Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сезнең исемегез «тормыш китабына» язылганмы?

Сезнең исемегез «тормыш китабына» язылганмы?

«Аның алдында Йәһвәдән куркучы... кешеләр хакында хәтер китабы языла иде» (МАЛ. 3:16).

61 ҖЫР Курыкмагыз, барыгыз алга!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

Йәһвә тарих дәвамында кешеләрнең исемнәрен «тормыш китабына» язып бара (1, 2 нче абзацны кара.)

1. Малахи 3:16 буенча, Йәһвә нинди китап яза һәм анда нәрсә языла?

 МЕҢ еллар дәвамында Йәһвә махсус бер китап яза. Аңа Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең исемнәре язылган. Аларның беренчесе Һабил булган (Лүк 11:50, 51) b. Гасырлар дәвамында Йәһвә бу китапка яңа исемнәр керткән һәм бүген инде анда миллионлаган исем бар. Изге Язмаларда бу китап «хәтер китабы», «тормыш китабы» һәм «тормыш төргәге» дип атала. Бу мәкаләдә без аны «тормыш китабы» дип атарбыз. (Малахи 3:16 укы; Ачыл. 3:5; 17:8.)

2. Тормыш китабына кемнең исемнәре язылган һәм безнең дә исемебез анда булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2 Бу махсус китапка Йәһвәдән куркып яшәгән һәм аны яраткан кешеләрнең исемнәре языла. Андый кешеләрнең мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак. Ә безнең исемебез бу китапка язылсын өчен нәрсә эшләргә? Безгә Гайсәнең йолым корбаны нигезендә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк (Яхъя 3:16, 36). Күктә яшәргә өметләнәбезме, җирдәме, без барыбыз да исемнәребезнең шунда булуын телибез.

3, 4. а) Исемебез тормыш китабына язылган булса, бу без мәңгелек тормышка ия булачакбыз дигәнне аңлатамы? Аңлатыгыз. ә) Бу һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Исемебез бу китапка язылган булса, бу без, һичшиксез, мәңгелек тормыш алачакбыз дигәнне аңлатамы? Җавапны без Йәһвәнең Мусага әйткән сүзләреннән таба алабыз: «Кем миңа каршы гөнаһ кылса, шул кешенең исемен мин үз китабымнан бетерәчәкмен» (Чыг. 32:33). Димәк, кешенең исеме бу китапка язылган булса да, Йәһвә аның исемен бетереп ташлый ала. Әйтерсең лә, ул карандаш белән генә язылган булган (Ачыл. 3:5). Исемебез бу китапка «карандаш» белән түгел, ә «ручка» белән язылып куелганга кадәр, безгә бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк.

4 Әмма мондый сораулар туарга мөмкин: Изге Язмаларда исемнәре тормыш китабына язылган һәм язылмаган кешеләр турында нәрсә әйтелә? Исемнәре тормыш китабына язылган кешеләр кайчан мәңгелек тормыш алачак? Ә үлемнәренә кадәр Йәһвә турында белем алырга мөмкинлекләре булмаганнарны нәрсә көтәчәк? Аларның исемнәре кайчан да булса тормыш китабына язылырмы? Бу сораулар шушы һәм киләсе мәкаләдә каралачак.

ТОРМЫШ КИТАБЫНА КЕМНӘРНЕҢ ИСЕМНӘРЕ ЯЗЫЛГАН БУЛГАН

5, 6. а) Филипиялеләргә 4:3 тән күренгәнчә, кемнең исемнәре тормыш китабына язылган? ә) Аларның исемнәре тормыш китабына мәңгегә язылсын өчен, аларга нәрсә эшләргә кирәк?

5 Тормыш китабына кемнәрнең исемнәре язылган? Бу сорауга җавапны алыр өчен, биш төркемгә игътибар итик. Кемнәрнеңдер исемнәре бу китапта бар, ә кемнәрнекедер юк.

6 Беренче төркемгә Гайсә белән күктә идарә итәргә сайланганнар керә. Аларның исемнәре тормыш китабына язылганмы? Әйе. Рәсүл Паул, Филипиядәге җыелышка хат язганда, Гайсә белән күктә идарә итәчәк майланганнарны телгә алган һәм аларның исемнәре тормыш китабына язылган дип әйткән. (Филипиялеләргә 4:3 укы.) Исемнәре анда калсын өчен, аларга Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк булган. Майланганнар соңгы мөһерне үлемнәре алдыннан я бөек афәт башланганчы алачак. Шуннан соң гына аларның исемнәре мәңгегә тормыш китабына язылып куелачак (Ачыл. 7:3).

