Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Аллаһы Сүзенең хакыйкать икәненә инанганмы?

Сез Аллаһы Сүзенең хакыйкать икәненә инанганмы?

2023 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать» (ЗӘБ. 119:160).

96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен бүген күпләр Изге Язмаларга ышанмый?

 БҮГЕН күпләр кемгә ышанырга да белми. Алар хөрмәтле кешеләр, мәсәлән сәясәтчеләр, галимнәр һәм бизнесменнар, чыннан да халык турында кайгыртамы дип шикләнә. Кешеләр христиан дине әһелләрен тәртипләре өчен әллә ни хөрмәт итми. Өстәвенә, шул дини җитәкчеләр «без Изге Язмалар буенча яшибез» дип әйткәнгә, күпләрнең Аллаһы Сүзенә дә ышанычлары бетә.

2. Зәбур 119:160 буенча, без нәрсәгә инанган?

2 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без аның «хакыйкать Аллаһысы» икәненә һәм безгә һәрчак яхшыны гына теләгәненә инанган (Зәб. 31:5; Ишаг. 48:17). Без Изге Язмаларда язылганнарга ышана алабыз, чөнки «[Аллаһы] Сүзенең төп нигезе — хакыйкать». (Зәбур 119:160 укы.) Без бер Изге Язмалар белгеченең мондый сүзләре белән риза: «Аллаһының бар сүзләре — хак һәм алар үтәлә. Аллаһы халкы аның сүзләренә ышана ала, чөнки алар бу сүзләрне әйткән Шәхескә ышана».

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Без кешеләргә Изге Язмаларга ышанычларын арттырырга ничек булыша алабыз? Әйдәгез, бу мәкаләдә Аллаһы Сүзенә ышаныр өчен нинди өч сәбәп барлыгын карап чыгыйк. Без Изге Язмалар текстының төгәллеге, пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе һәм аның кеше тормышларын үзгәртә алуы турында фикер алышырбыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ХӘБӘРЕ ҮЗГӘРЕШСЕЗ КАЛГАН

4. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмаларның төгәл булуына шикләнә?

4 Йәһвә Аллаһы Изге Язмаларның китапларын язуда якынча 40 тугры ир-атны кулланган. Әмма безнең көннәргә төп нөсхәләрнең берсе дә сакланып калмаган. Бездә күчермәләрнең күчермәләре генә бар. Шуңа күрә кайберәүләр бүгенге Изге Язмаларның төп нөсхәгә туры килгәненә шикләнә. Изге Язмаларның үзгәрмәгәненә нинди дәлилләр бар?

Еврей Язмаларының күчереп язучылары Аллаһы Сүзенең күчермәләре төгәл булсын өчен зур тырышлыклар куйган (5 нче абзацны кара.)

5. Еврей Язмаларының күчермәләре ничек ясалган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

5 Изге Язмаларның хәбәрен саклап калыр өчен, Йәһвә аның күчермәләрен ясарга кушкан. Ул Исраил патшаларына үзләренә Канунның күчермәсен язып алырга боерган һәм, халыкны Канунга өйрәтер өчен, левилеләрне билгеләгән (Кан. 17:18; 31:24—26; Ник. 8:7). Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән әйләнеп кайткач, күчереп язучылар төркеме Еврей Язмаларының күп кенә күчермәләрен ясаган (Езра 7:6, иск.). Бу ир-атлар үз эшләрен җентекләп башкарган. Ясаган күчермәләре төгәл булсын өчен, алар сүзләрне генә түгел, ә хәтта хәрефләрне саный башлаган. Шулай да камилсезлек аркасында Изге Язмалар текстына кайбер кечкенә хаталар кергән. Ләкин бер үк текстның күп күчермәләре булганга, аларны җиңел генә билгеләп булган. Ничек итеп?

6. Изге Язмаларның кулъязмаларында хаталарны ничек табып була?

6 Бүген галимнәр Изге Язмаларны күчереп язучылар ясаган хаталарны билгели ала. Ничек итеп? Бер мисал карап китик. Әйтик, 100 кешегә берәр текстны кулдан күчереп язарга кушалар, ди. Аларның берсе хата ясый. Бу хатаны табар өчен, аның күчермәсен башка күчермәләр белән чагыштырып була. Шул ук рәвешчә, Изге Язмаларның күп кулъязмаларын чагыштырып, галимнәр күчереп язучылар ясый алган хаталарны я төшеп калган хәрефләрне һәм сүзләрне билгели ала.

