Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сабырлыкны үстерә барыгыз

Сабырлыкны үстерә барыгыз

«Сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (КӨЛ. 3:12).

114 ҖЫР «Сабыр булыгыз»

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен сезгә сабыр кешеләр ошый?

 ХАЛЫКТА юкка гына «сабыр төбе — сары алтын» дип әйтмиләр. Әйе, без сабыр кешеләрне кадерлибез. Ачуга бирелмичә көтә белгән кешеләрне без хөрмәт итәбез. Хаталарыбызга карата сабыр булган кешеләргә без бик рәхмәтле. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, белгәннәребезне аңлау, кабул итү һәм куллану безгә, бәлки, җиңел булмагандыр, әмма без үзебезне өйрәткән кешегә түземлеге өчен бик рәхмәтле. Ә иң элек, безгә карата сабыр булган Йәһвә Аллаһыга без чиксез рәхмәтле (Рим. 2:4).

2. Нинди очракларда безгә сабырлык җитмәскә мөмкин?

2 Сабыр кешеләрне кадерләсәк тә, үзебезгә кайчак сабырлык җитеп бетми шул. Мәсәлән, ашыкканда, безгә бөкедә тыныч калу авырдыр я берәрсе ачуыбызны чыгарганда, ярсып китүебез бар. Шулай ук кайчак безгә Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяны көтү авырдыр. Сез түземлерәк булырга теләр идегезме? Бу мәкаләдә сабырлыкның нәрсә икәне һәм аның мөһимлеге каралачак. Шулай ук без ничек түземлерәк булырга икәнлеген белербез.

САБЫР БУЛУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

3. Башкалар сабыр кешенең ачуын чыгарырга тырышканда, ул үзен ничек тота?

3 Сабыр кешегә хас дүрт якны карап чыгыйк. Беренчедән, сабыр кеше ярсырга ашыкмый. Башкалар аның ачуын чыгарырга тырышканда я стресс кичергәндә, ул тыныч булып кала һәм ташка таш атмый. «Ярсырга ашыкмый» дигән сүзтезмә, Изге Язмаларда беренче тапкыр очраганда, Йәһвәгә карата кулланыла. Анда болай диелә: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти» (Чыг. 34:6).

4. Көтәргә кирәк булганда, сабыр кеше үзен ничек тота?

4 Икенчедән, сабыр кеше тыныч калып көтә белә. Берәр нәрсәне озаграк көтәргә кирәк булганда, андый кеше хафаланмый һәм ачуланмый (Мат. 18:26, 27). Тыныч булып калырга кирәк булган төрле очраклар туа ала. Мәсәлән, берәрсен бүлдермичә тыңлар өчен сабырлык кирәк (Әюп 36:2). Шулай ук Изге Язмаларны өйрәнүчегә берәр нәрсәне аңларга я начар гадәтен җиңәргә булышыр өчен дә сабыр булу мөһим.

5. Сабырлыкны тагын ничек күрсәтеп була?

5 Өченчедән, сабыр кеше ашык-пошык эш итми. Әлбәттә, кайбер очракларда безгә тиз эш итәргә кирәк, әмма сабыр кешегә берәр мөһим эш кушылса, ул аңа шунда ук тотынырга ашыкмый һәм аны ашык-пошык башкармый. Киресенчә, ул барысын яхшы планлаштырыр өчен җитәрлек вакыт сарыф итә, ә аннары эшен сыйфатлы башкарып чыгар өчен кирәкле вакыт бүлеп куя.

6. Авырлыкларга очраганда, сабыр кеше үзен ничек тота?

6 Дүртенчедән, сабыр кеше сынауларны зарланмыйча кичерә. Бу яктан сабырлык чыдамлылык сыйфаты белән тыгыз бәйле. Әлбәттә, сынаулар вакытында якын дустыбызга йөрәгебезне ачып бирсәк, моның бернинди дә начарлыгы юк. Әмма, сабыр кеше игътибарын тормышындагы яхшы нәрсәләргә тупларга тырыша һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәр өчен бар тырышлыкларын куя (Көл. 1:11). Безгә бар бу дүрт яктан сабыр булу мөһим. Ни өчен? Әйдәгез, кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН САБЫР БУЛУ ШУЛКАДӘР МӨҺИМ?

