Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Изге Язмалар үз Авторы турында нәрсә ачыклый?

Изге Язмалар үз Авторы турында нәрсә ачыклый?

«Сиңа әйткән бар сүзләремне китапка язып куй» (ИРМ. 30:2).

96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен без Изге Язмаларны кадерлибез?

 БЕЗ Йәһвәгә Изге Язмалар өчен шундый рәхмәтле! Аллаһы Сүзендә акыллы киңәшләр бар һәм алар безгә авырлыкларыбызны чишәргә булыша. Шулай ук Аллаһы безгә искиткеч киләчәккә өмет бирә. Ә иң мөһиме, Йәһвә Изге Язмалар аша үзе турында сөйли. Аның гаҗәеп сыйфатлары турында уйлану безнең күңел кылларын тибрәтә һәм бу безне, аның белән якын дуслык булдырып, аңа якынлашырга дәртләндерә (Зәб. 25:14).

2. Йәһвә үзен кешеләргә ничек итеп ачкан?

2 Йәһвә кешеләрнең үзе турында белүләрен тели. Ул үз шәхесен кешеләргә төшләр, күренешләр һәм хәтта фәрештәләр аша ачкан (Сан. 12:6; Рәс. 10:3, 4). Әмма боларның барысы язылып куелмаса, без моны ничек белер идек? Менә ни өчен Йәһвә без белергә тиешле бар нәрсә «китапка язып куелсын» дип кайгырткан (Ирм. 30:2). «Хак Аллаһының юлы камил» булганга, андый аралашу ысулы иң яхшы булганына һәм безгә файда китергәненә бер дә шикләнмәскә була (Зәб. 18:30).

3. Йәһвә үз Сүзен ничек саклап калдырган? (Ишагыя 40:8)

3 Ишагыя 40:8 укы. Аллаһы Сүзе меңләгән ел дәвамында тугры ир-атлар һәм хатын-кызларга ышанычлы җитәкчелек биреп торган. Бу ничек мөмкин булган? Бу яхшы сорау. Изге Язмаларның өлешләре күп еллар элек язылган булган бит һәм алар язылган материаллар таушалып беткән, шуңа күрә аларның төп нөсхәләре безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган. Шулай да Йәһвә аларның күчермәләре булуы турында кайгырткан. Күчереп язучылар камилсез булса да, үз эшләрен җентекләп башкарган. Бер белгеч болай дип язган: «Башка борынгы китаплардан аермалы буларак, [Еврей Язмалары] күпкә төгәлрәк күчереп язылган дип тулы ышаныч белән әйтеп була». Әйе, Изге Язмалар күп еллар элек тиз таушала торган материалларга язылган һәм күчереп язучылар да камилсез булган. Әмма без укыган Изге Язмаларда Йәһвәнең фикерләре булуына бер дә шикләнмәскә була.

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» Йәһвәдән килә (Ягък. 1:17). Изге Язмалар — Йәһвәнең безгә биргән бүләкләренең берсе. Бүләктән бүләк бирүченең безне һәм безнең шартларыбызны никадәр яхшы белгәне күренә. Шуны ук Изге Язмаларны Бирүче турында да әйтеп була. Бу бүләк ярдәмендә без Йәһвә турында күпне белә алабыз: аның үзебезне һәм шартларыбызны бик яхшы белгәнен күрәбез. Бу мәкаләдә без Изге Язмаларның Аллаһының өч сыйфатын — зирәклек, гаделлек һәм яратуны — ничек ачыклаганын карап чыгарбыз. Әйдәгез, башта Изге Язмаларның Аллаһының зирәклеген ничек чагылдырганын белик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ЙӘҺВӘНЕҢ ЗИРӘКЛЕГЕ ЧАГЫЛА

5. Изге Язмаларда Аллаһының зирәклеге ничек чагыла?

5 Йәһвә безнең зирәк киңәшләргә мохтаҗ булуыбызны белә. Һәм аның бүләге, Изге Язмалар, аның зирәклеге белән тулы. Изге Язмалардагы киңәшләр кешеләргә уңай яктан тәэсир итә һәм аларның тормышларын яхшыга үзгәртә. Изге Язмаларның беренче китапларын язганда, Муса исраиллеләргә болай дигән: «Бу сезнең өчен буш сүзләр түгел, алар — сезнең өчен тормыш» (Кан. 32:47). Изге Язмалар буенча яшәгән кешеләр уңышлы һәм бәхетле тормыш алып бара (Зәб. 1:2, 3). Аллаһы Сүзе күп еллар элек язылган булса да, ул һаман да кеше тормышын үзгәртергә сәләтле. Мәсәлән, безнең сайтыбызда «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикада 50 дән артык кардәшнең тәрҗемәи хәле китерелә. Алар Изге Язмаларның «иман итүчеләргә тәэсир итеп торганын» күрсәтә (1 Тис. 2:13).

