Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Кичерә белгәннәрне Йәһвә үз фатихасыннан аермас

Кичерә белгәннәрне Йәһвә үз фатихасыннан аермас

«Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (КӨЛ. 3:13).

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә гөнаһ кылучыларны нәрсәдә ышандыра?

 ЙӘҺВӘ — бөек Аллаһы, ул Барлыкка Китерүчебез, Канун Чыгаручыбыз һәм Хөкемчебез. Әмма ул безнең белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә тели, чөнки, назлы күктәге Атабыз буларак, безне бик ярата (Зәб. 100:3; Ишаг. 33:22). Без, берәр гөнаһ кылгач, тәүбә итсәк, ул безне кичерә (Зәб. 86:5). Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә безгә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр» (Ишаг. 1:18).

2. Башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр саклар өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

2 Камилсезлегебез аркасында, без еш кына бер-беребезне сүзебез һәм эшебез белән рәнҗетәбез (Ягък. 3:2). Әмма, кичерә белсәк, без дуслык мөнәсәбәтләрен саклый алырбыз (Гыйб. сүз. 17:9; 19:11; Мат. 18:21, 22). Йәһвә без кардәшләребезнең юк-бар хаталарына игътибар да итмәбез дип көтә. Ул үзе дә бит хәтта күпкә җитдирәк гөнаһларыбызны кичерә (Ишаг. 55:7; Көл. 3:13).

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Бу мәкалә ярдәмендә без, Йәһвә кебек, кичерергә өйрәнербез. Без нинди гөнаһлар турында өлкәннәргә сөйләргә кирәклеге һәм ни өчен Йәһвә безне башкаларны кичерергә дәртләндергәне турында фикер алышырбыз. Шулай ук без башкаларның гөнаһлары аркасында зыян күргән кардәшләрнең мисалларына һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганына игътибар итәрбез.

БЕРӘРСЕ ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛСА

4. a) Мәсихче, җитди гөнаһ кылса, нәрсә эшләргә тиеш? ә) Өлкәннәрнең роле нинди?

4 Җитди гөнаһ кылу очракларын өлкәннәр карап чыгарга тиеш. 1 Көринтлеләргә 6:9, 10 да андый гөнаһлар санап кителә. Җитди гөнаһ кылганда, кеше Аллаһы нормаларын боза, шуңа күрә аңа Аллаһыдан кичерү сорарга һәм өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк (Зәб. 32:5; Ягък. 5:14). Билгеле, Йәһвә генә кешенең гөнаһларын кичерә ала, һәм ул моны Гайсәнең йолымы нигезендә эшли. * Әмма ул өлкәннәргә, Изге Язмаларга нигезләнеп, кеше тәүбә итәме, юкмы икәнен билгеләргә хокук биргән (1 Көр. 5:12). Гөнаһ кылган кеше белән очрашканда, өлкәннәр мондый сораулар турында уйлана: кеше үз гөнаһын планлаштырганмы һәм яшерергә маташканмы? аның яман эшләр кылуы күпме вакытка сузылган? ә иң мөһиме — аның эчкерсез тәүбә иткәне күренәме һәм Йәһвәнең аны кичергәнен күрсәтә торган билгеләр бармы? (Рәс. 3:19)

5. Өлкәннәрнең гөнаһ кылучы белән сөйләшүләреннән нинди файда бар?

5 Өлкәннәр гөнаһ кылган кеше белән очрашканда, күктә инде кабул ителгән карарны кабул итәргә тырышалар. Моның өчен алар Йәһвәгә дога кыла һәм Изге Язмалардагы принциплар белән күрсәтмәләрне тикшерә (Мат. 18:18). Бу җыелышка зур файда китерә, чөнки, тәүбә итмәгән кеше җыелыштан чыгарылмаса, бу Йәһвәнең кадерле сарыкларына күп рухи зыян китерер (1 Көр. 5:6, 7, 11—13; Тит. 3:10, 11). Икенче яктан, өлкәннәр белән очрашу гөнаһ кылучының үзенә дә күп файда китерә ала. Алар аңа тәүбәгә килергә булыша ала, ә бу кеше тәүбә итсә, Йәһвә аны кичерер (Лүк 5:32). Өлкәннәр гөнаһ кылган кеше турында дога кылыр һәм Йәһвәдән аңа рухи яктан аякка басарга булышсын дип сорар (Ягък. 5:15).