Игенче, үз вакытында уңыш урачагына өметләнеп, түземлелек белән көткән кебек, без дә Йәһвәнең билгеләнгән вакытта үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәген түземлелек белән көтәбез (7 нче абзацны кара.)

7. Ягъкуб 5:7, 8 буенча, ни өчен сабыр булу шулкадәр мөһим? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Түземлелек котылу өчен кирәк. Борынгы хезмәтчеләр кебек, без Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәвен түземлелек белән көтәргә тиеш (Евр. 6:11, 12). Изге Язмалар безне игенчедән үрнәк алырга дәртләндерә. (Ягъкуб 5:7, 8 укы.) Игенче орлык чәчәр һәм сугарыр өчен тырышып эшли. Әмма ул аның кайчан үсеп чыгачагын төгәл белми. Шуңа күрә ул, уңыш җыячагына өметләнеп, түземлелек белән көтә. Шул ук рәвешчә, без дә «Хуҗабызның кайсы көнне киләсен белмәсәк тә» рухи эшләр белән мәшгуль (Мат. 24:42). Без Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанып, билгеләнгән вакытны сабырлык белән көтәбез. Түземлекне югалтсак, без көтеп арырга һәм әкренләп хакыйкатьтән китәргә мөмкин. Яисә тормышыбызның үз теләкләребезне генә канәгатьләндерү тирәсендә әйләнә башлавы ихтимал. Әмма сабыр булсак, без ахырга кадәр чыдам калырбыз һәм котылырбыз (Мик. 7:7; Мат. 24:13).

8. Сабырлык безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга ничек булыша? (Көләсәйлеләргә 3:12, 13)

8 Сабырлык безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булыша. Түземлелек безгә башкаларны игътибар белән тыңларга ярдәм итә (Ягък. 1:19). Бу сыйфат шулай ук тынычлыкка илтә. Стресс кичергәндә, ул безгә шунда ук җавап бирмәскә һәм рәнҗетүче сүзләр әйтмәскә ярдәм итә. Сабыр булсак, берәрсе безне рәнҗетсә дә, без ярсырга ашыкмабыз. Явызлыкка явызлык белән җавап бирер урынына, без «бер-беребезгә карата сабыр булып һәм бер-беребезне ихлас күңелдән кичереп яшәрбез». (Көләсәйлеләргә 3:12, 13 укы.)

9. Сабырлык безгә яхшы карарлар кабул итәргә ничек булыша ала? (Гыйбрәтле сүзләр 21:5)

9 Сабырлык безгә яхшырак карарлар кабул итәргә булыша ала. Ашыгыр урынына без тикшерү үткәрербез һәм булган вариантларны бәяләп чыгарбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 21:5 укы.) Мәсәлән, эш эзләгәндә, без Йәһвәгә гыйбадәт кылырга комачаулаган беренче эшкә ризалашырга әзер булырга мөмкин. Әмма сабыр булсак, без ул эшнең кайда урнашканын, күпме вакыт алачагын, шулай ук гаиләбезгә һәм рухи тормышыбызга ничек тәэсир итәчәген карап чыгарбыз. Әйе, сабыр булу безне начар карарлардан саклап калыр.

САБЫР БУЛУДА ҮСӘ БАРЫГЫЗ

10. Мәсихче сабырлык сыйфатын ничек үстерә һәм саклый ала?

