Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Рухи максатлар куй һәм аларга иреш

Рухи максатлар куй һәм аларга иреш

«Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул» (1 ТИМ. 4:15).

84 ҖЫР Хезмәтне киңәйтәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Без нинди рухи максатлар куя алабыз?

 БЕЗ Йәһвәне бик яратабыз, шуңа күрә аңа иң яхшысын бирергә телибез. Моңа ирешер өчен, рухи максатлар b куярга кирәк. Мәсәлән, мәсихче сыйфатлар үстерүне, сәләтләребезне яхшыртуны һәм башкаларга ярдәм итүне максат итеп куеп була.

2. Ни өчен безгә рухи максатлар куярга һәм аларга ирешергә кирәк?

2 Ни өчен без рухи яктан үсәргә телибез? Иң элек, шулай эшләп, без Йәһвәнең йөрәген сөендерәбез. Без үз талантларыбызны һәм сәләтләребезне хезмәттә кулланганда, Йәһвә бик шатлана. Шулай ук, рухи яктан үсеп, без кардәшләргә дә ярдәм күрсәтә алабыз (1 Тис. 4:9, 10). Хакыйкатьтә ничә генә ел йөрсәк тә, безгә барыбызга да рухи яктан үсәргә кирәк. Моны ничек эшләп була?

3. 1 Тимутигә 4:12—16 буенча, рәсүл Паул Тимутине нәрсә эшләргә дәртләндергән?

3 Рәсүл Паул Тимутигә хат юллаганда, Тимути, яшь булса да, инде өлкән булып хезмәт иткән. Шулай да Паул аны алга таба да рухи яктан үсәргә дәртләндергән. (1 Тимутигә 4:12—16 укы.) Әйдәгез, Паулның сүзләре турында уйланыйк. Ул Тимутигә ике өлкәдә яхшырырга киңәш иткән: 1) мәхәббәт, иман һәм сафлык кебек сыйфатларны үстерергә дәртләндергән; 2) кычкырып уку, үгет-нәсыйхәт бирү һәм өйрәтү өчен сәләтләрен яхшыртырга киңәш иткән. Бу мәкаләдә без Тимути мисалы ярдәмендә, рухи яктан үсәр өчен, рухи максатлар куярга кирәклеген карап китәрбез. Шулай ук башкаларга ничек ярдәм итә алганыбызны белербез.

МӘСИХЧЕ СЫЙФАТЛАР ҮСТЕРЕГЕЗ

4. Филипиялеләргә 2:19—22 дән күренгәнчә, ни өчен Тимути уңышлы хезмәтче булган?

4 Ни өчен Тимути хезмәттә шулкадәр уңышлы булган? Чөнки ул күркәм мәсихче сыйфатлар үстергән. (Филипиялеләргә 2:19—22 укы.) Паул Тимутинең басынкы, тугры, тырыш һәм ышанычлы булуына игътибар иткән. Тимути кардәшләрен бик яраткан һәм алар турында бик кайгырткан. Менә ни өчен Паул Тимутигә ышанган һәм җитди вазифалар йөкләргә курыкмаган (1 Көр. 4:17). Без дә, мәсихче сыйфатлар үстерсәк, Йәһвә өчен һәм җыелыш өчен тагы да күбрәкне эшли алырбыз (Зәб. 25:9; 138:6).

Үстерергә теләгән сыйфатны сайлагыз (5, 6 нчы абзацларны кара.)

5. a) Нинди сыйфатны яхшыртырга икәнен ничек билгеләргә? ә) Иллюстрациядән күренгәнчә, яшь апа-кардәш куйган максатына ничек ирешә?

5 Максат куегыз. Дога кылыгыз һәм яхшыртасы якларыгыз турында уйланыгыз. Бәлки, сезгә шәфкатьлелек җитеп бетмидер, я, бәлки, башкаларга ярдәм итәргә әллә ни теләгегез юктыр. Ә бәлки, сез бәхәсләшергә һәвәс я сезгә кардәшләрне кичерү авырдыр. Кимчелекләр читтән яхшырак күренә, шуңа күрә дустыгыздан: «Нинди сыйфатны яхшыртып була?» — дип сорагыз (Гыйб. сүз. 27:6).

6. Сезгә мәсихче сыйфатлар үстерергә нәрсә булышыр?