6. Кеше җыелыштан чыгарылса, бу аның хәле өметсез дигәнне аңлатамы? Аңлатыгыз.

6 Әгәр мәсихче тәүбә итмәсә, өлкәннәр аны җыелыштан чыгарыр. Әлбәттә, әгәр дә вакыт узу белән ул тәүбә итсә һәм кире Йәһвәгә кайтырга булса, Йәһвә аны кичерер (Лүк 15:17—24). Аның гөнаһлары хәтта бик җитди булса да, Аллаһы аны кабул итәр (2 Елъ. 33:9, 12, 13; 1 Тим. 1:15). Шулай да шуны әйтергә кирәк: әгәр мәсихче берәр җирле законны бозса, өлкәннәр аны җәза алудан якламас. Йәһвә бит хакимият кешеләренә законны бозган һәркемне хөкем итәргә һәм җәзага тартырга хокук биргән. Кеше тәүбә итәме, юкмы, алар моны эшләргә хокуклы (Рим. 13:4).

7. Нинди мәгънәдә без үзебезне үпкәләткән кешене кичерә алабыз?

7 Бәхеткә каршы, Йәһвә кешене кичерерме, юкмы икәнен без түгел, ә Йәһвә үзе хәл итә. Шулай да кайвакыт кеше шәхсән безгә каршы гөнаһ кылганда, кичерү мәсьәләсе безгә дә кагыла. Кеше хәтта гафу үтенмәсә дә, без, аны кичереп, ачу белән тискәре хисләрдән арынырга омтыла алабыз. Әлбәттә, моның өчен күп вакыт һәм көч таләп ителергә мөмкин, аеруча кеше йөрәгебезгә тирән яра салган булса. «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 15 сентябрь чыгарылышында болай диелгән: «Үзегезне үпкәләткән кешене кичерү бу аның хатасын аклау дигән сүз түгел. Сез бары тик барысын да Йәһвәнең кулына тапшырасыз, чөнки ул галәмдәге иң ышанычлы Хөкемче һәм үз вакытында гаделлек урнаштырачак». Ни өчен Йәһвә безне кичерегә һәм барысын да үзенең кулына тапшырырга дәртләндерә?

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КИЧЕРЕРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ?

8. Йәһвәнең шәфкатьлелеге өчен рәхмәтле булу безне нәрсәгә дәртләндерә?

8 Без Йәһвәгә бөек мәрхәмәте өчен рәхмәтле. Гайсә Мәсих бер гыйбрәтле хикәясендә Йәһвәне үз хезмәтчесенең зур бурычын бәхилләгән патша белән чагыштырган. Бу хезмәтче, патша аңа зур мәрхәмәт күрсәтсә дә, үзенең хезмәттәшенең кечкенә бурычын кичерергә теләмәгән (Мат. 18:23—35). Бу хикәяне сөйләп, Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: без Йәһвәгә шәфкатьлелеге өчен рәхмәтле икән, үзебез дә башкаларны кичерербез (Зәб. 103:9). Күп еллар элек бер «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Без башкаларны күпме кичерсәк тә, Йәһвәнең кичерүе чагыштыргысыз. Ул бит безне Гайсәнең йолымы нигезендә һәр көн кичереп тора».

9. Йәһвә кемгә шәфкать күрсәтә? (Маттай 6:14, 15)

9 Башкаларны кичерсәк, Йәһвә дә безне кичерер. Йәһвә шәфкать күрсәткәннәргә шәфкать күрсәтә (Мат. 5:7; Ягък. 2:13). Үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, Гайсә бу фикергә басым ясаган. (Маттай 6:14, 15 укы.) Әюп очрагын да исебезгә төшерик. Илифаз, Билдад һәм Сәфәр исемле өч «дусты» аны сүзләре белән бик рәнҗеткән. Йәһвә Әюпкә алар турында дога кылырга кушкан. Аннан соң гына Йәһвә аны фатихалаган (Әюп 42:8—10). Әйе, башкаларны кичерсәк кенә, Йәһвә безне кичерәчәк.

