Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз»

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз»

«Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (РИМ. 12:2).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләү мөһим? Аңлатыгыз.

 СЕЗ өегезне никадәр еш җыештырасыз? Яңа яшәү урынына күченгәнче, сез аны башта яхшылап җыештырган булгансыздыр. Әмма алга таба да өебезне җыештырмасак, нәрсә булыр? Белгәнебезчә, пычрак җыелганга һәм тузан кунганга, өебез бик тиз пычраныр. Яшәү урыныбыз чиста булсын өчен, безгә аны җыештырып торырга кирәк.

2 Фикер йөртүебезне һәм шәхесебезне чиста килеш саклар өчен дә, безгә даими тырышлыклар куярга кирәк. Билгеле, суга чумдырылганчы без тормышыбызны тамырдан үзгәрттек һәм «тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырдык» (2 Көр. 7:1). Әмма бу гына җитми. Безгә рәсүл Паулның «тырышлык куюыгызны дәвам итегез» дигән киңәшен тотарга кирәк (Эфес. 4:23). Ни өчен бу мөһим? Дөньяның тузаны һәм пычрагы безгә бик тиз иярергә мөмкин. Андый хәл булмасын өчен һәм Йәһвә безне хуп күрсен өчен, безгә фикер йөртүебезне, шәхесебезне һәм теләкләребезне регуляр рәвештә тикшереп торырга кирәк.

«АКЫЛЫГЫЗНЫ ЯҢАРТА» БАРЫГЫЗ

3. «Акылыгызны яңарту» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Римлыларга 12:2)

3 Акылыбызны яңартыр өчен яисә фикер йөртүебезне үзгәртер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Римлыларга 12:2 укы.) «Яңарту» дигән сүз кечкенә генә үзгәрешләр ясауны аңлатмый. Мәсәлән, без йортны тышкы яктан буясак, бу без аны яңарттык дигән сүз түгел әле. Шул ук рәвешчә, акылыбызны яңартыр өчен, берничә игелекле эш кенә җитми. Моның өчен безгә эчке асылыбызны аңларга һәм тормышыбызны Йәһвәнең нормаларына мөмкин булганча туры китерергә тырышырга кирәк. Моны өзлексез рәвештә эшләү мөһим.

Укуга һәм эшкә кагылышлы карарларыгыздан Патшалыкны беренче урынга куйганыгыз күренәме? (4, 5 нче абзацны кара.) c

4. Дөнья безне формалаштырмасын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

4 Камил булып киткәч, без бар эшләребез белән Йәһвәне сөендерә алырбыз. Бүген исә безгә, Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк. Игътибар итегез, Римлыларга 12:2 дә рәсүл Паул акылны яңарту һәм Аллаһы ихтыярын аңлау арасында бәйләнешне күрсәткән. Безгә дөньяга үзебезне формалаштырырга юл куймаска кирәк. Моның урынына безгә Аллаһының фикер йөртү рәвешенең тәртибебезгә, максатларыбызга һәм карарларыбызга ничек тәэсир иткәнен билгеләргә кирәк.

5. Без үз фикер йөртү рәвешебезне ничек үзгәртә алабыз? Мисал китерегез. (Иллюстрацияне кара.)

5 Бер мисалга игътибар итик. Аллаһы безнең «Йәһвә көненең килү чорын... хәтеребездә саклавыбызны» тели (2 Пет. 3:12). Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Тормышымнан бу дөньяның үз ахырына якынлаша баруын аңлаганым күренәме? Белем алуга һәм эшкә кагылышлы карарларымнан Йәһвәгә хезмәт итү беренче урында торганы күренәме? Мин Йәһвәнең үзем һәм гаиләм турында кайгыртачагына ышанаммы? Яисә мин гел материаль нәрсәләр турында борчылып йөримме?» Без үз фикер йөртү рәвешебезне Йәһвәнең ихтыярына туры китерергә тырышканда, Йәһвәнең никадәр сөенгәне турында уйланыгыз (Мат. 6:25—27, 33; Флп. 4:12, 13).

6. Безгә алга таба да нәрсә эшләргә кирәк?

