Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы биргән тормыш бүләген кадерләгез

Аллаһы биргән тормыш бүләген кадерләгез

«Аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (РӘС. 17:28).

141 ҖЫР Тормыш могҗизасы

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Йәһвә өчен тормышыбыз никадәр кыйммәтле?

 КҮЗ алдына китерегез, дустыгыз сезгә бик кыйммәтле картина бүләк итте, ди. Аның төсе уңган, таплары бар һәм буявы яргаланып беткән. Бу кимчелекләргә карамастан, аның бәясе миллионлаган доллар тәшкил итә. Сез бу картинаны, һичшиксез, бик кадерләр идегез һәм өф итеп кенә торыр идегез. Шулай ук Йәһвә дә безгә бик кыйммәтле бүләк — тормыш биргән. Ул аны бик кадерли. Моны ул безнең өчен үзенең Улын йолым буларак биреп күрсәткән (Яхъя 3:16).

2. 2 Көринтлеләргә 7:1 дә әйтелгәнчә, Йәһвә бездән нәрсә көтә?

2 Йәһвәдә тормыш чишмәсе (Зәб. 36:9). Рәсүл Паул моны танып болай дигән: «Аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәс. 17:25, 28). Дөрестән дә, тормышыбыз — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге. Безнең турында кайгыртып, ул тормыш өчен бар кирәклесен биреп тора (Рәс. 14:15—17). Әмма бу Йәһвә тормышыбызны могҗизалы рәвештә саклаячак дигәнне аңлатмый. Моның урынына ул хәлебездән килгәнчә, физик һәм рухи сәламәтлегебез турында кайгыртуыбызны көтә. (2 Көринтлеләргә 7:1 укы.) Ни өчен Йәһвә бездән моны көтә һәм моны ничек эшләргә?

БҮЛӘГЕГЕЗНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ

3. Сәламәтлегебезне кайгыртыр өчен, сәбәпләрнең берсе нинди?

3 Ни өчен без сәламәтлегебез турында кайгыртабыз? Сәбәпләрнең берсе: без Йәһвәгә бар көчебезне куеп хезмәт итәргә омтылабыз (Марк 12:30). Без «үз тәннәребезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирергә» телибез. Шуңа күрә без сәламәтлегебезгә зыян китерә алган нәрсәләрдән качабыз (Рим. 12:1). Әлбәттә, без бар чирләрдән саклана алмыйбыз, шулай да хәлебездән килгәнне эшләгәндә, күктәге Атабызга тормыш бүләген кадерләгәнебезне күрсәтәбез.

4. Давыт патша нәрсә эшләргә теләгән?

4 Давыт патша тормышын ни өчен кадерләгәнен болай дип аңлаткан: «Үлүемнән, гүргә төшүемнән ни файда? Туфрак сине мактармы? Тугрылыгың турында сөйләрме?» (Зәб. 30:9) Бу сүзләрне Давыт, күрәсең, тормыш юлы тәмамлана барганда әйткән. Әмма ул Йәһвәне мактый алыр өчен сау-сәламәт булырга һәм мөмкин кадәр озаграк яшәргә теләгән. Һичшиксез, безнең барыбызның да андый теләге бар.

5. Олы яшебезгә һәм чирләребезгә карамастан без нәрсә эшли алабыз?

5 Авырсак я өлкән яшьтә булсак, безнең көчебез инде элеккечә түгел. Моның аркасында без күңелсезләнә һәм боега алабыз. Әмма беркайчан да бирешмик һәм сәламәтлегебезгә кул селтәмик. Чөнки олы яшькә һәм чирләргә карамастан, без әле дә Давыт патша кебек Йәһвәне мактый алабыз. Без камилсез булсак та, Йәһвә безне бик кадерли. Бу күңелебезне җылыта (Мат. 10:29—31). Хәтта үлем йокысына талсак та, ул безне торгызачак вакытны түземсезлек белән көтәчәк (Әюп 14:14, 15). Ә әлегә исән чакта сәламәтлегебезне һәм тормышыбызны саклар өчен хәлебездән килгәнне эшлик.

НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН САКЛАНЫГЫЗ

6. Ашау-эчү турында әйткәндә, Йәһвә бездән нәрсә көтә?

6 Изге Язмалар сәламәтлек саклау я диета тоту буенча белешмәлек түгел. Шулай да Аллаһы Сүзеннән Йәһвәнең бу сорауларга карашын белеп була. Мәсәлән, ул безне болай дип өнди: «Тәнеңне зыянлы нәрсәләрдән арындыр» (Вәг. 11:10). Изге Язмаларда чиктән тыш күп ашау һәм эчкечелек хөкем ителә, чөнки андый гадәтләр зыянлы һәм хәттә үлемгә китерә ала (Гыйб. сүз. 23:20). Йәһвә ашау-эчү мәсьәләсендә тотнаклылык күрсәтүебезне көтә (1 Көр. 6:12; 9:25).

