Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәгә иң яхшысын бирүдән шатлык табыгыз

Йәһвәгә иң яхшысын бирүдән шатлык табыгыз

«Һәркем үз эшләрен сынасын» (ГӘЛ. 6:4).

37 ҖЫР Йәһвәгә бирелеп хезмәт итү

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Без нәрсәдән шатлык табабыз?

 ЙӘҺВӘ безнең бәхетле булуыбызны тели. Ул безгә изге рухын бирә, ә изге рух безгә шатлык үстерергә булыша (Гәл. 5:22). Мәсихче хезмәттә катнашу һәм кардәшләргә ярдәм итү дә безне бәхетле итә, чөнки, «алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).

2, 3. а) Гәләтиялеләргә 6:4 буенча, нинди ике як безгә хезмәттә шатлыгыбызны югалтмаска булыша? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Рәсүл Паул Гәләтиялеләргә 6:4 тә шатлык сакларга булышучы ике якка игътибар итә. (Укы.) Беренчедән, без Йәһвәгә үзебездә булганның иң яхшысын бирергә тырышабыз, бу безне бәхетле итә (Мат. 22:36—38). Икенчедән, без үзебезне башкалар белән чагыштырмыйбыз. Үзебездә булган бар нәрсә: сәламәтлек, белем һәм сәләтләребез — Йәһвәдән, һәм без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Шул ук вакыт без үзебездән уңышлырак һәм сәләтлерәк кардәшләрдән көнләшмибез, чөнки алар бу сәләтләрен үзләрен данлар өчен түгел, ә Йәһвәне данлар өчен куллана. Шуңа күрә алар белән ярышыр урынына без алардан үрнәк алырга тырышабыз.

3 Мөмкинлекләребез чикле булса, безгә боекмаска нәрсә булышыр? Без Йәһвәгә иң яхшысын ничек бирә алабыз? Без башкалардан ничек үрнәк ала алабыз? Әйдәгез, бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап табыйк.

МӨМКИНЛЕКЛӘР ЧИКЛЕ БУЛГАНДА

Тормышыбызның һәр чорында да Йәһвәгә иң яхшысын бирик (4—6 нчы абзацларны кара.) b

4. Нәрсә аркасында без боегырга мөмкин? Мисал китерегез.

4 Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре, картлык я начар сәламәтлек аркасында, элеккечә күп хезмәт итә алмый. Кэрол исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул ихтыяҗ зуррак булган территориядә хезмәт иткән. Бервакыт ул хәтта 35 өйрәнү үткәргән, һәм шул өйрәнүчеләрнең кайберләре суга чумдырылган. Кэрол чыннан да хезмәттә зур уңышларга ирешкән! Кызганычка каршы, вакыт узу белән аның сәламәтлеге какшаган. Моның аркасында аңа хәтта урамга чыгу да авыр бирелә. Ул болай дип сөйли: «Начар хәлем аркасында, мин, башкаларга караганда, әзрәк хезмәт итәм. Шул сәбәпле мин үземне башкалардан ким дип саныйм. Күбрәк хезмәт итәргә телим дәген, әмма булдыра алмыйм. Кайвакыт кулларым салынып төшә». Сезнеңчә, Кэрол күңелсезләнергә тиешме? Әлбәттә, юк! Ул Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырыша. Ул афәрин! Йәһвә аны бик кадерли.

5. а) Чикләрегез аркасында борчылсагыз, нәрсәне истә тоту мөһим? ә) Иллюстрациядә сурәтләнгән абый-кардәш Йәһвәгә ничек иң яхшысын бирә?

5 Мөмкинлекләрегез чикле булу аркасында боексагыз, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Йәһвә миннән нәрсә көтә?» Җавап мондый: ул кулыгыздан килгәннең иң яхшысын көтә. Мондый мисал карап китик. 80 нән узган апа-кардәш 40 яшьләрендә күпме хезмәт иткәне турында уйлана һәм хәзер Йәһвәгә аз бирәм дип борчыла. Ә Йәһвә аның хезмәтенә ничек карый? Ул 40 яшендә дә, 80 яшендә дә Йәһвәгә иң яхшысын биргән, димәк, Йәһвә аның хезмәте белән канәгать. Без кайвакыт мин аз хезмәт итәм дип борчылсак, шуның турында онытмыйк: моны инде Йәһвә билгели. Без аңа иң яхшысын бирсәк, Йәһвә безгә: «Яхшы эшләгәнсең!» — дип әйтер. (Маттай 25:20—23 белән чагыштыр.)

