Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Безнең Җитәкчебез — Гайсә

Безнең Җитәкчебез — Гайсә

«Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде» (МАТ. 28:18).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Бүген Йәһвәнең ихтыяры нинди?

 ПАТШАЛЫК хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнергә тиеш. Бу Аллаһының ихтыяры һәм аның эше, ә кешеләрнеке түгел (Марк 13:10; 1 Тим. 2:3, 4). Йәһвә бу эш белән җитәкчелек итәргә үзенең яраткан Улын билгеләгән. Шуңа күрә бу эшнең Армагеддонга кадәр тулысынча тәмамланачагына шикләнмәскә була (Мат. 24:14).

2. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

2 Бу мәкаләдә без Гайсәнең, рухи ризыкны таратыр өчен һәм тарихта булган иң зур вәгазь эшен оештырыр өчен, ничек «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» кулланганын карап китәрбез (Мат. 24:45). Шулай ук без Гайсәгә һәм ышанычлы хезмәтчегә ничек ярдәм итә алганыбыз турында фикер алышырбыз.

ГАЙСӘ ВӘГАЗЬ ЭШЕН ҖИТӘКЛИ

3. Гайсәгә нинди хакимлек бирелгән?

3 Ни өчен без Гайсә вәгазь эшен җитәкли дип әйтә алабыз? Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә Гәлиләя тавында үзенең тугры шәкертләре белән очрашкан. Ул аларга болай дигән: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде». Гайсәнең аннан соң әйткән сүзләренә игътибар итик: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» (Мат. 28:18, 19). Димәк, Гайсәгә вәгазь эше белән җитәкчелек итәргә дә хакимлек бирелгән.

4. Ни өчен без Гайсә бүген вәгазь эше белән җитәкчелек итә дип әйтә алабыз?

4 Гайсә «бөтен халык кешеләренә» вәгазьләргә кушкан һәм: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дигән (Мат. 28:20). Димәк, Гайсә бүген дә бу эш белән җитәкчелек итә.

5. Без Зәбур 110:3 тә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлешендә ничек катнашабыз?

5 Гайсә соңгы көннәрдә вәгазьчеләрнең саны аз булыр дип борчылмаган, чөнки ул мәдхия җырлаучының әйткән пәйгамбәрлеген белгән. Анда болай диелгән: «Үз гаскәреңне сугышка алып барган көнне халкың әзер торыр» (Зәб. 110:3). Ашкынып вәгазьләгәндә, сез Гайсә белән ышанычлы хезмәтчегә ярдәм итәсез һәм бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашасыз. Бу эш алга бара, әмма авырлыкларсыз да булмый.

6. Патшалык вәгазьчеләре бүген нинди авырлыкка очрый?

6 Еш кына Патшалык вәгазьчеләренә каршылык күрсәтелә. Мөртәтләр, дин җитәкчеләре һәм сәясәтчеләр безнең турында ялган тарата. Туганнарыбыз, танышларыбыз һәм хезмәттәшләребез, бу пропагандага ышанып, Йәһвәгә гыйбадәт кылырга комачаулый башларга мөмкин. Кайбер илләрдә дошманнарыбыз безне куркытырга тырыша, кулга ала һәм хәтта төрмәгә утырта. Әмма бу безне һич тә гаҗәпләндерми. Гайсә бит: «Сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр»,— дип алдан әйткән (Мат. 24:9). Чынлыкта кешеләрнең нәфрәт итүләре Йәһвәнең безне хуплавын раслый (Мат. 5:11, 12). Бар бу эзәрлекләүләр — Иблиснең эше. Әмма, Гайсә белән чагыштырганда, кем соң ул?! Гайсәнең ярдәме белән без яхшы хәбәрне бөтен җирдә вәгазьлибез.

7. Ачылыш 14:6, 7 дәге сүзләр бүген ничек үтәлә?

7 Патшалык вәгазьчеләре тел ягыннан да кыенлыкка очрый. Без вәгазьләгән кешеләр бит төрле телләрдә сөйләшә. Ләкин, рәсүл Яхъяның күренеше буенча, бу авырлык та чишеләчәк. (Ачылыш 14:6, 7 укы.) Без яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә тырышабыз. Моның өчен без басмаларыбызны төрле телләргә тәрҗемә итәбез. Безнең сайтыбызда материал 1 000 нән артык телдә бар! Өстәвенә, безнең яңа коралыбыз — «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап — 700 дән артык телгә тәрҗемә ителәчәк! Саңгырауларның һәм сукырларның ихтыяҗлары да исәпкә алына: басмаларыбыз Брайль шрифтында чыга һәм ишарәләр теленә тәрҗемә ителә. Чыннан да, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр үтәлә: «төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган» кешеләр «саф телдә» — хакыйкать телендә сөйләшергә өйрәнә (Зәк. 8:23; Саф. 3:9). Моның барысы да Гайсәнең камил җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин.

