Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сөйләмдә үрнәк булыгыз

Сөйләмдә үрнәк булыгыз

«Тугрыларга сөйләмдә... үрнәк бул» (1 ТИМ. 4:12).

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Сөйләү сәләтен безгә кем биргән?

 СӨЙЛӘҮ сәләте — Аллаһыдан килгән бүләк. Беренче кеше Адәм бу сәләт белән барлыкка китерелгән булган, шуңа күрә ул күктәге Атасы белән аралаша алган. Ул хәтта яңа сүзләр уйлап чыгара алган. Моның ярдәмендә ул хайваннарга исемнәр биргән (Ярат. 2:19). Ә беренче тапкыр гүзәл Хауваны очраткач, ул шигъри сүзләр әйткән (Ярат. 2:22, 23).

2. Сөйләү сәләте һәрвакыт дөрес кулланылганмы? Аңлатыгыз.

2 Әмма сөйләү сәләте һәрвакыт дөрес кулланылган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Шайтан Хауваны алдаган (моның аркасында кешеләр гөнаһлы һәм камилсез булып киткән) (Ярат. 3:1—4). Адәм Хауваны һәм хәтта Йәһвәне үз хаталарында гаепләгән (Ярат. 3:12). Кабил, үз энесе Һабилне үтергәннән соң, Йәһвәгә ялган сөйләгән (Ярат. 4:9). Соңрак Кабил токымыннан булган Ләмәк исемле бер кеше үз шигырендә җәбер-золымны аклаган (Ярат. 4:23, 24). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Бүген кешеләр эштә дә, мәктәптә дә сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләшә. Сәясәтчеләр дә әдәпсез сүзләр куллана. Фильмнар да әшәке сүзләр белән тулган. Моның барысы әхлак нормаларының никадәр түбән төшкәнен күрсәтә.

3. Ни өчен безгә сак булырга кирәк һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

3 Сак булмасак, без, начар сүзләргә ияләшеп, үзебез дә аларны куллана башларга мөмкин. Мәсихчеләр буларак, без сөйләмебез белән Йәһвәне сөендерергә телибез. Әмма моның өчен әдәпсез сүзләрдән качу гына җитми. Без телебезне Йәһвәне мактар өчен кулланырга тиеш. Бу мәкаләдә без 1) хезмәттә, 2) җыелыш очрашуларында һәм 3) көндәлек сөйләшүләрдә моны ничек эшли алганыбыз турында сөйләшербез. Әмма башта, әйдәгез, мондый сорауга игътибар итик: Йәһвә өчен ничек һәм нәрсә турында сөйләшүебез мөһимме?

СӨЙЛӘМЕБЕЗ ЙӘҺВӘ ӨЧЕН МӨҺИМ

Сөйләмебез йөрәгебездә ни булганын күрсәтә (4, 5 нче абзацларны кара.) d

4. Малахи 3:16 дан күренгәнчә, ни өчен Йәһвә сөйләмебезгә игътибар итә?

4 Малахи 3:16 укы. Безнең сөйләмебездән нинди кешеләр икәнебез күренә. Гайсә Мәсих: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга»,— дип әйткән (Мат. 12:34). Сөйләмебез белән без Йәһвәне яратканыбызны күрсәтә алабыз. Ә Йәһвә үзен яратучыларның яңа дөньяда мәңге яшәүләрен тели. Менә ни өчен ул үзеннән куркучы һәм исеме турында уйланучы кешеләрнең исемнәрен «хәтер китабына» язып куя.

5. а) Телебезне тыя белмәсәк, бу нәрсәгә китерер? ә) Иллюстрациядән күренгәнчә, сөйләмебез белән Аллаһыны сөендерер өчен, безгә нәрсәдән качарга кирәк?

5 Йәһвә гыйбадәт кылуыбызны кабул итсен өчен, безгә телебезне тыя белергә кирәк (Ягък. 1:26). Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр еш кына тупас, һавалы һәм үзләрен эре тотып сөйләшә (2 Тим. 3:1—5). Әлбәттә, безнең андый буласыбыз килми. Әмма, без җыелыш очрашуларында һәм вәгазьдә бик ягымлы булсак, ә өйдә якыннарыбыз белән кырыс сөйләшсәк, әллә бу Аллаһыбызны сөендерерме? Әлбәттә, юк (1 Пет. 3:7).

