Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә сине уңышлы итә

Йәһвә сине уңышлы итә

«Йәһвә Йосыф белән иде. Шуңа күрә Йосыф уңышлы булды» (ЯРАТ. 39:2, 3).

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. a) Ни өчен сынауларның булуы безне гаҗәпләндерми? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

 СЫНАУЛАРНЫҢ булуы безне гаҗәпләндерми. Изге Язмаларда бит: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»,— дип әйтелгән (Рәс. 14:22). Кайбер авырлыклар яңа дөньяда гына тулысынча юкка чыгачак, чөнки анда «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачыл. 21:4).

2 Йәһвә безне сынаулардан якламый. Әмма шул сынаулар вакытында безгә чыдам булып калырга булыша. Рәсүл Паул, Римдагы кардәшләренә хатын язганда, башта үзе һәм кардәшләре кичергән кайбер сынауларны санап киткән. Аннары ул болай дигән: «Без боларның һәммәсен үзебезгә мәхәббәт күрсәтүче ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз» (Рим. 8:35—37). Димәк, Йәһвә, хәтта сынавыбыз тәмамланмаса да, безгә уңышлы булырга ярдәм итә ала. Әйдәгез, Йәһвәнең Йосыфны ничек уңышлы иткәненә һәм безгә дә ничек ярдәм итәргә мөмкин икәненә игътибар итик.

БАРЫСЫ ДА КИСКЕН ҮЗГӘРСӘ

3. Йосыфның тормышы көтмәгәндә ничек үзгәргән?

3 Йосыф Ягъкубның яраткан улы булган (Ярат. 37:3, 4). Моның аркасында Йосыфның абыйлары аңардан көнләшкән. Мөмкинлекләре тугач, алар аны Мидьян сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Тегеләре аны, йөзләгән километр ераклыкта урнашкан Мисырга алып китеп, сакчылар башлыгы Потифар исемле мисырлыга саткан. Әйе, Йосыфның тормышы күз ачып йомганчы үзгәргән. Яңа гына ул атасының сөекле улы булса, хәзер инде ул бер мисырлының колына әйләнгән (Ярат. 39:1).

4. Без нинди авырлыкларга очрарга мөмкин?

4 Изге Язмалардан күренгәнчә, һәркем бәлагә эләгергә мөмкин (Вәг. 9:11). Кайвакыт без «барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә» очрыйбыз (1 Көр. 10:13). Шулай ук без Мәсих шәкертләре булганга да газап чигәбез. Мәсәлән, бездән көләләр, безгә каршылык күрсәтәләр я хәтта безне эзәрлеклиләр (2 Тим. 3:12). Нинди генә сынауларга юлыксак та, Йәһвә безне уңышлы итә ала. Моны аңлар өчен, әйдәгез, кабат Йосыф мисалына кайтыйк.

Йосыф хәтта Потифар йортында кол булып киткәч, Йәһвә аны уңышлы иткән (5 нче абзацны кара.)

5. Потифар, Йосыфны күзәтеп, нинди нәтиҗәгә килгән? (Яратылыш 39:2—6)

5 Яратылыш 39:2—6 укы. Потифар Йосыфның сәләтле һәм тырыш яшь кеше булганына игътибар иткән. Ул шулай ук моның сәбәбен дә белгән. Изге Язмаларда: «Йосыфның хуҗасы... Йәһвәнең аның бөтен эшләрен фатихалавын күреп торды»,— дип әйтелгән b. Вакыт узу белән Потифар Йосыфны шәхси хезмәтчесе итеп билгеләгән һәм бөтен милкен аның карамагына тапшырган. Шул вакыттан алып, Потифарга уңышлар юлдаш булган.

6. Йосыф, мөгаен, булган хәлгә ничек караган?

6 Әйдәгез, булган хәлгә Йосыф күзлегеннән карыйк. Ул беренче чиратта нәрсә теләгән? Потифарның илтифатын казаныргамы? Мөгаен, ул иреккә чыгарга һәм үз атасы белән күрешергә теләгәндер. Йосыфка Потифар йортында күп төрле вазифалар бирелсә дә, ул барыбер мәҗүси кешенең колы булып калган. Аллаһы бит Потифарны үзенең бу хезмәтчесен иреккә чыгарырга дәртләндермәгән. Өстәвенә, алда Йосыфны тагы да авыррак сынаулар көткән.

