Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Башкалар күзендә ышанычлы кеше булыгыз

Башкалар күзендә ышанычлы кеше булыгыз

«Ышанычлы кеше серне саклый белә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 11:13).

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ышанычлы кешегә нәрсә хас?

 ЫШАНЫЧЛЫ кеше биргән вәгъдәләрен һәрвакыт үти һәм дөресен сөйли (Зәб. 15:4). Андый кешегә таянып була. Без дә кардәшләрнең үзебез турында шундый карашта булуын телибез. Моңа ничек ирешергә?

2. Безгә ышанычлы кеше булырга нәрсә булышыр?

2 Без кешеләрне көчләп үзебезгә ышандыра алмыйбыз. Ышанычны яулап алырга кирәк. Ышаныч ниндидер мәгънәдә акчага охшаш: аны эшләп алу авыр, ә менә туздырып бетерү бик җиңел. Һичшиксез, Йәһвә — иң ышанычлы Шәхес. Аның «башкарган һәр эше ышанычка лаек» (Зәб. 33:4). Йәһвә без аңардан үрнәк алырбыз дип көтә (Эфес. 5:1). Бу мәкаләдә без Йәһвәдән үрнәк алган һәм ышанычлы булуларын раслаган хезмәтчеләрнең мисалларын карап китәрбез. Без шулай ук, ышанычлы кеше булыр өчен, нинди биш сыйфат кирәк икәнен белербез.

БОРЫНГЫ ЫШАНЫЧЛЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘБЕЗ

3, 4. Даниял ышанычка лаек кеше булуын ничек күрсәткән һәм бу безне үзебезгә нинди сораулар бирергә дәртләндерә?

3 Ышанычлы булу турында әйткәндә, Даниял искиткеч үрнәк күрсәткән. Даниялны Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр һәм анда ул ышанычлы кеше исемен яулап алган. Йәһвәнең ярдәме белән Нәбукаднизар патшаның төшләрен юрагач, ул кеше күзендә тагы да зуррак абруй казанган. Бер очракта Даниял патшага Йәһвә аның белән канәгать түгел дип әйткән. Үзегез дә аңлыйсыздыр, моны әйтү җиңел булмагандыр: Нәбукаднизар бит тиз кызып китүчән кеше булган (Дан. 2:12; 4:20—22, 25). Күп еллар үткәч, Даниял патша сараеның стенасында пәйда булган язуны юрап биргән. Шулай итеп, Даниялның ышанычлы кеше булуы тагы да ачыграк булып киткән (Дан. 5:5, 25—29). Соңрак мидияле Дарий һәм аның хезмәтчеләре Даниялның «гаҗәеп акылга ия булганын» таныган. Алар Даниялның «ышанычка лаек һәм барысын җиренә җиткереп үтәгәнен» һәм «аңарда һичнинди начарлык» булмаганын күргән (Дан. 6:3, 4). Әйе, хәтта мәҗүси идарәчеләр дә Йәһвәнең бу хезмәтчесенә ышанып булганын таныган.

4 Даниялның мисалын истә тотып, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр арасында минем репутациям нинди? мин үз вазифаларымны ничек үтим һәм миңа ышанып буламы?» Ни өчен бу сорауларга җавап табу мөһим? Чөнки ышанычлы булуыбыз белән без Йәһвәне данлыйбыз.

Никами, җаваплы эшләрне башкарыр өчен, ышанычлы кешеләрне сайлаган (5 нче абзацны кара.)

5. Ни өчен Хәнания ышанычлы кеше булган дип әйтеп була?

5 Б. э. к. 455 елда идарәче Никами, Иерусалим стеналарын торгызганнан соң, шәһәр турында кайгыртыр өчен, ышанычлы кешеләрне эзләгән. Ул сайлаган кешеләр арасында Ныгытма башлыгы Хәнания булган. Изге Язмаларда Хәнания турында: «Ул иң ышанычлы кеше иде һәм башкаларга караганда Аллаһыдан күбрәк курка иде»,— дип әйтелә (Ник. 7:2). Аллаһыны яратканга һәм аның хуплавын югалтудан курыкканга, Хәнания бар эшен җиренә җиткереп башкарган. Бу сыйфатлар безгә дә Аллаһының ышанычлы хезмәтчесе булырга булышыр.