7. Ачылыш 7:16, 17 дәге сүзләр безгә бихисап күп кешенең исемнәре тормыш китабына кайчан язылачагын аңларга ничек булыша?

7 Икенче төркем — башка сарыклардан булган бихисап күп кеше. Аларның исемнәре хәзер тормыш китабында бармы? Әйе. Исемнәре Армагеддоннан соң да анда калачакмы? Әйе (Ачыл. 7:14). Гайсә сарыкларга охшаш бу кешеләр «мәңгелек тормыш алачак» дип әйткән (Мат. 25:46). Алар бу бүләкләрен Армагеддон үткәннән соң ук алмаячак. Аларның исемнәре бит тормыш китабына «карандаш» белән генә язылып куелган дип әйтеп була. Гайсә аларны Меңъеллык идарә итү вакытында «тормыш суы чишмәләренә алып барыр». Гайсәнең җитәкчелегенә тыңлаучан булганнарның һәм Йәһвәнең хуплавын алганнарның исемнәре тормыш китабына мәңгегә язылып куелачак. (Ачылыш 7:16, 17 укы.)

8. Кемнәрнең исемнәре тормыш китабына язылмаячак һәм аларны нәрсә көтә?

8 Өченче төркемгә Армагеддонда юк ителәчәк кәҗәләргә охшаш кешеләр керә. Аларның исемнәре тормыш китабына кермәячәк. Гайсә алар «мәңгегә юк ителәчәк» дип әйткән (Мат. 25:46). Рәсүл Паул алар турында: «Хуҗабыз аларны хөкем иткәч, алар мәңгегә юк ителәчәк»,— дип әйткән (2 Тис. 1:9; 2 Пет. 2:9). Моны шулай ук тарих дәвамында белә торып изге рухка каршы эш иткән кешеләр турында да әйтеп була. Аларны да мәңгелек тормыш түгел, ә мәңгегә юк ителү көтә. Билгеле, алар терелтелмәячәк (Мат. 12:32; Марк 3:28, 29; Евр. 6:4—6). Ә хәзер, әйдәгез, җирдә яшәр өчен терелтеләчәк ике төркемгә кемнең кергәнен карап китик.

ТЕРЕЛТЕЛӘЧӘК КЕШЕЛӘР

9. Рәсүлләр 24:15 тән күренгәнчә, җирдә нинди ике төркем терелтеләчәк һәм алар арасында нинди аерма бар?

9 Изге Язмаларда җирдә яшәр өчен терелтеләчәк һәм мәңге яшәргә өметләре булачак ике төркем турында әйтелә. Беренчесе — «тәкъва кешеләр», ә икенчесе «тәкъва булмаганнар» дип атала. (Рәсүлләр 24:15 укы.) «Тәкъва кешеләр» гомер буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткәннәр. «Тәкъва булмаганнар» исә, Йәһвәнең хезмәтчеләре булмаган, аларның тормышларын да тәкъва дип атап булмый. Бу ике төркем терелтелгәнгә күрә, аларның исемнәре тормыш китабында бар дигән нәтиҗәгә килү дөресме? Җавабын киләсе абзацлардан белербез.

10. Ни өчен «тәкъва кешеләр» терелтелгән булачак һәм аларның кайберләре нинди хөрмәткә ия булачак? (Җирдәге терелтелү турында бу чыгарылыштагы «Укучыларның сораулары»нда күбрәк белеп була.)

10 «Тәкъва кешеләр» — бу дүртенче төркем. Әле исән чакларында аларның исемнәре тормыш китабына язып куелган булган. Үлгәч, Йәһвә аларның исемнәрен шул китаптан сызып ташлаганмы? Юк. Чөнки алар Йәһвәнең хәтерендә калган. Гайсә әйткәнчә, Йәһвә — «үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы, чөнки аның өчен барысы да тере» (Лүк 20:38). Димәк, тәкъва кешеләр җирдә терелтелгәндә, аларның исемнәре һаман да хәтер китабында булачак. Әмма исемнәре әле дә «карандаш» белән генә язылган булачак (Лүк 14:14). Һичшиксез, аларның кайберләре «бөтен җир буйлап мирзалар» булу хөрмәтенә ия булачак (Зәб. 45:16).