6 Безгә, регуляр рәвештә фикер йөртүебезне тикшереп, тиешле үзгәрешләр ясарга кирәк. Рәсүл Паул көринтлеләргә болай дип язган: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» (2 Көр. 13:5). «Иман юлыннан йөрү» җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә вакыт-вакыт йөрүне генә үз эченә алмый. Моңа шулай ук фикер йөртү, омтылышлар һәм мотивларны үзгәртү дә керә. Изге Язмаларны укып, Йәһвә кебек фикер йөртергә өйрәнеп һәм Йәһвәне сөендерер өчен үзгәрешләр ясап, без акылыбызны яңартабыз (1 Көр. 2:14—16).

«ЯҢА ШӘХЕС БУЛЫП КИЕНЕГЕЗ»

7. Эфеслеләргә 4:31, 32 дән күренгәнчә, без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен бу авыр булырга мөмкин?

7 Эфеслеләргә 4:31, 32 укы. Акылыбызны яңартудан тыш, безгә шулай ук «яңа шәхес булып киенергә» кирәк (Эфес. 4:24). Бу әллә ни ансат түгел. Мәсәлән, усаллык, ачу, ярсудан арыныр өчен, безгә күп тырышлыклар куярга кирәк булыр. Ни өчен бу шулкадәр авыр? Чөнки бу тискәре яклар тирән тамырланган була ала. Мәсәлән, Изге Язмаларда кайбер кешеләр турында алар «тиз кызып китүчән» һәм «ярсучан» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 29:22). Андый тискәре сыйфатлардан арыныр өчен, безгә суга чумдырылганнан соң да тырышлыклар куярга кирәк. Әйдәгез, моңа кагылышлы бер мисалны карап китик.

8, 9. Элекке шәхесебездән арыныр өчен, даими тырышлыклар куярга кирәк. Стивенның мисалы моны ничек раслый?

8 Стивен исемле абый-кардәшкә ачу хисен тезгендә тоту авыр булган. Ул болай дип сөйли: «Суга чумдырылганнан соң да миңа холкымны һаман да үзгәртергә кирәк иде. Бер тапкыр өйдән-өйгә вәгазьләп йөргәндә, бер карак машинамнан радионы урлады һәм мин аның артыннан чаптым. Аны куып җитәм дигәндә, ул радионы ташлап калдырды. Мин булган хәлне башкаларга сөйләгәч, бер өлкән миннән: „Стивен, ә бу каракны куып тоткан булсаң, нишләр идең?“— дип сорады. Бу сорау мине уйланырга этәрде һәм үземне кулда тотарга тәвәккәллегемне ныгытты» b.

9 Стивенның мисалы күрсәткәнчә, без тискәре якларыбызны һәм хисләребезне контрольдә тотабыз дип уйласак та, алар көтмәгәндә, ташып чыгарга мөмкин. Әгәр сезнең белән дә андый хәл булса, боекмагыз һәм үзегезне начар мәсихче дип тә санамагыз. Хәтта рәсүл Паул да: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора»,— дип әйткән (Рим. 7:21—23). Бар мәсихчеләр дә камилсез һәм аларга тискәре яклары белән көрәшергә туры килә. Чөнки андый кимчелекләр, өебездәге тузан һәм пычрак кебек, җыелып кына тора. Безгә, саф булып калыр өчен, даими тырышлыклар куярга кирәк. Моны ничек эшләргә?

10. Без ничек тискәре сыйфатларыбыз белән көрәшә алабыз? (1 Яхъя 5:14, 15)

10 Йәһвәдән үзебезгә тискәре якларыбыз белән көрәшергә көч бирсен дип сорыйк. Аның үзебезне ишеткәненә һәм ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмик. (1 Яхъя 5:14, 15 укы.) Әйе, Йәһвә бер мизгелдә начар сыйфатыбызны юк итмәс. Әмма ул көрәшер өчен көч бирер (1 Пет. 5:10). Шул ук вакыт безгә догаларыбыз буенча эш итәргә һәм элекке шәхеснең тискәре сыйфатларына кабат шытырга юл куймаска кирәк. Мәсәлән, безгә андый тискәре сыйфатларны уңай яктан күрсәткән фильмнарны һәм телетапшыруларны караудан я әдәбиятны укудан качарга кирәк. Начар теләкләргә дә акылыбызда ояларга ирек бирмик (Флп. 4:8; Көл. 3:2).