6. Ни өчен Изге Язмаларга тиң китап юк?

6 Аллаһы Сүзе бар башка китаплардан аерылып тора. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Чөнки аның Авторы, Йәһвә Аллаһы,— Чиксез Кодрәт Иясе, мәңге яшәүче һәм иң зирәк шәхес. Башка китапларны, аларның авторлары үлсә дә, укыйлар, әмма алардагы киңәшләр вакыт узу белән искерә. Ә Изге Язмалардагы зирәк киңәшләр беркайчан да искерми. Алар төрле чорларда яшәгән кешеләргә файда китергән. Аллаһы Сүзен укыганда һәм укыганнарыбыз турында уйланганда, аның Авторы, изге рухын кулланып, безгә андагы киңәшләрне ничек кулланырга икәнен күрергә ярдәм итә (Зәб. 119:27; Мал. 3:16; Евр. 4:12). Әйе, Изге Язмаларның мәңге яшәүче Авторы сезгә ярдәм итәргә әзер! Әллә моны белү сезне Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә укырга дәртләндермиме?

Изге Язмаларның Йәһвә халкын элек һәм бүген берләштергәне нәрсәдән күренә? (7, 8 нче абзацны кара.)

7. Изге Язмалар Аллаһы халкына үткәндә ничек бердәм булып калырга булышкан?

7 Изге Язмаларда Аллаһының зирәклеге тагын ничек чагыла? Алар Аллаһы халкына бердәм булырга булыша. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирне яулап алгач, зур территориядә яши башлаган. Кайберәүләр балыкчылар булып киткән, кемдер мал асраган, башкалар җир эшкәрткән. Бер җирдә төпләнгән исраиллеләр башка төбәкләрдәге милләттәшләренә ваемсыз булып китә алган. Әмма Йәһвә исраиллеләрнең бергә җыелуы турында кайгырткан. Андый җыеннарда Аллаһы Сүзен укыганнар һәм аңлатканнар (Кан. 31:10—13; Ник. 8:2, 8, 18). Берәр тугры исраилле, Иерусалимга килеп, анда, мөгаен, миллионлаган имандашын күргәч, нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга гына китереп карагыз! Шулай итеп, Йәһвә үз халкына бердәм булырга булышкан. Соңрак мәсихче җыелыш барлыкка килгәч, ул төрле телләрдә сөйләшкән ир-атлар һәм хатын-кызлардан торган. Аларның чыгышлары һәм материаль хәле дә төрле булган. Әмма Изге Язмаларны яратканга, алар хак Аллаһыга гыйбадәт кылуда берләшкән булган. Хакыйкать белән кызыксынган кешеләр Аллаһы Сүзен мәсихчеләр һәм җыелыш очрашулары ярдәмендә генә аңлый алган (Рәс. 2:42; 8:30, 31).

8. Изге Язмалар Аллаһы халкын бүген ничек берләштерә?

8 Зирәк Аллаһыбыз бүген дә үз халкын Изге Язмалар аша өйрәтә һәм берләштерә. Аллаһы Сүзендә без Йәһвә турында белергә тиешле бар хакыйкатьләр язылган. Без регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрибез. Анда Изге Язмалар укыла, аңлатыла һәм алар буенча фикер алышу бара. Шулай итеп, Йәһвәгә «иңгә-иң хезмәт итүдә» Изге Язмалар бик мөһим роль уйный (Саф. 3:9).

9. Изге Язмалардагы хәбәрне аңлар өчен, нинди сыйфат кирәк? (Лүк 10:21)

9 Йәһвәнең зирәклеген тагын нәрсә күрсәтә? Ул Изге Язмаларның күп өлешләрен басынкы кешеләр генә аңларлык итеп яздырткан. (Лүк 10:21 укы.) Аллаһы Сүзен бөтен дөнья буйлап укыйлар. Бер белгечнең сүзләре буенча, Изге Язмалар — «иң укыла торган китап кына түгел, ул иң җентекләп укыла торган китап». Әмма басынкы кеше генә аны чын мәгънәдә аңлый һәм укыганын куллана (2 Көр. 3:15, 16).