6 Максатыгызны тормышка ашырыгыз. Моны ничек эшләп була? Үстерергә теләгән сыйфат турында күбрәк белер өчен, шәхси өйрәнү үткәрегез. Әйтик, сезгә башкаларны кичерү авыр бирелә, ди. Ул чакта Изге Язмаларда башкаларны чын күңелдән кичергән һәм, киресенчә, кичерергә теләмәгән кешеләр турында укып уйланыгыз — мәсәлән, Гайсә Мәсих турында. Ул башкаларны ихлас күңелдән кичергән (Лүк 7:47, 48). Гайсә кешеләрнең хаталарына игътибар итәр урынына аларның яхшы якларын күрә белгән. Ул «башкаларга түбәнсетеп караган» фарисейлардан бик нык аерылып торган (Лүк 18:9). Мондый сораулар турында уйланып карагыз: «Мин игътибарымны кешеләрнең начар я яхшы сыйфатларына туплыйммы?» Берәр кардәшне кичерү авыр булса, аның яхшы сыйфатларын язып куегыз. Аннан соң үзегездән болай дип сорагыз: «Гайсә бу кардәшкә ничек карый? Ул аны кичерер идеме?» Шәхси өйрәнү һәм уйлану ярдәмендә сез кичерүчән булырга өйрәнерсез. Әлбәттә, бу җиңел булмас, әмма, тырышлыклар куйсагыз, вакыт узу белән бу сыйфатны шомарта алырсыз.

ОСТАЛЫКЛАРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ ҺӘМ СӘЛӘТЛӘР ҮСТЕРЕГЕЗ

Патшалык Залын кайгыртыр өчен кирәк була алган күнекмә алыгыз (7 нче абзацны кара.) e

7. Йәһвә үз хезмәтчеләренең осталыкларын ничек куллана? (Гыйбрәтле сүзләр 22:29)

7 Берәр нинди һөнәр я күнекмә алуны да максат итеп куеп була. Бәйтел биналарын, Патшалык я Конгресслар Залларын төзүче кардәшләр турында уйланыйк. Күп кенә андый кардәшләр яңа күнекмәләрне төзелештә алган. Иллюстрациядән күренгәнчә, абый-кардәшләр дә, апа-кардәшләр дә андый биналарны төзүдә һәм кайгыртуда иңгә-иң терәп катнаша. «Мәңгелек Патшасы» Йәһвә һәм «патшаларның Патшасы» Гайсә Мәсих, андый кардәшләрне кулланып, зур эшләр башкаралар. (1 Тим. 1:17; 6:15; Гыйбрәтле сүзләр 22:29 укы.) Әйе, без тырыш булырга һәм осталыкларыбызны үзебезне данлар өчен түгел, ә Йәһвәне данлар өчен кулланырга телибез (Яхъя 8:54).

8. Нинди сәләтне яхшыртырга икәнен ничек билгеләргә?

8 Максат куегыз. Нинди сәләтне яхшыртырга икәнен ничек билгеләргә? Моның турында җыелыш өлкәннәреннән я район күзәтчесеннән сорап була. Әгәр алар сезгә сөйләү һәм өйрәтү сәләтләрен яхшыртырга кирәк дип әйтсә, алардан конкрет киңәш сорагыз, ә аннан соң бу киңәшләрне кулланыгыз.

9. Өйрәтү сәләтегезне яхшыртырга сезгә нәрсә булышыр?

9 Максатыгызны тормышка ашырыгыз. Әйтик, сез өйрәтү сәләтегезне яхшыртырга булдыгыз, ди. Ул чакта «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән брошюраны өйрәнегез. Ул сезгә зур ярдәм булыр. Әгәр сезгә атна уртасындагы очрашуда берәр пункт билгеләнгән булса, тәҗрибәле өлкәнне сезне тыңлап карарга һәм киңәшләр бирергә сорагыз. Шулай эшләсәгез, сез җыелышта яхшы чыгыш ясарсыз. Пунктны әзерләүне соңгы көнгә калдырмагыз, алдан әзерләнегез. Сезне сәләтле кеше итеп кенә түгел, ә тырыш һәм ышанычлы кеше итеп белсеннәр (Гыйб. сүз. 21:5; 2 Көр. 8:22).

10. Гэри мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Әгәр дә сез: «Миңа тумыштан билгеле бер сәләт бирелмәгән»,— дип уйласагыз, нәрсә эшләргә? Бирешмәгез! Тырышлыклар куйсагыз, уңышларга ирешерсез. Гэри исемле абый-кардәшнең мисалына тукталыйк. Аңа уку бик авыр бирелгән. Җыелыш очрашуында укыганда, ул бик нык дулкынланган. Әмма Гэри бирешмәгән. Тырышлыклары һәм абый-кардәшләрнең киңәшләре ярдәмендә ул яхшы укырга өйрәнгән. Хәзер ул җыелыш очрашуларында укый һәм хәтта конгрессларда нотыклар сөйли.