ХӘЛ ТАГЫ ДА НАЧАРЛАНСА

7. Йосыфның тормышы ничек авырайган? (Яратылыш 39:14, 15)

7 Яратылыш китабының 39 нчы бүлегеннән күренгәнчә, Йосыфка Потифар хатынының күзе төшкәнгә, ул аны үзе белән ятарга күндерергә маташкан. Әмма Йосыф һәрчак аның тәкъдимнәрен кире каккан. Ахыр чиктә бу хатын шулхәтле ярсыган ки, хәтта Йосыфны үзен көчләүдә гаепләгән. (Яратылыш 39:14, 15 укы.) Потифар моның турында белгәч, аны төрмәгә ташлаган. Йосыф анда берничә ел үткәргән (Ярат. 39:19, 20). Бу төрмә ниндирәк булган? Йосыф кулланган «төрмә» дигән еврей сүзе сүзгә-сүз «чокыр» дигәнне аңлата (Ярат. 40:15, иск.). Бу сүздән төрмә шартлары бик авыр, ә Йосыфка үзенең хәле өметсез булып күренгән дигән нәтиҗәгә килеп була. Шулай ук Изге Язмаларда аның аяклары богаулар белән чикләнгән, ә муены зынҗыр белән богауланган булган дип әйтелгән (Зәб. 105:17, 18). Әйе, Йосыфның тормышы тагы да авырайган: коллыктан ул төрмәгә эләккән.

8. Хәлебез хәтта начарая барса да, без нәрсәгә шикләнмибез?

8 Кайнар догаларыгызга карамастан, болай да авыр хәлегезнең тагы да начарайганы бармы? Кызганычка каршы, шулай булырга мөмкин. Йәһвә безне Шайтан дөньясында була алган бар сынаулардан тулаем якламый (1 Яхъя 5:19). Әмма без шуңа шикләнмибез: Йәһвә кичергән авырлыкларыбызны күрә һәм безнең турында кайгырта (Мат. 10:29—31; 1 Пет. 5:6, 7). Ул шулай ук мондый вәгъдә бирә: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (Евр. 13:5). Хәлебез хәтта өметсез булып күренсә дә, Йәһвә безгә чыдам калырга булышыр. Әйдәгез, Йәһвәнең Йосыфка ничек ярдәм иткәнен белик.

Йосыф төрмәдә утырганда да, Йәһвә аның белән булган һәм ул башка тоткыннар өстеннән баш булып киткән (9 нчы абзацны кара.)

9. Йәһвәнең Йосыфны төрмәдә кайгыртканы нәрсәдән күренә? (Яратылыш 39:21—23)

9 Яратылыш 39:21—23 укы. Йосыфның өмет шәме сүнә барганда, Йәһвә аны уңышлы иткән. Ничек итеп? Йосыф төрмә башлыгы күзендә дә ышаныч һәм хөрмәт яулаган. Күпмедер вакыттан соң «төрмә башлыгы төрмәдәге барлык тоткыннарны Йосыфның карамагына тапшырган». Изге Язмаларда хәтта ул: «Йосыфка тапшырган бернәрсә турында да кайгырмады»,— дип әйтелгән. Хәзер Йосыф игътибарын башка нәрсәгә юнәлтә алган. Менә ничек хәл үзгәреп куйган бит! Ничек инде дәрәҗәле кешенең хатынын көчләүдә гаепләнгән кеше шундый җаваплы вазифа ала алган? Җавап билгеле. Яратылыш 39:23 тә: «Йәһвә Йосыф белән иде һәм Йәһвә аның бөтен эшләрен фатихалап торды»,— дип әйтелгән.

10. Ни өчен без Йосыф үзен уңышлы кеше дип санамаган дигән нәтиҗәгә килә алабыз? Аңлатыгыз.

