Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезне «игелек кануны» йөртсен

Сезне «игелек кануны» йөртсен

ИГЕЛЕК Лайза * исемле апа-кардәшне хакыйкатькә җәлеп иткән. Ул болай дип сөйли: «Кардәшләрнең игелеге мине яулап алды». Анна исемле апа-кардәш тә шундый ук хисләр кичергән. Ул болай ди: «Тәгълиматларга караганда, миңа, беренче чиратта, мәсихчеләрнең игелеге тәэсир итте». Әлбәттә, хәзер бу хатын-кызларның икесе дә Изге Язмалардагы белемнәрне бик кадерли, әмма башта аларны хакыйкатькә нәкъ игелек җәлеп иткән.

Бу мәкаләдә без игелек сыйфатын сүзләрдә һәм эшләрдә ничек күрсәтеп булганын белербез. Шулай ук без кемгә карата игелекле булырга кирәк икәнен дә карап китәрбез.

«ИГЕЛЕК КАНУНЫ» СҮЗЛӘРЕГЕЗДӘ ЧАГЫЛСЫН

Яхшы хатын һәм ана турында Гыйбрәтле сүзләр 31:26 да аның телендә «игелек кануны» дип әйтелгән. Бу канун аның нәрсә һәм ничек итеп сөйләгәненә тәэсир итә. Ата кешеләргә дә бу канунны тоту мөһим. Салкын сүзләр максатка ирешми. Ата-аналар, кырыс сөйләшсә, балалары белән уртак тел таба алмас. Ә игелекле, йомшак сөйләшсәләр, балалары белән яхшы мөнәсәбәтләре булыр.

Ата-аналармы без, юкмы, безнең сүзләребездә игелек чагылырга тиеш. Моңа ничек ирешеп була? Әйдәгез, Гыйбрәтле сүзләр 31:26 да язылган сүзләргә игътибар итик. Анда: «[Хатынның] авызыннан зирәк сүзләр чыга»,— дип әйтелгән. Димәк, безгә сүзләрне сайлап әйтергә һәм тоныбызга игътибар итәргә кирәк. Нәрсәдер әйтер алдыннан үзебезгә мондый сорау биреп була: «Әйткән сүзләрем ялкынны сүндерер я утын гына өстәрме?» (Гыйб. сүз. 15:1) Әйе, нәрсәдер әйтер алдыннан төптән уйларга кирәк.

Башка шигырьдә: «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли»,— дип әйтелгән (Гыйб. сүз. 12:18). Без нәрсә һәм ничек әйтәчәгебез турында алдан уйлансак, бу безгә сөйләмебезне контрольдә тотарга булышыр. Сөйләмебездә «игелек кануны» чагылса, без авыр сүз әйтмәбез һәм кырыс сөйләшмәбез (Эфес. 4:31, 32). Әйдәгез, тискәре уйларыбызны һәм сөйләмебезне игелекле сүзләр һәм җылы тон белән алмаштырыйк. Йәһвә, үз хезмәтчесе Илиша белән сөйләшкәндә, безгә бик яхшы үрнәк күрсәткән. Йәһвә исеменнән сөйләгән фәрештә Илишага «тыныч, әкрен тавыш» белән дәшкән (1 Пат. 19:12). Әмма игелекле кешенең игелеге сүзләрендә генә түгел, ә эшләрендә дә чагыла.

ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ЗУР КӨЧКӘ ИЯ

Йәһвәнең үрнәге безне игелекле эшләр башкарырга дәртләндерә (Эфес. 4:32; 5:1, 2). Мәкалә башында искә алынган Лайза болай дип сөйли: «Гаиләбезнең күченергә җыенганы турында ишеткәч, җыелыштагы ике гаилә пары, эштән сорап китеп, безгә ярдәм итәргә булды. Ә мин бит ул вакытта хәтта Изге Язмаларны да өйрәнми идем!» Кардәшләрнең игелекләре Лайзаны рухи адымнар ясарга дәртләндергән.

Анна да Йәһвә Шаһитләренең күрсәткән игелекләре өчен бик рәхмәтле. Ул болай дип сөйли: «Кешеләр бер-берсенә ваемсыз булганга, миңа башкаларга ышану авыр иде. Башта мин Йәһвә Шаһитләренең мотивларын шик астына куйдым. Мин аларга миннән нәрсәдер кирәк дип уйлый идем. Әмма минем белән өйрәнү үткәрүче апа-кардәш миңа карата бик игелекле иде, һәм минем карашым үзгәрә башлады. Ахыр чиктә йөрәгемдәге хакыйкать орлыгы шытып чыкты».

