Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Тугрыларның чәчәк атуын күрдем

Тугрыларның чәчәк атуын күрдем

СЕЗНЕҢ дә тормышыгызда истә калырлык әңгәмәләр булгандыр. Минем дә, якынча 50 ел элек, дустым белән Кениядә учак янында утырганда, нәкъ шундый сөйләшү булды. Без, кояштан каралып беткән һәм күп айлык сәяхәт итүдән чыныккан ике дус, дини темага нигезләнгән бер фильм турында сөйләшеп утырган идек. Һәм шунда дустым кинәт: «Изге Язмаларда барысы да башкача»,— дип әйтеп куйды.

Мин көлеп җибәрдем, дустым бер дә дини кешегә охшамаган иде бит. «Син Изге Язмалар турында нәрсә беләсең соң»,— дип сорап куйдым мин аңардан. Ул шунда ук җавап кайтармады. Бераздан ул үзенең әнисе Йәһвә Шаһите икәне һәм ул аңардан кайбер нәрсәләрне белгәне турында әйтте. Кызыксынуга түзә алмыйча, мин дустымны күбрәк сөйләргә күндердем.

Без төне буе сөйләшеп чыктык. Дустым миңа, Изге Язмалар буенча, дөнья белән Шайтанның идарә иткәнен аңлатты (Яхъя 14:30). Сез моны, мөгаен, гомер буе белгәнсездер, әмма мин моның турында беренче тапкыр ишеткән идем. Һәм бу фикер мине уйландырды. Миңа һәрвакыт бу дөнья белән Аллаһы идарә итә, ул игелекле һәм гадел икәне турында әйтеп килделәр. Әмма бу тормышта күргәннәрем белән бер дә тәңгәл килми иде. Миңа нибары 26 гына булса да, мин инде күпне күргән идем һәм бу мине бик боектыра иде.

Әтием АКШның хәрби һава көчләрендә хезмәт иткәнгә күрә, мин инде бала чактан атом-төш сугышы була алганын һәм хәрбиләрнең теләсә кайсы вакытта «төймәгә» басарга әзер икәннәрен белеп килдем. Мин Калифорниянең көллиятендә укыган чакта, Вьетнамда сугыш бара иде. Күпчелек студентлар кебек, мин дә протестларда катнаша башладым. Полиция, газ кулланып һәм чукмарлар тотып, безне куалый иде, ә без тончыга-тончыга кача идек. Бу буталчык заманалар иде. Сәясәт аркасында үтерешләр, протестлар һәм чуалышлар туктамады. Бөтен җирдә төрле фикерләр һәм идеяләр яңгырап торды, әмма аларга бер дә төшенеп бетәрлек түгел иде шул.

Лондоннан Үзәк Африкага

1970 елда Алясканың төньяк ярында мин яхшы эш таптым һәм байтак кына акча суктым. Аннары Лондонга очып киттем, анда үземә мотоцикл сатып алдым һәм, күзем кая караса, шунда юл тоттым. Берничә айдан соң мин Африкага барып җиттем. Юлда миңа төрле кешеләр очрап торды, алар да, минем кебек үк, каядыр качарга тели иде. Алар кешечә яшәргә комачаулаган проблемалардан арынырга омтыла иде.

Әйе, мин күпне күрдем. Шуңа күрә дөнья белән явыз рухи затның идарә итүе турындагы Изге Язмалардагы тәгълимат логикага туры килә иде. Ә алайса, Аллаһы нәрсә эшли соң? Моны бик тә беләсем килде.

Алдагы айларда мин моңа җавапны таптым. Вакыт узу белән мин бердәнбер хак Аллаһыга үз тугрылыкларын төрле шартларда раслаган күп кенә кеше белән таныштым һәм дуслаштым.

ТӨНЬЯК ИРЛАНДИЯ: «БОМБАЛАР ҺӘМ ПУЛЯЛАР ҖИРЕ»

Лондонга кайткач, мин теге дустымның әнисе белән элемтәгә кердем һәм ул миңа Изге Язмаларны бирде. Соңрак Амстердамда фонарь яктысында минем Изге Язмаларны укып торганымны бер Йәһвә Шаһите күреп алды һәм укыганнарымны яхшырак аңларга ярдәм итте. Вакыт узу белән мин Ирландиягә, Дублинга киттем һәм анда Йәһвә Шаһитләренең филиалын эзләп таптым. Шунда мин зирәк һәм тәҗрибәле Артур Маттьюз белән таныштым да. Мин аңардан: «Син минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә алмассыңмы?» — дип сорадым, һәм ул ризалашты.

