Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Иҗади эшләрне күзәтеп, Йәһвәне яхшырак белегез

Иҗади эшләрне күзәтеп, Йәһвәне яхшырак белегез

«Аның күзгә күренмәс сыйфатлары... дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (РИМ. 1:20).

6 ҖЫР Күкләр Аллаһының данын игълан итә

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Әюпкә Йәһвәне яхшырак белергә нәрсә ярдәм иткән?

 ӘЮПНЕҢ тормышындагы иң истәлекле сөйләшүе Йәһвә Аллаһы белән булган. Әюпне үз зирәклегенә һәм үз хезмәтчеләре турында кайгырта алачагына ышандырыр өчен, Йәһвә аңа төрле иҗади эшләрне мисал итеп китергән. Мәсәлән, Йәһвә Әюпкә хайваннарны кайгыртканын һәм аны да кайгырта алачагын исенә төшергән (Әюп 38:39—41; 39:1, 5, 13—16). Бу иҗади эшләр турында уйлану Әюпкә Йәһвәнең сыйфатларын яхшырак белергә булышкан.

2. Нәрсә аркасында безгә иҗади эшләрне күзәтү авыр булырга мөмкин?

2 Без дә, Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтеп, аның турында күбрәк белә алабыз. Әмма шуны да әйтергә кирәк: бу һәрвакытта да җиңел түгел. Шәһәрдә яшәсәк, без табигатьне әллә ни күп күрмибез. Әмма шәһәрдән читтә яшәсәк тә, безгә иҗади эшләрне күзәтер өчен, вакыт җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә әйдәгез, ни өчен иҗади эшләр турында уйланыр өчен вакыт табарга һәм тырышлыклар куярга кирәклеген карап чыгыйк. Без Йәһвәнең һәм Гайсәнең, өйрәткәндә, ничек иҗади эшләрне кулланганын белербез. Өстәвенә, без табигатьтән нәрсәгә өйрәнеп булганын карап китәрбез.

НИ ӨЧЕН ИҖАДИ ЭШЛӘРНЕ КҮЗӘТЕРГӘ КИРӘК?

Йәһвә Адәмнең иҗади эшләргә шатлануын һәм хайваннарга исем кушуын теләгән (3 нче абзацны кара.)

3. Йәһвә Адәмнең иҗади эшләрдән шатлык табуын теләгәнме? Аңлатыгыз.

3 Йәһвә беренче кешенең табигать белән соклануын теләгән. Аллаһы, Адәмне оҗмахта барлыкка китергәч, аңа бер йөкләмә биргән: ул Гадән бакчасын кайгыртырга һәм киңәйтергә тиеш булган (Ярат. 2:8, 9, 15). Адәмнең орлык шытуын һәм чәчәк атуын күргәндә, никадәр гаҗәпләнгәнен күз алдына гына китерегез! Әйе, Гадән бакчасын кайгырту бик хөрмәтле эш булган. Йәһвә шулай ук Адәмгә хайваннарга исем бирергә кушкан (Ярат. 2:19, 20). Йәһвә үзе дә моны эшли алыр иде, әмма ул бу йөкләмәне Адәмгә биргән. Һичшиксез, Адәмгә, хайваннарга исем кушар өчен, аларны күзәтергә һәм аларның үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк булган. Адәм бу эшен яратып эшләгән булса кирәк. Шөбһәсез, Адәм үз Атасының зирәк, сәләтле һәм иҗатчан булуын күргән.

4. a) Ни өчен безгә табигатьне күзәтергә кирәк? ә) Йәһвәнең нинди иҗади эшләре сезгә аеруча ошый?

4 Ни өчен безгә иҗади эшләрне күзәтергә кирәк? Сәбәпләрнең берсе — Йәһвә үзе моны тели. Ул болай дигән: «Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз». Аннан соң Йәһвә мондый сорау биргән: «Боларны кем барлыкка китергән?» Җавабы ап-ачык (Ишаг. 40:26). Күк кенә түгел, ә шулай ук җир дә, диңгез дә төрле иҗади эшләр белән тулы һәм без алардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз (Зәб. 104:24, 25). Ә кешенең ничек итеп барлыкка китерелүе турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә күңелебезгә табигатькә ярату салган. Шулай ук без күрү, ишетү, капшап тою, ис сизү һәм тәм тою сәләтләренә ия. Боларның барысы ярдәмендә без иҗади эшләр белән соклана алабыз һәм бу безнең тормышыбызны баета.