11. Исемнәре тормыш китабына язылганчы, тәкъва булмаганнар нинди белем алырга тиеш?

11 Соңгы, бишенче төркем — «тәкъва булмаганнар». Бәлки, Йәһвәнең югары нормаларын белмәгәнгә, алар тәкъва булмаган тормыш алып барган. Шуңа күрә аларның исемнәре тормыш китабына язылмаган. Әмма Йәһвә аларны терелтәчәк һәм аларның тормыш китабы битләренә эләгергә мөмкинлекләре туачак. Үткәндә аларның кайберләре коточкыч, начар тормыш алып барган. Билгеле, аларга зур ярдәм күрсәтергә: Йәһвәнең тәкъва нормаларына өйрәтергә кирәк булачак. Аллаһы Патшалыгы моның өчен әле кешелек тарихында булмаган өйрәтү программасын оештырачак.

12. а) Тәкъва булмаганнарны кем өйрәтәчәк? ә) Кеше үзгәрергә теләмәсә, аны нәрсә көтәчәк?

12 Тәкъва булмаганнарны кем өйрәтәчәк? Бихисап күп кеше һәм терелтеләчәк тәкъва кешеләр. Тәкъва булмаганнарның исемнәре тормыш китабына язылсын өчен, аларга Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә һәм аңа үз тормышларын багышларга кирәк булачак. Гайсә Мәсих һәм майланганнар андый кешеләрнең рухи үсешләрен күзәтәчәк (Ачыл. 20:4). Кеше начар эшләрен калдырырга теләмәсә, аңа хәтта 100 яшь булса да, ул юкка чыгарылачак (Ишаг. 65:20). Йәһвә һәм Гайсә кеше күңелен яхшы белгәнгә, яңа дөньяда беркемгә дә явызлык кылырга рөхсәт итмәячәк (Ишаг. 11:9; 60:18; 65:25; Яхъя 2:25).

ЯШӘҮ ӨЧЕН ҺӘМ ХӨКЕМ ИТЕЛҮ ӨЧЕН ТЕРЕЛТЕЛҮ

13, 14. а) Без элек Гайсәнең Яхъя 5:29 да язылган сүзләрен ничек аңлый идек? ә) Гайсәнең сүзләрен дөрес аңлар өчен нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

13 Гайсә, җирдә терелтеләчәк кешеләр турында болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак. Яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар хөкем ителү өчен терелеп торачак» (Яхъя 5:28, 29). Гайсә нәрсәне күздә тоткан?

14 Элек без, Гайсә кешеләрнең терелтелгәннән соң яхшылык я бозыклык кылулары турында әйткән дип уйлый идек. Әмма шуңа игътибар итеп була, Гайсә кешеләр яхшылык кылачак я бозыклык кылачак дип әйтмәгән. Гайсә үткән заманны кулланган. Ул «яхшылык кылганнар» һәм «бозыклык кылганнар» дип әйткән. Димәк, Гайсә кешенең үлеменә кадәр кылган эшләрен күздә тоткан. Бу бик тә акылга ятышлы булып күренә. Яңа дөньяда бит кешеләргә явызлык кылырга рөхсәт ителмәячәк. Гайсә кешенең үлеменә кадәр кылган эшләре турында әйткән икән, аның «яшәү өчен һәм хөкем ителү өчен терелеп торачак» дигән сүзләрен ничек аңларга?

15. «Яшәү өчен» кем терелтеләчәк һәм ни өчен?

15 Үлеменә кадәр яхшылык кылып яшәгән тәкъва кешеләр «яшәү өчен» терелтеләчәк. Чөнки аларның исемнәре инде тормыш китабына язылган. Димәк, Яхъя 5:29 дагы «яхшылык кылганнарны» терелтү һәм Рәсүлләр 24:15 тә искә алынган «тәкъва кешеләрне» терелтү бу бер үк терелтү булып чыга. Римлыларга 6:7 дә: «Үлгән кеше гөнаһтан азат»,— дип әйтелә. Әйе, кеше үлгәч, аның гөнаһлары юкка чыгарыла. Әмма Йәһвә кешенең игелекле эшләрен онытмый (Евр. 6:10). Менә ни өчен тәкъва кешеләрнең исемнәре тормыш китабында язылган. Әлбәттә, тәкъва кешеләргә, терелтелгәч, Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк. Шул чакта аларның исемнәре тормыш китабында калачак.

16. «Хөкем ителү өчен» кемнәр терелеп торачак?

