Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Син кардәшләреңә ышана аласың

Син кардәшләреңә ышана аласың

«Мәхәббәт... барысына ышана, барысына өметләнә» (1 КӨР. 13:4, 7).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен безне кешеләрнең бер-берсенә ышанмаулары гаҗәпләндерми?

 ШАЙТАН идарә иткән бу дөньяда кешеләр кемгә ышанырга да белми. Чөнки алар, эшмәкәрләрнең, сәясәтчеләрнең һәм дини җитәкчеләрнең тәртипләрен күреп, ышанычларын югалта. Алар хәтта күршеләренә, дусларына һәм гаилә әгъзаларына ышанмый башлый. Бу безне бер дә гаҗәпләндерми, чөнки Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә... кешеләр... тугрылыксыз... яла ягучан... хыянәтче... булырлар» дип алдан әйтелгән. Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләр бу дөнья илаһының сыйфатларын чагылдыра, ә ул, без белгәнчә, бер дә ышанычка лаек түгел (2 Тим. 3:1—4; 2 Көр. 4:4).

2. а) Кемгә без тулысынча ышана алабыз? ә) Кайберәүләрнең нинди сораулары туарга мөмкин?

2 Мәсихчеләр буларак, без тулысынча Йәһвәгә ышанабыз (Ирм. 17:7, 8). Без аның үзебезне яратканын һәм үз дусларын һичкайчан калдырмаячагын беләбез (Зәб. 9:10). Шулай ук без Мәсих Гайсәгә, ул безнең өчен тормышын биргәнгә, ышанабыз (1 Пет. 3:18). Өстәвенә, без үз тәҗрибәбездән чыгып, Изге Язмаларда ышанычлы җитәкчелек бар дип әйтә алабыз (2 Тим. 3:16, 17). Чыннан да, Йәһвә, Гайсә һәм Изге Язмалар ышанычка лаек. Әмма кайберәүләрдә мондый сораулар туарга мөмкин: «ә җыелыштагы кардәшләргә һәрчакта да ышанып буламы? әйе икән, ни өчен?»

БЕЗ КАРДӘШЛӘРЕБЕЗГӘ МОХТАҖ

Безнең Йәһвәне яраткан һәм ышанычка лаеклы бөтендөнья кардәшлегебез бар (3 нче абзацны кара.)

3. Безгә нинди гаҗәеп хөрмәт күрсәтелгән? (Марк 10:29, 30)

3 Йәһвә безне үзенең зур гаиләсенә чакырды. Андый хөрмәт өчен, без бик рәхмәтле! (Марк 10:29, 30 укы.) Бөтендөньяда яшәүче кардәшләребез, безнең кебек, Йәһвәне ярата һәм аның нормалары буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларын куя. Безнең телебез, культурабыз һәм киемебез аларныкыннан аерылып торырга мөмкин. Шулай да алар белән очрашканда, без аларны якын күрәбез. Безгә аеруча алар белән бергә кайгыртучы күктәге Атабызга гыйбадәт кылу ошый (Зәб. 133:1).

4. Ни өчен без кардәшләребезгә мохтаҗ?

4 Бүгенге көннәрдә безгә кардәшләребез белән бердәм булу үтә мөһим. Кирәк булганда, алар безгә «йөгебезне күтәреп йөрергә» булыша (Рим. 15:1; Гәл. 6:2). Шулай ук алар безне вәгазьдә актив булырга һәм рухи яктан нык булып калырга дәртләндерә (1 Тис. 5:11; Евр. 10:23—25). Җыелышның ярдәме булмаса, безгә Шайтан Иблискә һәм аның явыз дөньясына каршы көрәшергә никадәр авыр булыр иде! Тиздән Шайтан һәм аның иярченнәре Аллаһы хезмәтчеләренә һөҗүм итәчәк. Шул вакытта, ялгыз булмаганыбызга, без бик шат булырбыз!

5. Ни өчен кайберәүләргә кардәшләренә ышану авыр?