10. Үпкә саклап йөрү нинди зыян китерә? (Эфеслеләргә 4:31, 32)

10 Үпкә саклау үзебезгә зыян китерә. Үпкә саклау авыр йөккә охшаш. Йәһвә бу йөкне салып ташлавыбызны тели. (Эфеслеләргә 4:31, 32 укы.) Ул безгә: «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр»,— дип киңәш итә (Зәб. 37:8). Бу бик акыллы киңәш. Үпкә саклау физик һәм эмоциональ сәламәтлегебезгә зыян гына китерә (Гыйб. сүз. 14:30). Үпкәләү, безне рәнҗеткән кеше агулансын дип, агу эчүебезгә тиң. Башкаларны кичерү үзебезгә файда гына китерә (Гыйб. сүз. 11:17). Шәфкатьле булсак, без җан тынычлыгына ия булырбыз һәм бернәрсә дә безгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауламас.

11. Изге Язмаларда үч алу турында нәрсә әйтелә? (Римлыларга 12:19—21)

11 Йәһвәнең генә үч алырга хокукы бар. Безгә исә ул андый хокук бирмәгән. (Римлыларга 12:19—21 укы.) Без камилсез. Өстәвенә, еш кына без ситуацияне тулаем күрмибез. Шуңа күрә, Аллаһыдан аермалы буларак, гадел хөкем итәргә сәләтле дә түгел (Евр. 4:13). Кайвакыт хисләр безгә дөрес карарлар кабул итәргә комачаулый. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми» (Ягък. 1:20). Үз вакытында Йәһвә явыз кешеләрне җавапка тартачак, һәм җирдә гаделлек хөкем сөрәчәк. Бу фикер безгә үч алмас өчен көч бирә ала.

Ачу һәм ярсу хисләреннән арыныгыз. Барысын Аллаһы кулына тапшырыгыз. Ул гөнаһ китергән бар зыянны юк итәчәк (12 нче абзацны кара.)

12. Йәһвәнең гаделлегенә ышануыбыз нәрсәдән күренер?

12 Без Йәһвәнең гаделлек урнаштырачагына ышанабыз. Барысын да Йәһвәнең кулына тапшырып, без Йәһвәгә ышанганыбызны күрсәтәбез. Ә ул гөнаһлы кешеләр китергән бар зыянны бетерәчәк. Яңа дөньяда бар эмоциональ яраларыбыз төзәләчәк. Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс» (Ишаг. 65:17). Башкалар безне нык үпкәләткәндә, рәнҗү һәм ачу хисләреннән арыну чыннан да мөмкинме? Әйе, һәм киләсе очраклар моны раслый.

КИЧЕРҮДӘН КИЛГӘН ФАТИХАЛАР

13, 14. Энтони белән Хосе очрагыннан сез кичерү турында нәрсәгә өйрәнәсез?

13 Күп кенә мәсихчеләр үзләрен рәнҗеткән һәм үзләренә зыян китергән кешеләрне кичергән. Әйдәгез, аларның очракларына игътибар итик.

14 Күп еллар элек Филиппин утравында Хосе исемле бер кеше Энтони * исемле кешенең абыйсын үтергән. Ул вакытта Энтони хакыйкатьтә булмаган һәм кансыз, ачулы кеше буларак билгеле булган. Ул Хоседан үч алырга теләгән, әмма Хосены кулга алганнар һәм төрмәгә утыртканнар. Энтони, Хосе төрмәдән чыккач, аны табып үтерергә сүз биргән. Ул хәтта моның өчен пистолет сатып алган. Шул вакыттарак Энтони Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Мин холкымны үзгәртергә һәм ачу хисеннән арынырга кирәклеген аңладым». Энтони суга чумдырылган һәм хәтта өлкән булып киткән. Шул арада Хосе да хакыйкатькә килгән. Энтони, Хосены очраткач, шаккаткан. Алар кочаклашкан, һәм Энтони Хосега аны кичергәне турында әйткән. Кичерү Энтонига әйтеп бетергесез шатлык китергән. Әйе, Йәһвә Энтонины үз дошманын кичергәне өчен мул итеп фатихалаган.

Питер белән Сью очрагы тискәре хисләрдән арынып булганын раслый (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15, 16. Сез Питер белән Сью очрагыннан кичерү турында нәрсәгә өйрәндегез?