6. Кимберлиның сөйләме нинди яхшы нәтиҗәләргә китергән?

6 Үрнәк алырлык сөйләмебез кешеләргә безнең Аллаһы хезмәтчеләре булуыбызны күрсәтә. Нәтиҗәдә, «Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерма» ап-ачык күренә (Мал. 3:18). Кимберли b исемле апа-кардәшнең мисалы моны раслый. Мәктәптә аңа бер сыйныфташы белән бер йөкләмә биргәннәр. Бу йөкләмәне әзерләгәндә, сыйныфташы Кимберлиның башка укучылардан аерылып торганына игътибар иткән. Кимберли башкаларны тәнкыйтьләмәгән, гайбәт сатмаган һәм сүгенмәгән. Теге кызның сораулары туган, һәм ахыр чиктә ул хәтта өйрәнүгә ризалашкан. Һичшиксез, сөйләмебез кешеләрне хакыйкатькә җәлеп иткәндә, бу Йәһвәне бик сөендерә.

7. Сез сөйләү сәләтен ничек кулланырга телисез?

7 Без сөйләү сәләтен Йәһвәне данлар өчен һәм кардәшләр белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен кулланырга телибез. Шуңа күрә, әйдәгез, кайбер гамәли киңәшләргә игътибар итик. Алар безгә алга таба да «сөйләмдә үрнәк булырга» ярдәм итәр.

ХЕЗМӘТТӘ

Без хезмәттә кешеләр белән ягымлы сөйләшкәндә, Йәһвә моны хуп күрә (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8. Гайсә үзен гаепләүчеләр белән ничек сөйләшкән? Без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Кешеләр сезне ярсытырга тырышса да, ихтирам белән сөйләшегез. Гайсә Мәсихне кешеләр нәрсәдә генә гаепләмәгән: имеш, ул эчкече, бирән, Шайтан хезмәтчесе, Шимбә көнен бозучы һәм көфер сүз сөйләүче (Мат. 11:19; 26:65; Лүк 11:15; Яхъя 9:16). Шулай да Гайсә аларның гаепләүләренә ярсулы сүзләр белән кайтармаган. Без дә Гайсә кебек эш итәргә тиеш (1 Пет. 2:21—23). Әлбәттә, бу җиңел түгел (Ягък. 3:2). Безгә нәрсә булыша ала соң?

9. Хезмәттә үз-үзебезне кулда тотарга безгә нәрсә булышыр?

9 Хезмәттә ачуланган йорт хуҗасының хисләрен аңларга тырышыгыз. Сэм исемле абый-кардәш болай ди: «Кешеләр хакыйкатькә мохтаҗ, һәм алар үзгәрә ала. Мин моны онытмаска тырышам». Еш кына кешеләр без уңайсыз вакытта килгәнгә безгә ярсый. Андый кешеләрне очратканда, Люсия исемле кардәш кебек эш итик. Ул, кыскача дога кылып, Йәһвәдән, тыныч калыр өчен һәм тупас җавап кайтармас өчен, көч сорый.

10. 1 Тимутигә 4:13 буенча, безнең нинди максатыбыз булырга тиеш?

10 Өйрәтү осталыгыгызны яхшыртыгыз. Тимути тәҗрибәле мәсихче булган, ләкин хәтта аңа да өйрәтү сәләтләрен яхшыртырга кирәк булган. (1 Тимутигә 4:13 укы.) Ә безгә хезмәттә уңышлырак булырга нәрсә булыша ала? Яхшы әзерләнү. Бәхеткә каршы, күп кенә басмалар безгә бу яктан булыша ала. Мәсәлән, «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән брошюра һәм эш дәфтәрендәге «Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз» дигән өлеш безне вәгазьләргә өйрәтә. Сез бу кораллардан файда аласызмы? Яхшы әзерләнсәк, без вәгазьдә азрак дулкынланырбыз һәм хакыйкатьне каушамыйча сөйләрбез.

11. Оста өйрәтүче булып китәргә безгә нәрсә булыша ала?

11 Тәҗрибәле кардәшләрдән өйрәнергә тырышсак, бу да безгә өйрәтү осталыгын яхшыртырга булыша. Өстәрәк искә алынган Сэм уңышлы вәгазьчеләрнең алымнарына игътибар итә һәм үзе дә алар кебек вәгазьләргә тырыша. Ә Талия исемле апа-кардәш нотыкчыларның теге я бу теманы ничек ачыклаганына игътибар итә. Аннан соң бу аңа хезмәттә кешеләр белән фикер алышырга булыша.

