Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларда антлар бирү турында нәрсә әйтелә?

Сүзлек буенча, ант ул — «кемгәдер тугрылыклы калу, законнарны бозмыйча үтәү турында биргән вәгъдә». Еш кына, ант биргәндә, кешеләр Аллаһыны телгә алалар. Ант телдән я язылган рәвештә бирелергә мөмкин.

Кайберәүләр, Гайсәнең сүзләрен дөрес аңламаганга, антлар бирү дөрес түгел дип саный. Ә ул болай дигән: «Бөтенләй ант итмә. [...] „Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була» (Мат. 5:33—37). Әлбәттә, Гайсә Муса кануны буенча кайбер очракларда ант бирергә кирәклеген һәм Аллаһының тугры хезмәтчеләренең дә ант биргәннәрен белгән (Ярат. 14:22, 23; Чыг. 22:10, 11). Гайсә Йәһвәнең дә антлар биргәнен белгән (Евр. 6:13—17). Димәк, Гайсә ант бирергә ярамый дип санамаган. Күрәсең, Гайсә үз шәкертләрен уйламыйча ант бирүдән кисәткән булган. Биргән антыбызны һәрвакыт үтәргә кирәк. Бу — Аллаһы алдындагы бурычыбыз.

Сездән ант бирүне таләп итсәләр, нәрсә эшләргә? Беренчедән, сез бу антны үти алырсызмы дип уйланыгыз. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Вәгъдә бирмәү, вәгъдә биреп тә, аны үтәмәүдән яхшырак» (Вәг. 5:5). Әгәр дә антны үти алмасагыз, аны бирмәү хәерлерәк. Аннары антларга кагылышлы Изге Язмалардагы принциплар турында уйланыгыз һәм өйрәтелгән вөҗданыгыз буенча эш итегез. Әйдәгез, кайбер принципларны карап китик.

Аллаһы ихтыярына каршы килмәгән антлар. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре, өйләнешкәндә, бер-берсенә никах антларын бирә. Өйләнешкән пар Аллаһы алдында һәм шаһитләр алдында гомер буена бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә вәгъдә итә. Никахлашкан пар бу сүзләрне бераз башкача әйтсә дә, алар барыбер Аллаһы алдында ант бирә. Аннан соң алар инде ир белән хатын дип санала, һәм гомерлеккә бергә булырлар дип көтелә (Ярат. 2:24; 1 Көр. 7:39). Андый антлар Йәһвәнең ихтыярына туры килә.

Аллаһы ихтыярына каршы килгән антлар. Мәсихче Аллаһыдан ваз кичәргә ант итмәс иде. Ул шулай ук, кулына корал тотып, ватанын якларга да ант итмәс. Бу Аллаһы кануннарын бозу булыр иде бит. Мәсихчеләр «дөньяныкы түгел», шуңа күрә алар сугышларда һәм төрле бәрелешләрдә катнашмый (Яхъя 15:19; Ишаг. 2:4; Ягък. 1:27).

Вөҗданга бәйле антлар. Гайсә: «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән. Кайбер очракларда бу принцип турында уйлану бик мөһим (Лүк 20:25).

Әйтик, мәсихче ниндидер илнең гражданы булырга тели, ди. Әмма аңардан дәүләт алдында ант бирергә таләп ителә, ди. Бу ант сүзләре Аллаһы принципларына каршы килсә, мәсихче, үз вөҗданы буенча эш итеп, бу антны бирмәс. Әмма кайвакыт хакимият кешеләре, антның сүзләре кешенең вөҗданына каршы килмәсен өчен, аны өлешчә үзгәртергә рөхсәт итә. Ул чакта мәсихче ризалашырга мөмкин.

Римлыларга 13:1 дә: «Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын»,— дип әйтелгән. Шуңа күрә мәсихче андый үзгәртелгән антны әйтүдә һәм Аллаһы аңардан болай да таләп иткән нәрсәне эшләүдә бернинди начарлык юк дип санарга мөмкин.

Безне берәр ишарә ясап я ниндидер әйбер кулланып ант итәргә сорасалар, мәсихче моңа ризалаша аламы? Борынгы римлылар һәм скифлар сугыш илаһы алдында кылычларын тотып ант иткән, ә греклар, ант иткәндә, бер кулын күккә таба күтәргән. Шулай итеп алар күктәге илаһның барысын да күргәнен һәм үзләренең аның алдында бу антны үтәү өчен җаваплы булганнарын күрсәткән.

Әлбәттә, мәсихчеләр бернинди милли символны я ялган дин белән бәйле әйберне кулланып ант итмәс. Ә әгәр сезне суд вакытында, кулыгызны Изге Язмаларга куеп, дөресен генә сөйләргә сорасалар, нәрсә эшләргә? Бәлки, мәсихче ризалашыр. Аллаһының кайбер борынгы хезмәтчеләре дә бит, ант биргәндә, ишарәләр кулланган (Ярат. 24:2, 3, 9; 47:29—31). Ул чакта без бигрәк тә бар сорауларга дөрес җавап бирергә тиеш, чөнки хәзер без әйткән сүзләребез өчен Аллаһы алдында җавап тотабыз.

Без Йәһвә белән дуслыгыбызны бик кадерлибез. Шуңа күрә ант бирер алдыннан безгә дога кылырга һәм Изге Язмалардагы принципларны һәм вөҗданыбызны исәпкә алып тирәнтен уйланырга кирәк. Ант бирсәк, аны бозарга ярамый (1 Пет. 2:12).