10. Изге Язмалар Йәһвәнең зирәклеген тагын ничек чагылдыра?

10 Изге Язмалардан Йәһвәнең зирәклеген тагын ничек күреп була? Йәһвә Изге Язмаларны тулаем халкын өйрәтер өчен генә түгел, ә шулай ук хезмәтчеләренең һәрберсен аерым өйрәтер һәм юатыр өчен дә куллана. Безнең һәммәбез Аллаһы Сүзен укыганда, Йәһвәнең шәхсән үзебез белән кызыксынганын сизә (Ишаг. 30:21). Авырлыкларга очраганда, сез Изге Язмаларга еш мөрәҗәгать итәсездер һәм андагы шигырьләр нәкъ үзегез өчен язылган дип күрәсездер. Шулай да Изге Язмалар миллионлаган кеше аңларлык итеп язылган. Ничек соң анда нәкъ сезгә кирәкле мәгълүмат була ала? Бу аның Авторы галәмдәге иң зирәк Шәхес булганга гына мөмкин (2 Тим. 3:16, 17).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЙӘҺВӘНЕҢ ГАДЕЛЛЕГЕН ЧАГЫЛДЫРА

11. Изге Язмалар язылганда, Йәһвәнең кешеләрне аермаганы ничек күренгән?

11 Йәһвәнең башка бер сыйфаты — гаделлек (Кан. 32:4). Гаделлек кешеләрне аермау белән тыгыз бәйле. Менә ни өчен Йәһвә кешеләрне аермый (Рәс. 10:34, 35; Рим. 2:11). Аның бу сыйфаты Изге Язмаларның нинди телләрдә язылганыннан күренә. Изге Язмаларның беренче 39 китабы башлыча еврей телендә язылган булган. Ул чакта Аллаһы халкы бу телне җиңел генә аңлый алган. Әмма б. э. I гасырына грек теле киң таралган булган. Шуңа күрә Изге Язмаларның калган 27 китабы башлыча шул телдә язылган булган. Йәһвә үз Сүзенең язылуын бер тел белән генә чикләмәгән. Бүгенге көннәрдә якынча 8 миллиард кеше төрле-төрле телләрдә сөйләшә. Шулкадәр күп кеше Йәһвәне ничек белә ала?

12. Даниял 12:4 тә язылган сүзләр бу соңгы көннәрдә ничек үтәлә?

12 Даниял пәйгамбәр аша Йәһвә соңгы көннәрдә Изге Язмалардагы «чын белем артыр» дип вәгъдә иткән, ягъни күпләр бу китапны аңларга тиеш булган. (Даниял 12:4 укы.) Бу белем Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тәрҗемә итү, бастыру һәм тарату ярдәмендә арта. Изге Язмалар дөньяда иң күп тәрҗемә ителә һәм таратыла торган китап булып киткән. Коммерция фирмалары чыгарган Изге Язмалар тәрҗемәләре кайчак бик кыйммәт. Йәһвә халкы Аллаһы Сүзен тулысынча яки өлешчә 240 тан артык телгә тәрҗемә иткән һәм аны һәр кеше диярлек түләүсез ала ала. Нәтиҗәдә, бар милләт кешеләренең ахыр килгәнче «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» ишетергә мөмкинлеге бар (Мат. 24:14). Гадел Аллаһыбыз мөмкин кадәр күбрәк кешенең Изге Язмаларны укуларын һәм, шулай итеп, үзе турында белем алуларын тели. Ул бит безнең барыбызны бик нык ярата.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕН ЧАГЫЛДЫРА

13. Ни өчен Изге Язмалар Йәһвәнең яратуын чагылдыра дип әйтеп була? (Яхъя 21:25)

13 Изге Язмаларда Йәһвәнең иң күркәм сыйфаты мәхәббәт икәне ачыклана (1 Яхъя 4:8). Йәһвәнең Изге Язмаларга нәрсә керткәне, ә нәрсәне төшереп калдырганы турында уйланыйк. Ул безгә, үзе белән якын мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен, инде бүген бәхетле тормыш алып барыр өчен һәм мәңгелек тормышка ия булыр өчен, җитәрлек мәгълүмат биргән. Шул ук вакыт, яратудан чыгып, Йәһвә Изге Язмаларга чиктән тыш күп мәгълүмат кертмәгән. (Яхъя 21:25 укы.)