8. Вәгазь эше нинди яхшы җимешләр китергән?

8 Бүген 240 илдә һәм территориядә 8 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите бар, һәм һәр ел берничә йөз мең кеше суга чумдырыла. Әмма, саннарга караганда, бу кешеләрнең «яңа шәхес булып» киенүләре һәм мәсихче сыйфатлар үстерүләре тагы да ныграк гаҗәпләндерә (Көл. 3:8—10). Күпләр элек әхлаксыз, мәрхәмәтсез булган, башкаларга өстән караган һәм үз милләтләрен иң яхшы дип санаган. Әмма алар тулысынча үзгәргән. Ишагыя 2:4 тәге пәйгамбәрлек буенча эш итеп, алар сәяси нейтралитет саклый һәм сугышырга хәтта өйрәнми дә. Аллаһы хезмәтчеләре, мәсихче сыйфатлар күрсәтеп, кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә һәм Җитәкчеләре Гайсә Мәсихкә ияргәннәрен раслый (Яхъя 13:35; 1 Пет. 2:12). Бар бу уңышларга без Гайсәнең ярдәме белән ирешәбез.

ГАЙСӘ ЫШАНЫЧЛЫ ХЕЗМӘТЧЕНЕ БИЛГЕЛИ

9. Маттай 24:45—47 дәге сүзләр соңгы көннәрдә ничек үтәлә?

9 Маттай 24:45—47 укы. Гайсә, соңгы көннәрдә рухи ризык өләшер өчен, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче билгеләнәчәк дип пәйгамбәрлек иткән. Без бу хезмәтченең тырышып үз эшен башкарганын күрәбез дә. Майланган ир-атлардан торган бу хезмәтче Аллаһы халкына һәм хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә вакытында рухи ризык өләшә. Бу майланган мәсихчеләр башкаларның иманнары өстеннән хакимлек итми (2 Көр. 1:24). Алар Гайсәне «җитәкче һәм башлык» итеп таный (Ишаг. 55:4).

10. Иллюстрациядә күрсәтелгән нинди китап ярдәмендә сез хакыйкатькә килдегез?

10 1919 елдан ышанычлы хезмәтче, эчкерсез кешеләрне хакыйкать белән таныштырыр өчен, күп басмалар чыгарган. 1921 елда, кешеләргә төп хакыйкатьләрне аңларга булышыр өчен, «Аллаһы арфасы» дигән китап чыккан. Вакыт узу белән башка басмалар да дөнья күргән: «Аллаһы хак булыр», «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать», «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың», «Мәңгелек тормышка алып баручы белем», «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары», «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» һәм безнең яңа коралыбыз — «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап. Ә сез хакыйкать белән нинди басма ярдәмендә таныштыгыз? Бу басмаларның һәрберсе үз вакытында иң яхшы корал булган.

11. Ни өчен рухи ризык мөһим?

11 Бүген әхлакый нормалар түбән төшкәнгә күрә, безгә Йәһвәнең кануннары буенча яшәү авыр булырга мөмкин. Ләкин Гайсә безнең рухи ризыкларыбыз булсын дип кайгырта. Моның өчен ул ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене куллана. Рәсүл Паул болай дигән: «Каты азык... җитлеккәннәр өчен» — һәм белемнәрне куллану аша без «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәбез» дип өстәгән (Евр. 5:14). Һичшиксез, Аллаһы Сүзенә нигезләнгән андый ризык өйрәнүчеләргә генә түгел, ә барыбызга да кирәк. Ул безгә көч бирә һәм тугры калырга булыша.

12. Гайсә кебек, Аллаһы исемен кадерләгәнебезне без ничек күрсәтәбез?

12 Без дә, Гайсә кебек, Йәһвәнең исеменә тиешле хөрмәт күрсәтәбез (Яхъя 17:6, 26). Мәсәлән, 1931 елда без Изге Язмаларга нигезләнгән «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алдык, һәм бу исем безнең күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләргә ия булуыбызны күрсәтә (Ишаг. 43:10—12). Шул елның октябреннән Аллаһы исеме «Күзәтү манарасы»ның тышлыгында бастырыла башлаган. Өстәвенә, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһы исеме төп нөсхәдәге бар урыннарда торгызылган. Үзләре нәшер иткән Изге Язмаларның тәрҗемәләреннән Аллаһы исемен алып куйган христианнардан без бик нык аерылып торабыз.