6. Мария мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Шатлыклы булып калыр өчен, безгә булдыра алмаган нәрсәләр турында түгел, ә булдыра алган нәрсәләр турында уйланырга кирәк. Мария исемле апа-кардәшнең мисалын карап китик. Каты авырганга, ул хәзер хезмәттә күп катнаша алмый. Башта моның аркасында ул бик нык боеккан һәм үзен булдыксыз итеп хис иткән. Аннары ул җыелышындагы йөри алмаган бер апа-кардәшкә ярдәм күрсәтә башлаган. Мария болай дип сөйли: «Без аның белән бергә телефон аша я хатлар язып вәгазьлибез. Бергә вәгазьләгәннән соң, мин өйгә канатланып кайтам, чөнки апа-кардәшемә ярдәм итә алдым». Әйдәгез, без дә, Мария кебек, уңай караш саклыйк. Ә әгәр дә без, башкаларга караганда, күбрәк эшли алсак я ниндидер хезмәт төре безнең яхшы килеп чыкса, үз-үзебезгә нинди караш саклау мөһим?

АЛЛАҺЫДАН АЛГАН БҮЛӘКЛӘРЕГЕЗНЕ КУЛЛАНЫГЫЗ!

7. Рәсүл Петер нинди гамәли киңәш биргән?

7 Үзенең беренче хатында рәсүл Петер кардәшләрне үз бүләкләрен һәм сәләтләрен имандашларын ныгытыр өчен кулланырга дәртләндергән. Петер болай дип язган: «Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне, төрлечә күрсәтелә торган Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак... кулланыгыз» (1 Пет. 4:10). Без сәләтләребезне куллансак, башкалар көнләшер я рәнҗер дип борчылырга мөмкин, әмма, моның турында артык нык борчылсак, Аллаһыга иң яхшысын бирмәвебез бар.

8. 1 Көринтлеләргә 4:6, 7 буенча, ни өчен безгә мактанмаска кирәк?

8 Аллаһыдан алган бүләкне кулланганда, безгә мактанудан сакланырга кирәк. (1 Көринтлеләргә 4:6, 7 укы.) Әйтик, сез өйрәнүләрне уңышлы башлыйсыз, ди. Әлбәттә, сезгә бу бүләгегезне кулланырга кирәк, чөнки, шулай эшләп, сез Йәһвәгә иң яхшысын биргән булырсыз. Әмма бу бүләгегезне куллану ул — бер нәрсә, ә аның белән мактану ул — гел башка нәрсә. Күз алдына китерегез: беркөнне, вәгазь очрашуына килеп, сез күптән түгел башланган өйрәнүегез турында сөйләргә телисез, әмма сезгә хәтле бер апа-кардәш ничек журнал калдырганын сөйләп китте, ди. Билгеле, өйрәнү башлауны журнал калдыру белән чагыштырып булмый! Шулай да сез ничек эш итәрсез: башланган өйрәнүегез турында сөйләрсезме? Әйе, сезнең очрагыгыз кардәшләрне ныгытыр, әмма теге апа-кардәш үзен ничек хис итәр? Бәлки, бу юлы моның турында сөйләмәү хәерлерәк булыр. Шулай эшләп, сез игелекле эш итәрсез.

9. Без Аллаһы биргән бүләкләребезне ничек куллана алабыз?

9 Сәләтләребезнең Аллаһыдан килгән бүләк икәнен истә тоту мөһим. Безгә Аллаһы биргән бүләкләрне җыелышны ныгытыр өчен кулланырга кирәк (Флп. 2:3). Көчебезне һәм сәләтләребезне Аллаһы ихтыярын үтәр өчен куллансак, безнең үз эшләребезгә шатланыр өчен сәбәбебез булачак. Без бит сәләтләребезне үзебезне данлар өчен я башкалар белән ярышыр өчен түгел, ә Аллаһыны данлар өчен кулланабыз.

10. Ни өчен үзебезне башкалар белән чагыштыру дөрес булмас иде?

10 Сак булмасак, без үзебезнең көчле якларыбызны башкаларның йомшак яклары белән чагыштыра башларга мөмкин. Әйтик, бер абый-кардәш нотыклар оста сөйли, ди. Бу аның көчле ягы. Әмма, ул үзен нотыкларны әллә ни оста сөйләмәүче абый-кардәш белән чагыштыра башласа, аның хәтта теге кардәшкә түбәнсетеп карый башлавы бар. Ә бит теге абый-кардәшнең үзенең көчле яклары бар: ул кунакчыл, балаларын яхшы тәрбияли һәм хезмәттә ашкынып катнаша. Бу мисалдан күренгәнчә, үзебезне башкалар белән чагыштыру бер дә яхшы түгел. Безнең һәрберебезнең көчле якларыбыз бар, һәм без Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтле!

БАШКАЛАРДАН ӨЙРӘНЕГЕЗ

11. Ни өчен без Гайсәнең үрнәгенә иярергә тырышабыз?