14. Изге Язмаларның эчтәлеге Аллаһы яратуын тагын ничек чагылдыра?

14 Йәһвә безне яратканга, шулай ук Изге Язмаларда бетмәс кагыйдәләр исемлеге бирмәгән. Моның урынына ул чынлыкта булган очраклар, гаҗәеп пәйгамбәрлекләр һәм гамәли киңәшләр ярдәмендә безгә акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Шулай итеп, Аллаһы Сүзе безне Йәһвәне яратырга һәм аңа чын күңелдән буйсынырга дәртләндерә.

Ни өчен безгә Йәһвәнең үткәндә үз хезмәтчеләре белән ничек мөгамәлә иткәне турында уйлану мөһим? (15 нче абзацны кара.)

15. a) Йәһвәнең үз Сүзен укыган кешеләр турында кайгыртканы ничек күренә? ә) Иллюстрациядәге кечкенә кыз, яшь абый-кардәш һәм олы яшьтәге апа-кардәш Изге Язмалардагы нинди персонажлар турында уйлана? (Ярат. 39:1, 10—12; 2 Пат. 5:1—3; Лүк 2:25—38)

15 Изге Язмалар Йәһвәнең безнең турында кайгыртканын күрсәтә. Аның Сүзендә еш кына кешеләрнең хисләре сурәтләнә. Без Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең хисләрен аңлый алабыз, чөнки аларның да «бездә булган хисләре» булган (Ягък. 5:17). Ә иң мөһиме, Аллаһы Сүзендә Йәһвәнең андый кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне язылган. Бу безгә «Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын» күрергә булыша (Ягък. 5:11).

16. Изге Язмалардан хата кылган кешеләр турында укыганда, без Йәһвә турында нәрсә беләбез? (Ишагыя 55:7)

16 Изге Язмалар Йәһвәнең мәхәббәтен тагын ничек ачыклый? Аллаһы Сүзе, без гөнаһ кылсак, Йәһвәнең безне калдырмаячагына ышандыра. Исраиллеләр Йәһвәгә каршы кат-кат гөнаһ кылган. Шулай да алар эчкерсез тәүбә иткәч, Аллаһы аларны кичергән. (Ишагыя 55:7 укы.) Беренче гасыр мәсихчеләре дә Аллаһының үзләрен нык яратканын белгән. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул имандашларын, бозык юлын калдырып, тәүбә иткән кешене «ихлас күңелдән кичереп юатыгыз» дип дәртләндергән (2 Көр. 2:6, 7; 1 Көр. 5:1—5). Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләрен хаталары аркасында кире какмаган. Моны белү безне бик дәртләндерә! Ул аларга, ярату күрсәтеп, ярдәм кулы сузган, төзәткән һәм кире кайтырга чакырган. Йәһвә бүген дә, гөнаһларын калдырып, тәүбә иткән бар кешеләргә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә вәгъдә итә (Ягък. 4:8—10).

АЛЛАҺЫНЫҢ «КАМИЛ БҮЛӘГЕН» КАДЕРЛӘГЕЗ

17. Ни өчен сез Изге Язмаларны кыйммәтле бүләк дип саныйсыз?

17 Йәһвә безгә гаҗәеп бүләк биргән. Ни өчен аның Сүзе шулкадәр кыйммәтле? Белгәнебезчә, Изге Язмаларда Аллаһының зирәклеге, гаделлеге һәм мәхәббәте ачыклана. Шулай ук Йәһвә безнең үзе турында белүебезне һәм үзе белән дус булуыбызны тели.

18. Без Аллаһының «камил бүләге» Изге Язмалар өчен рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

18 Без Аллаһының Сүзе «камил бүләк» икәнен онытырга бер дә теләмәс идек (Ягък. 1:17). Әйдәгез, алга таба да аның өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтик. Моны без андагы изге сүзләрне укып һәм алар турында уйланып эшли алабыз. Шулай эшләсәк, аның бөек Авторы безнең тырышлыкларыбызны фатихалар һәм без «Аллаһы турында белем» табарбыз (Гыйб. сүз. 2:5).

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

a Изге Язмалар безгә Йәһвәгә якынлашырга булыша. Без алардан Аллаһының зирәклеге, гаделлеге һәм яратуы турында нәрсә белә алабыз? Бу белемнәр безгә Аллаһы Сүзен күбрәк кадерләргә һәм аны күктәге Атабызның бүләге итеп күрергә булыша ала.