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫНДА

Җыелыш очрашуларында күңел биреп җырлаганда, без Йәһвәне данлыйбыз (12, 13 нче абзацларны кара.)

12. Кайбер кардәшләргә нәрсә эшләү авыр?

12 Җыелыш очрашуларында актив катнашып, без сөйләү сәләтебезне Йәһвәне данлар өчен кулланабыз. Мәсәлән, без очрашуларда җырлар җырлыйбыз һәм яхшы әзерләнгән комментарийлар бирәбез (Зәб. 22:22). Әмма кайберәүләргә моны эшләү авыр. Сезгә дә авыр икән, үз куркуларын җиңгән кардәшләрнең мисалларына игътибар итегез.

13. Җыелыш очрашуларында күңел биреп җырларга сезгә нәрсә ярдәм итә ала?

13 Күңел биреп җырлагыз. Җыелышта Патшалык җырларын җырлаганда, безнең максатыбыз — Йәһвәне мактау. Мәсәлән, Сара исемле апа-кардәш, үзен сандугач дип санамаса да, җыелыш очрашуларында Патшалык җырларын теләп җырлый. Моның өчен ул, очрашуларга әзерләнгәндә, җырлар җырлый һәм аларның программа белән ничек бәйле булганы турында уйлана. «Бу миңа музыкаль сәләтләремнең булмавына игътибар итмичә, җырның мәгънәсенә игътибар итәргә булыша»,— дип әйтә ул.

14. Оялчан булсагыз, очрашуларда комментарийлар бирергә сезгә нәрсә булышыр?

14 Регуляр рәвештә комментарийлар бирегез. Кайбер кардәшләргә бу бик авыр бирелә. «Кешеләр алдында сөйләргә кирәк булганда, йөрәгем сикереп чыгардай була,— дип әйтә өстәрәк искә алынган Талия.— Шуңа күрә миңа комментарийлар бирү җиңел түгел». Шулай да Талия комментарийлар бирергә тырыша. Очрашуларга әзерләнгәндә, ул беренче комментарий туры һәм кыска булырга тиешлеген истә тота. Ул болай дип аңлата: «Димәк, комментарием кыска, гади булса, бу начар түгел, чөнки өйрәнүне алып баручы нәкъ моны көтә дә».

15. Комментарийларыбыз турында әйткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Хәтта оялчан булмаган кардәшләр дә кайвакыт комментарийлар бирергә кыенсына. Джулиет исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Кайвакыт мин комментарием артык гади дип борчылганга кулымны күтәрмим». Әлбәттә, без барыбыз да Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырышабыз. Комментариебез гади булса да, Йәһвә аны хуп күрә һәм кабул итә c. Шуңа күрә онытмагыз: Йәһвә куркуларыгызны җиңеп биргән комментарийларыгызны бик кадерли.

КӨНДӘЛЕК СӨЙЛӘМЕБЕЗДӘ

16. Безгә нинди сөйләмнән качарга кирәк?

16 «Яман теллелекнең» һәркайсы төреннән качыгыз (Эфес. 4:31). Инде әйтелгәнчә, мәсихчеләр бозык һәм тупас сүзләр кулланмый. Әмма яман теллелекнең башка төрләре дә бар. Мәсәлән, кемдер теге я бу культура я милләт турында шаяртырга ярата, башкаларның сөйләме сарказм белән тулы. Безгә моның барысыннан качарга кирәк. Бер абый-кардәш болай дип сөйли: «Кайвакыт мин башкаларга чәнечкеле сүзләр әйткәләдем һәм бу шаярту гына дип үземне аклый идем. Әмма хатыным миңа үзгәрергә булышты. Ул, икәүдән-икәү калганда, сүзләрем аны да, башкаларны да рәнҗеткәне турында әйтә иде».

17. Эфеслеләргә 4:29 да әйтелгәнне исәпкә алып, башкаларны ничек дәртләндереп була?