11. Яңа шәхес булып киенер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

11 Элекке шәхесебездән арыну гына җитми, безгә яңа шәхес булып киенергә дә кирәк. Моны ничек эшләп була? Йәһвәнең сыйфатларын үстерүне максат итеп куегыз (Эфес. 5:1, 2). Мәсәлән, Изге Язмалардан Йәһвәнең берәрсен кичергәне турында укыганда, үзебезгә мондый сорау бирик: «Ә мин башкаларны кичерәмме?» Йәһвәнең ярлыларга карата шәфкать күрсәтүе турында укыганда, үзебездән болай дип сорап була: «Ә мин мохтаҗ кардәшләремә ярдәм итәргә телимме, ярдәм кулы сузаммы?» Әйдәгез, яңа шәхес булып киенеп, акылыбызны яңарта барыйк һәм, шулай эшләгәндә, үзебезгә карата сабыр булыйк.

12. Стивен Изге Язмалар зур көчкә ия булганына ничек инанган?

12 Элегрәк искә алынган Стивен әкренләп яңа шәхес булып киенә алган. Ул болай ди: «Суга чумдырылганнан соң минем холкым еш кына сыналды. Мин киеренке хәлләрне йомшартырга һәм, берәрсе мине котыртса, үземне кулда тотарга өйрәндем. Күп кенә кешеләр, шул исәптән хатыным да, үземне кулда тота белгәнем өчен, мине мактый. Үзем дә булдыра алганыма гаҗәпләнәм. Ләкин мин холкымны үз көчем белән үзгәртә алмас идем». Әйе, Изге Язмаларның кешене үзгәртерлек көче бар.

ДӨРЕС БУЛМАГАН ТЕЛӘКЛӘР БЕЛӘН КӨРӘШЕГЕЗ

13. Дөрес теләкләр үстерергә безгә нәрсә ярдәм итәр? (Гәләтиялеләргә 5:16)

13 Гәләтиялеләргә 5:16 укы. Без дөрес булганны эшли алсын өчен, Йәһвә безгә мул итеп үз рухын бирә. Мәсәлән, Аллаһы Сүзен укыганда, безгә изге рух тәэсир итә. Без шулай ук җыелыш очрашуларында изге рух алабыз. Андый очрашуларда без үзебез кебек яхшыны эшләргә тырышкан кардәшләр белән аралашабыз һәм вакыт үткәрәбез. Бу безне бик дәртләндерә (Евр. 10:24, 25; 13:7). Ә Йәһвәгә эчкерсез дога кылганда һәм кимчелекләребез турында ялварганда, ул безгә көрәшне дәвам итәргә булышыр өчен изге рухын бирә. Боларның барысы безнең дөрес булмаган теләкләребезне бетермәстер дә, әмма шул теләкләр буенча эш итмәскә ярдәм итәр. Гәләтиялеләргә 5:16 да язылганча, рух буенча яшәүчеләр «гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәс».

14. Ни өчен безгә алга таба да дөрес теләкләр булдыру мөһим?

14 Рухи гадәтләрне булдырсак, безгә алга таба да аларны тотарга һәм дөрес теләкләр үстерергә кирәк. Ни өчен бу мөһим? Чөнки безнең бер дошманыбыз һич тә йокламый. Бу — дөрес булмаганны эшләү теләге. Суга чумдырылганнан соң да безнең начарлык эшләргә теләк туа ала. Мәсәлән, без комарлы уеннарга, чамадан тыш исерткеч эчемлекләр эчүгә я порнография карауга тартылырга мөмкин (Эфес. 5:3, 4). Бер яшь абый-кардәш болай дигән: «Үз җенесемдәге кешеләргә тартылуым — минем өчен иң зур вәсвәсә. Мин андый теләкләр бетәр дип уйлаган идем, әмма алар һаман да кала бирә». Дөрес булмаган берәр теләк аеруча көчле булса, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

Начар теләкләр белән көрәшсәгез, сезнең хәлегез өметсез түгел. Башка мәсихчеләр дә андый көрәш алып барган һәм җиңгән (15, 16 нчы абзацны кара.)

