Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Өметеңне Йәһвәгә багла»

«Өметеңне Йәһвәгә багла»

«Өметеңне Йәһвәгә багла, кыю һәм нык бул» (ЗӘБ. 27:14).

128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. а) Йәһвә безгә нинди өмет биргән? ә) Өметебезне Йәһвәгә баглавыбыз нәрсәдән күренер? («Аңлатманы» кара.)

 ЙӘҺВӘ безгә гаҗәеп өмет биргән. Тиздән чирләр дә, үлем дә, кайгы да булмаячак (Ачыл. 21:3, 4). Юаш кешеләр җирне оҗмахка әйләндерәчәк (Зәб. 37:9—11). Безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез якын, ләкин киләчәктә алар тагы да якынрак булачак. Чыннан да, өметебез искиткеч! Әмма Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанып буламы? Әлбәттә, чөнки ул һәрвакыт үз вәгъдәләрен үти. Шуңа күрә өметебезне * Йәһвәгә баглар өчен безнең нигезебез бар (Зәб. 27:14). Без Йәһвәнең үз ниятен чынга ашыруын түземлек һәм шатлык белән көтәбез. Шулай эшләп, без өметебезне аңа баглавыбызны күрсәтәбез (Ишаг. 55:10, 11).

2. Бүген Йәһвәнең нинди вәгъдәсе чынга аша?

2 Йәһвә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти, һәм без моны бүген үз күзләребез белән күрәбез. Мәсәлән, Ачылыш китабында Йәһвә Аллаһы төрле халыктан һәм милләттән булган, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр аңа бердәмлектә хезмәт итәчәк дип вәгъдә иткән, һәм без бүген бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрәбез (Ачыл. 7:9, 10). «Бихисап күп кешенең» расалары, телләре һәм чыгышлары төрле булса да, алар бердәм халык һәм алар арасында бүленешләр юк (Зәб. 133:1; Яхъя 10:16). Бихисап күп кеше ашкынып вәгазьли һәм үзләрен тыңларга әзер булган кешеләргә үз өметләре турында сөйләргә шат (Мат. 28:19, 20; Ачыл. 14:6, 7; 22:17). Сез дә җирдә мәңге яшәргә өметләнәсез икән, үз өметегезне, мөгаен, бик кадерлисездер.

3. Шайтанның максаты нинди?

3 Шайтан сезне өметегездән мәхрүм итәргә тели. Ул сезне, Йәһвә сезнең турында кайгыртмый һәм үз вәгъдәләрен үтәмәячәк, дип ышандырырга тырыша. Өметегезне югалтсагыз, сез кыюлыгыгызны да югалтырга һәм хәтта Йәһвәгә хезмәт итүдән туктарга мөмкин. Шайтан Әюпнең йөрәгенә дә шикләр салырга һәм аны Йәһвә юлыннан тайпылдырырга тырышкан. Әйдәгез, моны исебезгә төшерик.

4. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз? (Әюп 1:9—12)

4 Шайтан, Әюпне үз сафлыгын бозарга дәртләндерер өчен, нәрсә эшләгән? (Әюп 1:9—12 укы.) Без Әюптән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Ни өчен безгә Аллаһының яратуында һәм үз вәгъдәләрен үтәячәгендә шикләнмәскә кирәк? Бар бу сорауларга шушы мәкаләдә җавап биреләчәк.

ШАЙТАН ӘЮПНЕҢ ӨМЕТЕН КАКШАТЫРГА ТЫРЫША

5, 6. Кыска вакыт эчендә Әюп нинди авырлыкларга очраган?

5 Әюп Йәһвәнең дусты булган. Ул уңышлы тормыш алып барган, һәм аның зур һәм бердәм гаиләсе аңа куаныч китергән. Матди яктан да ул мохтаҗлыкта булмаган. Әюп бал да май эчендә йөзгән дип әйтеп була (Әюп 1:1—5). Әмма барысы да кинәт үзгәреп куйган. Башта Әюп милкен югалткан (Әюп 1:13—17). Аннан соң 10 баласы да вафат булган. Моның нинди зур фаҗига булганы турында уйлап кына карагыз! Ата-ана бер баласын югалтса, бу инде алар өчен зур кайгы, ә Әюп берьюлы бөтен балаларын да югалткан. Ул зур югалту һәм җан әрнүе кичергән. Шуңа күрә Әюп өс киемен ертып җибәргән һәм җиргә йөзтүбән капланган (Әюп 1:18—20).