15 1985 елда бер Патшалык Залында очрашу вакытында бомба шартлаган. Шул очрашуда Питер белән Сью исемле кардәшләр булган. Алар шартлаудан зыян күргән. Мәсәлән, Сью кардәшнең күрү һәм ишетү сәләтенә зарар килгән, ә ис сизү сәләтен ул бөтенләй югалткан. * Питер белән Сью еш кына үз-үзләреннән: «Ничек инде кеше андый явызлык кыла ала?» — дип сораган. Еллар узгач, бу җинаятьчене тапканнар һәм гомерлеккә төрмәгә утыртканнар. Питер белән Сьюдан: «Сез бу кешене кичердегезме?» — дип сорагач, алар: «Изге Язмалар буенча, ачу белән тискәре хисләр саклау физик һәм эмоциональ сәламәтлегебезгә зыян китерә, шуңа күрә без Йәһвәдән андый хисләрдән арынырга булышсын дип һәм алга таба да яшәргә көч бирсен дип сорый идек»,— дип җавап биргән.

16 Бу гаиләгә кичерү җиңел бирелгәнме? Алар болай ди: «Кайвакыт Сью җәрәхәтләре аркасында интеккәндә, ачуыбыз яңадан кабынып китә, әмма без тискәре уйларны шунда ук йолкып чыгарырга тырышабыз. Шуңа күрә андый хисләр һәм уйлар тамырларын җәяргә өлгерми. Беләсезме, теге җинаятьче кардәшебез булып китсә, без шат булырбыз». Чыннан да, Изге Язмалардагы принципларны куллану безгә азатлык бирә. Йәһвәнең тиздән бар газапларны юк итәчәген белү безне бик юата.

17. Мира кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?

17 Мира Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, аның гаиләсе һәм ике баласы булган. Аның ире хакыйкатьне кабул итмәгән. Күпмедер вакыттан соң ул Мирага хыянәт иткән һәм гаиләсен ташлап киткән. Безнең апа-кардәшебез болай дип сөйли: «Ирем бездән киткәч, мин хыянәт кичергән кешеләрнең хисләрен аңладым: шок, ышаныч югалту, боегу, гаеп хисе һәм ачу». Мираның никахы өзелсә дә, хыянәт китергән авырту беркая да китмәгән. Мира болай дип дәвам итә: «Мине бу хисләр айлар буе интектерде, һәм хәтта Йәһвә һәм кардәшләрем белән мөнәсәбәтләрем какшый башлады». Мира ачу хисен җиңгән, үзен ташлап киткән иренә бүтән ярсымаган һәм хәтта ул берәр кайчан хакыйкатькә килер дип өметләнә. Хәзер ул күбрәк киләчәктәге фатихалар турында уйлана. Ялгыз ана булса да, ул ике баласын хакыйкатьтә үстерә алган. Бүген ул балалары һәм аларның гаиләләре белән Йәһвәгә шат йөрәк белән хезмәт итә.

ЙӘҺВӘ — КАМИЛ ХӨКЕМЧЕ

18. Йәһвәнең хөкем итүе турында нәрсә әйтеп була?

18 Йәһвә — бөек Хөкемче, без түгел. Шуңа күрә безгә башкаларны хөкем итәсе юк. Без моңа бик шат (Рим. 14:10—12). Йәһвә һәрвакыт үзенең камил нормалары буенча хөкем итә (Ярат. 18:25; 1 Пат. 8:32). Ул беркайчан да гаделсез эш итмәс!

19. Гадел Хөкемче Йәһвә тиздән нәрсә башкарачак?

19 Без яңа дөньяны зарыгып көтәбез. Анда безгә камилсезлек һәм гөнаһ инде тәэсир итмәячәк. Йәһвә физик һәм эмоциональ яраларыбызны мәңгегә савыктырачак, алар хәтта искә дә төшмәс (Зәб. 72:12—14; Ачыл. 21:3, 4). Әмма инде бүген ул үз үрнәге буенча эш итәргә һәм башкаларны кичерергә өйрәтә. Бу безгә тискәре хисләрдән арынырга ярдәм итә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

^ Йәһвә гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән кешеләрне кичерә. Аның хезмәтчеләре буларак, без дә башкаларны кичерергә тырышабыз. Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: нинди очракта без кешене үзебез кичерә алабыз, ә нинди очракта без аның гөнаһы турында өлкәннәргә сөйләргә тиеш? ни өчен Йәһвә безне кичерергә дәртләндерә? һәм, башкаларны кичерсәк, ул безне ничек фатихалаячак?

^ «Күзәтү манарасы» (рус) 1996 ел, 15 апрель чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н карагыз.

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ «Уяныгыз!» (рус) 1992 ел, 8 февраль, 9—13 нче битләрне һәм интернет-телевидениебездә «Шульц гаиләсе. Кайгы-хәсрәтне кичереп чыгу мөмкин» дигән роликны кара.