосфера булдыра.

АЛГА ТАБА ДА ПАУЛДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

20. Өлкәннәргә Паул үрнәген өйрәнергә нәрсә булышыр?

20 Өлкәннәр, рәсүл Паулның үрнәген өйрәнүегезне дәвам итегез. Бу яктан сезгә «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) ярдәм итәр (Павел > Пример для старейшин). Бу материалны өйрәнгәндә, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Паулның үрнәге миңа өлкән вазифаларын үтәргә һәм шатлыклы булып калырга ничек булыша ала?»

21. Йәһвә өлкәннәргә ничек карый?

21 Өлкәннәр, Йәһвә сездән камиллек көтми, әмма ул сез аңа тугры булырсыз дип өметләнә (1 Көр. 4:2). Йәһвә Паулның тырыш хезмәтен һәм тугрылыгын кадерләгән. Сезнең хезмәтегезне дә ул бик кадерли. «Ул сезнең башкарган эшегезне дә, изгеләргә хезмәт итеп һәм шул хезмәтегезне дәвам итеп, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10).

87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!

^ 5 абз. Без җыелышта тырыш, яратучы өлкәннәрнең булуына шундый шат. Әмма өлкәннәрнең дә авырлыклары бар. Нинди авырлыклар? Рәсүл Паулның мисалы аларга авырлыкларын җиңәргә ничек ярдәм итә ала? Бу мәкаләдә шул сораулар каралыр. Без өлкәннәрнең хәлләренә керергә, аларны яратырга һәм хезмәтләрен җиңеләйтергә өйрәнербез.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, өенә кайтканда, эштәшенә вәгазьли.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өлкән ялгыз утыручы абый-кардәшкә игътибар күрсәтә.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш икенчесенә үпкә хисен җибәрергә киңәш итә.

^ 67 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь абый-кардәш Патшалык Залын җыештыруда катнаша, әмма баш-аяк телефонына чумган. Өлкән аны тәнкыйтьләми.