Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Кирәкле йөкләрне генә йөртегез

Кирәкле йөкләрне генә йөртегез

«Һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк... үзебезгә билгеләнгән ярыш юлыннан чыдамлылык белән йөгерик» (ЕВР. 12:1, 2).

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Еврейләргә 12:1, 2 дән күренгәнчә, тормышка алып баручы йөгерештә җиңәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА мәсихче тормыш йөгереш белән чагыштырыла. Бу йөгерештә җиңгән кешеләр, бүләк итеп, мәңгелек тормышны алачак (2 Тим. 4:7, 8). Безгә йөгерештә бик тырышып катнашырга кирәк, чөнки бүгенге көннәрдә финиш аеруча якын. Бу йөгерешне уңышлы тәмамлаган рәсүл Паул безгә кайбер киңәшләр биргән. Ул болай дигән: «Һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк... үзебезгә билгеләнгән ярыш юлыннан чыдамлылык белән йөгерик». (Еврейләргә 12:1, 2 укы.)

2. «Һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

2 Рәсүл Паул «һәр йөгебезне... өстебездән алып ташлыйк» дип язганда, мәсихчеләр бар йөкләрдән дә арынырга тиеш дип әйтергә теләгәнме? Юк, Паулның без һәр кирәкмәгән йөктән арынырга тиеш дип әйтәсе килгән. Андый йөк безгә йөгерештә комачауларга һәм аның аркасында без бик нык арырга мөмкин. Йөгерешне дәвам итәр өчен, безгә андый кирәкмәгән йөкләрне тиз арада билгеләп, алардан арынырга кирәк. Шул ук вакыт без кирәкле йөкләрне алып ташласак, безне йөгерештән чыгарырлар (2 Тим. 2:5). Нинди йөкләр турында сүз бара?

3. а) Гәләтиялеләргә 6:5 буенча, без нәрсәне йөртергә тиеш? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак һәм ни өчен?

3 Гәләтиялеләргә 6:5 укы. Паул: «Һәркем бит үз йөген үзе йөртәчәк»,— дип язган. Ул һәр кешенең Аллаһы алдында шәхси вазифалары бар һәм аларны аның урынына беркем дә башкара алмый дип әйтергә теләгән. Бу мәкаләдә без «үз йөге» дигән төшенчәгә нәрсә кергәнен һәм аны ничек йөртеп булганын карап китәрбез. Шулай ук без кирәкмәгән йөкләргә нәрсә кергәнен һәм аларны ничек алып ташлап булганын белербез. Әгәр йөртергә тиешле йөкләрне йөртсәк, ә кирәкмәгәннәреннән арынсак, без йөгерештә уңышлы булырбыз.

ЙӨРТӘСЕ ЙӨКЛӘР

Һәркем үз йөген үзе йөртә: багышлану анты буенча яши, гаиләдәге вазифаларын үти һәм үз карарлары өчен җавап тота (4—9 нчы абзацны кара.)

4. Ни өчен багышлану антыбыз күтәрә алмаслык йөк түгел? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Багышлану антыбыз. Без, Йәһвәгә багышланганда, аңа гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын үтәргә ант бирдек. Без бу антны үтәргә тиеш. Багышлануыбыз буенча яшәү — зур җаваплылык, әмма бу күтәрә алмаслык йөк түгел. Йәһвә бит кешеләрне үз ихтыярын үтәсеннәр дип барлыкка китергән (Ачыл. 4:11). Ул безгә рухи ихтыяҗлар биргән һәм безне үз сурәтендә, үзенә охшаш итеп, барлыкка китергән. Шуңа күрә без Аллаһыга якынлаша алабыз һәм аның ихтыярын үтәү безгә зур шатлык китерә (Зәб. 40:8). Шулай ук Йәһвәнең ихтыярын үтәгәндә һәм Улының үрнәгенә ияргәндә, безнең «җаннарыбыз яңарып» китә (Мат. 11:28—30).

(4, 5 нче абзацны кара.)

5. Безгә багышлануыбыз буенча яшәргә нәрсә булышыр? (1 Яхъя 5:3)

5 Бу йөкне йөртергә нәрсә булышыр? Ике нәрсә турында уйланыйк. Беренчедән, Йәһвәгә карата яратуыгызны ныгыта барыгыз. Моны Йәһвәнең үзебезгә кылган игелекле эшләре һәм киләчәктә булачак фатихалар турында уйланып эшләп була. Аллаһыга яратуыбыз үсә барган саен, аңа тыңлаучан булу җиңелрәк булыр. (1 Яхъя 5:3 укы.) Икенчедән, Гайсәнең үрнәгенә иярегез. Аңа Аллаһының ихтыярын үтәүдә уңышлы булырга нәрсә булышкан? Ул Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган һәм игътибарын әҗеренә туплаган (Евр. 5:7; 12:2). Әйдәгез, без дә, Гайсә кебек, Йәһвәдән догада көч сорыйк һәм мәңгелек тормышка өметебезне күз алдыбызда тотыйк. Йәһвәгә яратуыбызны үстерсәк һәм Улыннан үрнәк алсак, без Йәһвәгә биргән антыбызны үти алырбыз.

