Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сайтыбызга кагылышлы киңәшләр

Сайтыбызга кагылышлы киңәшләр

jw.org сайтының баш битендә моңарчы чыккан мәкаләләрне ничек табарга?

Күп кенә кардәшләр jw.org сайтының баш битендәге мәкаләләрне хезмәттә куллана. Бу мәкаләләрне башкаларга җиңел генә җибәреп була. Аларда еш кына дөньядагы вакыйгаларның Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне ничек үтәгәне аңлатыла. Бер абый-кардәш язганча, төп биттәге мәкаләләр «хәзер кулланган хезмәт төренә бик яхшы туры килә».

Әмма бу мәкаләләр алмашынып тора. Шуңа күрә баш биттән алып куелган мәкаләләрне ничек табарга?

  • Баш битнең төп мәкаләсе астында уң якта «Күбрәк күрсәтү» дигән төймәгә басыгыз. (Телефон аша кергәндә аны «Сайланган темалар» дип исемләнгән разделның соңгы мәкаләсеннән соң табып була.) «Баш биттәге соңгы мәкаләләр» дигән бит ачылыр. Шунда сез баш биттә күптән түгел генә булган мәкаләләрне күрә алырсыз.

  • jw.org сайтында я JW Library® кушымтасында «Китапханә» («Библиотека») дигән бүлекчәгә басып, «Интернет мәкаләләре» дигән сылтама буенча күчегез һәм «Төрле темалар» рубрикасын сайлагыз. Анда моңарчы баш биттә булган күп кенә мәкаләләрне табып була.