Мин баш-аяк өйрәнүгә чумдым һәм Йәһвә Шаһитләре чыгарган китап-журналларны йотлыга-йотлыга укыдым. Һәм, әлбәттә, Изге Язмаларның үзен дә укый идем. Мин таң кала идем! Укымышлы кешеләр йөзләгән еллар буе җавап табарга тырышкан сорауларга: «Ни өчен шулкадәр күп явызлык? Аллаһы кем ул? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» — җыелыштагы хәтта бәләкәй балалар да моңа җавап белә иде. Мин Йәһвә Шаһитләре белән генә аралаша идем, һәм бу авыр түгел иде, чөнки бу илдә мин башка кешеләрне белми идем. Алар мине Йәһвәне яратырга һәм аның ихтыярын үтәргә өйрәтте.

Найджел, Денис һәм мин

1972 елда мин суга чумдырылдым. Бер елдан соң Ньюридагы (Төньяк Ирландия) кечкенә генә җыелышта мин гомуми пионер булып хезмәт итә башладым. Тау битендә урнашкан таш йортны арендага алып, анда яши башладым. Якындагы кырда сыерлар утлап йөри иде. Мин алар алдында нотыкларымны кабатлый идем. Сыерлар исә күши-күши мине игътибар белән тыңлый иде кебек. Алар миңа киңәш бирә алмаса да, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итәргә өйрәтте. 1974 елда мине махсус пионер итеп билгеләделәр, ә минем хезмәттәшем Найджел Питт гомерлеккә якын дустым булып китте.

Ул вакытта Төньяк Ирландиядә бер дә тыныч түгел иде. Кемдер аны «бомбалар һәм пулялар җире» дип юкка гына атамаган. Урамдагы бәрелешләр, снайперлар һөҗүме, атышлар һәм машина шартлату — бу гадәти күренеш иде. Сәяси һәм дини сораулар кулга кул тотышып барды. Әмма протестантлар да, католиклар да Йәһвә Шаһитләренең сәясәттә катнашмаганнарын яхшы белә иде. Шуңа күрә без һөҗүмнәрдән курыкмыйча, иркен хезмәт итә алдык. Без вәгазьләгән йорт хуҗалары еш кына чираттагы бәрелеш кайда һәм кайчан булачагын белгәнгә, безне анда барудан кисәтеп торды.

Шулай да куркыныч хәлләр булгалады. Бервакыт без Денис Карриган исемле бер пионер белән Йәһвә Шаһитләре булмаган күрше шәһәрдә вәгазьләп йөрдек. Моңарчы, без анда бер генә булган идек. Андагы кафеда бер хатын-кыз безне британ солдатлары дип гаепләде. Бу, бәлки, икебезнең беребез дә ирланд акценты белән сөйләшмәгәнгә булгандыр. Без куркып калдык. Солдатларга дустанә мөнәсәбәт күрсәтү аркасында да, кешенең тезенә ата я хәтта үтерә ала иделәр. Без туңып, автобус көтеп торган арада, теге кафе янына бер машина килеп туктады. Безне гаепләгән хатын кафедан чыгып, машинадагы ике ир-атка, безнең якка бармагы белән төртеп, нидер сөйли башлады. Аннары бу ир-атлар әкрен генә безнең янга килеп туктады һәм автобус расписаниясе турында берничә сорау биргән булды. Автобусыбыз килгәч, алар аның шоферы белән нидер сөйләште. Нәрсә турында сөйләшкәннәрен без ишетмәдек. Башка пассажирлар булмаганга күрә, шәһәрдән чыккач, безне үтерерләр дип уйлап куйдык. Ләкин алай булмады. Чыкканда, мин шофердан: «Теге егетләр, алар безнең турында сорадымы?» — дип сорадым. Ул: «Мин сезнең кем икәнегезне беләм һәм аларга да әйттем, борчылмагыз, сезгә бернәрсә дә янамый»,— диде.

Туй көнебез. 1977 елның март ае

1976 елда Дублинда үткән өлкә конгрессында a мин Англиядән булган Полина Ломаксны очраттым, ул да махсус пионер иде. Ул рухи, басынкы һәм чибәр апа-кардәш иде. Алар энесе Рей белән хакыйкатьне бала чактан ук белгән. Бер елдан соң без Полина белән өйләнештек һәм, махсус пионерлар булып, Баллиминда (Төньяк Ирландиядә) хезмәтебезне дәвам иттек.

Берникадәр вакыт без Белфастта, Лондондеррида һәм башка куркыныч урыннарда район хезмәтен башкардык. Безне апа һәм абый-кардәшләрнең иманнары сокландыра иде. Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, алар тирән тамырланган гореф-гадәтләрен калдырды, тискәре караш белән нәфрәттән арынды. Йәһвәнең аларны фатихалаганы һәм яклаганы ачык күренеп торды.

