Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1923. Йөз ел элек

1923. Йөз ел элек

1923 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 гыйнвар санында болай дип әйтелгән булган: «1923 ел безнең алдыбызда чыннан да гаҗәеп мөмкинлекләр ача. Безгә искиткеч хөрмәт күрсәтелә — бар җәберләнгәннәргә якты киләчәкнең бусагасында басып торуыбызны җиткерү». Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең өметләре тулысынча акланган. Шул елны җыелыш очрашуларын, конгрессларны һәм вәгазь очрашуларын оештыруда әһәмиятле үзгәрешләр булган. Шулай итеп, Аллаһы халкының бердәмлегенә нигез салынган.

ОЧРАШУЛАР КАРДӘШЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН

Изге Язмалар шигырьләре һәм мактау җырлары номерлары язылган календарь

Шул елны булган күп үзгәрешләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне чыннан да берләштергән. «Күзәтү манарасы»нда атна саен үткәрелгән очрашуларда каралган Изге Язмалар шигырьләренә комментарийлар бастырылып чыга башлаган. Бу очрашулар дога кылу, мактау сүзләре әйтү һәм вәгазьдә булган дәртләндергеч очраклар белән бүлешү өчен булган. Моннан тыш, календарьда бер атнага Изге Язмалардан шигырь билгеләнгән һәм һәр көнгә мактау җырларының номерлары китерелә торган булган. Аларны шәхси өйрәнү вакытында һәм гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында җырлап булган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үз очрашуларында хезмәттә булган дәртләндергеч очраклар белән бүлешкән. Алар ни өчен Йәһвәгә рәхмәтле булганнары турында сөйләгән, җырлар җырлаган һәм хәтта дога кылган. 1923 елда 15 яшендә суга чумдырылган Э́ва Ба́рни болай дип искә төшерә: «Әгәр дә син берәр нәрсә сөйләргә теләсәң, син тора идең дә болайрак башлый ала идең: „Минем Аллаһы Тәгаләгә үземә эшләгән барлык игелеге өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә“». Кайбер кардәшләргә чыгыш ясау бик ошаган. Барни кардәш болай дип дәвам итә: «Кадерле кардәшебез Го́дуин Аллаһыга рәхмәтләрен белдергән чакта, аны туктатып булмый иде. Әмма аның хатыны очрашуны алып барган кардәшнең борчыла башлавын күргәндә, ул иренең пиджагыннан тарта иде һәм тегесе утыра иде».

Һәрбер җыелыш айга бер тапкыр махсус очрашу үткәргән. «Күзәтү манарасы»ның 1923 елның 1 апрель санында менә нәрсә дип әйтелгән булган: «Очрашу вакытының яртысын вәгазьдә булган очракларны сөйләп һәм кардәшләрне дәртләндереп үткәрергә кирәк. Без андый очрашулар абый һәм апа-кардәшләрне тагын да берләштерер дип өметләнәбез».

Ванкувердан (Канада) булган 19 яшьлек түгәрәктәге хезмәтче (җыелыш вәгазьчесе) Чарлз Ма́ртинга бу очрашулар зур файда китергән. Соңрак ул болай дип искә төшергән: «Нәкъ шул очрашуларда мин, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, кешеләр белән нәрсә турында һәм ничек итеп сөйләшеп булганын белдем. Еш кына берәрсе хезмәттә булган очраклары турында сөйли иде. Шулай итеп, мин үзем өчен ничек вәгазьләргә һәм каршы килүләргә ничек җавап бирергә икәне турында яхшы идеяләр җыя идем».

ХЕЗМӘТ КАРДӘШЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН

«Бюллетень», 1923 ел, 1 май

Шулай ук оешманың бердәмлегенә «хезмәт көннәре» дә ярдәм иткән. «Күзәтү манарасы»ның 1923 елның 1 апрель санында болай дип әйтелгән: «Бердәмлегебезне тагы да күбрәк сизәр өчен, 1923 елның 1 май, сишәмбе көне, гомуми вәгазь көне дип игълан ителә. Бу көннән башлап, һәр айның беренче сишәмбесе шундый көн булачак... Шул көнне түгәрәктәге бар хезмәтчеләр дә, берникадәр вакыт булса да, вәгазьгә багышларга тиеш».