6. Тухик ышанычлы дус булуын ничек күрсәткән?

6 Беренче гасырда яшәгән Тухик исемле мәсихченең мисалына игътибар итик. Рәсүл Паул өйдә сак астында утырганда, Тухик аңа зур ярдәм күрсәткән. Паул аны «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче» дип атаган (Эфес. 6:21, 22). Паул Тухикка Эфес белән Көләсәй җыелышларына хатлар тапшырудан тыш, андагы кардәшләрне ныгытырга һәм дәртләндерергә дә кушкан. Бүген дә җыелышларыбызда Тухик кебек эш итүче абый-кардәшләр бик күп. Алар имандашлары турында эчкерсез кайгырта (Көл. 4:7—9).

7. Ышанычлы булу турында әйткәндә, сез җыелышыгыздагы өлкәннәрдән һәм хезмәттәш ярдәмчеләреннән нәрсәгә өйрәнә аласыз?

7 Без ышанычлы өлкәннәребезне һәм хезмәттәш ярдәмчеләребезне бик кадерлибез. Алар Даниял, Хәнания һәм Тухик кебек үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Мәсәлән, атна уртасындагы очрашуга килгәндә, без программаның берәр пункты төшеп калыр дип бер дә кайгырмыйбыз. Я өйрәнүчебезне очрашуга чакырганда, абый-кардәшләр докладчыны чакырырга онытмаган микән дип борчылмыйбыз. Шулай ук хезмәт өчен бар басмаларның булуына шикләнмибез. Без Йәһвәгә җыелышыбыздагы тугры абый-кардәшләр өчен бик рәхмәтле. Өлкәннәр дә абый һәм апа-кардәшләрне, үзләренә бирелгән йөкләмәләрен яхшы итеп әзерләгәннәре һәм чыгыш ясаганнары өчен, бик кадерли! Ә без үзебез ышанычлы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

«ЫШАНЫЧЛЫ КЕШЕ СЕРНЕ САКЛЫЙ БЕЛӘ»

8. Башкалар белән кызыксынганда, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? (Гыйбрәтле сүзләр 11:13)

8 Без кардәшләребезне яратабыз һәм аларның хәлләре белән кызыксынабыз. Әмма шул ук вакыт без аларның эшләренә тыкшынмыйбыз. Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр тиешсез нәрсәләр сөйләгән, ләчтит саткан һәм кеше эшенә тыкшынган (1 Тим. 5:13). Әлбәттә, без аларга охшарга теләмәс идек. Берәр кардәш безгә үз серен ачарга мөмкин. Мәсәлән, апа-кардәш безгә сәламәтлеге белән бәйле авырлыклары я башка сынаулары турында сөйли һәм бу мәгълүматны сер итеп тотарбыз дип көтә. Без аның теләген хөрмәт итәргә тиеш b. (Гыйбрәтле сүзләр 11:13 укы.) Ә тагын нинди өлкәләрдә безгә сер тота белергә кирәк? Әйдәгез, моны киләсе абзацлардан белик.

9. Гаилә әгъзалары ышанычка лаек булганнарын ничек күрсәтә ала?

9 Гаиләдә. Һәр гаиләнең ниндидер серләре бар һәм аларны башкаларга сөйләп торасы юк. Әйтик, апа-кардәшнең берәр гадәте ирендә елмаю тудыра, ди. Аны оялтмас өчен, ире моның турында башкаларга сөйләмәс. Ул бит үз хатынын ярата һәм аңа авырту китерергә теләми (Эфес. 5:33). Яшүсмерләр башкаларның хөрмәтенә мохтаҗ. Ата-аналар моны истә тотарга тиеш. Алар үз балаларының хаталары турында сөйләп, аларны кимсетмәс (Көл. 3:21). Гаилә әгъзаларын уңайсыз хәлгә калдырмас өчен, балаларга авызларын чамалап ачарга өйрәнергә кирәк (Кан. 5:16). Гаиләнең һәр әгъзасы серләрне тота белсә, гаилә бердәм булыр.

10. Чын дус нинди ул? (Гыйбрәтле сүзләр 17:17)

10 Дуслар белән. Гадәттә, дуслар бер-берсенә серләрен сөйли. Әмма кайвакыт бу җиңел бирелми. Бәлки, йөрәк серләрен башкаларга ачу безгә авырдыр. Ә дустыбызның серебезне ычкындырып җибәргәнен белсәк, бу безне, әлбәттә, бик рәнҗетәчәк. Ә менә серләрне саклый белгән дуслар җан дусларыбыз булып китә. (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.)