11. Хезмәттә остарырга безгә нәрсә булышыр?

11 Тимути оста телле нотыкчы булып киткәнме? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Әмма шуны төгәл әйтеп була: Тимути, Паулның киңәшләрен кулланып, хезмәттә тагы да остара барган (2 Тим. 3:10). Без дә, үз сәләтләребезне һәм күнекмәләребезне яхшыртсак, хезмәттә тагы да күбрәкне эшли алырбыз.

БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ МӨМКИНЛЕКЛӘР ЭЗЛӘГЕЗ

12. Кардәшләребез безгә ничек хезмәт итә?

12 Без барыбыз да башкалардан ярдәм кабул итәргә шат. Мәсәлән, авырып китсәк, хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларындагы өлкәннәр һәм хастаханәләрдә яткан кардәшләргә йөрергә билгеләнгән өлкәннәр безгә зур ярдәм күрсәтә. Ә авыр вакытларда безне тыңларга һәм юатырга әзер булган өлкәннәргә без никадәр рәхмәтле! Пионерлар да безгә бик ярдәм итә. Алардан өйрәнүләр үткәрүгә кагылышлы яхшы тәкъдимнәр ишетеп була. Бар бу кардәшләр үзләре дә зур шатлык кичерә, чөнки, «алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Сез дә андый шатлык кичерергә һәм хезмәтегезне киңәйтергә телисезме?

13. Максат куйганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

13 Конкрет булмаган максатлар куймагыз. Әйтик, сез җыелыш эшләрендә күбрәк катнашуны максат итеп куйдыгыз, ди. Әмма бу максатны конкрет дип атап буламы? Юк. Ни өчен? Чөнки, конкрет максат куйганда, кеше аңа ничек ирешергә һәм кайчан аны башкарырга кирәклеген төгәл белә. Шуңа күрә максатларыгыз һәрвакыт конкрет булсын, һәм аларны хәтта язып куеп була.

14. Ни өчен, максатлар куйганда, җайлаша белергә кирәк?

14 Максатлар куйганда, безгә яңа шартларга җайлаша белергә дә кирәк. Ни өчен? Чөнки дөнья без дигәндәй бармый шул. Рәсүл Паулның мисалы турында уйланыйк. Ул Тисалуникә шәһәрендә яңа җыелыш оештырган һәм, анда калып, яңа мәсихчеләрне ныгытырга бик теләгән. Әмма, эзәрлекләүчеләр аркасында, ул шәһәрдән китәргә мәҗбүр булган (Рәс. 17:1—5, 10). Паул анда калган булса, ул мәсихчеләрне куркыныч астына куяр иде. Әмма Паул кулларын салындырмаган. Ул бу шартларга җайлашкан. Соңрак ул Тисалуникә шәһәренә, кардәшләрне ныгытыр өчен, Тимутине җибәргән (1 Тис. 3:1—3). Тимутинең фидакарьлеген һәм килергә әзер булуын күреп, Тисалуникәдәге кардәшләрнең күңелләре күтәрелеп киткән.

15. Хәл-шартлар максатларыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин? Мисал китерегез.

15 Паулның Тисалуникәдә булган очрагыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Без дә, Паул кебек, рухи максатларга омтылабыздыр. Әмма хәл-шартларыбыз безгә комачауларга мөмкин (Вәг. 9:11). Сезнең белән шулай булган булса, башка, ирешә алган максат сайлагыз. Тед белән Хайди шулай эшләгән дә. Сәламәтлек белән бәйле авырлыклары аркасында, аларга Бәйтел хезмәтен калдырырга туры килгән. Әмма аларның Йәһвәгә яратулары сүрелмәгән, һәм алар хезмәтнең тагын нинди төрләрендә катнаша алганнары турында уйланганнар. Иң элек алар гомуми пионер булып хезмәт итә башлаганнар. Аннары аларны махсус пионерлар итеп билгеләгәннәр, һәм Тед район күзәтчесенең урынбасары булып хезмәт итә башлаган. Ләкин соңрак район күзәтчеләренең хезмәтләренә кагылышлы бер үзгәреш булган: билгеле бер яшьтән соң абый-кардәшләр район хезмәтендә инде катнаша алмаган. Хәзер Тед белән Хайди максатларына ирешә алмаячакларын аңлаган. Әмма алар боегып тормаганнар, алар башка хезмәттә катнаша башлаганнар. Тед болай ди: «Без хезмәтнең бер төре белән генә чикләнмәскә кирәк икәнен аңладык».

