Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Күпләр тәкъвалыкка ничек ирешәчәк?

Күпләр тәкъвалыкка ничек ирешәчәк?

«Күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр йолдызлардай мәңге балкып торачак» (ДАН. 12:3).

151 ҖЫР Ул аларны уятачак!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Меңъеллык идарә итү вакытында нинди вакыйгалар булачак һәм безне нәрсә көтә?

 МӘСИХНЕҢ Меңъеллык идарә итүе вакытында кешеләр терелтелә башлагач, бу күпме шатлык китерәчәк! Без барыбыз да үлгән якыннарыбызның терелүен зарыгып көтәбез. Йәһвә дә аларны бик юксына (Әюп 14:15). Кешеләр бөтен җир буйлап терелтелә башлагач, шатлыклы күрешүләр бик күп булачак. Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, исемнәре тормыш китабына язылган «тәкъва кешеләр» «яшәү өчен» терелтеләчәк (Рәс. 24:15; Яхъя 5:29). Якыннарыбыз, күрәсең, беренчеләрдән булып терелеп торачак b. Шулай ук Йәһвә турында белем алырга мөмкинлекләре булмаган я аңа хезмәт итмәгән «тәкъва булмаганнар» да тормышка кайтарылачак. Алар инде «хөкем ителү өчен» торгызылачак.

2, 3. а) Ишагыя 11:9, 10 буенча, кешеләрне киләчәктә нинди өйрәтү программасы көтә? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Бөтен терелтелгән кешеләрне өйрәтергә кирәк булачак (Ишаг. 26:9; 61:11). Моның өчен әле кешелек тарихында булмаган иң зур өйрәтү программасы үткәреләчәк. (Ишагыя 11:9, 10 укы.) Тәкъва булмаганнарга Гайсә Мәсих, Аллаһы Патшалыгы, йолым корбаны, Йәһвәнең исеменең мөһимлеге һәм аның идарә итәргә хокукы турында белергә кирәк булачак. Хәтта тәкъваларга да Йәһвәнең җиргә карата ихтыяры турында күбрәк һәм төгәлрәк белем алу үтә мөһим булачак. Аларның кайберләре Изге Язмалар язылып беткәнче шактый вакыт алдан үлгән булган. Шуңа күрә тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк булачак.

3 Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: иң зур өйрәтү программасы ничек үткәреләчәк? кеше алган белемнәрен тормышында кулланса, аны нәрсә көтә? ә кире какса, нәрсә булачак? Безгә бу сорауларга җаваплар табу бик мөһим. Даниял һәм Ачылыш китапларында язылган пәйгамбәрлекләр безгә, үлгән кешеләр терелтелгәч, нәрсә булачагын аңларга булыша. Әйдәгез, башта Даниял 12:1, 2 дә язылган пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

«ҖИР КУЕНЫНДА ЙОКЛАУЧЫЛАР» УЯНАЧАК

4, 5. Даниял 12:1 дә ахыр заман турында нәрсә әйтелгән?

4 Даниял 12:1 укы. Даниял китабы безгә ахыр заманда булачак вакыйгалар барышын күрергә булыша. Мәсәлән, Даниял 12:1 дә Микаил, ягъни Гайсә Мәсих, Аллаһы халкына ярдәм итәчәк дип әйтелә. Бу пәйгамбәрлекнең бер өлеше 1914 елда, Гайсә Мәсих күктә патша итеп билгеләнгәч, үтәлә башлаган.

5 Даниялга, «халык барлыкка килгән вакыттан башлап ул вакытка кадәр булмаган кайгы-хәсрәт вакыты башлангач», Гайсә «күтәреләчәк» дип әйтелгән. Бу «кайгы-хәсрәт вакыты» шулай ук Маттай 24:21 дә «бөек афәт» дип атала. Армагеддонда, ягъни кайгы-хәсрәт вакытының ахырында, Гайсә Аллаһы халкын яклар өчен күтәреләчәк. Бу кешеләр Ачылыш китабында бөек афәтне кичереп чыккан бихисап күп кеше дип атала (Ачыл. 7:9, 14).