6. Ни өчен без гаиләдәге вазифаларыбызны үтәргә тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Гаиләдәге вазифаларыбыз. Тормышка алып баручы йөгерештә катнашыр өчен, без Йәһвә белән Гайсәне туганнарыбызга караганда күбрәк яратырга тиеш (Мат. 10:37). Әмма бу без, Аллаһы белән Мәсихкә ярарга тырышып, гаиләдәге вазифаларыбызны санга сукмый алабыз дигәнне аңлатмый. Киресенчә, безгә, аларның хуплавын алыр өчен, гаиләдәге вазифаларыбызны үтәргә кирәк (1 Тим. 5:4, 8). Бу безне бәхетлерәк итәчәк. Йәһвә шуны белә: ир белән хатын бер-берсен яратса һәм хөрмәт итсә, ата-аналар балаларын яратып тәрбияләсә, ә балалар ата-аналарына тыңлаучан булса, бу аларны бәхетле итәчәк (Эфес. 5:33; 6:1, 4).

(6, 7 нче абзацны кара.)

7. Сезгә гаиләгездәге ролегезне үтәргә нәрсә булышыр?

7 Бу йөкне йөртергә нәрсә булышыр? Гаиләдә сезнең ролегез нинди генә булмасын, хисләрегезгә, культурагызга, гаилә белгечләренә түгел, ә Изге Язмалардагы зирәклеккә таяныгыз (Гыйб. сүз. 24:3, 4). Бу яктан сезгә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар булышыр. Алар безгә Аллаһы Сүзендәге принципларны тормышта ничек кулланып булганын күрергә булыша. Мәсәлән, «Гаилә өчен ярдәм» дигән рубрикада ирле-хатынлы парлар, ата-аналар һәм яшүсмерләрнең бүген нинди авырлыкларга очраганы турында әйтелә b. Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланырга тырышыгыз, хәтта гаиләдәгеләрегез шулай эшләмәсә дә. Моның ярдәмендә гаиләгез зур файда күрер һәм сез Йәһвәнең фатихаларын татырсыз (1 Пет. 3:1, 2).

8. Карарларыбыз безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

8 Карарларыбыз өчен җаваплы булу. Йәһвә безне ихтыяр иреге белән барлыкка китергән һәм яхшы карарларның безгә шатлык китерүен тели. Әмма шул ук вакыт ул безне начар карарларның нәтиҗәләреннән якламый (Гәл. 6:7, 8). Менә ни өчен безгә начар карарларның, уйлап әйтелмәгән сүзләрнең һәм ашыгып эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре белән яшәргә туры килә. Ә кайбер эшләр өчен безне вөҗданыбыз да газапларга мөмкин. Әмма карарларыбыз өчен җаваплы булганыбызны истә тоту безне хаталарыбызны танырга, аларны төзәтергә һәм кабатламаска дәртләндерер. Шулай эшләсәк, без тормышка алып баручы юлда кала алырбыз.

(8, 9 нчы абзацны кара.)

9. Акылсыз карар кылган булсагыз нәрсә эшләргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Бу йөкне йөртергә нәрсә булышыр? Әгәр акылсыз карарыгызны үзгәртә алмасагыз, чынбарлыкны кабул итегез һәм үткәнне үзгәртеп булмаганын таныгыз. Үз-үзегезне аклап, үзегезне я башкаларны гаепләп, үзегезне бетермәгез. Моның урынына хаталарыгызны таныгыз һәм яңа шартларыгызда кулыгыздан килгәнне эшләгез. Сезне гаеп хисе борчыса, басынкылык белән Йәһвәгә дога кылып, хатагызны таныгыз һәм кичерү сорагыз (Зәб. 25:11; 51:3, 4). Берәр кемне рәнҗеткән булсагыз, аңардан гафу үтенегез һәм, кирәк булса, өлкәннәрдән ярдәм эзләгез (Ягък. 5:14, 15). Хатагыздан гыйбрәт алып, шул ук тырмага басмаска тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, Йәһвә сезгә карата шәфкатьле булыр һәм сезгә ярдәм итәр (Зәб. 103:8—13).

