Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борчылуларны ничек җиңәргә?

Борчылуларны ничек җиңәргә?

КАЙВАКЫТ борчылулар кеше күңеленә авыр йөк булып ята (Гыйб. сүз. 12:25). Сезнең кайчан да булса борчылулар аркасында интеккәнегез бар идеме? Я: «Бүтән түзәр хәлем юк»,— дип әйткәнегез булдымы? Сезгә бу хисләр таныш булса, сез ялгыз түгел. Күп кенә кеше авырган туганнарын карый, кемдер якын кешесен югалткан я табигать афәтеннән зыян күргән. Бу һәм башка сәбәпләр аркасында, кеше физик, эмоциональ я психик яктан какшарга мөмкин. Андый кайгы-хәсрәтләрне ничек кичереп була? a

Борчылулар белән көрәшү турында әйткәндә, Давыт патша безгә яхшы үрнәк калдырган. Аның тормышы авырлыклар белән тулы булган, аңа хәтта кайвакыт үлем янаган (1 Иш. 17:34, 35; 18:10, 11). Давыт борчылуларны ничек җиңгән? Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

ДАВЫТ БОРЧЫЛУЛАРЫН ҖИҢГӘН

Кайчак Давытның башына сынаулар берьюлы төшкән. Мәсәлән, үзен үтерергә теләгән Шаулдан качып йөргән арада Давытка һәм аның кешеләренә амаликлылар һөҗүм иткән, аларның милкен талап чыккан, йортларын яндырган һәм хатыннары белән балаларын әсирлеккә алып киткән. Давыт һәм аның кешеләре үзләрен ничек хис иткән? Изге Язмаларда алар «кычкырып елый башлаган, алар хәлләре беткәнче елаган» дип әйтелә. Әмма Давытның авырлыклары моның белән генә чикләнмәгән. Аның сугышчылары «аны ташлар атып үтерү турында сөйләшә башлаган» (1 Иш. 30:1—6). Давыт берьюлы өч бәлагә эләккән дип әйтеп була: аның гаиләсе куркыныч астында булган, дуслары аны үтерергә ниятләгән һәм Шаул патша әле дә аны куып йөргән. Давытның нәрсә хис иткәнен күз алдына гына китерегез!

Давыт ничек эш иткән? «Давыт көч-ярдәмне Аллаһысы Йәһвәдән тапкан». Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ булганын аңлаганга, ул Аллаһыга дога кылган, шулай ук Йәһвәнең үзенә ничек элек ярдәм иткәне турында уйланган (1 Иш. 17:37; Зәб. 18:2, 6). Йәһвәдән күрсәтмәләр алгач, Давыт шунда ук Йәһвә киңәше буенча эш иткән. Нәтиҗәдә, Йәһвә ярдәме белән ул гаиләләрен коткарган һәм бар милкен кайтарган (1 Иш. 30:7—9, 18, 19). Сез Давытның нинди өч адым ясаганына игътибар иттегезме? Ул, ярдәм сорап, Йәһвәгә дога кылган, Йәһвәнең үзенә үткәндә ничек ярдәм иткәнен исенә төшергән һәм Йәһвә биргән җитәкчелек буенча эш иткән. Без Давыттан ничек үрнәк ала алабыз? Әйдәгез, моның турында уйланыйк.

ДАВЫТТАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

1. Дога кылыгыз. Борчылу биләп алган вакытларда Йәһвәдән догада ярдәм һәм зирәклек сорагыз. Йәһвәгә йөрәгегезне бушатсагыз, сез җиңеллек сизәрсез. Кычкырып дога кылырга нәрсәдер комачауласа, Йәһвәгә кыска гына булса да эчтән дога кылыгыз. Аллаһыдан ярдәм сораганда, без, Давыт кебек, Йәһвәгә таянганыбызны күрсәтәбез, ә ул болай дигән: «Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам һәм мине коткаручы Аллаһым. Аллаһым — минем кыям, аңарда мин яклау табам» (Зәб. 18:2). Дога чыннан да ярдәм итәме? Калия исемле бер апа-кардәш болай ди: «Догадан соң мин күңелемдә тынычлык сизәм. Дога миңа Йәһвә кебек фикер йөртергә булыша, һәм мин аңа тагын да якынлашам». Әйе, дога — борчылулардан яхшы дәва. Ул Йәһвәнең бүләге.

2. Үткәннәрне искә төшерегез. Үткәнгә карап, сез Йәһвәнең үзегезгә каты сынауларны кичереп чыгарга ничек булышканын исегезгә төшерә аласызмы? Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләренә һәм шәхсән үзебезгә ничек ярдәм иткәнен исебезгә төшереп, без аңа ышанычыбызны ныгытабыз (Зәб. 18:17—19). Джошуа исемле өлкән болай дип сөйли: «Мин җавап алган догаларымны язып барам. Бу миңа Йәһвәнең игелеген онытмаска булыша». Йәһвәнең элек безгә ничек булышканын исебезгә төшерү безгә борчылуларыбызны басарга ярдәм итә.

3. Эш итегез. Берәр карар кабул итәр алдыннан, ышанычлы җитәкчелек табар өчен, Аллаһы Сүзенә мөрәҗәгать итегез (Зәб. 19:7, 11). Күп кенә кардәшләрнең сүзләре буенча, берәр шигырьне тормышта ничек кулланырга икәнен аңлар өчен, шәхси өйрәнү үткәрергә кирәк. Джарольд исемле өлкән болай дип әйтә: «Шигырьләрне тирәнрәк өйрәнү миңа аларны яхшырак аңларга һәм Йәһвәнең карашына төшенергә, аның киңәшләрен йөрәккә салырга һәм алар буенча эш итәргә ярдәм итә». Җитәкчелекне Изге Язмалардан эзләсәк һәм аның буенча эш итсәк, хәтта борчулы вакытларда да без шатлыгыбызны югалтмабыз.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ ЯКЛЫ

Давыт Йәһвәнең ярдәменнән башка борчылуларны җиңеп булмаганын аңлаган. Йәһвәнең кайгыртуы өчен рәхмәтләр белдереп, Давыт болай дигән: «Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам. Аллаһы мине көч-куәткә төрендерә» (Зәб. 18:29, 32). Кайвакыт сынауларыбыз диварлардай зур булып күренсә дә, Йәһвәнең ярдәме белән без аларны җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез, алга таба да Йәһвәдән дога кылып ярдәм сорыйк, үткәндә безгә ничек ярдәм иткәнен исебезгә төшерик һәм аның җитәкчелеге буенча эш итик. Бар борчылулардан кача алмасак та, Йәһвәнең көче һәм зирәклеге ярдәмендә без, һичшиксез, аларны җиңә алырбыз!

a Чиктән тыш нык борчылган кешеләргә медик ярдәм дә кирәк булырга мөмкин.