6. Бихисап күп кеше бөек афәтне кичереп чыкканнан соң нәрсә булачак? Аңлатыгыз. (Җирдә булачак терелтү турында бу чыгарылышның «Укучыларның сораулары»нда күбрәк белегез.)

6 Даниял 12:2 укы. Бихисап күп кеше бөек афәтне кичереп чыкканнан соң нәрсә булачак? Элек без бу пәйгамбәрлек 1918 елдагы эзәрлекләүләрдән соң булган символик терелтүгә карый дип уйлый идек c. Хәзер без бу шигырьдә букваль терелтү турында сүз бара дип саныйбыз. «Җир куенында» дигән сүзтезмә Әюп 17:16 да очрый һәм «кабер» дигән сүз белән бер мәгънәгә ия. Димәк, Даниял 12:2 дә яңа дөньяда Армагеддоннан соң булачак терелтү турында пәйгамбәрлек ителгән.

7. а) «Кайберләре мәңгелек тормыш өчен» терелтеләчәк дигән сүзләрне ничек аңларга? ә) Нинди мәгънәдә бу «яхшырак терелтү» булачак?

7 Даниял 12:2 дәге «кайберләре мәңгелек тормыш өчен» терелтелгән дигән сүзләрне ничек аңларга? Терелтелгән кешеләр Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында белем алуларын дәвам итсәләр һәм аларны тыңласалар, мәңгелек тормышка ия булачак (Яхъя 17:3). Борынгы вакытларда булган терелтү белән чагыштырганда, бу «яхшырак терелтү» булачак (Евр. 11:35). Ни өчен? Чөнки камилсезлек аркасында үткәндә терелтелгән кешеләр барыбер үлем йокысына талган.

8. «Кайберләре шелтәләү һәм мәңгелек хурлык өчен уяначак» дигән сүзләрне ничек аңларга?

8 Әмма бар кешеләр дә Йәһвә өйрәтүен кабул итмәс. Даниялның пәйгамбәрлегендә: «Кайберләре шелтәләү һәм мәңгелек хурлык өчен уяначак»,— дип әйтелгән (Дан. 12:2). Фетнәчел рух күрсәткәнгә, андый кешеләрнең исемнәре тормыш китабына язылмаячак һәм алар мәңгелек тормышка ия булмаячак. Аларны «мәңгелек хурлык», ягъни юк ителү көтәчәк. Димәк, Даниял 12:2 дә кешенең терелтелгәннән соң кылган эшләре нинди нәтиҗәгә китерәчәге турында әйтелә (Ачыл. 20:12) d. Кайберәүләр мәңгелек тормыш алачак, ә кайберәүләр юк.

«КҮПЛӘРНЕ ТӘКЪВАЛЫККА КИТЕРҮЧЕЛӘР»

9, 10. а) Даниял 12:3 буенча, бөек афәттән соң тагын нәрсә булачак? ә) Кемнәр «күк йөзедәй... балкып торачак»?

9 Даниял 12:3 укы. Даниял 12:2 гә өстәп, өченче шигырьдә бөек афәттән соң булачак вакыйгалар сурәтләнә.

10 Ә «күк йөзедәй» кемнәр балкып торачак? Бу сорауга җавапны безгә Гайсәнең Маттай 13:43 тә әйткән сүзләре табарга булыша. Анда болай диелгән: «Тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачак». Бу шигырьнең контекстыннан күренгәнчә, Гайсә «Патшалык уллары», ягъни үзе белән күктә идарә итәчәк майланганнар, турында әйткән булган (Мат. 13:38). Шуңа күрә, күрәсең, Даниял 12:3 тә майланганнар турында һәм аларның Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында нәрсә эшләячәкләре турында әйтелә.