7. Изге Язмаларны күчереп язучыларның үз эшләрен җентекләп башкарганы нәрсәдән күренә?

7 Изге Язмаларны күчереп язучылар үз эшләрен дикъкать белән башкарган. Бер мисал карап чыгыйк. Еврей Язмаларының иң борынгы тулы кулъязмасы б. э. 1008—1009 елларына карый. Ул Ленинград кодексы дип атала. Әмма ХХ гасырның урталарында Ленинград кодексыннан якынча 1 000 елга искерәк кулъязмалар һәм кулъязма кисәкләре табылган булган. Кайберәүләр 1 000 ел дәвамында кулъязмалар кат-кат күчереп язылганга, Ленинград кодексы шул борынгы кулъязмалардан бик нык аерылып торачак дип уйлаган. Әмма алар ялгышкан. Борынгы кулъязмаларны соңрак ясалган кулъязмалар белән чагыштырган галимнәр, аларның текстлары арасында кайбер аермалар булса да, алар хәбәрнең мәгънәсенә тәэсир итмәгәнен ачыклаган.

8. Мәсихче Грек Язмаларының күчермәләре һәм башка борынгы китапларның күчермәләре арасында нинди аерма бар?

8 Беренче мәсихчеләр Еврей Язмаларын күчереп язучыларның үрнәкләренә ияргән. Алар Грек Язмаларының 27 китабын җентекләп күчереп язган һәм аларны очрашулар белән вәгазьдә кулланган. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Грек Язмаларын шул чорга караган башка хезмәтләр белән чагыштыргач, бер галим мондый нәтиҗәгә килгән: «Гадәттә, [Грек Язмаларының күчермәләре] күбрәк... һәм еш кына алар [Грек Язмаларының тулы китапларын үз эченә ала]». Бер китапта болай диелә: «[Грек Язмаларының] бүгенге ышанычлы тәрҗемәләре төп нөсхәгә туры килә. Моңа бер дә шикләнмәскә була» («Anatomy of the New Testament»).

9. Ишагыя 40:8 дән Изге Язмалардагы хәбәр турында нәрсә белеп була?

9 Гасырлар дәвамында күчереп язучылар үз эшләрен дикъкать белән башкарганга, без төгәл Изге Язмаларны укый һәм өйрәнә алабыз b. Изге Язмаларның безнең көннәргә кадәр үзгәрмичә сакланып калуы турында, һичшиксез, Йәһвә үзе кайгырткан. (Ишагыя 40:8 укы.) Әлбәттә, кайберәүләр Изге Язмалардагы хәбәрнең сакланып калуы аларның Аллаһы тарафыннан рухланган булуын расламый дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, Изге Язмаларның чыннан да Аллаһы Сүзе булуына кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР ЫШАНЫЧКА ЛАЕК

Left: C. Sappa/​DeAgostini/​Getty Images; right: Image © Homo Cosmicos/​Shutterstock

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр үткәндә һәм хәзер үтәлә (10, 11 нче абзацны кара.) d

10. 2 Петер 1:21 дәге сүзләрнең хаклыгын нинди пәйгамбәрлекләр раслый? (Иллюстрацияләрне кара.)

10 Изге Язмаларда инде үтәлгән күп кенә пәйгамбәрлекләр бар. Аларның кайберләре йөзләгән ел үткәч үтәлгән һәм тарих моны раслый. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең авторы — Йәһвә. (2 Петер 1:21 укы.) Борынгы Бабыл шәһәренә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне карап чыгыйк. Б. э. к. VIII гасырда Ишагыя пәйгамбәр, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, шөһрәтле Бабыл шәһәренең басып алыначагын алдан әйткән. Ул хәтта аны Кир исемле кешенең яулап алачагын һәм аның моны ничек эшләячәген пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 44:27—45:2). Ишагыя шулай ук Бабыл җимереләчәк һәм анда беркем дә яшәмәячәк дип әйткән (Ишаг. 13:19, 20). Нәкъ шулай булган да. Б. э. к. 539 елда мидиялеләр һәм фарсылар Бабылны яулап алган. Ә хәзер кайчандыр бөек булган бу шәһәрнең хәрабәләре генә ята. (Электрон форматтагы «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 3 дәресендә 5 өстәмә исемдә «Бабылның яулап алыначагы алдан әйтелгән булган» дигән видеороликны карагыз.)

11. Даниял 2:41—43 тәге сүзләр бүген ничек үтәлә?