ГАЙСӘ БЕЗГӘ КҮРСӘТМӘЛӘР БИРӘ

13. Оешмабыз белән Гайсә җитәкчелек итүенә сезне нәрсә ышандыра? (Яхъя 6:68)

13 Ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене кулланып, Гайсә җирдә гаҗәеп оешма булдырган. Бу оешма ярдәмендә кешеләр хак гыйбадәткә кушыла ала. Сез бу оешманы кадерлисезме? Мөгаен, сез рәсүл Петернең Гайсәгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерәсездер. Ул болай дигән: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит» (Яхъя 6:68). Аллаһы оешмасы белән танышмаган булсак, без адашкан сарыклар кебек булыр идек, түгелме соң? Үз оешмасы аша Гайсә безне рухи яктан тәэмин итә, шулай ук безне хезмәттә эффектив булырга өйрәтә һәм, Йәһвәне сөендерер өчен, «яңа шәхес булып киенергә» булыша (Эфес. 4:24).

14. Коронавирус пандемиясе вакытында Йәһвә оешмасында булу сезгә нинди файда китерде?

14 Гайсә авыр вакытларда акыллы җитәкчелек бирә. Мәсәлән, коронавирус пандемиясе вакытында шулай булды. Күп кенә кешеләр нәрсә эшләргә белмәгәндә, Җитәкчебез Гайсә, безне яклар өчен, ачык күрсәтмәләр бирде. Кардәшләр безне маскалар киеп йөрергә һәм тиешле дистанция сакларга дәртләндерде. Ә өлкәннәргә җыелыштагылар белән регуляр рәвештә элемтәгә керүнең мөһимлеге искә төшерелде, һәм алар кардәшләрнең физик һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга тырышты (Ишаг. 32:1, 2). Моннан тыш, Җитәкче советның ай саен чыккан отчетларыннан без җитәкчелекне һәм рухландыручы фикерләрне ишеттек.

15. Пандемия вакытында безгә очрашуларга һәм вәгазьгә кагылышлы нинди җитәкчелек бирелде һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерде?

15 Пандемия вакытында без очрашуларга һәм вәгазьгә кагылышлы җитәкчелек алдык. Тиз арада без очрашуларны һәм конгрессларны видеоконференция аша үткәрә башладык. Телефон һәм хатлар аша вәгазьләү төп ысулыбыз булып китте. Йәһвә тырышлыкларыбызны фатихалады. Филиалларның отчетлары буенча, вәгазьчеләрнең саны шактый артты. Күп кенә кардәшләрнең дәртләндергеч очраклары булды. ( «Йәһвә вәгазь эшебезне фатихалый» дигән рамканы кара.)

16. Без нәрсәгә шикләнмибез?

16 Кемгәдер оешмабыз пандемия вакытында үзен чиктән тыш сак тота кебек тоелгандыр. Әмма бирелгән күрсәтмәләрнең акыллы булуы кат-кат расланды (Мат. 11:19). Гайсәнең үз сарыкларына нинди ярату белән җитәкчелек биргәне турында уйланганда, без Йәһвә белән Гайсәнең киләчәктә дә безне калдырмаячагына шикләнмибез. (Еврейләргә 13:5, 6 укы.)

17. Гайсәнең җитәкчелек итүе сездә нинди хисләр уята?

17 Гайсәнең Җитәкчебез булуына без шундый шат! Аның күрсәтмәләре буенча эш итеп, оешмабыз культура, милләт һәм тел ягыннан киртәләрне җимерә һәм бердәмлек саклый. Безнең рухи яктан мул ризыгыбыз һәм уңышлы вәгазьләр өчен кирәкле коралларыбыз бар. Без мәсихче сыйфатлар күрсәтергә һәм бер-беребезне яратырга өйрәнәбез. Чыннан да, Җитәкчебез Гайсә Мәсих белән горурланыр өчен безнең сәбәпләребез бик күп!

16 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны Улын майлаганы өчен мактагыз!

^ Миллионлаган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бүген вәгазь эшендә катнаша. Сез дә алар арасындамы? Алай булса, сез Гайсә җитәкчелек иткән эштә катнашасыз. Бу мәкаләдә без Гайсәнең бу эш белән җитәкчелек иткәненә дәлилләр карап чыгарбыз. Алар турында уйлану безгә алга таба да Йәһвә белән Гайсәгә тыңлаучан һәм тугры булырга булышыр.