Гайсә Мәсих һәм аның хакимдәшләре бер мең ел дәвамында үтәчәк өйрәтү программасы белән җитәкчелек итә (11 нче абзацны кара.)

11, 12. 144 000 майланган зат бер мең ел дәвамында нинди эш башкарачак?

11 Майланганнар «күпләрне тәкъвалыкка» ничек китерәчәк? Алар Гайсә Мәсих белән бергә җирдә бер мең ел дәвамында үтәчәк өйрәтүне җитәкләячәк. 144 000 майланган зат патшалар булудан тыш, шулай ук руханилар да булачак (Ачыл. 1:6; 5:10; 20:6). Шуңа күрә алар халыкларны савыктырачак, ягъни аларга әкренләп камиллеккә ирешергә булышачак (Ачыл. 22:1, 2; Йәз. 47:12). Әйе, майланганнар чыннан да шатлыктан балкыячак.

12 «Күпләр» санына нинди кешеләр керәчәк? Алар арасында терелтелгәннәр, Армагеддонны кичереп чыккан кешеләр һәм, мөгаен, яңа дөньяда туачак балалар булачак. Мең елның ахырында бөтен кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Әмма аларның исемнәре тормыш китабына «ручка» белән кайчан язылачак?

СОҢГЫ СЫНАУ

13, 14. Камил кешеләргә, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк булачак?

13 Шуны да онытмыйк: кешенең камил булуы аның мәңгелек тормыш алачагын әле аңлатмый. Адәм белән Хаува очрагын исебезгә төшерик. Алар камил булган. Әмма мәңгелек тормышны алыр өчен, аларга Йәһвәгә тыңлаучан булып калырга кирәк булган. Кызганычка каршы, алар Йәһвәне кире каккан (Рим. 5:12).

14 Меңъеллык идарә итүнең ахырында барлык кешеләр камил булачак. Аларның барысы да Йәһвәгә тыңлаучан булырмы? Я кайберләре, камил булуларына карамастан, Адәм белән Хаува эзеннән китәрме? Киләчәктәге вакыйгалар бу сорауларга җавап бирер. Ничек итеп?

15, 16. а) Бар кешеләр Йәһвәгә тугры булганнарын кайчан исбатлый алачак? ә) Соңгы сынау нәрсә белән тәмамланачак?

15 Бер мең ел дәвамында Шайтан упкында булачак. Бу вакыт эчендә ул кешеләрне алдый алмаячак. Әмма бер мең ел үткәч, ул азат ителәчәк һәм камил кешеләрне юлдан яздырырга тырышачак. Соңгы сынау вакытында бар камил кешеләрнең Йәһвәнең исемен хөрмәт иткәннәрен һәм аның хакимлеген яклаганнарын күрсәтергә мөмкинлекләре булачак (Ачыл. 20:7—10). Бу сынау вакытында аларның, нинди карар кабул итүләренә карап, исемнәре тормыш китабына язылачакмы, юкмы икәне хәл ителәчәк.

16 Кайбер кешеләр, аларның саны төгәл билгеле түгел, Адәм белән Хаува кебек, Йәһвәнең хакимлеген кире кагачак. Аларны нәрсә көтә? Ачылыш 20:15 тә: «Исеме тормыш китабына язылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды»,— дип әйтелгән. Башка сүзләр белән әйткәндә, алар мәңгегә юкка чыгачак. Камил кешеләрнең күпчелеге исә соңгы сынауны үтәчәк һәм аларның исемнәре тормыш китабына «ручка» белән язылып куелачак.

«АХЫРГЫ ВАКЫТТА» ЯШИБЕЗ

17. Фәрештә Даниялга безнең көннәр турында нәрсә әйткән? (Даниял 12:4, 8—10)

17 Киләчәктәге вакыйгалар турында уйлану бик дулкынландыра! Бер фәрештә Даниялга ахыргы вакытта «чын белем артыр» дип әйткән. (Даниял 12:4, 8—10 укы; 2 Тим. 3:1—5.) Бу сүзләрдән күренгәнчә, безнең көннәрдә Аллаһы халкы Даниял китабын ачыграк аңларга тиеш булган. Фәрештә шулай ук болай дип өстәгән: «Явызлар явызлык кылыр, аларның берсе дә бу сүзләрне аңламас».