Мин Ирландиядә 10 ел яшәдем. Аннары 1981 елда безне Гилад мәктәбенең 72 нче классына укырга чакырдылар. Мәктәптән соң безне Сьерра-Леонега (Көнбатыш Африкага) билгеләделәр.

СЬЕРРА-ЛЕОНЕ: ХӘЕРЧЕЛЕККӘ КАРАМАСТАН, ТУГРЫЛЫК КҮРСӘТҮ

Миссионер йортында без искиткеч 11 абый һәм апа-кардәш белән бергә яшәдек. Безнең уртак аш бүлмәсе, өч бәдрәф, ике юыну бүлмәсе, телефон, кер юу машинасы һәм киптерү җайланмасы бар иде. Без еш кына һәм кинәт утсыз кала идек. Түбәдә күселәр, ә подвалда кобралар көн күрә иде.

Гвинеядә үткәрелгән конгресска елга аша юл тотабыз

Яшәү шартлары шәптән булмаса да, хезмәтебез күп шатлык китерде. Кешеләр Изге Язмаларны хөрмәт итә һәм игътибар белән тыңлый иде. Күп кенә кеше өйрәнеп, хакыйкатьне кабул итте. Җирле халык мине «Мистер Роберт», ә Полинаны «Миссис Роберт» дип атый иде. Әмма берникадәр вакыттан соң, филиалдагы эшләр аркасында хезмәткә сирәгрәк чыга башлагач, алар Полинаны «Миссис Полина», ә мине «Мистер Полина» дип атый башладылар. Полинага бу бик ошый иде!

Сьерра-Леонеда вәгазьлибез

Кардәшләр бик ярлы яши иде, әмма Йәһвә аларның ихтыяҗлары турында һәрвакыт кайгыртып торды. Һәм еш кына ул моны үзенчәлекле итеп башкарды (Мат. 6:33). Исемдә, бер апа-кардәшнең үзенә һәм балаларына бер көнлек ризык алырлык акчасы калган иде. Әмма ул бар булганын бизгәк авыруыннан интеккән абый-кардәшкә дару алыр өчен бирде. Һәм күз алдына гына китерегез, көтмәгәндә, шул ук көнне аның янына бер хатын-кыз килеп, чәчен кисәргә сораган. Нәтиҗәдә, апа-кардәш акча эшли алган. Шуңа охшаш очраклар бик күп булды.

НИГЕРИЯ: ЯҢА КУЛЬТУРА БЕЛӘН ТАНЫШУ

Без Сьерра-Леонеда 9 ел хезмәт иттек. Аннары безне Нигериядәге Бәйтелгә билгеләделәр һәм без зур филиалда яши башладык. Мин, Сьерра-Леонеда кебек, офис эшемне дәвам иттем. Әмма Полина өчен бу зур үзгәреш булды, аңа бер дә җиңел булмады. Элек ул һәр ай 130 сәгать вәгазьләде һәм аның уңышлы Изге Язмалар өйрәнүләре бар иде. Ә монда аны тегү мастерскоена билгеләделәр һәм аңа көне буе кием ремонтларга туры килде. Әйе, моңа ияләшер өчен байтак вакыт кирәк булды. Ул кардәшләрнең үзенең башкарган эшен бик кадерләгәнен аңлады һәм игътибарын башка бәйтелчеләрне дәртләндерүгә туплады.

Нигерия культурасы безнең өчен яңа иде һәм безгә күп нәрсәгә ияләшергә кирәк булды. Бервакыт, офисыма бер абый-кардәш керде, ул мине яңа гына Бәйтелгә чакырылган апа-кардәш белән таныштырырга теләде. Мин, исәнләшер өчен, апа-кардәшнең кулын кысарга дип торып баскач, апа-кардәш каршыма йөгереп килеп тезләнде. Мин аптырашта калдым! Шундук Изге Язмалардан ике урын исемә төште: Рәсүлләр 10:25, 26 һәм Ачылыш 19:10. Мин: «Ник ул тезләнде, бәлки, алай эшләмәскә дияргә?» — дип уйлап куйдым. Шул ук вакыт мин: «Ул Бәйтелгә чакырылган икән, димәк, Изге Язмалар нәрсәгә өйрәткәнен белә»,— дип тә уйлап куйдым.