Өлкәннәр башкаларның серләрен үз гаиләләренә сөйләми (11 нче абзацны кара.) c

11. а) Өлкәннәр һәм аларның хатыннары ышанычлы булуларын ничек күрсәтәләр? ә) Өлкәннәр үз гаиләләренә конфиденциаль мәгълүматны ачмый. Без алардан нәрсәгә өйрәнәбез? (Иллюстрацияне кара.)

11 Җыелышта. Серләрне саклый белгән өлкәннәр — кардәшләр өчен чын фатиха. Изге Язмаларда алар «җилдән яшеренер урын... давыллы яңгырдан сыеныр урын» белән чагыштырыла (Ишаг. 32:2). Без бу абый-кардәшләргә йөрәгебезне тартынмыйча ача алабыз, чөнки аларның әйткән сүзләребезне сер итеп саклаячакларын беләбез. Үзебез дә алардан конфиденциаль нәрсәләр турында сорашмыйбыз. Өлкәннәрнең хатыннары да мактауга лаек. Алар бит үз ирләреннән конфиденциаль мәгълүматны хәйләләп белергә маташмый. Бер өлкәннең хатыны болай дип сөйли: «Ирем миңа кемгә көтүче буларак килеп киткәне я кемнең рухи ярдәмгә мохтаҗ булганы турында сөйләми. Ул хәтта кардәшләрнең исемнәрен дә әйтми. Мин иремә моның өчен бик рәхмәтле, чөнки мин шул кардәшләргә барыбер берничек тә ярдәм итә алмас идем. Бу мине борчуга гына салыр иде бит. Моның ярдәмендә мин кардәшләрем белән иркен аралаша алам. Иремнең серләрне саклый алганын белгәнгә, мин аңа борчуларымны һәм авырлыкларымны сөйлим». Әлбәттә, һәрберебез ышанычлы кеше репутациясенә ия булырга тели. Моңа ничек ирешергә? Әйдәгез, бу максатка ирешергә булыша алган биш сыйфатны карап китик.

ЫШАНЫЧЛЫ БУЛЫР ӨЧЕН КИРӘКЛЕ СЫЙФАТЛАР

12. Ни өчен мәхәббәт ышанычның асылы дип әйтеп була?

12 Мәхәббәт — ышанычның асылы. Гайсә Аллаһыны һәм якыннарны ярату турында ике иң мөһим әмер биргән (Мат. 22:37—39). Йәһвәне яратсак, без аңардан үрнәк алып, ышанычлы булырга тырышырбыз. Ә якыннарыбызны ярату безне аларның серләрен башкаларга ачмаска дәртләндерер. Без бит аларны рәнҗетергә һәм оялтырга бер дә теләмибез (Яхъя 15:12).

13. Басынкылык безгә ышанычлы булырга ничек булыша?

13 Басынкылык сыйфаты да ышанычлы кеше булырга булыша. Басынкы мәсихче, башкаларда тәэсир калдырырга теләп, яңалыкларны беренче булып сөйләмәс (Флп. 2:3). Ул, үз дәрәҗәсен күтәрү максаты белән, ниндидер конфиденциаль мәгълүматны белгәненә ишарә ясап тормас. Шулай ук без Изге Язмаларга һәм басмаларыбызга нигезләнмәгән фаразларыбызны башкаларга таратып йөрмибез.

14. Төплелек безгә ышанычлы булырга ничек булыша?

14 Төплелек безгә «дәшми тору вакытын» һәм «сөйләү вакытын» билгеләргә булыша (Вәг. 3:7). Кайбер телләрдә «Сүзең көмеш булса да, тик торуың — алтын» дигән әйтем киң таралган. Башка сүзләр белән әйткәндә, кайвакыт дәшми калу хәерлерәк. Гыйбрәтле сүзләр 11:12 дә: «Үткен акыллы кеше дәшми тора»,— дип әйтелгән. Бер мисал карап китик. Бер тәҗрибәле өлкәнне еш кына башка җыелышларга катлаулы сорауларны карап чыгар өчен булышырга чакыралар. Бер өлкән аның турында болай дигән: «Ул башка җыелышларда каралган сораулар турында беркайчан да сөйләми». Бу абый-кардәш төпле булганга, аны үз өлкәннәр советындагы кардәшләр хөрмәт итә. Алар аның конфиденциаль сорауларны күңеленә күмеп куйганына шикләнми.