«АЛЫП ТАШЛЫЙСЫ» ЙӨКЛӘР

10. Ни өчен тормышка ашмаслык максатлардан арынырга кирәк? (Гәләтиялеләргә 6:4)

10 Тормышка ашмаслык максатлар. Без үзебезне башкалар белән чагыштырсак, тормышка ашмаслык максатлар куярга ихтимал. (Гәләтиялеләргә 6:4 укы.) Андый чагыштырулар аркасында без көнчел һәм ярышучан булып китә алабыз (Гәл. 5:26). Үз сәләтләребезне һәм хәл-шартларыбызны исәпкә алмыйча, башкалар ирешкән нәрсәләргә ирешергә тырышсак, без тәмам хәлдән таярга мөмкин. Әгәр «озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә» икән, тормышка ашмаячак максатлар һәм өметләр турында әйтәсе дә юк! (Гыйб. сүз. 13:12) Алар аркасында без алҗырга һәм тормышка алып баручы йөгерештә тизлегебезне киметергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10).

11. Тормышка ашмаслык максатлар куюдан безне нәрсә саклап калыр?

11 Бу йөкне ничек алып ташларга? Үзегездән Йәһвә көткәннән күбрәкне көтмәгез. Ул сез бирә алмаганны сездән беркайчан да көтми (2 Көр. 8:12). Ул шулай ук сезне башкалар белән дә чагыштырмый (Мат. 25:20—23). Ул сезнең фидакарь хезмәтегезне, сезнең тугрылыгыгызны һәм сезнең чыдамлыгыгызны кадерли. Яшегез, сәламәтлегегез һәм хәл-шартларыгыз аркасындагы чикләрегезне тыйнаклык белән таныгыз. Сәламәтлек белән бәйле авырлыкларыгыз булса, Барзилай кебек, хөрмәтле вазифалардан баш тартырга кыенсынмагыз (2 Иш. 19:35, 36). Муса кебек, башкаларның ярдәмен кабул итегез һәм, бу урынлы булганда, вазифаларыгыз белән бүлешегез (Чыг. 18:21, 22). Андый тыйнаклык күрсәтсәгез, сез тормышка ашмаслык максатлар куймассыз һәм йөгерештә хәлсезләнмәссез.

12. Без башкаларның акылсыз карарлары өчен җаваплымы? Аңлатыгыз.

12 Башкаларның акылсыз карарлары өчен җаваплылык хисе. Без башка кеше урынына карар кабул итә алмыйбыз. Шулай ук башкаларны һәр очракта да аларның начар карарларының нәтиҗәләреннән яклый алмыйбыз. Мәсәлән, улы я кызы хакыйкатьтән китсә, бу әти-әнисенә зур кайгы китерәчәк. Өстәвенә, алар баласының карары өчен үзләрен гаепли башласа, үз өсләренә бик авыр йөк салачак, ә Йәһвә безнең андый йөк күтәреп йөрүебезне бер дә теләми (Рим. 14:12).

13. Балалар акылсыз карар кылса, ата-аналарга нәрсә эшләргә?

13 Бу йөкне ничек алып ташларга? Йәһвә бар кешегә дә ихтыяр иреге биргән һәм һәр кеше шәхси карарлар кабул итә ала, шул исәптән Йәһвәгә хезмәт итәргәме, юкмы дигән карарны да. Йәһвә сезнең камилсез ата-ана булуыгызны бик яхшы белә һәм сез балагызны тәрбияләр өчен иң яхшысын эшләрсез дип көтә (Гыйб. сүз. 20:11). Әмма балагызның сайлавы — бу аның җаваплылыгы, сезнеке түгел. Шулай да сез, балагызны тәрбияләгәндә кылган хаталарыгыз турында борчылсагыз, моның турында Йәһвәгә догада сөйләгез һәм үзегезне кичерүен сорагыз. Ул сезнең үткәнне үзгәртә алмаганыгызны бик яхшы аңлый. Шул ук вакыт Йәһвә сез балагызны кылган хаталарының нәтиҗәләреннән яклап торырсыз дип көтми. Шуны онытмагыз: балагыз Йәһвәгә кайтырга булса, ул аны кабул итәргә шат булыр (Лүк 15:18—20).

14. Ни өчен артык гаеп хисеннән арынырга кирәк?