7. Гыйбрәтле сүзләр 2:11 дә язылган киңәш безгә сәламәтлегебезне кайгыртырга ничек булыша ала?

7 Уйлап эш итеп, без Аллаһыга тормыш бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтә алабыз (Зәб. 119:99, 100; Гыйбрәтле сүзләр 2:11 укы.) Мәсәлән, безгә берәр ризык ошый, ди. Әмма ул безнең өчен зыянлы булганга, без аңардан баш тартырбыз. Шулай ук җитәрлек йоклап, регуляр рәвештә күнегүләр ясап, гигиена саклап һәм өебезне җыештырып, без акыллы эш иткәнебезне күрсәтербез.

САКЛЫК ЧАРАЛАРЫ КҮРЕГЕЗ

8. Аллаһы саклык чараларына ничек карый?

8 Йәһвә Исраил халкына биргән Канунда өйдә һәм эштә фаҗигале очракларны булдырмаска булышучы җитәкчелек булган (Чыг. 21:28, 29; Кан. 22:8). Берәр кеше ялгыш башка берәүне үтерсә, аны җитди нәтиҗәләр көткән (Кан. 19:4, 5). Канун буенча, тумаган балага очраклы рәвештә зыян китергән кешегә җәза бирелергә тиеш булган (Чыг. 21:22, 23). Изге Язмалар күрсәткәнчә, Йәһвә безнең саклык чаралары күрүебезне тели.

Китерелгән очракларда тормышны кадерләгәнебез нәрсәдән күренер? (9 нчы абзацны кара.)

9. Фаҗигаләр булдырмас өчен, нинди саклык чаралары күреп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Өйдә һәм эштә саклык чаралары күреп, без Аллаһыга тормыш бүләге өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез. Мәсәлән, без очлы, үткен әйберләрне, төрле химияне я даруларны дөрес утильләштерәбез һәм андый нәрсәләрне балалар таба алмаган җирләрдә саклыйбыз. Газ плитәсен кабызсак, ут яксак, берәр нәрсә кайнатсак, я электр җиһазлары белән эшләсәк, без аларны караусыз калдырмыйбыз. Шулай ук берәр дару, исерткеч эчемлек я йокы җитмәгәнгә аек фикер йөртә алмасак, без руль артына утырмыйбыз. Машина йөрткәндә исә, телефонны кулга алмыйбыз.

ҺӘЛАКӘТ КИЛГӘНДӘ

10. Һәлакәт килгәнче һәм килгәч, без нәрсә эшли алабыз?

10 Кайчак без куркыныч хәлләрдән кача алмыйбыз шул. Моны аеруча табигать афәтләре, эпидемияләр һәм бәрелешләр турында әйтеп була. Әмма андый хәлләр була калса, без куркынычны киметә һәм исән калу ихтималлыгын арттыра алабыз. Моның өчен комендант сәгате я эвакуация игълан ителсә, безгә буйсынырга һәм шулай ук моңа охшаш башка күрсәтмәләргә колак салырга кирәк (Рим. 13:1, 5—7). Кайчак куркыныч хәлләргә алдан әзерләнеп була. Моның өчен безгә җирле хөкүмәтләр биргән җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк. Мәсәлән, без су, тиз бозылмый торган ризык һәм аптечка әзерләп куя алабыз.

11. Йогышлы чир таралганда, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

11 Без яшәгән җирдә йогышлы чир таралса, нәрсә эшләргә? Безгә хөкүмәтләрнең, мәсәлән, кул юу, социаль дистанция саклау, маска киеп йөрү һәм карантин белән бәйле таләпләренә буйсынырга кирәк. Андый саклык чараларын тырышып үтәсәк, без Йәһвәгә тормыш бүләге өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтербез.

12. Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тә язылган принцип һәлакәт вакытында киң таралган мәгълүматка килгәндә, безгә сайлаучан булырга ничек булыша?

12 Һәлакәт килгәндә, дуслар, күршеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары дөрес булмаган мәгълүмат таратырга мөмкин. Ишеткән «һәр сүзгә» ышаныр урынына, рәсми һәм медик чыганакларның иң ышанычлыларына гына колак салу, акыллы булыр иде. (Гыйбрәтле сүзләр 14:15 укы.) Җитәкче совет һәм филиаллар төгәл мәгълүмат табар өчен зур тырышлыклар куя. Шуннан соң гына җыелыш очрашулары белән вәгазьгә кагылышлы җитәкчелек бирә (Евр. 13:17). Андый җитәкчелеккә буйсынып, без үзебезне дә, башкаларны да зыяннан саклыйбыз. Өстәвенә, без җәмгыятьтә Йәһвә Шаһитләренең абруен күтәрәбез (1 Пет. 2:12).

КАННАН ТЫЕЛЫГЫЗ

13. Кан мәсьәләсенә кигәндә, Аллаһының тормыш бүләген кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә?