5 Шулай да кайберәүләргә имандашларына ышану авыр. Чөнки берәр кардәш аларның ышанычын акламаган я вәгъдәсен бозган, яисә сүзе я эше белән аның йөрәгенә тирән яра салган булган. Боларның барысы аркасында башкаларга ышану авыр булырга мөмкин. Әйдәгез, кардәшләргә ышанычыбызны ничек ныгытып булганын карап чыгыйк.

ЯРАТУ ЫШАНЫЧЫБЫЗНЫ НЫГЫТА

6. Ярату безгә ышанычыбызны ныгытырга ничек ярдәм итә ала? (1 Көринтлеләргә 13:4—8)

6 Ярату — ышанычның нигезе. 1 Көринтлеләргә 13 нче бүлектә мәхәббәтнең төрле яклары сурәтләнә. Алар безгә башкаларга ышанычыбызны ныгытырга я кайтарырга ярдәм итә ала. (1 Көринтлеләргә 13:4—8 укы.) Мәсәлән, 4 нче шигырьдә «мәхәббәт түземле һәм игелекле» дип әйтелә. Йәһвә, без хәтта гөнаһ кылганда да, безгә карата түземле. Шуңа күрә безгә дә, башкалар безне сүзләре я эшләре белән рәнҗетсә, түземле булырга кирәк. 5 нче шигырьдә мәхәббәт «ярсымый, яман эшләрне санап бармый» дип өстәлә. Без хәтеребездә яман эшләрнең исемлеген алып барырга теләмәс идек. Вәгазьче 7:9 да: «Рәнҗергә ашыкма»,— дип әйтелә. Ә Эфеслеләргә 4:26 да: «Ачуыгыз кояш батканчы басылсын»,— дип киңәш ителә.

7. Маттай 7:1—5 тәге сүзләр безгә кардәшләргә ышанычыбызны үстерергә ничек булыша ала?

7 Ышанычыбызны ныгытыр өчен, тагын нинди мөмкинлек бар? Безгә кардәшләребезгә Йәһвә күзлегеннән карарга кирәк. Аллаһы аларны ярата һәм аларның гөнаһларын санап бармый. Безгә дә шулай эш итәргә кирәк (Зәб. 130:3). Игътибарыбызны аларның хаталарына туплар урынына, безгә аларның күркәм сыйфатларын һәм игелек эшләргә теләгәннәрен күрергә өйрәнергә кирәк. (Маттай 7:1—5 укы.) Без кардәшләребез начар ниятләрдән эш итә дип уйламыйбыз, чөнки мәхәббәт «барысына ышана» (1 Көр. 13:7). Әлбәттә, Йәһвә бездән башкаларга сукырларча ышануыбызны таләп итми. Без кардәшләргә алар үзләрен ышанычлы булуларын күрсәткәнгә ышанабыз b.

8. Безгә кардәшләргә ышанычыбызны ничек үстерергә?

8 Ышаныч һәм хөрмәтнең уртак ягы бар. Тегесен дә, монысын да яулап алыр өчен вакыт кирәк. Кардәшләргә ышанычыгызны ничек үстереп була? Алар белән якынрак танышыгыз, җыелыш очрашуларында аралашыгыз, бергә вәгазьләгез. Аларга үзләренең ышанычлы булуларын күрсәтер өчен, мөмкинлекләр биреп, түземле булыгыз. Әйтик, без берәр кардәш белән танышсак, күңел серләребезне аңа шунда ук сөйләп бирмәбездер дә, әмма мөнәсәбәтләребез ныгыган саен, йөрәгебезне аңа ача барырбыз (Лүк 16:10). Ә берәр кардәш ышанычыбызны акламаса нәрсә эшләргә? Аңа кул селтәргә ашыкмагыз, берникадәр вакыт үтсен. Кайберәүләрнең эшләре аркасында бар кардәшләргә ышанычыгызның югалуына юл куймагыз. Хәзер Аллаһының тугры хезмәтчеләренең мисалларын карап чыгыйк. Аларны рәнҗетсәләр дә, алар башкаларга ышанычларын югалтмаган.