10 Сабырлык турында дога кылыгыз. Түземлек — рух җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Шуңа күрә безгә изге рух турында дога кылырга һәм Йәһвәдән аның җимешен үстерер өчен ярдәм сорарга кирәк. Түземлегебез сыналганда, сабыр булып калыр өчен, безгә изге рухны «бертуктаусыз сорарга» кирәк (Лүк 11:9, 13). Шулай ук без Йәһвәдән берәр мәсьәләгә аның күзлегеннән карарга булышсын дип сорый алабыз. Дога кылганнан соң, безгә көннән-көн түземле булыр өчен тырышлыклар куярга кирәк. Сабырлык турында күбрәк дога кылсак һәм бу сыйфатны күрсәтергә тырышсак, ул безнең йөрәгебездә тамыр җәер һәм шәхесебезнең аерылгысыз өлеше булып китәр.

11, 12. Йәһвә ничек сабырлык күрсәтә?

11 Изге Язмалардагы мисаллар турында уйланыгыз. Изге Язмаларда күп кенә сабыр кешеләрнең мисаллары китерелә. Аларның тормышлары турында уйланып, без сабырлык күрсәтергә өйрәнербез. Әйдәгез, аларның кайберләренә игътибар итик. Әмма башта Йәһвәнең мисалын карап чыгыйк, чөнки ул бу сыйфатны күрсәтүдә камил үрнәк.

12 Гадән бакчасында Шайтан Йәһвә исеменә яла яккан һәм аның гадел, кайгыртучан идарәче булуын шик астына алган. Бу яла ягучыны шунда ук юк итәр урынына Йәһвә сабырлык һәм тотнаклылык күрсәтергә булган, чөнки идарә итүе иң яхшы булганын раслар өчен, вакыт кирәк булган. Меңләгән еллар дәвамында ул үз исеменә кара ягучыларны түзеп тора. Өстәвенә, Йәһвә мөмкин кадәр күбрәк кеше мәңгелек тормыш ала алсын өчен сабыр итә (2 Пет. 3:9, 15). Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше аның дусты булып киткән. Йәһвәнең түземлеге китергән файда турында уйлансак, безгә ахырны көтү җиңелрәк булачак.

Берәрсе безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда, сабырлык безгә ярсып китмәскә булышыр (13 нче абзацны кара.)

13. Гайсә Атасының сабырлыгын камил рәвештә ничек чагылдырган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Гайсә Атасының сабырлыгын камил рәвештә чагылдырган. Шулай ук ул бу сыйфатны җирдә дә күрсәткән. Әмма бу һәрчак та да җиңел булмаган. Аеруча икейөзле канунчылар һәм фарисейлар белән эш иткәндә (Яхъя 8:25—27). Шулай да Атасы кебек, Гайсә ярсырга ашыкмаган. Башкалар үзен хурлаганда я ачуын чыгарырга тырышканда, ул үч алмаган (1 Пет. 2:23). Гайсә сынауларга зарланмыйча түзгән. Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Гөнаһлыларның... дошманнарча әйткән сүзләренә карамастан нык калган Гайсә турында төптән уйлагыз»,— дип әйтелә (Евр. 12:2, 3). Йәһвәнең ярдәме белән без дә теләсә нинди сынауларны сабырлык белән кичереп чыга алырбыз.

Ибраһимнан үрнәк алып сабыр булсак, Йәһвә безне инде хәзер бүләкләячәк, ә киләчәктәге яңа дөньяда фатихаларның иге-чиге булмас (14 нче абзацны кара.)

14. Без Ибраһимның сабырлыгыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Еврейләргә 6:15) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Без ахыр инде күптән килер дип уйлаганбыздыр, ә ул һаман юк та юк. Без хәтта ул безнең көннәребездә килмәячәк дип борчылабыздыр. Безгә сабырлык белән көтәргә нәрсә булышыр? Ибраһим мисалы. Йәһвә 75 яшьлек баласыз Ибраһимга «Мин синнән бөек халык булдырырмын» дип вәгъдә иткән (Ярат. 12:1—4). Ибраһим бу вәгъдәнең үтәлешен күргәнме? Өлешчә генә. Үрдүн елгасын кичеп, 25 ел үткәннән соң, Ибраһимның могҗизалы рәвештә Исхак исемле улы, ә тагын 60 ел узганнан соң Исау һәм Ягъкуб исемле оныклары туган. (Еврейләргә 6:15 укы.) Әмма Ибраһим үз токымнарының зур халык булып киткәнен һәм вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алганын тәки күрмәгән. Моңа да карамастан, бу тугры ир-ат үзенең Барлыкка Китерүчесе белән якын мөнәсәбәтләргә ия булган (Ягък. 2:23). Терелеп торгач, ул иманы һәм сабырлыгы нәтиҗәсендә бар халыкларның фатихаланганын белергә, һичшиксез, шат булачак (Ярат. 22:18). Безнең өчен сабак нинди? Без, бәлки, Йәһвәнең бар вәгъдәләренең үтәлешен үз күзләребез белән хәзер үк күрмәбездер дә, шулай да Ибраһим кебек сабыр булсак, Йәһвә безне хәзер бүләкләячәк, ә киләчәктәге яңа дөньяда фатихаларның иге-чиге булмаячак (Марк 10:29, 30).

15. Шәхси өйрәнү вакытында нәрсәне карап чыгып була?

15 Изге Язмаларда башка күп кенә сабыр кешеләрнең мисаллары китерелә (Ягък. 5:10). Шәхси өйрәнү вакытында ник аларның мисалларын карап чыкмаска? b Мәсәлән, Давыт яшь чагында патша булыр өчен майланган булса да, тәхеткә утыруын аңа күп еллар дәвамында көтәргә кирәк булган. Шимон белән Ханна, вәгъдә ителгән Мәсихне күп еллар дәвамында көтеп, Йәһвәгә тугры гыйбадәт кылган (Лүк 2:25, 36—38). Андый мисалларны өйрәнгәндә, мондый сорауларга җавап табарга тырышыгыз: «Бу кешегә сабырлык күрсәтергә нәрсә булышкан? Сабыр булуы аңа нинди файда китергән? Мин аңардан ничек үрнәк ала алам?» Сабыр булмаган кешеләрнең мисалларын да карап чыгуның зыяны булмас (1 Иш. 13:8—14). Үзегездән болай дип сорагыз: «Күрәсең, ни сәбәпле бу кеше сабырсыз булган? Бу нинди нәтиҗәләргә китергән?»

16. Сабыр булуның файдасы нинди?

16 Сабыр булуның уңай нәтиҗәләре турында уйланыгыз. Түземле булсак, без бәхетлерәк һәм тынычрак булырбыз. Нәтиҗәдә, безнең эмоциональ һәм физик сәламәтлегебез яхшырак булыр. Башкалар белән сабыр булсак, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшы булыр, ә җыелышта бердәмлек хөкем сөрер. Берәрсе безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда, ярсырга ашыкмасак, хәлне тагы да начарайтмабыз (Зәб. 37:8, иск.; Гыйб. сүз. 14:29). Ә иң мөһиме, сабырлык күрсәтеп, без Күктәге Атабыздан үрнәк алырбыз һәм аңа якынлашырбыз.

17. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Чыннан да, сабырлык — күркәм һәм кыйммәтле сыйфат! Кайвакыт безгә сабыр булу җиңел булмаса да, Йәһвәнең ярдәме белән без бу сыйфатны үстерә алабыз. Һәм яңа дөньяны түземлелек белән көткәндә, шуңа бер дә шикләнмик: «Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне, тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә» (Зәб. 33:18). Әйдәгез, алга таба да сабырлыкны киемне кигәндәй киик!

41 ҖЫР «И, Раббым догамны ишет»

a Шайтан дөньясында сабырлык сыйфаты юкка чыгып бара. Әмма Изге Язмаларда безгә сабырлыкны киемне кигәндәй кияргә киңәш ителә. Шушы мәкаләдә без бу сыйфатның мөһимлеген һәм аны ничек үстереп булганын карап чыгарбыз.

b «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»ндә эзләү юлына «сабырлык» я «түземлек» дип җыегыз.