13 Йәһвә Шаһитләре канны изге дип саный. Хәтта ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда да, без Йәһвәнең канунына буйсынып, кан салудан баш тартабыз (Рәс. 15:28, 29). Әмма бу без үләргә телибез дигәнне аңлатмый. Киресенчә, без Аллаһы биргән тормыш бүләген кадерлибез. Без кан кулланмыйча дәваларга әзер булган югары квалификацияле табибларны эзлибез.

14. Үзебезгә җитди медик ярдәм күрсәтү ихтималлыгын ничек киметергә?

14 Элегрәк әйтелеп киткән сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләрне тотсак, безгә, бәлки, җитди медик ярдәм кирәк булмастыр да. Шулай да операция кирәк булган чакта, сәламәтрәк булсак, без аны җиңелрәк кичерербез һәм тизрәк аякка басарбыз. Шулай ук өйдә һәм эштә куркыныч тудыра торган нәрсәләр булмаса һәм юл кагыйдәләрен үтәсәк, без үзебезгә ашыгыч операция ясау ихтималлыгын киметә алырбыз.

Тормыш бүләген кадерләгәнгә, без кан документын тутырабыз һәм һәрчак аны үзебез белән йөртәбез (15 нче абзацны кара.) c

15. a) Ни өчен безгә кан документын тутырып, аны һәрчак үзебез белән йөртергә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Видеода күрсәтелгәнчә, канга кагылышлы дөрес карарлар кабул итәргә безгә нәрсә булышыр?

15 Тормыш бүләге өчен рәхмәтле булганга, без «Волеизъявление и доверенность относительно медицинского вмешательства» дигән документны тутырып, аны һәрчак үзебез белән йөртәбез. Бу документ ярдәмендә без, кан салу һәм кайбер медик процедураларга карата үз ихтыярыбызны белдерәбез. Ә сезнең кан документыгыз искермәгәнме? Аны яңартырга кирәк булса, кичектермичә эш итегез. Ихтыярыбызны ачык итеп язып куйсак, кирәк булганда медик ярдәм безгә тоткарланмыйча күрсәтелер. Шулай ук без медицина персоналы белән аңлашылмаучанлыклардан кача алырбыз b.

16. Әгәр дә сез кан документын ничек тутырырга икәнен белмәсәгез, нәрсә эшләп була?

16 Яшебезгә һәм никадәр сәламәт булуыбызга карамастан, безнең һәммәбез фаҗигага очрарга я авырып китәргә мөмкин (Вәг. 9:11). Шуңа күрә кан документын тутыру бик мөһим. Әгәр дә сез аны ничек тутырырга икәнен белмәсәгез, өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез. Алар сезгә ярдәм итәргә әзер. Әмма алар сезнең өчен карарлар кабул итәчәк дип көтмәгез. Бу — сезнең җаваплылык (Гәл. 6:4, 5). Шулай да алар сезгә нинди дәвалау ысуллары булганын аңларга һәм документны тутырырга булышыр.

АКЫЛЛЫ БУЛЫГЫЗ

17. Сәламәтлек белән бәйле сорауларда акыллы булуыбыз нәрсәдән күренер?

17 Сәламәтлек һәм дәвалану белән бәйле күп кенә карарларны без Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан нигезендә кабул итәбез (Рәс. 24:16; 1 Тим. 3:9). Карарлар кабул иткәндә һәм карарларыбыз турында башкалар белән сөйләшкәндә, без Филипиялеләргә 4:5 тә язылган мондый принцип буенча эш итәбез: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын». Акыллы булсак, без сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылып йөрмәбез һәм карашыбызны башкаларга такмабыз. Башка кардәшләрнең карарлары безнекеннән аерылып торса да, без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез (Рим. 14:10—12).

18. Тормыш өчен рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтергә?

18 Без Йәһвәгә тормышыбыз өчен рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтә алабыз? Аңа иң яхшысын биреп һәм тормышыбызны саклап (Ачыл. 4:11). Кызганычка каршы, бүгенге көннәрдә без авырыйбыз һәм һәлакәткә юлыгырга мөмкин. Әмма Барлыкка Китерүчебезнең нияте гел башка булган. Тиздән ул безгә мәңгелек тормыш бирәчәк һәм авырту белән үлем инде булмаячак (Ачыл. 21:4). Ә әлегә, әйдәгез, сәламәтлегебез турында кайгыртып, яратучы Күктәге Атабыз Йәһвәгә шатланып хезмәт итик!

140 ҖЫР Ниһаять, мәңгелек тормыш!

a Бу мәкалә безгә Йәһвә биргән тормыш бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны үстерергә булышачак. Без, афәт килгәндә, сәламәтлегебезне һәм тормышыбызны ничек саклап калырга икәнен карап чыгарбыз. Шулай ук фаҗигале очракларны булдырмас өчен нәрсә эшләп булганын белербез. Өстәвенә, бу мәкаләдә ашыгыч медик ярдәм кирәк булган очракларга алдан ничек әзерләнергә икәне каралачак.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь абый-кардәш кан документын тутыра һәм аны үзе белән ала.