Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аналар, Әүникәдән үрнәк алыгыз

Аналар, Әүникәдән үрнәк алыгыз

«Анаңның күрсәтмәсен калдырма. Алар — башың өчен матур итеп үрелгән такыя, муеныңа тагылган нәфис бизәк» (ГЫЙБ. СҮЗ. 1:8, 9).

137 ҖЫР Тугры хатын-кызлар

БУ МӘКАЛӘДӘ a

Тимутинең әнисе Әүникә һәм әбисе Лаисә, Тимутинең суга чумдырылуын күреп, бик сөенә (17 өйрәнү мәкаләсенең 1 нче абзацын кара.)

1, 2. а) Безгә Әүникә турында нәрсә билгеле һәм ул әни буларак нинди авырлыкка очраган? ә) Тышлыктагы рәсемгә комментарий бирегез.

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Тимутинең ничек итеп суга чумдырылганы турында әйтелмәсә дә, Әүникәнең ул көнне кичергән хисләрен күз алдына китереп була (Гыйб. сүз. 23:25). Әйдәгез, бу вакыйганы күзаллыйк. Тимути суда басып тора. Әүникәнең шатлыгы эченә сыймый. Тимутинең әбисе Лаисә Әүникәне кочаклап тора. Тимути суга чумдырылганда, Әүникә моны тын алмыйча, игътибар белән күзәтә. Судан күтәрелгәндә, Тимутинең күзләрендә нур балкый, ә әнисенең күз яшьләре җемелди башлый. Әйе, төрле авырлыкларга карамастан, Әүникә үз улының күңеленә Йәһвәгә һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә карата ярату сала алган.

2 Тимути дини яктан бүленгән гаиләдә үскән. Аның әтисе — грек, ә әнисе белән әбисе еврей булганнар (Рәс. 16:1). Тимути яшүсмер булганда, Әүникә белән Лаисә мәсихчеләр булып киткән. Әтисе исә бу юлга басмаган. Тимути кайсы якка авышыр? Аңардан ул үзе сайлау ясар дип көтелгән. Тимути әтисе яклы булырмы? Я инде балачактан таныш булган яһүд гореф-гадәтләренә авышырмы? Яисә әнисе белән әбисенең яңа динен кабул итәрме?

3. Гыйбрәтле сүзләр 1:8, 9 буенча, аналарның тырышлыкларына Йәһвә ничек карый?

3 Бүгенге аналар да үз гаиләләрен бик ярата. Аларның иң зур теләге — үз балаларына Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышу. Әлбәттә, Йәһвә аларның тырышлыкларын бик тә кадерли. (Гыйбрәтле сүзләр 1:8, 9 укы.) Ул күп кенә аналарга үз балаларын хакыйкатьтә үстерергә ярдәм иткән.

4. Аналар нинди авырлыкларга очрый?

4 Әлбәттә, һәрбер ана аның баласы, Тимути кебек, Йәһвәгә хезмәт итәрме дип борчыла. Ата-аналар бит балаларының Шайтан дөньясында нинди басымга дучар булганнарын бик яхшы аңлый (1 Пет. 5:8). Өстәвенә, күп кенә аналар үз балаларын ирсез үстерә я аларның ирләре Йәһвәгә хезмәт итми. Кристина b исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Ирем, яхшы ата һәм гаилә җанлы кеше булса да, балаларымны хакыйкатьтә үстерүемә каршы төште. Балаларым кайчан да булса Йәһвәгә хезмәт итәрме, юкмы дип борчылып, күпме күз яшьләрен түккәнемне белсәгез иде!»

5. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

5 Апа-кардәшләр, сез дә, Әүникә кебек, яхшы ана була аласыз. Бу мәкаләдә без Әүникәдән ничек үрнәк алып булганын һәм сез үз балагызга сүзләрегез һәм эшләрегез белән ничек тәрбия бирә алганыгызны карап китәрбез. Без шулай ук Йәһвәнең аналарга ничек ярдәм иткәнен белербез.