6 Шуннан соң Шайтан Әюпнең сәламәтлегенә зарар китергән. Бу аны физик һәм эмоциональ яктан интектергән (Әюп 2:6—8; 7:5). Кайчандыр кешеләр Әюпне хөрмәт иткән һәм аңардан киңәш сораган (Әюп 31:18). Ә хәзер кешеләр Әюптән читләшә башлаган. Хәтта туганнары, дуслары һәм өйдәге хезмәтчеләре Әюпкә җирәнеп караган (Әюп 19:13, 14, 16).

Бүген күп кенә кардәшләр, Әюп кебек, җәфа чигә (7 нче абзацны кара.) *

7. а) Әюп сынауларны кем җибәргән дип уйлаган, әмма ул нәрсә эшләмәгән? ә) Иллюстрациягә игътибар итегез. Мәсихченең тормышында нәрсә булырга мөмкин?

7 Шайтан Әюпне, аның сынаулары Аллаһы хуплавын югалтканы аркасында булган, дип ышандырырга тырышкан. Шайтан аның балаларын җил истереп һәм алар җыелган йортны җимереп үтергән (Әюп 1:18, 19). Ул шулай ук Әюпнең көтүләрен һәм көтүчеләрен күктән ут төшереп һәлак иткән (Әюп 1:16). Җил һәм ут күктән булганга, Әюп моның барысын Аллаһы җибәргән дип уйлаган. Шуңа күрә ул Аллаһыны рәнҗеттем дигән нәтиҗәгә килә алган. Моңа карамастан, Әюп Аллаһыны каһәрләмәгән. Ул Йәһвәдән яхшыны да, начарны да кабул итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән һәм болай дигән: «Йәһвә исеме макталсын» (Әюп 1:20, 21; 2:10). Бу тугры кеше, акчасын, балаларын һәм сәламәтлеген югалтса да, Йәһвәгә тугры булып калган.

8. Шайтан нинди алым кулланган?

8 Шайтан тагын бер алым кулланган: ул, Әюп үз-үзен түбән бәяләсен өчен, аның ялган дусларын кулланган. Алар Әюп Аллаһыга каршы гөнаһ кылган һәм газапларында үзе гаепле дип әйткән (Әюп 22:5—9). Шулай ук бу ялган дуслар, Әюп яхшы эшләр кылса да, боларның барысы Аллаһы күзендә буш нәрсә дип ышандырган (Әюп 4:18; 22:2, 3; 25:4). Шул ир-атлар Әюпкә Аллаһы аны яратмый, аның турында кайгыртмый һәм аның Аллаһыга гыйбадәт кылуы мәгънәсез дип әйткән. Бу сүзләр Әюпнең өметен тәмам җимерә алган.

9. Әюпкә кыю һәм нык булып калырга нәрсә булышкан?

9 Күз алдына китерегез: Әюп көл өстендә чыдый алмаслык авырту кичереп утыра (Әюп 2:8). Әюпнең йөрәге балаларының үлеме аркасында сыкрый. Сынаулар Әюпнең йөрәгенә авыр таш булып ята. Башта ул бер сүз дә дәшми (Әюп 2:13—3:1). Бәлки, «дуслары» Әюп Аллаһыдан ваз кичкән, шуңа күрә берни әйтми дип саныйдыр. Әмма алар бик ялгыша! Аның белән сөйләшә башлагач, алар Әюпне каты тәнкыйтьли һәм ул эшләгән яхшы эшләр бер ни дә тормый дип әйтә. Шулай да Әюп, башын күтәреп, дусларының нәкъ күзенә карап, болай дип әйтә: «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» (Әюп 27:5) Әюпкә кыю һәм нык булып калырга нәрсә булышкан? Ул Йәһвәнең иртәме-соңмы үзенә ярдәм итәчәгенә өметләнгән. Әюп, хәтта үлсә дә, Йәһвәнең үзен терелтә алуын белгән (Әюп 14:13—15).

ӘЮПТӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

10. Әюп очрагы нәрсәне ачыклый?

10 Әюп очрагыннан күренгәнчә, Шайтан безне Йәһвәдән баш тартырга мәҗбүр итә алмый һәм Йәһвә барысын да белә, барысын да контрольдә тота. Хәзер, әйдәгез, Әюп очрагыннан тагын нәрсәгә өйрәнеп булганына игътибар итик.

11. Йәһвәгә өметләнсәк, без нәрсә эшли алырбыз? (Ягъкуб 4:7)

11 Әюп мисалы шуны раслый: Йәһвәгә өметләнсәк, без бар сынауларны кичереп чыга һәм Шайтанга каршы тора алырбыз. Изге Язмаларда Шайтан бездән хәтта качачак дип әйтелә. (Ягъкуб 4:7 укы.)

12. Терелтелүгә өмет Әюпне ничек ныгыткан?

12 Терелтелүгә иманыбыз нык булырга тиеш. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Шайтан, безне сафлыгыбызны бозарга этәрер өчен, үлемнән куркуыбызны кулланырга тырыша. Ул Әюп, тормышын саклап калыр өчен, бар нәрсәгә әзер дип әйткән. Әмма Шайтанның бу сүзләре чеп-чи ялган булган. Хәтта иң авыр вакытларда да, Әюпнең үлеме котылгысыз кебек тоелганда да, ул сафлыгын бозмаган. Йәһвәнең игелекле булуына инанганлык һәм Йәһвәнең хәлне яхшы якка үзгәртәчәген белү Әюпкә чыдамлык сакларга ярдәм иткән. Әюп өметенең чынга ашуын үз күзләре белән күрмәсә дә, моны киләчәктә терелтелгәннән соң күрәчәгенә ышанган. Әюпнең терелтелүгә өмете нык булган. Әгәр дә без дә терелтелүгә нык иман итсәк, үлемнән курыкмабыз һәм Йәһвәгә тугры булып калырбыз.

13. Ни өчен безгә Шайтанның Әюпкә каршы кулланган алымнарын белергә кирәк?

13 Безгә Шайтанның Әюпкә каршы кулланган алымнарына игътибар итәргә кирәк, чөнки Шайтан безгә каршы шул ук алымнарны куллана. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Үз җаны өчен кеше [Әюп кенә түгел] бар нәрсәсен бирәчәк» (Әюп 2:4, 5). Асылда, Шайтан бар кешеләрне гаепли. Иблиснең сүзләре буенча, без чынлыкта Аллаһыны яратмыйбыз һәм, тормышыбызга берәр нәрсә янаса, без аның белән мөнәсәбәтләребезне өзәрбез. Шайтан шулай ук Аллаһы да безне яратмый һәм, без аңа ярарга омтылсак та, ул тырышлыкларыбызны кадерләми дип ялганлый. Шайтанның алымнарын алдан белгәнгә, без аның тозакларына эләкмәбез.

14. Сынаулар безгә нәрсәне күрергә булыша ала? Мисал китерегез.

14 Сынаулар безгә йомшак якларыбызны күрергә булыша ала. Мәсәлән, Әюп үзенә басынкылык җитеп бетмәгәнен һәм бу сыйфатны яхшыртырга кирәклеген аңлаган (Әюп 42:3). Төрмәдә утырып чыккан Николай * исемле абый-кардәш болай дип әйткән: «Төрмә рентгенга охшаш. Ул синең мәсихче сыйфатларың бармы, юкмы икәнен күрсәтә». Сынаулар ярдәмендә ниндидер кимчелекләребез ачыкланса, алардан арынырга тырышыйк.

15. Без кемне тыңларга тиеш һәм ни өчен?

15 Безгә дошманнарыбызны түгел, ә Йәһвәне тыңларга кирәк. Әюп Йәһвәнең сүзләренә колак салган. Аллаһы Әюп белән сөйләшкәндә, асылда, аңа болай дигән: «Табигатькә күз сал, әллә көчемне күрмисеңме? Мин синең интеккәнеңне бик яхшы беләм! Әллә синең турында кайгыртмам дип уйлыйсыңмы?» Әюп басынкылык һәм рәхмәт хисе белән болай дип җаваплаган: «Колакларым синең турында ишеткән иде, әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм» (Әюп 42:5). Мөгаен, бу сүзләрне әйткәндә, Әюп һаман да көл өстендә утырган, тәне әле дә эренле яралар белән капланган булган, ә балалары кабердә яткан. Шулай да Йәһвә аны үз яратуында һәм хуплавында ышандырган (Әюп 42:7, 8).

16. Ишагыя 49:15, 16 буенча, сынауларда без нәрсәне истә тотарга тиеш?

16 Бүген кешеләр шәхсән безнең турында я оешмабыз турында «төрле явыз сүзләр» сөйләргә я яла ягарга мөмкин (Мат. 5:11). Әюп очрагыннан күренгәнчә, Йәһвә безгә ышаныч белән карый һәм без сынауларда аңа тугры калырбыз дип өметләнә. Аллаһы безне бик ярата һәм беркайчан да үзенә таянганнарны ташламас. (Ишагыя 49:15, 16 укы.) Аллаһы дошманнарының яла ягуын тыңламыйк. Төркиядән булган Джеймс исемле абый-кардәшнең сүзләре игътибарга лаек. Аның гаиләсе каты сынауларга очраган. Ул болай ди: «Аллаһы халкы турында әйтелгән ялган сүзләрне тыңлау күңелсезләндерә. Шуңа күрә без игътибарыбызны Аллаһы биргән өметкә тупларга һәм хезмәттә актив калырга тырыштык. Моның ярдәмендә без шатлыгыбызны саклап калдык». Дошманнарның ялганы өметебезне җимерергә мөмкин. Шуңа күрә, Әюп кебек, Йәһвәнең сүзләренә колак салыйк.

ӨМЕТЕГЕЗ СЕЗНЕ НЫГЫТАЧАК

Әюп сафлык саклаган, шуңа күрә Йәһвә аны мул итеп фатихалаган (17 нче абзацны кара.) *

17. Сез Еврейләргә хатның 11 нче бүлегендә искә алынган тугры кешеләрнең мисалларыннан нәрсәгә өйрәнәсез?

17 Әюп сынауларда нык калган бердәнбер кеше булмаган. Еврейләргә хатта рәсүл Паул башка хезмәтчеләр турында да язган һәм аларны «болыт кебек зур төркем» дип атаган (Евр. 12:1). Аларның барысы да үрнәк алырлык чыдамлык һәм тугрылык күрсәткән (Евр. 11:36—40). Аларның тырышлыклары заяга булганмы? Әлбәттә, юк! Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешен үз күзләре белән күрмәсә дә, алар Йәһвәгә өметләрен өзмәгән һәм, аның хуплавына ия булганга, киләчәктә фатихалар алачакларын белгән (Евр. 11:4, 5). Аларның мисаллары безне алга таба да Йәһвәгә өметләнергә дәртләндерә.

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл? (Еврейләргә 11:6)

18 Без яшәгән дөнья көннән-көн начарая бара (2 Тим. 3:13). Шайтан Аллаһы хезмәтчеләрен сынаудан туктамый. Безне нәрсә генә көтмәсен, Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм «тере Аллаһыга... өмет багларга» тәвәккәл булыйк (1 Тим. 4:10). Шуны да онытмыйк: Йәһвә Әюпне мул фатихалаган һәм шулай итеп «назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын» күрсәткән (Ягък. 5:11). Без дә Йәһвәгә тугры калыйк, ә ул «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен» бирми калмас. (Еврейләргә 11:6 укы.)

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

^ Әюп пәйгамбәр каты сынаулар аша үткән. Без бу тугры кешедән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Беренчедән, Шайтан безне Йәһвәдән ваз кичәргә мәҗбүр итә алмый. Икенчедән, Йәһвә хәлебезне яхшы күрә һәм аңлый. Өченчедән, Йәһвә, Әюп очрагындагы кебек, бар газапларыбызны юк итәчәк. Бу өч фикерне истә тотабыз һәм моны эшләребез белән күрсәтәбез икән, димәк, без өметебезне Йәһвәгә баглыйбыз.

^ АҢЛАТМА. «Өмет» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе нәрсәнедер зур теләк белән көтүне аңлата. Бу сүз шулай ук кемгәдер ышану һәм аңа таянуны да үз эченә ала (Зәб. 25:2, 3; 62:5).

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Әюп һәм аның хатыны балаларын югалткан.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Әюп ахырга кадәр чыдам калган. Ул Йәһвәнең фатихалары турында уйлана.