11 Без үзебезне башкалар белән чагыштырмыйбыз һәм алардан көнләшмибез. Киресенчә, без алардан өйрәнергә тырышабыз. Гайсәнең мисалы турында уйланыйк. Ул камил булган, һәм без әлегә аның кебек була алмыйбыз һәм үзебезне аның белән чагыштырмыйбыз. Әмма без аңардан үрнәк алырга тырышабыз (1 Пет. 2:21). Гайсәнең үрнәгенә төгәлрәк иярсәк, безнең мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез яхшырыр.

12, 13. Давыт патшадан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Изге Язмаларда Аллаһының камил булмаган күп кенә хезмәтчеләре безгә үрнәк итеп куела (Евр. 6:12). Мәсәлән, Давыт патша. Гәрчә ул камилсез булса да, Йәһвә аны «күңелемә хуш килгән кеше» дип атаган (Рәс. 13:22). Давыт хәтта берничә җитди гөнаһ кылган, әмма моңа карамастан ул безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Ни өчен? Чөнки, Аллаһы пәйгамбәре аны төзәткәндә, ул акланып тормаган. Давыт киңәшне кабул иткән һәм эчкерсез тәүбә иткән. Нәтиҗәдә, Йәһвә аны кичергән (Зәб. 51:3, 4, 10—12).

13 Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин киңәшләрне ничек кабул итәм? Хатамны шунда ук таныйммы я акланып тораммы? Гаепне башкаларга сылтамыйммы? Мин бу хатамны бүтән кабатламаска тырышаммы?» Без дә, Давыт кебек, Йәһвәнең күңеленә хуш килгән кеше булырга теләсәк, бу сораулар турында уйлану файдалы булыр. Изге Язмаларда Аллаһының башка хезмәтчеләре турында укыганда да, без, мәсәлән, мондый сораулар турында уйлана алабыз: «Аллаһының бу хезмәтчесенең авырлыклары минекенә охшашмы? Ул нинди яхшы сыйфатлар күрсәткән? Мин аңардан ничек үрнәк ала алам?»

14. Ни өчен безгә имандашлардан үрнәк алырга кирәк?

14 Без шулай ук замандаш кардәшләрдән дә күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Сезнең җыелышыгызда сынаулар кичергән олы яшьтәге һәм яшь кардәшләр аз түгелдер. Бәлки, алар сәламәтлек белән бәйле авырлыклар, гаилә басымын я сыйныфташларының басымын кичерәдер. Сез ул кардәшләрдә үзегезгә җитеп бетмәгән сыйфатларны күрәсезме? Бу кардәшләрдән үрнәк алу сезгә үз авырлыкларыгыз белән көрәшергә булышыр. Без андый кардәшләрнең булуына бик шат! (Евр. 13:7; Ягък. 1:2, 3)

ЙӘҺВӘГӘ ШАТЛЫК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ

15. Рәсүл Паулның нинди киңәше безгә Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә ярдәм итә ала?

15 Җыелышта тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрсен өчен, безгә һәрберебезгә тырышлыклар куярга кирәк. Беренче гасырдагы мәсихчеләр турында уйланыйк. Аларның төрле сәләтләре һәм билгеләнүләре булган (1 Көр. 12:4, 7—11). Әмма моның аркасында көнләшү һәм ярышу дөрес булмас иде. Рәсүл Паул шул мәсихчеләрне үз сәләтләрен Мәсих тәнен ныгытыр өчен кулланырга дәртләндергән. Ул эфеслеләргә болай дип язган: «Һәр әгъзаның үз эшен тиешенчә башкаруы тәннең үсүенә һәм мәхәббәттә ныгуына үз өлешен кертә» (Эфес. 4:1—3, 11, 12, 16). Бу киңәшләр шул мәсихчеләргә җыелышта бердәмлек үстерергә булышкан, алар бүгенге көндә дә бик файдалы.

16. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл? (Еврейләргә 6:10)

16 Үзебезне башкалар белән чагыштырыр урынына Гайсәдән һәм борынгы хезмәтчеләрдән үрнәк алу яхшырак. Имандашларыгызның яхшы сыйфатларына игътибарыгызны туплагыз. Йәһвәгә иң яхшысын бирегез һәм шуны онытмагыз: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне... онытмаячак». (Еврейләргә 6:10 укы.) Алга таба да Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итегез һәм аның сезне хуплавында шикләнмәгез.

65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

a Башкаларның үрнәкләре турында уйлану безгә файда китерә. Әмма сак булырга кирәк: үзебезне башкалар белән һәрвакыт чагыштырып торсак, без я горурланып китәргә, я үзебезне түбән бәяли башларга мөмкин. Бу мәкалә безгә бу тозакка эләкмәскә һәм шатлык сакларга булышыр.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь чагында абый-кардәш Бәйтелдә хезмәт иткән. Өйләнгәч, ул хатыны белән бергә пионер булып хезмәт иткән. Ә балалары тугач, ул аларны вәгазьләргә өйрәтә башлаган. Хәзер өлкән яшьтә булса да, ул, хатлар аша вәгазьләп, Йәһвәгә иң яхшысын бирә.