Бу сөйләшү дәвамында мин үземне уңайсыз хис иттем һәм бу сорауны тикшерергә булдым. Шуннан соң апа-кардәшнең җирле гореф-гадәт буенча эш иткәнен һәм аларның культураларында бу ир-атларга да хас икәнен белдем. Бу табыну түгел, ә хөрмәт күрсәтү ысулы гына икән. Шуңа охшаш очраклар Изге Язмаларда да бар (1 Иш. 24:8). Мин ул вакытта кадерле апа-кардәшемә, аны оялтып, бернәрсә дә әйтмәгәнемә шундый шат идем.

Без Нигериядә күп еллар буе гаҗәеп тугрылык күрсәтеп яшәгән төрле кардәшләр белән таныштык. Айзая Адагбона абый-кардәшнең тарихы гына ни тора b. Ул хакыйкать белән яшь чагында ук танышкан, әмма соңрак махау чире белән авырып киткән. Аны лепрозорийга җибәргәннәр һәм ул анда бердәнбер Йәһвә Шаһите булган. Каршылыкларга карамастан, ул 30 дан артык махаулы кешегә хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм иткән һәм анда җыелыш оештырган.

КЕНИЯ: КАРДӘШЛӘР МИҢА КАРАТА САБЫР БУЛДЫ

Кениядә ятим калган мөгезборын баласы белән танышам

1996 елда безне Кениядәге филиалга билгеләделәр. Минем иң баштан сөйләп киткән вакыйгадан бирле анда булганым юк иде. Без Бәйтелдә яшәдек. Безгә еш кына кунакка верветкалар — кечкенә яшел маймыллар керә иде. Берәр апа-кардәш җиләк-җимеш күтәреп барса, алар аны «талый» иде. Бервакыт Бәйтелдә бер апа-кардәш бүлмәсендәге тәрәзәне ябарга оныткан. Ул бүлмәсенә кайтып керсә, анда бер төркем маймыл аның ашамлыклары белән сыйланып утыра. Апа-кардәш кычкырып җибәргән дә, бүлмәсеннән чыгып чапкан, ә маймыллар чинашып тәрәзәдән чыгып качканнар.

Без Полина белән суахили телендәге җыелышка йөри башладык. Бераздан мине китап өйрәнүен алып барырга сорадылар. (Хәзер ул «Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү» дип атала.) Әмма бу телне мин әле бик начар белә идем. Материалны алдан әзерләгәнгә, мин ким дигәндә сорауларны укый ала идем. Әмма җаваплар язылганнан әз генә булса да аерылып торса, мин аларны бөтенләй аңламый идем. Дөресен генә әйткәндә, хәлләр шәптән түгел иде, миңа кардәшләрне дә жәл иде. Әмма кардәшләр миңа карата бик түземле булды. Мин аларга басынкылык күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле идем.

АКШ: БАЙЛЫККА КАРАМАСТАН, ТУГРЫЛАР

Без Кениядә бер ел да тормадык. 1997 елда безне Бруклиндагы (Нью-Йорк) Бәйтелгә чакырдылар. Хәзер без материаль яктан чәчәк аткан илдә идек. Бу үзе белән башка төрле авырлыклар алып килә (Гыйб. сүз. 30:8, 9). Әмма шуңа да карамастан, кардәшләр нык иман күрсәтеп яши. Алар үз вакытларын һәм материаль нәрсәләрен баер өчен түгел, ә Йәһвә оешмасы оештырган искиткеч эшне тәэмин итәр өчен сарыф итә.

Без тормышыбыз дәверендә абый һәм апа-кардәшләрнең төрле шартларда тугры булып калуларын күрдек. Ирландиядә — җәбер-золымга карамастан, Африкада — хәерчелек һәм кардәшләр булмаган җирдә яшәүгә карамастан, Кушма Штатларда — байлыкка карамастан тугрылык күрсәтүләрен күрдек. Кардәшләр, нинди генә очракларда булуларына карамастан, Йәһвәгә карата яратуларын күрсәткәндә, ул бик сөенә.

Полина белән Уорвикта

«Көннәрем туку станы сосасыннан да тизрәк йөгерә» (Әюп 7:6). Хәзер без Уорвикта, төп идарәдә хезмәт итәбез. Без бер-берсен чын-чынлап яраткан кардәшләр белән бергә хезмәт итүебезгә шатланабыз. Без Патшабыз, Гайсә Мәсихкә, кулыбыздан килгәнчә, ярдәм итә алуыбызга бик бәхетле һәм канәгать, ә ул тиздән бихисап күп тугрыларны фатихалаячак (Мат. 25:34).

a Ул вакытта региональ конгресслар шулай атала иде.

b Айзая Адагбонаның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» (рус) 1998 ел, 1 апрель, 22—27 битләрендә укып була. Ул 2010 елда вафат булган.