10 Әйдәгез, бу хәлгә кабат Йосыф күзлегеннән карап алыйк. Ялган гаепләүләрдән һәм төрмәгә утыртылганнан соң Йосыф үзе турында мин бар яктан да уңышлы дип әйтә алганмы? Йосыф иң элек нәрсә теләгән? Төрмә башлыгының хуплавын алыргамы? Күрәсең, Йосыф, акланып, төрмәдән чыгарга теләгән. Ул хәтта тиздән иреккә чыгачак бер тоткыннан үзе турында фиргавен белән сөйләшеп алуын үтенгән (Ярат. 40:14). Әмма теге кеше Йосыфның үтенече турында оныткан. Нәтиҗәдә, Йосыф тагын ике ел төрмәдә утырган (Ярат. 40:23; 41:1, 14). Әмма бу вакыт дәвамында да Йәһвә Йосыфны уңышлы иткән.

11. Йәһвә Йосыфка нинди махсус сәләт биргән һәм бу Йәһвәнең ихтыяры үтәлүенә нинди өлеш керткән?

11 Йосыф төрмәдә утырганда, фиргавен Йәһвәдән ике төш күргән. Фиргавен бу төшләрнең мәгънәсенә төшенергә бик теләгән. Йосыфның төшләрне юрый алганын белгәч, ул аның артыннан кешеләр җибәргән. Йәһвәнең ярдәме белән Йосыф, фиргавеннең төшләрен юрап, аңа гамәли киңәшләр биргән. Фиргавен Йәһвәнең бу яшь кешене фатихалаганын ап-ачык күргән. Ул Йосыфны Мисырдагы бөтен азык-төлек өчен җаваплы иткән (Ярат. 41:38, 41—44). Берникадәр вакыттан соң Мисырда каты ачлык башланган. Бу ачлык Йосыф гаиләсе яшәгән Кәнган җиренә дә барып җиткән. Хәзер инде Йосыф, дәрәҗәле кеше булганга, үз гаиләсен коткара алган. Ә моның ярдәмендә Мәсихкә илтүче шәҗәрә сакланып калган.

12. Йәһвә еллар дәвамында Йосыфны ничек уңышлы иткән?

12 Йосыфның тормышында булган гаҗәеп вакыйгалар турында уйланыйк. Потифарның игътибарын Йосыфка кем юнәлткән? Төрмә башлыгын Йосыфны башка тоткыннар өстеннән баш итеп куярга кем дәртләндергән? Фиргавенгә борчулы төшләрне, ә Йосыфка төшләрне юрау сәләтен кем биргән? Фиргавенне Йосыфны бөтен Мисырдагы азык-төлек өчен җаваплы кеше итеп билгеләргә кем дәртләндергән? (Ярат. 45:5) Җавабы ап-ачык. Йәһвә Йосыфның сукмагын уңышлы иткән. Абыйлары Йосыфны үтерергә ниятләсә дә, нәтиҗәдә, Йәһвә, бу хәлне кулланып, үзенең ихтыярын үтәгән.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ НИЧЕК УҢЫШЛЫ ИТӘ?

13. Йәһвә тормышыбызны контроль астында тота дип әйтү дөресме? Аңлатыгыз.

13 Йосыф тормышыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Йәһвә тормышыбызда булган һәр хәлгә катыша дип әйтү дөресме? Тормышыбызда ниндидер начар вакыйга булса, моңа, һичшиксез, берәр сәбәп бар дип әйтү дөресме? Юк. Изге Язмалар моңа өйрәтми (Вәг. 8:9; 9:11). Без шуны төгәл әйтә алабыз: сынауларга дучар булганда, Йәһвә моны бик яхшы белә һәм ярдәм сорап ялваруларыбызны ишетә (Зәб. 34:15; 55:22; Ишаг. 59:1). Ә иң мөһиме, Йәһвә безгә бу сынауларда уңышлы булырга ярдәм итә ала.

14. Йәһвә безгә авыр вакытларда ничек ярдәм итә?

14 Йәһвә безгә ничек ярдәм итә? Мәсәлән, ул безне нәкъ кирәкле вакытта юата һәм дәртләндерә (2 Көр. 1:3, 4). Әйдәгез, Төркмәнстаннан булган Эзиз исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Аны иманы өчен ике елга төрмәгә утыртканнар. Ул болай дип сөйли: «Хөкем ителәчәк көнне иртә белән бер абый-кардәш миңа Ишагыя 30:15 не күрсәтте. Анда болай диелгән: „Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз“. Бу шигырь миңа тыныч булып калырга һәм бар эшләремдә Йәһвәгә таянырга булышты. Бу сүзләр турында уйлану миңа төрмәдә утырганда көч өстәп торды». Ә сез Йәһвәнең нәкъ кирәкле вакытта үзегезне ничек юатканын һәм дәртләндергәнен исегезгә төшерә аласызмы?