Вәгазь эшендә хәтта яшь Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дә катнашкан. Хе́йзел Бе́рфорд исемле апа-кардәшкә ул вакытта нибары 16 гына булган. Ул болай дип исенә төшерә: «Бюллетеньдә a кереш сүзләр (хәзерге сөйләшү планындагы кебек) бастырыла иде. Аларны без, гадәттә, ятлый идек. Без бабам белән тырышып вәгазьләдек». Әмма шуннан соң Берфорд апа-кардәш өчен бер дә көтелмәгән нәрсә килеп чыккан. Ул дәвам итә: «Бер олы яшьтәге абый-кардәш минем кешеләр белән сөйләшеп йөрүемә катгый рәвештә каршы чыкты». Ул вакытларда кайберәүләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең барысы да, шул исәптән «егетләр һәм кызлар» да, Бөек Барлыкка китерүчебезне данларга тиеш икәнен аңлап бетермәгән (Зәб. 148:12, 13). Әмма Берфорд апа-кардәшнең ашкынуын беркем дә сүрелдерә алмаган. Соңрак ул Гилад мәктәбенең икенче классында укып чыккан һәм Панамада миссионер булып хезмәт иткән. Вакыт узу белән хезмәттә яшьләрнең катнашуына караш үзгәргән.

КОНГРЕССЛАР КАРДӘШЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН

Җирле һәм региональ конгресслар да кардәшләрнең бердәмлегенә өлеш керткән. Күп кенә конгрессларга вәгазь көннәре дә кергән. Шундый конгрессларның берсе Ви́ннипегта (Канада) үткән. Анда килүчеләрнең барысы өчен дә 31 март көнне махсус вәгазь хезмәте планлаштырылган булган. Шундый көннәр ярдәмендә яхшы хәбәрне тагы да күбрәк кеше ишеткән. Виннипегта 5 август көнне үткән башка конгресста якынча 7000 кеше булган. Моңа кадәр Канадада үткән конгрессларда шулхәтле күп кеше әле җыелмаган булган.

Йәһвә халкы өчен иң мөһим конгресс 1923 елның 18—26 августта Лос-Анджелеста (Калифорния штаты) үткән. Булачак вакыйга турында берничә атна алдан газеталарда белдерүләр бастырылган булган. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 500000 нән артык чакыру тараткан. Конгресс белән бәйле плакатлар трамвайларда һәм шәхси машиналарда урнаштырылган булган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең Лос-Анджелеста үткән конгрессы. 1923 ел

Шимбә, 25 август көнне Рутерфорд кардәш «Сарыклар һәм кәҗәләр» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Анда ул «сарыкларның» хакыйкатьне кабул итәргә әзер тәкъва кешеләр икәнен аңлаткан. Алар җирдә оҗмахта яшәячәк. Аннары ул «Кисәтү» дип аталган резолюцияне укып чыккан. Бу резолюция христиан чиркәүләрен хөкем иткән һәм Аллаһыны яраткан эчкерсез кешеләрне Бөек Бабылдан чыгарга дәртләндергән (Ачыл. 18:2, 4). Соңрак ашкынучан Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, берләшеп, бөтен дөнья буенча бу резолюциянең миллионлаган данәсен тараткан.

«Андый очрашулар абый һәм апа-кардәшләрне тагы да ныграк берләштерә»

Конгрессның соңгы көнендә Рутерфорд кардәш «Бар халыклар Армагеддонга таба атлый, әмма хәзер яшәгән миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Аны 30000 нән артык кеше тыңлаган. Бик күп кеше көтелгәнгә, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Лос-Анджелес колизее» дигән стадионны арендага алган. Барысы да яхшы ишетә алсын өчен, кардәшләр стадионның тавыш көчәйтү системасын кулланган. Ул вакытка бу иң алдынгы системаларның берсе булган. Шулай ук күбесе программаны радиодан тыңлаган.

ХАЛЫКАРА ДӘРӘҖӘГӘ ЧЫГАБЫЗ

1923 елда вәгазь эше Африкада, Европада, Һиндстанда һәм Көньяк Америкада киң тарала башлаган. Мәсәлән, Һиндстанда Адавиманна́тху Джо́зеф басмаларыбызның малая́лам, тами́л, те́лугу, урду́ һәм һи́нд телләрендә бастырылуы турында кайгырткан. Шул ук вакытта алар хатыны белән алты бала тәрбияләгән.