15. Намуслылык безгә ышанычлы булырга ничек булыша? Мисал китерегез.

15 Ышанычлы булырга теләсәк, безгә намуслы да булырга кирәк. Андый кешегә башкалар ышана. Ул бит һәрвакыт дөресен сөйли (Эфес. 4:25; Евр. 13:18). Әйтик, сез өйрәтү осталыгыгызны яхшыртырга телисез һәм берәр кардәшне чыгышыгызны тыңлап карарга сорыйсыз, ди. Сез кемгә мөрәҗәгать итәр идегез: үзегез ишетергә теләгәнне әйтәчәк кардәшкәме я игелек белән дөресен әйтәчәк кардәшкәме? Җавап билгеле. Изге Язмаларда: «Ачык шелтә яшерен мәхәббәттән яхшырак. Дус тугры булганга яралый»,— дип әйтелгән (Гыйб. сүз. 27:5, 6). Әлбәттә, дөресен ишетү башта авыр булырга мөмкин, әмма киләчәктә бу безгә файда китерәчәк.

16. Гыйбрәтле сүзләр 10:19 да тотнаклылыкның мөһимлеге турында нәрсә әйтелә?

16 Ышанычлы булыр өчен, тотнаклы булу зарури. Ниндидер конфиденциаль мәгълүматны сөйләргә вәсвәсә туганда, бу сыйфат безгә телебезне тыярга ярдәм итә. (Гыйбрәтле сүзләр 10:19 укы.) Социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны кулланганда, тотнаклы булу аеруча авыр. Сак булмасак, үзебез дә абайламыйча, конфиденциаль мәгълүматны күпләргә таратырга мөмкин. Бу мәгълүмат интернетка эләксә, без инде аның таралуын һәм күпме зыян китерүен контрольда тота алмыйбыз. Тотнаклылык безгә тагын нинди очракларда ярдәм итә ала? Әйтик, хакыйкатькә каршы килүчеләр бездән кардәшләребезгә зарар китерә алган мәгълүматны белергә тели, ди. Мәсәлән, эшчәнлегебез тыелган я чикләнгән илләрдә полиция хезмәткәрләре бездән сорау алырга мөмкин. Андый һәм башка очракларда безгә «авызыма авызлык кидерермен» дигән принцип буенча эш итәргә кирәк (Зәб. 39:1). Чыннан да, безгә гаиләбез, дусларыбыз, кардәшләребез һәм башка кешеләр белән аралашканда ышанычлы булырга кирәк. Ә моны эшләргә тотнаклылык ярдәм итә.

17. Һәрберебез ышаныч күрсәтүдә нинди өлеш кертә ала?

17 Без Йәһвәгә, безне үз гаиләсенә чакырганы өчен, бик рәхмәтле. Монда мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөрә. Ышанычлы булыр өчен, барыбызга да тырышлыклар куярга кирәк. Һәрберебезгә мәхәббәт, басынкылык, төплелек, намуслылык һәм тотнаклылык күрсәтү мөһим. Шул чакта җыелышта барысы бер-берсенә ышаныч белән караячак. Ышаныч үстерү даими процесс. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәдән үрнәк алып, ышанычлы булуыбызны тормышыбызда күрсәтик.

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

a Без башкаларның үзебезгә ышануларын теләсәк, безгә үзебезгә ышанычлы кеше булырга кирәк. Ни өчен ышанычлы кеше булу мөһим? Ышанычлы кеше булырга безгә нинди сыйфатлар булышыр? Моның турында бу мәкаләдә сүз барыр.

b Әгәр без берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганы турында белсәк, без аны өлкәннәрдән ярдәм эзләргә дәртләндерербез. Ә инде ул моны эшләмәсә, без, Йәһвәгә һәм җыелышка тугры булганга, үзебез рухи көтүчеләргә барырбыз.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Өлкән конфиденциаль мәгълүматны гаиләсенә сөйләми.