Кардәшләрнең игелекләре Лайзаны һәм Аннаны хакыйкатькә җәлеп иткән. Менә ни өчен алар Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Әйе, игелек кешеләрне битараф калдырмый.

АЛЛАҺЫ ПРИНЦИПЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ИГЕЛЕК КҮРСӘТЕГЕЗ

Кайбер милләт кешеләренә игелек күрсәтү һәм ачык йөзле булу хас. Бу аларның культураларының өлеше. Әлбәттә, кеше этикет буенча үзен әдәпле тота белсә, бу яхшы. Әмма бу гына аз. Кеше Аллаһы принципларына нигезләнгән игелек күрсәтә белергә тиеш. (Рәсүлләр 28:2 белән чагыштыр.)

Чын игелек — изге рух җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Димәк, бу сыйфатны үстерер өчен, безгә изге рух кирәк. Без Йәһвә Аллаһыдан һәм Гайсәдән үрнәк алырга омтылабыз. Без шулай ук кешеләр турында эчкерсез кайгыртырга тырышабыз. Әйе, Йәһвәгә карата һәм кешеләргә карата ярату безне игелекле булырга дәртләндерә. Игелек сыйфаты йөрәгебездән чыга һәм Аллаһыбызны сөендерә.

КЕМГӘ ИГЕЛЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

Таныш кешеләргә я безгә карата игелек күрсәткән кешеләргә игелекле булу җиңел (2 Иш. 2:6). Мәсәлән, без аларга рәхмәтебезне белдерәбез (Көл. 3:15). Ә әгәр берәр кеше игелекле мөнәсәбәткә лаек түгел кебек тоелса, ул чакта нәрсә эшләргә?

Йәһвәнең мисалы турында уйланыйк. Без лаек булмасак та, Йәһвә безгә юмарт игелеген күрсәтә. Мәсихче Грек Язмаларында бу сыйфат күп тапкыр искә алына. Үз Сүзе аша Йәһвә безгә бу сыйфатны ничек күрсәтеп булганын аңлата.

Йәһвә, миллиардлаган кешегә яшәр өчен бар кирәклесен биреп, үз игелеген күрсәтә (Мат. 5:45). Без Йәһвәгә күрсәткән бар игелегенә берничек тә кайтара алмыйбыз. Йәһвә үзен әле белмәгән кешеләргә дә игелек күрсәтә (Эфес. 2:4, 5, 8). Мәсәлән, Йәһвә кешелек өчен иң яхшысын — үзенең бердәнбер Улын биргән. Рәсүл Паул, Йәһвә йолымны «юмарт игелеге бөек булганга» биргән, дип язган (Эфес. 1:7). Өстәвенә, без еш кына хаталар кылабыз һәм Йәһвәне күңелсезләндерәбез. Моңа карамастан, Йәһвә безгә җитәкчелек бирә һәм безне өйрәтә. Аның җитәкчелеге һәм сүзләре «тыныч кына яуган яңгырдай» (Кан. 32:2). Безнең киләчәгебез дә Йәһвәнең игелегенә бәйле. (1 Петер 1:13 белән чагыштыр.)

Йәһвәнең игелеге безне битараф калдырмый һәм безне дә игелек күрсәтергә дәртләндерә. Аңардан үрнәк алып, без билгеле бер кешеләргә генә түгел, ә бар кешеләргә һәр көн игелек күрсәтергә тырышабыз (1 Тис. 5:15). Игелек күрсәткәндә, без салкын көндә янып торган учакка охшаш. Без гаилә әгъзаларыбызны, имандашларыбызны, бергә эшләгән кешеләрне, сыйныфташларны һәм күршеләрне «җылытабыз».

Кемгә ярдәм итә алганыгыз турында уйланыгыз. Бәлки, имандашыгызга я туганыгызга өендә я бакчасында ярдәм кирәктер. Ә бәлки, берәр апа-кардәшкә кибеттән нәрсәдер сатып алырга кирәктер. Шулай ук сез хезмәттә очраткан кешеләргә гамәли ярдәм күрсәтә аласыз. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Чөнки игелек күрсәтсәгез, сез якыннарыгызга зур шатлык китерерсез.

Әйдәгез, Йәһвәдән үрнәк алып, «игелек канунын» сүзләребездә һәм эшләребездә күрсәтик.

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.