Уильям Браун гаиләсе белән

Сье́рра-Лео́неда Изге Язмаларны Тикшерүче А́льфред Джо́зеф һәм Ле́нард Бла́кман Бруклиндагы төп идарәгә үзләренә берәрсен җибәрә алмаслармы дип язган. 1923 елның 14 апрелендә алар җавап алган. Альфред болай дип искә төшерә: «Бервакыт шимбә кич телефон шалтырады. „Сез Күзәтү манарасы җәмгыятенә яздыгызмы һәм вәгазьчеләр җибәрсеннәр дип сорадыгызмы?“ — дип каты тавыш белән бер кеше сорады. „Әйе“,— дип җавап бирдем мин. „Алар мине җибәрделәр“,— дигән җавап яңгырады». Бу Уи́льям Браун булган. Ул әле генә хатыны Анто́ния, ике кызы Луи́з һәм Лу́си белән Кариб утрауларыннан килгән булган. Абый-кардәшләргә Браун гаиләсе белән очрашуны озак көтәргә туры килмәгән.

Альфред болай дип дәвам итә: «Киләсе иртә без Ленард белән атна саен үткәрелә торган Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән вакытта бусагада зур гәүдәле ир-ат пәйда булды. Бу Уильям Браун иде. Ул шулкадәр ашкынучан иде, хәтта киләсе көнне үк ачык нотык белән чыгыш ясарга әзер иде». Бер ай да үтмәгән, Браун кардәш үзе белән алып килгән бар әдәбиятны тараткан. Тиздән ул тагын 5000 китап алган һәм аларны да тиз арада таратып бетергән. Шуңа да карамастан, Браун кардәш китап сатучы буларак билгеле булмаган. Ул күп еллар буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткән һәм үз нотыкларын һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләгән. Шуңа күрә аны Изге Язмалар Брауны дип атаганнар.

1920 еллардагы Магдебургтагы Бәйтел

Шул вакытларда Германиядә кардәшләр филиал өчен яңа урын эзли башлаган. Ба́рмендагы бинада кысан булган. Шуңа өстәп, күрше Франциянең бу шәһәргә үз гаскәрләрен кертергә җыенганы турында хәбәр таралган иде. Магдебу́ргта бастыру цехы өчен нәкъ кирәкле урын табылган. 19 июньдә соңгы җиһазлар, җыелып, яңа Бәйтелгә күчерелгән. Абый-кардәшләр төп идарәгә моның турында әйткән көнне, Франция Барменны басып алган дигән хәбәр бөтен газеталарда бастырылган булган. Кардәшләр, нәкъ кирәкле вакытта куркынычсыз урынга күчә алганнары өчен, Йәһвәгә бик рәхмәтле булган.

Джордж Янг һәм Сара Фергусон (уң якта) үз апасы белән

Ә Бразилиядә мондыйрак хәлләр булган. Анда Джордж Янг килгән. Бу ашкынучан вәгазьче, яхшы хәбәрне таратып, күп илләрне гизеп чыккан. Ул Бразилиядә яңа филиал ачарга ярдәм иткән һәм португал телендә «Күзәтү манарасы»н чыгара башлаган. Нибары берничә ай дәвамында Янг кардәш 7000 нән артык журнал һәм буклет тараткан. Аның килүенә аеруча Сара Фе́ргусон сөенгән. Ул «Күзәтү манарасы»н 1899 елдан башлап укый башлаган һәм бик нык суга чумдырылырга теләгән. Берничә айдан соң аның хыялы чынга ашкан. Ул һәм аның дүрт баласы, ниһаять, тормышларында иң мөһим адымны ясый алган.

«БЕЗНЕ... КҮП ШАТЛЫК КӨТӘ»

Җыелыш очрашуларын, конгрессларны һәм вәгазь очрашуларын оештырудагы үзгәрешләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә ничек тәэсир иткән? «Күзәтү манарасы»ның 1923 елның 15 декабрь санында менә нинди нәтиҗә ясалган булган: «Абый һәм апа-кардәшләрнең рухи яктан нык булуларын күрми калу мөмкин түгел. Әйдәгез, барлык хәрби киемнәребезне киеп, яңа көч белән, ургылып, алга барыйк. Киләсе елда безне күп эш һәм күп шатлык көтә».

Киләсе ел Изге Язмаларны Тикшерүчеләр өчен шулай ук мөһим булган. Бруклиндагы Бәйтелдән ерак булмаган Ста́тен утравында кардәшләр берничә ай дәвамында бер төзү проектын башкарган һәм ул 1924 елның башында тәмамланган. Бу төзелеш кардәшләрне тагы да берләштергән һәм яхшы хәбәрне моңарчы булмаган дәрәҗәдә таратырга ярдәм иткән.

Статен утравындагы төзелеш бригадасы

a Хәзерге «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәре.