Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

JW Library® кушымтасындагы «Новое» дигән разделны һәм jw.org сайтындагы «Иң яңаларын карагыз» дигән битне кулланыгыз

Шунда иң яңа мәкаләләрне һәм видеоларны табып була. Аларны табар өчен бу разделны һәм битне ничек кулланырга?

JW Library

  • Берәр рубрикага караган мәкалә чыгарылса, шул рубрика «Новое» разделында хасил була. Яңартылган рубриканы йөкләгез. Рубрикада мәкаләләр дата буенча сайланса, иң беренче булып иң яңасы торачак.

  • Зуррак басмаларны, мәсәлән, журналларны бер утыруда укып чыкмасагыз, аларны «Избранное» разделына өстәгез. Бу сезгә аларны тизрәк табарга булышыр.

JW.ORG

Кайбер мәгълүмат, мәсәлән, яңалыклар һәм белдерүләр jw.org сайтында гына чыгарыла. Шуңа күрә сайттагы «Иң яңаларын карагыз» дигән биткә күз салырга онытмагыз.