14 Артык гаеп хисе. Без гөнаһ кылсак, гаеп хисен тою — табигый нәрсә, әмма Йәһвә безнең артык гаеп хисенә бирелүебезне теләми. Безгә андый хистән арынырга тырышырга кирәк. Без гөнаһыбызны танысак, тәүбә итсәк һәм аны кабатламас өчен адымнар ясасак, Йәһвәнең безне кичергәненә шикләнмәскә була (Рәс. 3:19). Бу адымнарны ясаган булсак, Йәһвә безнең гаеп хисеннән интегеп йөрүебезне теләми. Ул бу хиснең күпме зыян китерә алганын бик яхшы белә (Зәб. 31:10). Кайгыга батып йөрсәк, без бирешеп ярыш юлыннан төшеп калырга мөмкин (2 Көр. 2:7).

Без эчкерсез тәүбә иткәннән соң, Йәһвә безнең гөнаһларыбыз турында уйламый, безгә дә шулай эшләргә кирәк (15 нче абзацны кара.)

15. Артык гаеп хисеннән ничек арынырга? (1 Яхъя 3:19, 20) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Бу йөкне ничек алып ташларга? Сезне артык гаеп хисе интектерсә, игътибарыгызны Йәһвәнең «кешеләрне ихлас күңелдән кичергәненә» туплагыз (Зәб. 130:4). Тәүбә иткән кешене кичергәндә, Йәһвә болай дип вәгъдә итә: «Мин... гөнаһларын инде исемә төшермәм» (Ирм. 31:34). Димәк, Йәһвә сезне үткәндәге гөнаһларыгыз өчен гаепләмәячәк. Шуңа күрә хаталарыгыз аркасында зыян күрсәгез, бу Йәһвә сезне кичермәгән дигәнне аңлатмый. Шулай ук хаталарыгыз Йәһвәгә хезмәт итүне чикләсә, үз-үзегезне битәрләмәгез. Йәһвә сезнең хаталарыгыз турында инде уйламый, сезгә дә шулай эшләргә кирәк. (1 Яхъя 3:19, 20 укы.)

«БҮЛӘКНЕ АЛЫРЛЫК ИТЕП ЙӨГЕРЕГЕЗ»

16. Йөгерүчеләр буларак, без нәрсә эшләргә тиеш?

16 Тормышка алып баручы йөгерештә калыр өчен, без «бүләкне алырлык итеп йөгерергә» тиеш (1 Көр. 9:24). Моның өчен безгә йөртәсе йөкне алып ташлыйсы йөктән аера белергә кирәк. Бу мәкаләдә без андый алты йөкне карап киттек, әмма башкалары да бар. Мәсәлән, Гайсә: «Артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын»,— дип кисәткән (Лүк 21:34). Бу һәм башка шигырьләр безгә үзгәртәсе якларны күрергә булыша ала. Шулай итеп без йөгерешебезне дәвам итә алырбыз.

17. Ни өчен без тормышка алып баручы йөгерештә җиңә алганыбызга ышанабыз?

17 Без Йәһвә ярдәме белән тормышка алып баручы йөгерештә җиңә алабыз (Ишаг. 40:29—31). Шуңа күрә тизлегебезне киметмик! Бүләкне алыр өчен, бар көчен куеп «йөгергән» рәсүл Паулдан үрнәк алыйк (Флп. 3:13, 14). Безнең өчен беркем дә йөгерә алмаячак. Әмма Йәһвәнең ярдәме белән без уңышлы булырбыз. Аның булышлыгы белән без йөртәсе йөкләрне йөртә, ә кирәкмәгән йөкләрдән арына алырбыз (Зәб. 68:19). Аллаһының ярдәме белән без, финишка җитеп, бүләгебезне алырбыз!

65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

a Бу мәкалә безгә тормышка алып баручы юлдан йөгерергә булышыр. Әмма гади йөгерүчеләрдән аермалы буларак, без йөк белән йөгерәбез. Бу йөккә безнең багышлануыбыз, гаилә вазифаларыбыз һәм карарларыбыз өчен җаваплылык керә. Ә кирәкмәгән йөкләрдән без арынырга тырышабыз. Нәкъ моның турында бу мәкаләдә сүз барачак.

b «Гаилә өчен ярдәм» һәм «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикалардагы мәкаләләрне сайтыбызда табып була. Кайбер мәкаләләр ирле-хатынлылар өчен: «Хөрмәт ничек күрсәтергә?» һәм «Ничек рәхмәтле булырга?»; ата-аналар өчен: «Баланы смартфонны акыллы кулланырга өйрәтү» һәм «Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?»; һәм яшүсмерләр өчен: «Эшне озакка сузмыйча башкарырга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә?» һәм «Үзгәрешләрне ничек кичереп була?» язылган.