БАЛАГЫЗНЫ СҮЗ БЕЛӘН ӨЙРӘТЕГЕЗ

6. 2 Тимутигә 3:14, 15 буенча, Тимутигә мәсихче булып китәргә нәрсә ярдәм иткән?

6 Әүникә, яһүд буларак, үз баласын сабый чактан ук «изге язмалар» белән таныштырган. Әмма, Гайсә Мәсих турында әле белмәгәнгә, аның белемнәре чикле булган. Шулай да бу белемнәр Тимутине Мәсих турындагы хакыйкатьне кабул итүгә әзерләгән. Әмма мәсихче булыргамы, юкмы — бу сайлау Тимутинең кулында булган. Бәхеткә каршы, Тимути хакыйкать буенча яши башлаган. (2 Тимутигә 3:14, 15 укы.) Әйе, Әүникә үз улын хакыйкать юлына бастыруда зур роль уйнаган. Ул үз улын Йәһвәне яратырга өйрәткән һәм, һичшиксез, моңа бик шат булган! Әүникәнең исеме «яулап алу» дигән грек сүзеннән барлыкка килгән. Чыннан да, аның исеме җисеменә туры килгән!

7. Тимути суга чумдырылганнан соң, Әүникә аңа ничек ярдәм иткән?

7 Тимути инде суга чумдырылган булса да, Әүникәнең барыбер борчылыр өчен сәбәпләре булган. Аңа мондый сораулар тынгы бирмәгәндер: «Тимутинең тормышында иң мөһиме нәрсә булыр? Ул начар кешеләрнең йогынтысына бирелмәсме? Ул, Афинага укырга китеп, анда мәҗүси фәлсәфәчеләрнең өйрәтүләренә колак сала башламасмы? Ул үз вакытын, көчен һәм яшьлеген байлык артыннан куып әрәм итмәсме?» Әйе, Әүникә Тимути өчен карарлар кабул итә алмаган, әмма ул аңа дөрес юнәлеш бирә алган. Ничек итеп? Үз улын Йәһвәне һәм Гайсәне яратырга өйрәтеп. Билгеле, дини яктан бүленгән гаиләләрдә генә түгел, ә хәтта ата-аналарның икесе дә хакыйкатьтә булган гаиләләрдә дә авырлыклар туып тора. Ата-аналарга үз балаларын Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтү җиңел булмаска мөмкин. Алар Әүникәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

8. Хатыннар үз ирләренә балаларын рухи яктан тәрбияләргә ничек булыша ала?

8 Балаларыгыз белән гаилә өйрәнүе үткәрегез. Апа-кардәшләр, ирегез хакыйкатьтә булса, аңа балаларыгыз турында рухи яктан кайгыртырга булышыгыз. Моны сездән Йәһвә көтә. Гаилә өйрәнүе регуляр рәвештә үтсен өчен, үз өлешегезне кертегез. Сүзләрегездә гаилә өйрәнүенә карата уңай карашыгыз чагылсын. Өйрәнүдә җылы һәм шатлыклы атмосфера булдырыр өчен, нәрсә эшли алганыгыз турында уйланыгыз. Бәлки, сез үз ирегезгә гаилә өйрәнүенә кагылышлы кайбер идеяләр тәкъдим итәргә булырсыз. Өстәвенә, балаларыгыз инде катлаулы материалны үзләштерә алса, сез алар белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны өйрәнә аласыз. Һәр бала белән аерым өйрәнү үткәрү мөһим, һәм сез ирегезгә бу яктан булыша аласыз.

9. Ирләре хакыйкатьтә булмаган апа-кардәшләргә балаларын тәрбияләргә нәрсә булыша ала?