11 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр үткәндә генә түгел, ә бүгенге көннәрдә дә үтәлә. Даниялның Англо-Америка бөтендөнья державасы турындагы пәйгамбәрлегенең үтәлешен карап чыгыйк. (Даниял 2:41—43 укы.) Шушы пәйгамбәрлектә бу бөтендөнья державасы тимер сыман «каты» һәм балчык сыман «уалучан» булачак дип әйтелә. Нәкъ шулай булып чыккан да: Бөек Британия һәм Америка тимердәй нык булуын күрсәткән. Алар Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында җиңүгә иң зур өлеш керткән. Әле дә алар зур хәрби көчкә ия. Шулай да бу илләрдәге халык аларның көчен киметә. Халык үз хокукларын яклап, профсоюзлар оештыра, митингларга чыга һәм бәйсезлек өчен көрәшә. Сәясәт буенча бер белгеч болай дип әйтә: «Бүгенге демократик илләр арасында Кушма Штатлар сәяси яктан иң бүленгән ил булып тора». Бу бөтендөнья державасының икенче өлеше, Бөек Британия турында әйткәндә, аның халкы, аеруча соңгы елларда, Европа союзы белән нинди мөнәсәбәтләрдә булырга кирәклеге турында бер фикергә килә алмый. Бу бүленешләр Англо-Америка бөтендөнья державасына бөтен көчен куеп эш итәргә ирек бирми.

12. Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безне нәрсәгә инандыра?

12 Изге Язмалардагы инде үтәлгән пәйгамбәрлекләр Аллаһының киләчәк турындагы вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгыта. Без Йәһвәгә дога кылган бер мәдхия җырлаучының хисләрен уртаклашабыз. Ул болай дигән: «Коткаруыңны көтә-көтә зарыгып беттем, синең сүзеңә өмет баглыйм мин» (Зәб. 119:81). Изге Язмалар аша Йәһвә безгә, игелек күрсәтеп, өметле киләчәк бирә (Ирм. 29:11). Киләчәккә өметебез кешеләрнең тырышлыкларына түгел, ә Йәһвәнең вәгъдәләренә нигезләнгән. Әйдәгез, алга таба да Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тырышып өйрәнеп, Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ныгытып торыйк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КИҢӘШЛӘР МИЛЛИОНЛАГАН КЕШЕГӘ БУЛЫША

13. Зәбур 119:66, 138 дә, Изге Язмаларга ышаныр өчен, тагын нинди сәбәп китерелә?

13 Изге Язмалардагы киңәшләрнең файдасын күрү дә безнең аңа ышанычыбызны ныгыта. (Зәбур 119:66, 138 укы.) Мәсәлән, кайчандыр аерылышырга торган парлар хәзер тигез гомер итә. Ярату хөкем сөргән андый мәсихче гаиләләрдә балалар үзләрен якланган итеп хис итә (Эфес. 5:22—29).

14. Изге Язмалардагы хакыйкать кешеләрнең тормышын үзгәртә аламы? Мисал китерегез.

14 Изге Язмалардагы акыллы киңәшләрне кулланып, хәтта куркыныч җинаятьчеләр дә үз тормышларын үзгәртә алган. Төрмәдә утырган Джек c исемле кешенең мисалын карап чыгыйк. Төрмәдәшләре арасында ул үлемгә хөкем ителгән иң куркыныч җинаятьчеләрнең берсе булган. Әмма бер көнне Джек, Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгәндә, тыңлап утырган. Өйрәнү үткәргән абый-кардәшләрнең игелеге аның күңелен эреткән һәм ул да Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Изге Язмалардагы хакыйкатьне үз тормышында куллана башлагач, аның тәртибе һәм хәтта шәхесе яхшы якка үзгәрә башлаган. Вакыт узу белән ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән, ә аннары суга чумдырылган. Джек үзе белән утырган кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында ашкынып вәгазьләгән һәм, ким дигәндә, дүрт кеше белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән. Җәза бирү көне җиткәч, Джек инде гел башка кеше булган. Аның адвокатларының берсе болай дигән: «Бу инде мин 20 ел элек белгән Джек түгел. Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары аны тулысынча үзгәртте». Джек үлем җәзасын алса да, аның очрагы Изге Язмаларга ышанып булганын һәм кеше тормышын яхшыга үзгәртә алганын раслый (Ишаг. 11:6—9).

Изге Язмалардагы киңәшләр төрле милләттән булган күп кенә кешеләрнең тормышларын яхшыга үзгәрткән (15 нче абзацны кара.) e

15. Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәгәнгә, Йәһвә халкы башкалардан ничек аерылып тора? (Иллюстрацияне кара.)