16. Гәләтиялеләргә 6:4 тән нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Тормышта күп нәрсә бездән тормый. Шуңа күрә шатлыгыбыз билгеләнүләребезгә бәйле булмасын. Башкалар белән дә үзебезне чагыштырмыйк. Хайди болай ди: «Тормышыбызны башкаларныкы белән чагыштырсак, бәхетебез сүрелер». (Гәләтиялеләргә 6:4 укы.) Боегып йөрер урынына хезмәттә хәзер нәрсә эшли алганыбыз турында уйлансак, күпкә яхшырак булыр c.

17. Яңа вазифалар алырга безгә нәрсә булышыр?

17 Яңа вазифалар алырга теләсәгез, тормышыгызны гадиләштерегез һәм бурычларга кермәскә тырышыгыз. Зур максатларга ирешер өчен, кечкенә максатлар куегыз. Мәсәлән, гомуми пионер булырга теләсәгез, башта ярдәмче пионер булып хезмәт итеп карагыз. Хезмәттәш ярдәмче булырга теләсәгез, күбрәк вәгазьләргә тырышыгыз һәм авырган я олы яшьтәге кардәшләргә булышыгыз. Туплаган тәҗрибәгез сезгә киләчәктә зур файда китерәчәк, шуңа күрә бар йөкләмәләрегезне күңел салып үтәгез (Рим. 12:11).

Конкрет һәм ирешә алырлык максат куегыз (18 нче абзацны кара.) f

18. Иллюстрациядә сурәтләнгән Беверли исемле апа-кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?

18 Минем яшемдә максатлар куймыйлар инде дип беркайчан да уйламагыз. Андый фикер йөртүнең дөрес булмаганын 75 яшьлек Беверли исемле апа-кардәшнең мисалы күрсәтә. Сәламәтлеге белән бәйле авырлыклары аркасында, аңа хәтта йөрү дә авыр бирелгән, әмма ул Кичәгә чакыру кампаниясендә катнашырга теләгән. Ул конкрет максат куйган. Үз максатына ирешкәч, ул зур шатлык кичергән. Аның ашкынуы башкаларны да хезмәттә катнашырга дәртләндергән. Кадерле олы яшьтәге абый һәм апа-кардәшләр, сезнең мөмкинлекләрегез чикле булса да, Йәһвә сезнең хезмәтегезне бик кадерли! (Зәб. 71:17, 18)

19. Сез нинди рухи максатлар куя аласыз?

19 Рухи максатларны тормышка ашырыр өчен, нәрсә эшләп була? Ирешә алырлык максатлар куегыз, Йәһвә хуп күргән сыйфатларны яхшыртыгыз, Йәһвә һәм аның оешмасы куллана алган осталыкларыгызны үстерегез, кардәшләрегезгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булыгыз d. Йәһвә, Тимутине фатихалаган кебек, сезне дә фатихаласын! Сезнең дә «алга китешегез һәркемгә ачык күренеп торсын» (1 Тим. 4:15).

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

a Тимути оста вәгазьче булса да, рәсүл Паул аны рухи максатлар куярга дәртләндергән. Тимути, аның киңәше буенча эш итеп, тагы да остарак вәгазьче булып киткән һәм кардәшләренә күбрәк ярдәм итә алган. Сез дә, Тимути кебек, Йәһвәгә һәм кардәшләрегезгә күбрәк хезмәт итәргә телисезме? Әлбәттә, телисездер. Моңа ирешер өчен, нинди максатлар куеп була? Бу максатларны тормышка ашырырга безгә нәрсә ярдәм итәр?

b АҢЛАТМА: рухи максатлар Йәһвәгә сыйфатлырак хезмәт итәр өчен һәм аны сөендерер өчен эшләгән бар эшләрне үз эченә ала.

c «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 10 нчы бүлегендә «Ихтыяҗ зуррак булган җирдә хезмәт итү» дигән өстәмә исемне кара.

d «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның «Алга таба да рухи яктан үсегез» дигән 60 нчы дәресен карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш апа-кардәшләрне Патшалык Залында кайбер эшләр башкарырга өйрәтә. Соңрак бу апа-кардәшләр алган күнекмәләрен куллана.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өйдән чыга алмаган апа-кардәш телефон аша кешеләрне кичәгә чакыра.