17 Башкаларны ныгытырга һәм дәртләндерергә тырышыгыз. Мактау сүзләре тәнкыйтьләүдән я зарланудан күпкә яхшырак. (Эфеслеләргә 4:29 укы.) Исраиллеләрнең хатасын кабатламыйк. Аларның рәхмәтле булыр өчен бар сәбәпләре булган, әмма алар һәрвакыт зарланган. Андый рух йогышлы. Мәсәлән, Кәнган җиреннән кайткан ун шымчы халыкка шул җир турында начарны сөйли башлагач, бөтен исраиллеләр Мусадан зарлана башлаган (Сан. 13:31—14:4). Икенче яктан, мактау сүзләре безне яхшы эшкә дәртләндерә ала. Мөгаен, дусларыннан мактау сүзләрен ишетү Ифтах кызына чатырда хезмәт итүен дәвам итәргә көч биргәндер (Хак. 11:40). Өстәрәк искә алынган Сара болай дип әйтә: «Башкаларны мактаганда, без, асылда, аларга болай дибез: Йәһвә сине ярата һәм кардәшләр өчен дә син бик кадерле». Шуңа күрә башкаларны эчкерсез мактыйк.

18. Зәбур 15:1, 2 буенча, ни өчен без дөресен сөйләргә тиеш һәм бу үз эченә нәрсәне ала?

18 Дөресен сөйләгез. Башкаларны алдасак, без Йәһвәнең хуплавын югалтырбыз, чөнки ул ялганның бар төрләрен дә нәфрәт итә (Гыйб. сүз. 6:16, 17). Бүген күп кенә кешеләр ялган сөйләүдә бернинди начарлык күрми, әмма без моңа Йәһвә күзлегеннән карыйбыз. (Зәбур 15:1, 2 укы.) Кайбер кешеләр, башкаларда дөрес булмаган фикер тудырыр өчен, ниндидер мәгълүматны әйтеп бетерми, әмма без алай эш итмибез.

Гайбәт сатмасак һәм сөйләшүне уңай темага борсак, Йәһвә шатлана (19 нчы абзацны кара.)

19. Безгә нинди яктан саф булырга кирәк?

19 Гайбәт сатудан качыгыз (Гыйб. сүз. 25:23; 2 Тис. 3:11). Джулиет кардәш болай дип әйтә: «Берәрсе гайбәт сатканда, мин бик күңелсезләнәм. Андый кешегә карата ышанычым югала, ул бит минем турында да гайбәт сатарга мөмкин». Әгәр дә кеше сезнең белән аралашканда гайбәт сата башласа, сөйләшүне уңай якка борырга тырышыгыз (Көл. 4:6).

20. Сез сөйләү сәләтегезне ничек кулланырга тәвәккәл?

20 Бу дөньяда әдәпсез сүзләр киң таралган булса да, безнең сөйләмебез саф булып калырга тиеш. Сөйләү сәләте — Йәһвәнең бүләге ул, һәм Йәһвә өчен бу бүләкне ничек куллануыбыз бик мөһим. Әгәр дә җыелыш очрашуларында, хезмәттә һәм көндәлек сөйләшүләрдә телебезне Аллаһыны данларлык итеп куллансак, бу аны бик сөендерер. Тиздән Йәһвә бу явыз дөньяны юк итәчәк, һәм яңа дөньяда Йәһвәне сөйләмебез белән сөендерергә күпкә җиңелрәк булачак (Яһүд 15). Ә әлегә, әйдәгез, мәдхия җырлаучының сүзләре буенча эш итәргә тырышыйк, ә ул болай дип язган: «Авызымнан чыккан сүзләрем... сиңа хуш килсен иде, и Йәһвә» (Зәб. 19:14).

121 ҖЫР Без тотнаклы булырга тиеш

a Йәһвә безгә сөйләү сәләтен биргән. Бу чыннан да гаҗәеп бүләк. Әмма, кызганычка каршы, күпчелек кеше бу бүләкне дөрес кулланмый, бу дөньяның нормалары бик түбән. Безнең сөйләмебез саф булып калсын өчен, нәрсә эшләргә? Хезмәттә, җыелыш очрашуларында, башкалар белән аралашканда, без Йәһвәне сөйләмебез белән ничек сөендерә алабыз? Бу мәкаләдә шул сораулар каралачак.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c «Күзәтү манарасы» 2019 ел, гыйнвар чыгарылышында «Йәһвәне җыелышта данлагыз» дигән мәкаләне кара.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш ачулы йорт хуҗасына тупас җавап кайтара; абый-кардәш җыелыш очрашуында теләр-теләмәс кенә җырлый; апа-кардәш ләчтит сатып тора.