9 Кайбер аналар үз балалары белән Изге Язмаларны үзләре өйрәнә, чөнки балаларын ялгыз тәрбияли я ирләре хакыйкатьтә түгел. Сезнең гаиләгездә дә шулай булса, артык борчылмагыз. Йәһвә сезгә ярдәм итәчәк. Өйрәнүдә Йәһвә оешмасы балалар өчен чыгарган басмаларны кулланыгыз. Шулай ук башка мәсихче ата-аналар белән дә киңәшләшеп була: алар гаилә өйрәнүен ничек үткәрә? c (Гыйб. сүз. 11:14) Йәһвә сезгә балаларыгыз белән ачык аралашырга һәм балагызның күңел түрендәгесен аңларга булышыр (Гыйб. сүз. 20:5). Йәһвәдән бу өлкәдә ярдәм сорагыз. Хәтта гади сораулар да, мәсәлән «Мәктәптә синең нинди авырлыкларың бар?» дигән сорау, бик эчтәлекле сөйләшүгә китерергә мөмкин.

10. Балаларны тагын ничек өйрәтеп була?

10 Балаларыгыз белән Йәһвә турында сөйләшер өчен мөмкинлекләр булдырыгыз. Балаларыгызга Йәһвә турында һәм аның сезнең өчен нәрсә башкарганы турында сөйләгез (Кан. 6:6, 7; Ишаг. 63:7). Бу, балаларыгыз белән гаилә өйрәнүен регуляр рәвештә үткәреп булмаганда, аеруча мөһим. Өстәрәк искә алынган Кристина болай дип сөйли: «Ирем каршы булганга, мин балаларым белән рухи нәрсәләр турында сөйләшә алмый идем диярлек. Шуңа күрә, балаларымны Изге Язмаларга һәм рухи нәрсәләргә өйрәтер өчен, мин үзем андый мөмкинлекләрне булдырырга тырыштым. Мәсәлән, мин аларны урамга чыгып керергә я көймәдә йөзеп алырга чакыра идем. Балаларым үсеп җиткәч, мин аларны Изге Язмаларны шәхси рәвештә укырга дәртләндердем». Аналар, оешма һәм кардәшләр турында уңай нәрсәләр сөйләгез, өлкәннәрне тәнкыйтьләмәгез. Шул чакта, балаларыгызга ярдәм кирәк булса, аларга өлкәннәргә мөрәҗәгать итү җиңел булачак.

11. Ягъкуб 3:18 буенча, ни өчен өйдә тынычлык булдыру мөһим?

11 Өегездә тынычлык булдырыгыз. Ирегезгә һәм балаларыгызга яратуыгызны ешрак белдерегез. Ирегез турында сөйләшкәндә, аның турында игелек һәм хөрмәт белән сөйләгез. Балаларыгызны да моңа өйрәтегез. Шундый тыныч атмосферада балаларга Йәһвә турында сөйләү җиңелрәк булачак. (Ягъкуб 3:18 укы.) Румыниядә махсус пионер булып хезмәт итүче Йожеф исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Йожефның балачагында әтисе аңа, әнисенә, апасына һәм ике энекәшенә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулаган. Йожеф болай дип исенә төшерә: «Әнием өебездә тынычлык булдырырга тырышты. Әти кырысрак булган саен, әниебез аңа карата игелеклерәк булды. Шулай ук әниебез, безгә әтиебезне хөрмәт итү һәм аңа тыңлаучан булу авыр бирелгәнен күргәндә, безнең белән Эфеслеләргә 6:1—3 нигезендә фикер алышты. Әниебез әтинең яхшы сыйфатларына игътибар итә иде һәм ни өчен аны кадерләргә кирәк икәнен аңлата иде. Моның ярдәмендә әниебез күп кенә киеренке хәлләрне йомшарта алды».

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ЭШЛӘРЕГЕЗ БЕЛӘН ӨЙРӘТЕГЕЗ

12. 2 Тимутигә 1:5 тән күренгәнчә, Әүникәнең үрнәге Тимутигә ничек тәэсир иткән?