5. Римлыларга 1:20 буенча, Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтү безгә нинди файда китерә?

5 Изге Язмаларда, Йәһвә булдырган нәрсәләрне өйрәнер өчен, тагын бер җитди сәбәп китерелә. Алар ярдәмендә без Йәһвәнең сыйфатлары белән танышабыз. (Римлыларга 1:20 укы.) Мәсәлән, табигатьнең катлаулыгы турында уйланганда, сез Йәһвәнең никадәр зирәк икәнен күрәсезме? Ризыкларның күптөрлелеге безгә күпме шатлык китерә. Бу Йәһвәнең кешелекне никадәр нык яратканын күрсәтә. Барлыкка китерелгән нәрсәләрендә Йәһвәнең сыйфатларын күргәндә, без аны яхшырак беләбез һәм бу безне аңа якынлашырга дәртләндерә. Ә хәзер, әйдәгез, Йәһвәнең иҗади эшләрне кулланып, үз хезмәтчеләрен ничек өйрәткәненә игътибар итик.

ЙӘҺВӘ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕН КУЛЛАНЫП ӨЙРӘТӘ

6. Күчмә кошларны күзәтеп, без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Йәһвә — Вакыт Хуҗасы. Һәр ел исраиллеләр февраль ахырыннан алып майның урталарына кадәр ләкләкләрнең төньякка очуларын күзәтә алган. Йәһвә исраиллеләргә: «Ләкләк тә үзенең кайту-китү вакытын белә»,— дип әйткән (Ирм. 8:7). Йәһвә, бу кошларның кайту-китү вакытын билгеләгән кебек, үз халкын хөкем итәчәк вакытны да билгеләп куйган булган. Әйдәгез, күчмә кошларның очуларын күзәткәндә, Йәһвәнең «билгеләнгән вакытта» бу явыз дөньяны юк итәчәген исебезгә төшерик (Хаб. 2:3).

7. Кошларның очканын күзәтү безне нәрсәгә ышандыра? (Ишагыя 40:31)

7 Йәһвә үз хезмәтчеләрен көчле итә. Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә үз хезмәтчеләрен, алар үзләрен көчсез я боеккан итеп хис иткәндә, алар «бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер» дип ышандырган. (Ишагыя 40:31 укы.) Исраиллеләр һава агымын кулланып күккә күтәрелгән бөркетләрне еш күргәннәрдер. Бу аларны шуңа ышандырган: Йәһвә бу кошларга көч биргән кебек, үз хезмәтчеләрен дә көчле итәчәк! Сез күктә канат какмый очкан зур, көчле кошны күргәндә, Йәһвәнең сезгә проблемаларыгыздан өстен чыгарга булыша алганын исегезгә төшерегез.

8. Иҗади эшләр турында уйланып, Әюп нәрсәгә өйрәнгән һәм без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Йәһвә ышанычка лаек. Йәһвә Әюпнең Үзенә карата ышанычын ныгыткан (Әюп 32:2; 40:6—8). Әюп белән сөйләшкәндә, Йәһвә кайбер иҗади эшләргә, мәсәлән йолдызларга, болытларга һәм яшенгә, игътибар иткән. Йәһвә шулай ук кыргый үгез һәм ат кебек хайваннарны искә алган (Әюп 38:32—35; 39:9, 19, 20). Боларның барысы Аллаһының кодрәтле булуын гына түгел, ә шулай ук яратучы һәм чиксез зирәклеккә ия булганын күрсәткән. Бу сөйләшүдән соң Әюпнең Йәһвәгә ышанычы тагы да ныгыган (Әюп 42:1—6). Без дә иҗади эшләр турында уйланганда, Йәһвәнең бездән күпкә зирәгрәк һәм кодрәтлерәк булуын тагы да ачыграк күрәбез. Ул безнең бар сынауларыбызны туктата ала һәм туктатачак та. Моны белү аңа ышанычыбызны ныгыта.