18. Тиздән явызлар белән нәрсә булачак?

18 Бүген явызлар суга төшсә, судан да коры чыга кебек тоелырга мөмкин (Мал. 3:14, 15). Көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, тиздән Гайсә дә тәкъва кешеләрне явызлардан аерачак (Мат. 25:31—33). Явызлар бөек афәттә исән калмаячак, яңа дөньяда да терелтелмәячәк. Аларның исемнәре Малахи 3:16 да искә алынган «хәтер китабында» булмаячак.

19. Бүгенге көннәрдә безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен? (Малахи 3:16—18)

19 Бүген явыз кешеләр санына кермәгәнебезне күрсәтер өчен — иң яхшы мөмкинлек. (Малахи 3:16—18 укы.) Йәһвә «махсус милкен», ягъни үзенең кадерле кешеләрен җыя. Әлбәттә, без дә алар арасында булырга телибез.

Без Даниялның, якыннарыбызның һәм күп кенә кешеләрнең яңа дөньяда тереләчәген зарыгып көтәбез (20 нче абзацны кара.)

20. Даниялга нинди вәгъдә бирелгән һәм ни өчен сез бу вәгъдәнең үтәлешен зарыгып көтәсез?

20 Без гаҗәеп вакытларда яшибез. Әмма алда безне әле күп нәрсәләр көтә. Тиздән явызлыкның эзе дә калмаячак. Без шулай ук Йәһвәнең Даниялга: «Көннәр ахырында әҗереңне алу өчен торырсың»,— дигән сүзләренең үтәлешен күрербез (Дан. 12:13). Сез Даниялның һәм якыннарыгызның «торачагын» зарыгып көтәсезме? Мөгаен, шулайдыр. Шуңа күрә, Йәһвәгә тугры калыр өчен, көчегездән килгәнне эшләгез. Һәм сезнең исемегез тормыш китабыннан беркайчан да сызылып ташланмаячак.

80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»

a Даниял 12:2, 3 тә киләчәктә булачак өйрәтү программасы турында әйтелә. Шушы мәкаләдә без бу шигырьләрне аңлавыбызга нинди үзгәреш кертелгәнен белербез. Бу өйрәтү кайчан башланачак һәм кем анда катнашачак? Ул кешеләрне Мәсихнең Меңъеллык идарә итүенең ахырында булачак соңгы сынауга ничек әзерләячәк? Хәзер без бу сорауларга җаваплар табарбыз.

b Күрәсең, иң беренчеләрдән булып, соңгы көннәрдә яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләре терелтеләчәк. Аннары аларга кадәр яшәгән буын, алардан соң тагы да иртәрәк яшәгән буын. Бу шулай булса, һәр терелтелгән кешене аның танышы каршы алачак. Изге Язмаларда майланганнар турында «һәркем үз чираты белән» тереләчәк дип әйтелгән. Димәк, җирдәге терелтелү дә билгеле бер тәртиптә үтәчәк дигән нәтиҗәгә килү дөрес булыр (1 Көр. 14:33; 15:23).

c Элекке аңлавыбызны «Даниял пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз» (рус) дигән китапның 17 бүлегендә һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1987 ел, 1 декабрь чыгарылышының 17—21 битләрендә табып була.

d Бу Рәсүлләр 24:15 тә һәм Яхъя 5:29 да язылганнардан аерылып тора. Шул шигырьләрдә «тәкъва кешеләр», «тәкъва булмаганнар», «яхшылык кылганнар» һәм «бозыклык кылганнар» дигән сүзләр кешеләрнең үлемгә кадәр кылган эшләренә карый.