15, 16. Ториның мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Еш кына без, сынау үткәннән соң гына, Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәненә төшенәбез. Тори исемле апа-кардәш очрагында нәкъ шулай булган да. Аның улы Мейсон алты ел дәвамында рак белән көрәшкән. Кызганычка каршы, рак җиңгән. Бу зур кайгы Ториның йөрәген телгәләгән. Ул болай дип сөйли: «Әни кеше өчен газиз баласын югалту — иң зур кайгы. Баланың җәфа чигүен күргәнче, үзем интегер идем. Моның белән күп ата-аналар ризалашыр».

16 Тори, Йәһвәнең аңа тирән кайгы-хәсрәт вакытында ничек ярдәм иткәне турында уйланып, болай дигән: «Үткәннәрне искә төшереп, мин Йәһвәнең улым авырган вакытта һәрвакыт янымда булганын аңлыйм. Мәсәлән, хәтта Мейсон аның янына килгән кешеләрне кабул итә алмаганда да, кардәшләр барыбер хастаханәгә килә иде. Анда кадәр ике сәгатьлек юл булса да, хастаханәдә безгә ярдәм итәргә әзер булган кардәшләр һәрвакыт бар иде. Хәтта иң авыр чакларда да без бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмадык». Йәһвә Торига бу каты сынауны кичереп чыгарга ярдәм иткән. Ул Мейсонны да калдырмаган. ( «Йәһвә безгә бар кирәклесен бирде» дигән рамканы карагыз.)

ФАТИХАЛАРЫГЫЗНЫ САНАГЫЗ

17, 18. Авыр вакытларда Йәһвәнең ярдәмен күрергә һәм рәхмәтле булырга нәрсә булышыр? (Зәбур 40:5)

17 Зәбур 40:5 укы. Альпинистның максаты — тау очына менеп җитү. Әмма тауга менгәндә, ул тирә-юньне күзәтер өчен вакыт-вакыт туктала ала. Безгә дә авырлыклар вакытында Йәһвәнең үзебезне ничек уңышлы иткәне турында уйланыр өчен вакыт табу үтә мөһим. Һәр көннең ахырында үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Йәһвә мине бүген ничек фатихалады? Сынавым тәмамланмаса да, Йәһвә миңа ничек көч бирә?» Бу сораулар турында уйланганда, ким дигәндә, Йәһвәнең бер фатихасын күрергә тырышыгыз.

18 Әйе, кайвакыт без догада Йәһвәдән сынавыбызны алып куйсын дип сорарга мөмкин. Алай эшләүнең бернинди начарлыгы да юк (Флп. 4:6). Әмма, безгә шулай ук хәзерге фатихаларны күрә белергә кирәк. Йәһвә бит асылда: «Сезне ныгытырмын һәм чыдам калырга булышырмын»,— дип вәгъдә итә. Йәһвәгә үзегезгә ярдәм иткәне өчен, һәрвакыт рәхмәтле булыгыз. Шулай эшләсәгез, сез Йәһвәнең, Йосыфка ярдәм иткән кебек, үзегезгә дә уңышлы булырга ярдәм иткәнен күрерсез (Ярат. 41:51, 52).

32 ҖЫР Йәһвә ягына бас!

a Каты сынауларга эләккәндә, без үзебезне «уңышлы» кеше дип санамыйбыздыр. Ә менә сынауны кичереп чыккан кешене без уңышлы кеше дип саныйбыз. Әмма Йосыфның мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә хәтта сынаулар вакытында да безне уңышлы итә ала. Бу мәкаләдә нәкъ моның турында сүз барачак.

b Изге Язмаларда Йосыф тормышының бу өлеше берничә шигырьдә сурәтләнсә дә, бу вакыйгалар, күрәсең, берничә ел дәвам иткән.