12 2 Тимутигә 1:5 укы. Тимути әнисе Әүникәдән күп нәрсәгә өйрәнгән. Әнисе аңа иман эшләр белән тыгыз бәйле икәнен күрсәткән (Ягък. 2:26). Ни генә эшләмәсен, Әүникәнең эшләрендә Йәһвәгә карата яратуы чагылган. Йәһвәгә хезмәт итү Әүникәне бәхетле иткән. Тимути, билгеле, моның барысын күргән. Рәсүл Паул да моны игътибарсыз калдырмаган. Ул Тимутине нык иманы өчен мактаган һәм аның иманы әнисенеке кебек нык дип әйткән. Моңа гаҗәпләнәсе юк, Тимути бит әнисенең ничек эш иткәнен күреп үскән һәм аңардан үрнәк алган. Бүген дә күп кенә аналар үз гаилә әгъзаларының йөрәкләрен «сүзсез яулап ала» (1 Пет. 3:1, 2). Бу сезнең дә кулыгыздан килә. Моның өчен нәрсә эшләп була?

13. Ни өчен аналарга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен беренче урынга куярга кирәк?

13 Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез беренче урында торсын (Кан. 6:5, 6). Әниләр, сез бик фидакарь тормыш алып барасыз. Балагызны физик яктан кайгыртыр өчен, сез вакытыгызны, акчагызны, йокыгызны һәм башка күп нәрсәләрне сарыф итәргә әзер. Әмма боларның барысы Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегездән мөһимрәк булып китмәсен. Регуляр рәвештә дога кылу, шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашуларына йөрү өчен вакыт бүлеп куегыз. Шулай эшләп, сез рухи яктан нык булып калырсыз һәм гаиләдәгеләрегез өчен яхшы үрнәк булырсыз.

14, 15. Сез Лиана, Мария һәм Жоао мисалларыннан нәрсәгә өйрәнәсез?

14 Күп кенә балаларга аналарының яхшы үрнәкләре хакыйкать юлына басарга ярдәм иткән. Әйдәгез, кайбер андый балаларның сүзләренә игътибар итик. Кристина исемле апа-кардәшнең кызы, Лиана, болай дип сөйли: «Әти өйдә булганда, без Изге Язмаларны өйрәнә алмый идек, әмма әниебез җыелыш очрашуларын беркайчан да калдырмый иде. Без Изге Язмаларны яхшы белмәсәк тә, әнинең эшләре безгә нык иман үстерергә булышты. Әниебезнең дине — хакыйкать икәненә без әле очрашуларга йөри башлаганчы инандык».

15 Мария исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул абыйсы, сеңелесе һәм әнисе белән очрашуларга йөргәндә, аталары кайвакыт аларны кимсеткән һәм җәза биргән. Мария болай дип сөйли: «Минем әнием — иң кыю апа-кардәшләрнең берсе. Бала чагымда, кызганычка каршы, мин, башкалар ни әйтер дип курыкканга, кайвакыт рухи эшләрне эшләмәдем. Ә әнием менә бик кыю иде, аның өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләре иң мөһим нәрсә булды. Аның үрнәге миңа кешеләрдән куркуымны җиңәргә булышты». Ә Жоао исемле абый-кардәшнең әтисе Йәһвә һәм Изге Язмалар турында хәтта сөйләшергә дә рөхсәт итмәгән. Ул болай дип сөйли: «Әнием, әтиемә ярар өчен, Йәһвәдән кала, бар нәрсәдән баш тартырга әзер иде. Бу миңа бик нык тәэсир итте».

16. Аналарның мисаллары башкаларга ничек тәэсир итә?

16 Аналар, сезнең үрнәгегез башкаларга бик нык тәэсир итә. Рәсүл Паул, эчкерсез иман башта Әүникәдә булган, ә аннары Тимути дә андый иман үстергән, дип әйткән (2 Тим. 1:5). Күрәсең, беренче миссионерлык сәяхәтендә рәсүл Паул Әүникәнең иманын күреп алган. Листрада вәгазьләгәндә, ул Лаисә белән Әүникәне очраткан, һәм, бәлки, нәкъ ул бу апа-кардәшләргә хакыйкатькә килергә булышкан (Рәс. 14:4—18). Уйлап кына карагыз: якынча 15 елдан соң Тимутигә хат язганда, рәсүл Паул әле дә Әүникәнең иманын истә тоткан! Һичшиксез, Әүникә рәсүл Паулны һәм башка мәсихчеләрне сокландырган. Кадерле аналар, сез балагызны ирсез тәрбияләсәгез яисә иптәшегез хакыйкатьтә булмаса, шуны онытмагыз: сезнең үрнәгегез кардәшләрне рухландыра.