ЫШАНЫЧЛАРЫН ЮГАЛТМАГАН КЕШЕЛӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

Илийнең шелтәсенә карамастан, Һанна Йәһвәгә ышанычын югалтмаган (9 нчы абзацны кара.)

9. а) Йәһвәнең кайбер вәкилләренең гөнаһларына карамастан, Һанна Аллаһыга ышанычын ничек саклаган? ә) Һаннаның мисалы сезгә Йәһвә оешмасына ышанычыгызны югалтмаска ничек ярдәм итә ала? (Иллюстрацияне кара.)

9 Сезне кайчан да булса, җаваплы кардәшнең тәртибе рәнҗеткәне булдымы? Булса, сезгә Һаннаның мисалын карап чыгу булыша ала. Аның көннәрендә баш рухани Илий Исраилдә гыйбадәт кылуны җитәкләгән. Әмма аның гаиләсен үрнәкле дип атап булмаган. Аның уллары, руханилар булып хезмәт итсә дә, оятсыз, әхлаксыз тормыш алып барган, ә әтиләре аларны төзәтмәгән дә диярлек. Йәһвә Илийне хөрмәтле вазифасыннан шунда ук төшермәгән. Шулай да Һанна изге чатырга барудан баш тартмаган. Һанна кайгыга батып дога кылганда, Илий аны исерек дип уйлаган. Аның исерекме, юкмы икәнен ачыкламыйча да, ул тирән кайгы кичергән бу хатынны шелтәләгән (1 Иш. 1:12—16). Шулай да Һанна угыл тудырса, аны изге чатырга хезмәткә бирергә нәзер әйткән, ә улы бит анда Илий карамагында булыр иде (1 Иш. 1:11). Илийнең уллары җәзага тартылырга тиеш булганмы? Әйе, һәм Йәһвә үз вакытында моны эшләгән дә (1 Иш. 4:17). Ә Һаннага Аллаһы Ишмуил исемле угыл биргән (1 Иш. 1:17—20).

10. Үзенә хыянәт итсәләр дә, Давыт башкаларга ышанычын югалтканмы? Аңлатыгыз.

10 Сезгә якын дустыгызның хыянәт иткәне бармы? Булса, Давыт патшаның мисалы турында уйланыгыз. Аның Ахитафил исемле дусты булган. Давытның улы Әбессәлам атасыннан патшалыкны тартып алмакчы булганда, Ахитафил бу фетнәгә кушылган. Улының һәм дусты дип санаган кешенең терәген югалту, мөгаен, Давытка бик авыр булгандыр. Үзенә хыянәт итсәләр дә, Давыт башкаларга ышанычын югалтмаган. Ул, фетнәгә кушылмаган Хушай исемле дустына ышанган һәм тегесе Давытның өметен аклаган. Хушай, Давытка ярдәм итәр өчен, хәтта үз тормышын куркыныч астына куеп, үзенең яхшы дус булуын раслаган (2 Иш. 17:1—16).

11. Набалның бер хезмәтчесе Абигыягә ышанычын ничек күрсәткән?

11 Әйдәгез, шулай ук Набал хезмәтчесенең мисалын да карап чыгыйк. Давыт үз кешеләре белән бергә Набал исемле бик бай исраилленең хезмәтчеләрен яклап торган. Күпмедер вакыт үткәч, Давыт Набалдан үз хезмәтчеләренә, хәленнән килгәнчә, ризык бирүен сораган. Набал бу үтенечне кире каккач, Давытның шундый ачуы килгән, ул хәтта Набалның бар ир хезмәтчеләрен кырып бетерергә ниятләгән. Набалның бер хезмәтчесе үзенең хуҗабикәсе Абигыягә бу хәл турында сөйләп биргән. Ул үз тормышының Абигыянең кулында булганын белгән. Бу хезмәтче качып китәр урынына Абигыянең туган хәлне җайга салачагына ышанган. Андый ышаныч нигезле булган, чөнки Абигыя бик зирәк хатын буларак билгеле булган. Әйе, бу хезмәтченең ышанычы акланган. Абигыя кыю эш итеп, Давытны үз ниятеннән баш тартырга күндергән (1 Иш. 25:2—35). Абигыя дә, үз чиратында, Давытның акыллы эш итәчәгенә ышанган.