16 Ә яманлык кылып яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Үлгәннән соң аларның гөнаһлары кичерелгән. Әмма алар Йәһвәгә хезмәт итмәгән. Шуңа күрә аларның исемнәре тормыш китабында юк. «Бозыклык кылганнар» һәм Рәсүлләр 24:15 тәге «тәкъва булмаганнар» — бу бер үк кешеләр. Терелтелгәч, алар «хөкем ителәчәк» c. Бу сүзләрне ничек аңларга? Гайсә аларның кылачак эшләрен күзәтеп торачак (Лүк 22:30). Аларның исемнәрен тормыш китабына язып куяр өчен вакыт кирәк булачак. Аларга бит үзләренең моңа лаек булганнарын әле расларга кирәк булыр. Тәкъва булмаганнар үз яман эшләрен калдырсалар һәм тормышларын Йәһвәгә багышласалар гына, аларның исемнәре бу китапка язылачак.

17, 18. Җирдә терелтеләчәк бар кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк булачак һәм Ачылыш 20:12, 13 тә нинди эшләр турында әйтелә?

17 Терелтелгән тәкъва кешеләргә һәм тәкъва булмаганнарга Мәсихнең Меңъеллык идарә итү вакытында ачылачак язма төргәкләрдәге җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк булачак. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр» (Ачыл. 20:12, 13).

18 Терелтеләчәк кешеләр нинди «эшләренә» карап хөкем ителәчәк? Үлеменә кадәр кылган эшләренә карапмы? Юк! Инде әйтелгәнчә, үлгән кеше гөнаһтан азат. Шуңа күрә бу үткәндә кылган эшләр була алмый. Монда, күрәсең, аларның яңа дөньядагы өйрәтү программасын ничек кабул итүләре күздә тотыла. Хәтта Нух, Ишмуил, Давыт һәм Даниял кебек Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә дә Гайсә Мәсих турында белем алырга һәм йолым корбанына иман итәргә кирәк булачак. Ә тәкъва булмаганнар турында әйтәсе дә юк!

19. Тормыш китабына керү мөмкинлегеннән баш тарткан кешеләрне нәрсә көтәчәк?

19 Үзгәрергә теләмәгән, ягъни мәңгелек тормышны кире каккан, кешеләрне нәрсә көтә? Ачылыш 20:15 тә болай дип әйтелә: «Исеме тормыш китабына язылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды». Әйе, аларны мәңгелек юк ителү көтәчәк. Исемебез тормыш китабына язылсын өчен һәм анда мәңгегә калсын өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшлик!

Бер абый-кардәш Мәсихнең меңьеллык идарә итүе вакытында гаҗәеп өйрәтү программасында катнаша (20 нче абзацны кара.)

20. Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында нинди искиткеч эш башкарылачак? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

20 Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында без искиткеч вакыйгаларга шаһит булырбыз! Бөтен җир буйлап моңарчы булмаган өйрәтү программасы үтәчәк. Бу вакыт дәвамында күктәгеләр тәкъва кешеләрнең һәм тәкъва булмаганнарның тәртипләрен күзәтәчәк (Ишаг. 26:9; Рәс. 17:31). Киләсе мәкалә безгә бу өйрәтүнең ничек алып барылганын аңларга һәм аны кадерләргә булышыр.

147 ҖЫР Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш

a Бу мәкаләдә без Гайсәнең Яхъя 5:28, 29 да әйткән сүзләренә игътибар итәрбез. Бу шигырьләрне аңлавыбыз ничек үзгәргәнен белербез. Шулай ук бу ике төркемгә кемнең кергәне һәм аларны нәрсә көтәчәге турында сүз барачак.

b Бу китап «дөнья яратылганнан бирле», ягъни кешелек тарихында йолып алыначак беренче кешедән алып языла башлаган (Мат. 25:34; Ачыл. 17:8). Һабил тормыш китабына язылган кешеләрнең беренчесе булган.

c Элек без «хөкем» дигән сүз «гаепләү» я «гаепләү карары» дигән мәгънә йөртә дип уйлый идек. Һәм чыннан да, бу сүз андый мәгънә йөртә ала. Әмма Гайсә, күрәсең, хөкем сүзен әйткәндә, аны киңрәк мәгънәдә кулланган. Кайбер сүзлекләр буенча бу сүз «суд эше» я «кемнеңдер тәртибен игътибар белән күзәтү» дигән мәгънә йөртергә мөмкин.