Баланы рухи яктан тәрбияләү — бер-ике еллык кына эш түгел, шуңа күрә бирешмәгез! (17 нче абзацны кара.)

17. Бар тырышлыкларыгызга карамастан, балагыз рухи яктан үсми кебек тоелса, нәрсә эшләргә?

17 Куйган бар тырышлыкларыгызга карамастан, балагыз рухи яктан үсми кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Шуны онытмагыз: бала тәрбияләү бер-ике еллык эш түгел. Иллюстрациягә игътибар итик. Орлыкны утыртсак, без ул шунда ук үсеп чыгачак һәм җимешләр китерә башлаячак дип көтмибез бит. Без үсемлекнең җимеш бирәчәкме, юкмы икәнен белмәсәк тә, аңа су сибүебезне дәвам итәбез (Марк 4:26—29). Аналар, нәкъ шулай ук сез дә, баламның йөрәгендә хакыйкатькә карата ярату үстерә алырмынмы, дип борчыласыздыр. Әлбәттә, сез баланың һәр адымын контрольдә тота алмыйсыз. Әмма, аны тәрбияләр өчен, бар тырышлыкларыгызны куйсагыз, сез балагызның Аллаһы дусты булып китүенә яхшы нигез салырсыз (Гыйб. сүз. 22:6).

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯНЫГЫЗ

18. Йәһвә балагызга рухи яктан үсәргә ничек ярдәм итә ала?

18 Йәһвәнең борынгы вакытларда күп яшь дуслары булган (Зәб. 22:9, 10). Балаларыгыз теләсә, Йәһвә аларга да рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк һәм аларның иң якын дусты булачак (1 Көр. 3:6, 7). Балагыз хәтта рухи яктан сүрелә башласа да, Йәһвә аны барыбер ярата (Зәб. 11:4). Ул Йәһвәгә аз гына булса да тартылса, Йәһвә моны, һичшиксез, күреп алачак һәм аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк (Рәс. 13:48; 2 Елъ. 16:9). Йәһвә нәкъ кирәкле вакытта балагызның йөрәгенә ятышлы сүзләр табарга булышачак (Гыйб. сүз. 15:23). Ә бәлки, Йәһвә берәр абый я апа-кардәшне балагызга игътибар күрсәтергә дәртләндерер. Балагыз хәтта үсеп җиткәч тә, Йәһвә аңа биргән нәсыйхәтегезне исенә төшерергә булышыр (Яхъя 14:26). Бер дә шикләнмәгез: сез сүзләрегез һәм эшләрегез белән балаларыгызны өйрәтсәгез, Йәһвә сезне фатихасыннан аермаячак.

19. Ни өчен апа-кардәшләребез Йәһвәнең хуплавында шикләнмәскә тиеш?

19 Кадерле апа-кардәшебез, балаларың нинди генә сайлау ясамасын, Йәһвәнең сиңа карата мәхәббәте сүрелмәс. Син Йәһвәне яратканга, Йәһвә дә сине ярата. Әгәр дә син балаларыңны берүзең тәрбиялисең икән, Йәһвә алар өчен ата, ә синең өчен яклаучы булырга вәгъдә итә (Зәб. 68:5). Әйе, син балаларыңны Йәһвәгә хезмәт итәргә мәҗбүр итә алмыйсың. Шулай да, Йәһвәгә таянып, кулыңнан килгәннең барын да эшлисең икән, Йәһвә сине хуп күргәнендә бер дә шикләнмә.

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

a Тимутинең әнисе Әүникә мәсихче аналар өчен яхшы үрнәк булып тора. Ул үз баласын хакыйкать юлына бастырган. Бүгенге аналар аңардан нәрсәгә өйрәнә ала? Бу мәкаләдә моның турында сүз барачак.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Мәсәлән, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 50 нче дәресен һәм «Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 август чыгарылышының 6, 7 нче битләрендә урнашкан «Гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен киңәшләр» дигән мәкаләне карагыз.