12. Шәкертләре хаталар кылса да, Гайсә аларга ышанычын ничек күрсәткән?

12 Шәкертләре хаталар ясаса да, Гайсә аларга ышанган (Яхъя 15:15, 16). Бер көнне Ягъкуб белән Яхъя Гайсәдән үзләре өчен Патшалыкта күренекле урын сорагач, Гайсә алар Йәһвәгә дөрес булмаган мотивлардан хезмәт итә дип уйламаган һәм аларны рәсүлләр рәтеннән чыгармаган (Марк 10:35—40). Соңрак, Гайсә кулга алынган төнне, бар шәкертләре аны калдырып киткән (Мат. 26:56). Шулай да Гайсә аларга ышанычын беркайчан да югалтмаган. Ул аларның камилсез булганнарын бик яхшы белсә дә, «аларны ахырга кадәр яраткан» (Яхъя 13:1). Терелеп торган Гайсә унбер тугры рәсүленә хәтта җаваплы вазифалар тапшырган: аларга шәкертләр булдыру эшендә җитәкчелек итәргә һәм үзенең кадерле сарыкларын кайгыртырга кушкан (Мат. 28:19, 20; Яхъя 21:15—17). Гайсәнең бу ир-атларга ышанычы акланган. Аларның барысы да бит җирдәге тормышларының ахырына кадәр тугры булып калган. Ризалашырсыз, Һанна, Давыт, Набалның хезмәтчесе, Абигыя һәм Гайсә камилсез кешеләргә ышануда яхшы үрнәк булып тора.

БАШКАЛАРГА ЯҢАДАН ЫШАНЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ

13. Ни өчен башкаларга ышану авыр булырга мөмкин?

13 Берәр җаваплы абый-кардәшнең башкаларга сезнең серегезне ачканы булдымы? Булса, бу аркага хәнҗәр кадау белән тиң булгандыр. Бер тапкыр апа-кардәшебез өлкәнгә үзенең авырлыгы турында сөйләгән һәм бу мәсьәлә башкаларга билгеле булмас дип уйлаган. Әмма инде киләсе көнне шул өлкәннең хатыны аны дәртләндерергә дип шалтыраткан. Бу апа-кардәш өлкәннең аның проблемасын сер итеп саклый алмаганын аңлаган. Билгеле, аның шул өлкәнгә ышанычы беткән. Әмма апа-кардәшебез акыллы эш итеп, башка өлкәнгә мөрәҗәгать иткән һәм тегесе аңа өлкәннәргә ышанычын кайтарырга булышкан.

14. Бер абый-кардәшкә ышанычын кайтарырга нәрсә ярдәм иткән?

14 Бер абый-кардәш ике өлкәнне ышанычка лаек түгел дип санаган, шуңа күрә аларга мөнәсәбәте начар булган. Әмма ул үзе хөрмәт иткән бер абый-кардәшнең сүзләрен исенә төшергән. Шул кардәш болай дип әйткән: «Безнең дошманыбыз — Шайтан, кардәшләр түгел». Абый-кардәшебез бу сүзләр турында дога кылып уйланган һәм ахыр чиктә теге өлкәннәр белән тынычлык булдыра алган.

15. Ни сәбәпле башкаларга яңадан ышана башлар өчен, вакыт кирәк булырга мөмкин? Мисал китерегез.