ГАЙСӘ, ИҖАДИ ЭШЛӘРНЕ КУЛЛАНЫП, АТАСЫ ТУРЫНДА ӨЙРӘТКӘН

9, 10. Кояш белән яңгырга карап, без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

9 Гайсә табигатьне бик яхшы белгән. «Оста һөнәрче» буларак, ул үз Атасы белән бергә Галәмне барлыкка китергән (Гыйб. сүз. 8:30). Соңрак, җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә иҗади эшләр ярдәмендә үз Атасы турында өйрәткән. Әйдәгез, кайбер мисалларны карап китик.

10 Йәһвә бар кешеләрне дә ярата. Таудагы вәгазендә Гайсә күп кенә кеше гадәти нәрсә дип санаган кояш белән яңгырга игътибар иткән. Алар булмаса, тормыш та була алмас иде. Йәһвә, теләсә, явыз кешеләрне бу иҗади эшләреннән мәхрүм итә алыр иде. Әмма ул кояш белән яңгырны бар кешеләргә дә бирә (Мат. 5:43—45). Гайсә, бу мисалны кулланып, үз шәкертләрен, Йәһвә кебек, бар кешеләрне дә яратырга дәртләндергән. Алсу кояш баешын күзәткәндә я шифалы яңгыр яуганда, Йәһвәнең яратуы турында уйланыгыз. Аның үрнәге безне бар кешеләргә дә вәгазьләргә дәртләндерсен.

11. Кошларны күзәтү безне ничек ныгыта ала?

11 Йәһвә безнең физик ихтыяҗларыбызны кайгырта. Таудагы вәгазендә Гайсә шулай ук болай дигән: «Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра». Бәлки, шушы сүзләрне ишеткәндә, кешеләр кошларның очуын күзәткәндер. Аннары Гайсә алардан: «Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» — дип сораган (Мат. 6:26). Бу мисалдан күренгәнчә, Йәһвә үз хезмәтчеләренең физик ихтыяҗларын кайгырта (Мат. 6:31, 32). Бу фикер безне бик дәртләндерә. Испаниядәге бер яшь пионер апа-кардәш яшәү урыны таба алмаган һәм моның аркасында борчылган. Әмма ул кошларның орлыклар белән җиләк тәлгәшләрен ашаганын күргәч, дәртләнеп киткән. Ул болай ди: «„Йәһвә бу кошларны кайгырта икән, әллә минем турында да кайгыртмасмы“,— дип уйлап куйдым мин». Тиздән бу апа-кардәш яшәү урынын тапкан.

12. Маттай 10:29—31 буенча, без чыпчыкларга карап, Йәһвә турында нәрсә белә алабыз?

12 Йәһвә һәрберебезне кадерли. Гайсә үз шәкертләрен хезмәткә җибәрер алдыннан аларны ныгыткан. Алар эзәрлекләүчеләрдән курыкмасын өчен, ул Исраилдә иң киң таралган кошларның берсе — чыпчык турында сөйләгән. (Маттай 10:29—31 укы.) Шул көннәрдә бу кош берни тормаган, диярлек. Гайсә болай дигән: «Аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак». Аннары ул болай дип өстәгән: «Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк». Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесен кадерли. Шуңа күрә безгә эзәрлекләүчеләрдән куркасы юк. Шәкертләр, шәһәрләр белән авылларда вәгазьләгәндә, чыпчыкларны күргәндер. Мөгаен, алар шул чакта Гайсәнең сүзләрен искә төшергәндер. Бүген без дә, кечкенә кошларны күргәндә, Йәһвәнең үзебезне кадерләгәнен онытмыйк. Без бит «күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк». Бер дә шикләнмәгез, Йәһвәнең ярдәме белән без һәркайсы каршылыкны җиңә алабыз (Зәб. 118:6).

ИҖАДИ ЭШЛӘРДӘН АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА НИЧЕК КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ?