15. Барлык кешеләрнең дә дөрес булмаган теләкләре бар. Ни өчен моны белү безне юата? (Иллюстрацияне кара.)

15 Начар һәм бик көчле теләк белән көрәшсәгез, ялгыз булмаганыгызны истә тотыгыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Сез барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә генә дучар буласыз» (1 Көр. 10:13а). Бу сүзләр Көринттәге абый һәм апа-кардәшләргә юнәлгән булган. Аларның кайберләре элек зиначылар, гомосексуалистлар һәм эчкечеләр булган (1 Көр. 6:9—11). Сезнеңчә, суга чумдырылгач, аларның бу теләкләре юкка чыкканмы? Ай-һай. Аларның барысы да майланган мәсихчеләр булса да, алар камилсез булган. Һичшиксез, вакыт-вакыт аларга дөрес булмаган теләкләре белән көрәшергә туры килгән. Бу безне юатырга тиеш. Ни өчен? Чөнки без нинди генә начар теләк белән көрәшсәк тә, кемдер андый теләкне инде җиңә алган. Сез «бөтен кардәшлегегезнең шундый ук газапларга дучар булуын белеп... иманда нык була» аласыз (1 Пет. 5:9).

16. Безгә нинди уйлардан сакланырга кирәк һәм ни өчен?

16 «Мин очраган авырлыкны беркем дә аңлый алмый» дип берүк уйлый күрмәгез. Шулай фикер йөрткәнгә, без өметсез һәм начар теләкләргә каршы тора алмыйбыз дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Изге Язмаларда исә гел башкача әйтелә. Анда: «Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк»,— дип әйтелә (1 Көр. 10:13ә). Шуңа күрә дөрес булмаган теләкләребез көчле булса да, без Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә ярдәме белән без начар теләкләрдән тыела алабыз.

17. Дөрес булмаган теләкләр туып торса да, без нәрсә эшли алабыз?

17 Һәрчак шуны исебездә тотыйк: камилсез булганга, начар теләкләребез туып кына торачак. Әмма безгә, Йосыф Потифар хатыныннан шундук качып киткән кебек, дөрес булмаган теләкләрне тәвәккәллек белән кире кагарга кирәк (Ярат. 39:12). Әйдәгез, начар теләкләрнең әсире булып китмик!

БИРЕШМӘГЕЗ!

18, 19. Алга таба да акылыбызны яңартыр өчен, безгә үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

18 Акылыбызны яңарта барыр өчен, безгә алга таба да фикер йөртүебезне һәм тормышыбызны Аллаһы ихтыярына туры китерергә кирәк. Моның өчен регуляр рәвештә үзебезне тикшерик һәм үзебезгә мондый сораулар бирик: «Тормышымнан соңгы көннәрдә яшәгәнемне аңлаганым күренәме? Мин яңа шәхес булып киенүемне дәвам итәмме? Тән теләкләре белән көрәшер өчен, үземә Аллаһы рухына тәэсир итәргә юл куяммы?»

19 Бу тикшерүне үткәргәндә, үзегездән камиллек көтмәгез. Уңышларыгызга шатлана белегез. Ә үзгәртәсе якларны күрсәгез, боекмагыз. Моның урынына Филипиялеләргә 3:16 да язылган киңәш буенча эш итегез: «Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик». Бер дә шикләнмәгез, шулай эшләсәгез, Йәһвә акылыгызны яңартыр өчен куйган тырышлыкларыгызны фатихалаячак.

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

a Рәсүл Паул имандашларын дөньяга үзләрен формалаштырырга юл куймаска өндәгән. Бу киңәш безнең көннәрдә дә урынлы. Без дөньяның үз фикер йөртүебезгә хәтта бераз да тәэсир итүен теләмибез. Шуңа күрә фикер йөртүебез Аллаһы ихтыярына туры килмәгәнен абайлап алсак, безгә шунда ук үзгәрешләр ясарга кирәк. Бу мәкаләдә моны ничек эшләп булганын карап китәрбез.

b «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 июль санында «Тормышым түбәнгә тәгәрәде» дигән мәкаләне карагыз.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь абый-кардәш университетка укырга керергәме я тулы вакытлы хезмәтне башларгамы дип уйлана.