15 Сезнең җаваплы вазифагызны югалтканыгыз булдымы? Моны кичереп чыгу бик авыр булгандыр. 1930 елларда нацистлар Германиясе вакытында Грета һәм аның әнисе тугры Йәһвә Шаһитләре булган. Тыю вакытында Грета кардәшләре өчен «Күзәтү манарасы» журналының копияләрен бастырган. Ә абый-кардәшләр аның әтисенең хакыйкатькә каршы килгәнен белеп алгач, ул кардәшләрне сатар дип курыккан. Шуңа күрә Гретаны бу вазифасыннан мәхрүм иткән. Бу тугры апа-кардәшебезнең сынаулары моның белән генә чикләнмәгән шул. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында абый-кардәшләр Гретага һәм аның әнисенә журналларның копияләрен бирмәгән һәм, аларны урамда очратканда, алар белән хәтта исәнләшмәгән дә. Аларга никадәр авыр булганын күз алдына гына китереп карагыз! Яралар бик тирән булганга, Гретага шул абый-кардәшләрне кичерер өчен һәм аларга яңадан ышана башлар өчен күп вакыт кирәк булган. Ләкин вакыт узу белән ул Йәһвәнең аларны кичергәнен аңлаган һәм үзе дә аларны кичергән c.

«Безнең дошманыбыз — Шайтан, кардәшләр түгел»

16. Ни өчен, кардәшләргә ышаныр өчен, без тырышлыклар куярга тиеш?

16 Сезнең белән дә охшаш хәл булган булса, ышанычыгызны кайтарыр өчен бар тырышлыкларыгызны куегыз. Әлбәттә, моның өчен вакыт кирәк булыр. Әмма тырышлыкларыгыз заяга булмас. Мисал өчен, менә нәрсә турында уйланыйк. Ризык ашап агулансак, без алга таба саграк булырбыз, әмма бөтенләй ашаудан баш тартмабыз. Шул ук рәвешчә, без бер тискәре очрак аркасында бар кардәшләрдән шикләнә башламабыз. Барыбыз да камилсез булып туган бит. Ышанычыбызны кайтарсак, без бәхетлерәк булырбыз һәм, җыелышта ышанычлы атмосфера булсын өчен, игътибарыбызны үзебезнең нәрсә эшли алганыбызга тупларбыз.

17. Ни өчен башкаларга ышану шулкадәр мөһим һәм киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

17 Шайтан дөньясында ышаныч сирәк булса, рухи гаиләбездә исә ышаныч хөкем сөрә. Андый ышаныч булганга, без шатланып бердәмлектә хезмәт итәбез. Ышанычыбыз киләчәктәге сынаулар вакытында да безне яклап торачак. Берәрсе сезнең ышанычыгызны акламаса, туган хәлгә Йәһвә күзлегеннән карагыз, Изге Язмалардагы принципларны кулланыгыз, кардәшләргә тирән ярату үстерегез һәм Изге Язмалардагы мисаллардан өйрәнегез. Бер дә шикләнмәгез: сез рәнҗетүчегезне кичерә аласыз һәм кардәшләргә ышанычыгызны кайтара аласыз. Шул очракта һәрберебезнең бик күп «бертуганнан да якынрак» дусларыбыз булыр (Гыйб. сүз. 18:24). Ләкин ышаныч ике яклы юлга тиң. Безнең башкаларга ышануыбыз гына җитми, башкалар да безгә ышанырга тиеш. Киләсе мәкаләдә без, башкаларның ышанычын яулап алыр өчен, нәрсә эшли алганыбызны карап чыгарбыз.

99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп

a Безгә кардәшләребезгә ышанырга кирәк. Әмма бу һәрвакытта да җиңел түгел, чөнки алар кайвакыт ышанычыбызны акламый. Бу мәкаләдә без Изге Язмалардагы принципларны һәм Аллаһының борынгы хезмәтчеләренең мисалларын карап чыгарбыз. Бу безгә кардәшләребезгә ышанычыбызны ныгытырга һәм, алар өметебезне өзгән булса, ышанычыбызны кайтарырга булышыр.

b Изге Язмалар безне җыелыштагы кайберәүләр ышанычка лаек булмас дип кисәтә (Яһүд 4). Сирәк очракларда ялган кардәшләр, башкаларны адаштырырга теләп, «хакыйкатьне бозып» сөйли (Рәс. 20:30). Без андыйларга ышанмыйбыз һәм аларны тыңламыйбыз.