15 Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәгәнгә, Йәһвә халкы бердәм (Яхъя 13:35; 1 Көр. 1:10). Сәяси, этник һәм социаль яктан бүленгән бу дөньяда башкалар арабыздагы тынычлыкка һәм бердәмлеккә игътибар итә. Йәһвә халкы арасындагы бердәмлек Жан исемле бер яшь кешегә нык тәэсир иткән. Ул Африканың бер илендә туып үскән. Гражданнар сугышы купкач, ул армия сафларына баскан. Әмма аннары күрше илгә качкан. Анда ул Йәһвә Шаһитләрен очраткан. Жан болай дип сөйли: «Мин хак динне тоткан кешеләрнең сәясәттә катнашмаганын һәм алар арасында бүленешләр булмаганын белдем. Киресенчә, алар бер-берсен ярата». Ул болай дип дәвам итә: «Мин үз гомеремне илемне яклауга багышлаган идем, әмма Изге Язмалардагы хакыйкатьне белгәч, мин тормышымны Йәһвәгә багышларга булдым». Жанның тормышы төптән үзгәргән. Чыгышлары үзенекеннән аерылып торган кешеләр белән сугышыр урынына ул хәзер Изге Язмалардагы тынычлык хәбәрен һәр очраткан кешегә сөйли. Изге Язмалардагы киңәшләрнең төрле милләттән булган күп кенә кешегә булышканы Аллаһы Сүзенең ышанычка лаек булганын раслый.

АЛГА ТАБА ДА АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХАКЫЙКАТЬКӘ ТАЯНЫГЫЗ

16. Ни өчен Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ныгыту мөһим?

16 Бу дөнья начарланганнан-начарлана барганда, хакыйкатькә ышанычыбыз сыналырга мөмкин. Кешеләр, безнең күңелебезгә шикләр салыр өчен, Изге Язмаларда дөреслек юк я ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене Йәһвә билгеләмәгән дип әйтә ала. Әмма Йәһвә Сүзенең һәрчак дөрес булганына инанган булсак, без иманыбызга һөҗүм итсәләр, каршы тора алырбыз. Мәдхия җырлаучы кебек без дә Йәһвәгә болай диярбез: «Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәр үтәүгә күңелемне беркеттем» (Зәб. 119:112). Ә башкаларга хакыйкать турында сөйләгәндә һәм аларны аның буенча яшәргә дәртләндергәндә, без «оялып тормабыз» (Зәб. 119:46). Шулай ук без «сабыр булып һәм шатлык кичереп», каты сынауларны, хәтта эзәрлекләүләрне җиңеп чыга алырбыз (Көл. 1:11; Зәб. 119:143, 157).

17. Еллык шигыребез нәрсәне исебезгә төшереп торыр?

17 Без Йәһвәгә, үзебезгә хакыйкатьне ачканы өчен, шундый рәхмәтле! Бу буталчык дөньяда хакыйкатьне белгәнгә без тыныч калабыз, ышанычыбызны югалтмыйбыз һәм безнең аңлаешлы җитәкчелек бар. Хакыйкать безгә Аллаһы Патшалыгы идарәсе астындагы яхшырак киләчәккә өмет бирә. 2023 елгы еллык шигырь безне бөтен Аллаһы Сүзенең төп нигезе — хакыйкать икәненә инандырып торсын (Зәб. 119:160).

94 ҖЫР Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле

a 2023 ел өчен иманны ныгытучы шигырь сайланды: «Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать» (Зәб. 119:160). Сез бу сүзләр белән, һичшиксез, ризадыр. Әмма күп кешеләр Изге Язмаларда хакыйкатьнең язылганына һәм анда ышанычлы киңәшләрнең барлыгына ышанмый. Бу мәкаләдә без Аллаһы Сүзендә хакыйкать язылганына һәм аның киңәшләренә ышанып булганына өч дәлил карап чыгарбыз. Аларны без эчкерсез кешеләр белән сөйләшкәндә куллана алырбыз.

b Изге Язмаларның сакланып калуы турында күбрәк белер өчен jw.org сайтында эзләү юлында «Тарих һәм Изге Язмалар» дип җыегыз.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Аллаһы шөһрәтле Бабыл шәһәре җимереләчәк дип алдан әйткән.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Сугышта катнашыр урынына бер яшь кеше Изге Язмалардан ничек тыныч яшәргә икәнен белгән һәм башкаларга да бу яктан булыша. (Сәхнәләштерелгән.)