13. Барлыкка китерелгән нәрсәләрдән сабаклар алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

13 Без иҗади эшләрдән Йәһвә турында күбрәк белә алабыз. Ничек итеп? Башта безгә табигатьне күзәтер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Аннары мондый сорау турында уйланыгыз: «Ул мине Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә?» Әмма бу кайчак җиңел түгел шул. Камерунда яшәүче Жеральдина исемле апа-кардәш болай ди: «Мин шәһәрдә үстем, шуңа күрә табигатьне күзәтер өчен, миңа тырышлыклар куярга кирәк икәнен аңлыйм». Альфонсо исемле өлкән болай дип сөйли: «Йәһвә булдырган нәрсәләрне берүземә генә калып күзәтер өчен, миңа вакыт бүлеп куярга кирәк. Шул чакта гына мин Йәһвәнең шәхесе турында уйлана алам».

Давыт, иҗади эшләрне күзәтеп, алар турында уйланган һәм, шулай итеп, Йәһвәгә якынлашкан (14 нче абзацны кара.)

14. Давыт, Йәһвәнең иҗади эшләре турында уйланып, нәрсәне аңлаган?

14 Давыт Йәһвәнең иҗади эшләре турында тирәнтен уйланган. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Кулларың башкарган эшләреңә — күкләреңә, син булдырган айга һәм йолдызларга карыйм да, уйланам: кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың» (Зәб. 8:3, 4). Давыт төнге күккә караганда, Галәм белән сокланып кына калмаган, ул йолдызлар үзен Йәһвә турында нәрсәгә өйрәткәнен аңларга теләгән. Давыт Йәһвәнең никадәр бөек булганына төшенгән. Шулай ук ул үзенең ана карынында ничек үскәне турында уйланган. Тәненең никадәр гаҗәеп барлыкка китерелгәнен аңлагач, ул Йәһвәгә аның зирәклеге өчен тагы да рәхмәтлерәк булып киткән (Зәб. 139:14—17).

15. Барлыкка китерелгән нәрсәләрдән Йәһвәнең сыйфатлары турында нәрсә белеп була? Мисаллар китерегез (Зәбур 148:7—10).

15 Безнең дә, Давытның кебек, иҗади эшләр турында уйланыр өчен, күп мөмкинлекләребез бар. Тирә-якны күзәтсәк, без Йәһвәнең күп кенә сыйфатларын күрә алырбыз. Мәсәлән, кояш җылысын сизгәндә, Йәһвәнең кодрәте турында уйланыгыз (Ирм. 31:35). Берәр кошның оя коруында Йәһвәнең зирәклеген күрергә тырышыгыз. Ә көчекнең үз койрыгы артыннан йөгереп йөрүе әллә Йәһвәнең юмор хисенә бай булуын күрсәтмиме? Ә әни кешенең үз нәни баласын иркәләгәнен күргәндә, Йәһвәгә аның яратуы өчен рәхмәтләр әйтегез. Йәһвәнең иҗади эшләре зурмы алар, кечкенәме, якынмы, еракмы — алар барысы да аны данлый. Безнең шул иҗади эшләрдән Йәһвәне яхшырак белер өчен мөмкинлекләребез күп. (Зәбур 148:7—10 укы.)

16. Без үзебезгә нинди максат куя алабыз?

16 Безнең Аллаһыбыз чиксез дәрәҗәдә зирәк, кайгыртучан, иҗатчан һәм кодрәтле. Йәһвәнең бу һәм башка күптөрле сыйфатларын табигатьтә күреп була. Тик аларны күрер өчен, игътибарлы булырга кирәк. Әйдәгез, иҗади эшләрне күзәтер өчен, вакыт бүлеп куйыйк һәм алар Йәһвәнең сыйфатларын ничек ачыклаганын күрергә тырышыйк. Шулай эшләсәк, без Йәһвә Аллаһыбызга тагы да якынлашырбыз (Ягък. 4:8). Ата-аналар, ә сез иҗади эшләрне күзәтеп, үз балаларыгызга Йәһвә Аллаһыга якынлашырга ничек булыша аласыз? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

5 ҖЫР Йәһвәнең гаҗәеп эшләре

a Йәһвәнең иҗади эшләре безне таң калдыра. Кояшның көче дә, нәфис чәчәкләрнең матурлыгы да безне сокландыра. Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрдән без аның турында күп нәрсә белә алабыз. Бу мәкаләдә без ни өчен, иҗади эшләр турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куярга кирәклеген һәм моның безгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булышканын белербез.